Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кунакчыллык сыйфаты шатлык китерә

Кунакчыллык сыйфаты шатлык китерә

«Зарланмыйча, бер-берегезгә кунакчыл булыгыз» (1 ПЕТ. 4:9).

ҖЫРЛАР: 100, 87

1. Беренче гасырдагы мәсихчеләргә нәрсә аша үтәргә туры килгән?

БЕЗНЕҢ эраның 62—64 еллары арасында рәсүл Петер «Понтта, Гәләтиядә, Кападокиядә, Асиядә һәм Битиниядә таралып вакытлыча яшәүчеләргә» хат язган (1 Пет. 1:1). Кече Азиядәге бу кардәшләр төрле культуралардан булган. Рәсүл Петер аларны дәртләндерергә һәм шулай ук кайбер киңәшләр бирергә теләгән. Бу җыелышлар «ялкындай сынаулар» һәм мыскыллап көлүләр кичергән бит. Өстәвенә, Петер язганча, алар «һәр нәрсәнең ахыры якынлашкан» чорда яшәгән. Һәм чыннан да, 10 ел да үтмәгән, Иерусалим җимерелгән булган. Мәсихчеләргә бу авыр вакытта нык булып калырга нәрсә булыша алган? (1 Пет. 4:4, 7, 12)

2, 3. Ни өчен Петер кардәшләргә кунакчыл булырга киңәш иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

Петер үз кардәшләрен болай дип өндәгән: «Бер-берегезгә кунакчыл булыгыз» (1 Пет. 4:9). Грек телендәге «кунакчыллык» сүзе сүзгә-сүз «таныш булмаганнарга игелек, ярату күрсәтү» дип тәрҗемә ителә. Әмма игътибар итегез: Петер мәсихчеләрне «бер-берсенә» карата кунакчыл булырга дәртләндергән. Ягъни алар яхшы белгән һәм аралашкан кешеләргә кунакчыллык күрсәтергә тиеш булган. Ни өчен бу киңәш файдалы булган?

3 Кунакчыллык мәсихчеләрне берләштерә алган. Бәлки, сез үз тәҗрибәгездә кунакчыллыкның бердәмлеккә өлеш керткәнен сизгәнсездер. Мәсәлән, берәрсе сезне кунакка чакырганда, бу сездә җылы хисләр уяткандыр. Яисә сез үзегез җыелышыгыздан берәр кардәшне кунакка чакыргач, дуслыгыгыз ныгып киткәндер. Кунакчыллык күрсәткәндә, безнең кардәшләр белән якынрак танышырга мөмкинлек туа. Петер көннәрендәге мәсихчеләргә, авырлыклар күбәйгән саен, тагы да якынрак мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк булган. Бүген безгә, «соңгы көннәрдә» яшәүчеләргә, шул рәвешчә эш итәргә кирәк (2 Тим. 3:1).

4. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

4 Без «бер-беребезгә» ничек кунакчыллык күрсәтә алабыз? Кунакчыл булырга безгә нәрсә комачауларга мөмкин һәм без бу киртәләрне ничек җиңеп чыга алабыз? Безгә яхшы кунак булырга нәрсә ярдәм итәр? Әйдәгез, моны белик.

КУНАКЧЫЛЛЫК КҮРСӘТЕР ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР

5. Җыелыш очрашуларында без ничек кунакчыллык күрсәтә алабыз?

5 Җыелыш очрашулары. Йәһвә һәм аның оешмасы безне мәсихче очрашуларга чакыра. Безнең белән еш кына яңа кешеләр килә. Алар да Йәһвәнең кунаклары (Рим. 15:7). Әйдәгез, яңа килгән кешеләрне, аларның тышкы кыяфәтләре нинди генә булмасын, һәрвакыт ачык йөз белән кабул итик (Ягък. 2:1—4). Мәсәлән, кешене үзебезнең яныбызга утырырга чакырып була. Шулай ук аңа программа вакытында укылган шигырьләрне күзәтеп барырга ярдәм итеп була. Шулай эшләсәк, без кунакчыллык күрсәтербез (Рим. 12:13).

6. Без кемгә карата иң беренче чиратта кунакчыл булырга тиеш?

6 Өебездә кунак итү. Борынгы Исраилдә кунакчыллык, башкаларны үз өенә чакырып, бергә ашап алуны үз эченә алган. Кунакка чакырып, кешеләр дус булырга теләгәннәрен күрсәткән (Ярат. 18:1—8; Хак. 13:15; Лүк 24:28—30). Кемгә без иң беренче чиратта кунакчыл булырга тиеш? Әлбәттә, кардәшләребезгә. Авыр вакытлар килгәч, без кардәшләребезнең ярдәменә мохтаҗ булырбыз. Шуңа күрә инде бүген безгә алар белән татулыкта хезмәт итәргә һәм аларга тугры булырга кирәк. Кызыклы факт: 2011 елда Җитәкче совет Кушма Штатлардагы Бәйтел гаиләсе өчен гаилә өйрәнүе вакытын 18:45 тән 18:15 кә күчерде. Ни сәбәпле? Бу үзгәрешкә кагылышлы белдерүдә, бәлки күбрәк кешеләр гаилә өйрәнүеннән соң кунакчыллык күрсәтергә теләр, дип әйтелгән иде. Башка филиаллар да шундый ук үзгәреш ясады. Һәм бу зур файда китерде: Бәйтел гаиләсенең әгъзалары бер-берсенә тагы да якынрак булып китте.

7, 8. Без Йәһвә оешмасының вәкилләренә ничек кунакчыллык күрсәтә алабыз?

7 Без барыбыз да башка җыелышлардан килгән нотыкчыларның, район күзәтчеләрнең, ә кайвакыт филиал вәкилләренең җыелышыбызга килүләрен көтеп алабыз. Аларга ничек кунакчыллык күрсәтеп була? (3 Яхъя 5—8 укы.) Мәсәлән, үзебездә ашап алырга чакырып. Әйдәгез, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк.

8 Кушма Штатлардан булган бер апа-кардәш болай дип исенә төшерә: «Без ирем белән еллар дәвамында күп кенә докладчыларны хатыннары белән кунакка чакырдык. Бу вакытлар һәрвакыт күңелле үтте, ә иң мөһиме, алар белән аралашу безне рухи яктан ныгытты. Без моның турында бер дә үкенмибез!»

9, 10. а) Торакка кем мохтаҗ була ала? ә) Гади йортлы кардәшләр ничек ярдәм итә ала? Мисал китерегез.

9 Торакка мохтаҗ булган кардәшләр. Борынгы заманнарда йорт хуҗалары кунакларына еш кына кунып китәргә тәкъдим иткән (Әюп 31:32; Фил. 22). Безнең көннәрдә дә шундый ихтыяҗ бар. Мәсәлән, район күзәтчесе, җыелышларга килеп киткәндә, еш кына кардәшләрдә туктала. Шулай ук теократик мәктәпләрдә укучы кардәшләргә һәм төзелешләрдә катнашкан ирекле хезмәтчеләргә дә яшәр өчен урын кирәк. Я, әйтик, табигать афәтләреннән зыян күргән кардәшләр, йортлары торгызылганчы, сыену урынына мохтаҗ. Зур һәм иркен йортлы кардәшләр генә ярдәм итә ала дип уйлау дөрес булмас иде. Бәлки, алар болай да еш кына кунакчыллык күрсәтәдер. Йортыгыз гади булса да, сез кунакчыллык күрсәтә аласызмы?

10 Көньяк Кореяда яшәүче абый-кардәшебез үз хатыны белән теократик мәктәпләрдә укучы кардәшләрне ничек кабул итүен җылы хисләр белән исенә төшерә. Ул болай дип язган: «Башта мин моны эшләргә батырчылык итми идем, чөнки без хатыным белән әле генә өйләнешкән идек, йортыбыз да кечкенә иде. Шулай да без кардәшләрне үзебездә кабул итәргә булдык, һәм бу безгә бик зур шатлык китерде. Яңа гына өйләнешкән пар буларак, бергә Йәһвәгә хезмәт итү һәм рухи максатларга ирешү гаиләләрне бәхетле итә икәнен үз күзләребез белән күрә алдык».

11. Ни өчен яңа җыелыш әгъзаларына кунакчыллык күрсәтергә кирәк?

11 Җыелышның яңа әгъзалары. Бәлки, сезнең территориягезгә өйләнмәгән кардәшләр я гаиләлеләр ихтыяҗ буенча күченеп килгәндер. Я җыелышыгызга пионерларны билгеләгәннәрдер. Мөгаен, аларга яңа урынга, яңа җыелышка һәм хәтта яңа тел белән культурага ияләшергә кирәк. Кунакка, төшке ашка, пикникка я берәр кайда барып килергә чакырып, без аларга дуслар табарга һәм яңа шартларга ияләшергә ярдәм итә алабыз.

12. Кунак кабул итәр өчен, һәрвакытта да әзерләнгән булу таләп ителәме? Мисал китерегез.

12 Кунакчыллык һәрвакытта да алдан планлаштырыла дип әйтеп булмый. (Лүк 10:41, 42 укы.) Бер абый-кардәш хатыны белән миссионерлар булып хезмәт итә башлаган вакытларын искә төшереп болай ди: «Без әле яшь һәм тәҗрибәсез идек, өстәвенә йортыбызны сагына идек. Бер кичне хатыным туган җирләребезне шулкадәр юксынды ки, хәтта аның сагынуын басып булмады. Соңрак сигезенче яртыда ишек шакыган тавыш ишетелде. Ишек төбендә Изге Язмаларны өйрәнүче бер хатын-кыз басып тора иде. Ул яңа миссионерлар белән танышырга дип килгән иде, һәм аның кулында өч әфлисун бар иде. Без аны керергә чакырдык һәм бер стакан су тәкъдим иттек. Соңрак без чәй һәм кайнар шоколад әзерләдек. Без әле ул вакытта суахили телендә сөйләшми идек, ә бу хатын инглиз телен белми иде. Әмма бу очрак җирле кардәшләр белән дуслык җепләрен ялгады».

КУНАКЧЫЛ БУЛЫРГА НӘРСӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

13. Кунакчыллык күрсәтү нинди файда китерә?

13 Ризалашырсыздыр, кунакчыллык күрсәтмәгәндә, без дусларча аралашу һәм яхшы дуслыкка нигез салу мөмкинлеген югалтабыз. Кунакчыллык — ялгызлыктан иң яхшы дәва. Әмма ни өчен соң кайберәүләргә кунакчыллык күрсәтергә җиңел түгел? Моңа берничә сәбәп бар.

14. Кунакчыллык күрсәтер өчен я кунакка барыр өчен вакыт һәм көч калмаган кебек тоелса, нәрсә эшләп була?

14 Вакыт һәм көч җитмәве. Гадәттә, Йәһвә хезмәтчеләренең эшләре һәм вазифалары бик күп. Шул сәбәпле кайберәүләрнең кунакчыллык күрсәтер өчен вакыт та, көч тә калмый. Сезгә бу хәл таныш икән, бәлки, графигыгызга үзгәрешләр кертергә кирәк. Шулчак сезнең кунакчыллык күрсәтер өчен һәм үзегезгә дә кунакка йөрер өчен күбрәк вакытыгыз һәм көчегез калыр. Изге Язмалар кунакчыл булуның мөһимлеген ассызыклый (Евр. 13:2). Моңа вакыт бүлеп куяр өчен, сезгә, бәлки, бигүк мөһим булмаган эшләрдән баш тартырга кирәк булыр.

15. Ни өчен кайберәүләр кунаклар чакырырга кыенсына?

15 Үз көчләренә ышанмау. Кемдер, үз көчләрендә шикләнгәнгә, кунаклар чакырудан кыенсына. Алар бик оялчан һәм шул сәбәпле кунаклар белән сөйләшү ялганмас һәм аларга күңелле булмас дип борчыла. Башкалары исә яшәү шартлары гади һәм алар башка кардәшләр кебек кунакчыллык күрсәтә алмас дип уйлый. Иң мөһиме — зиннәтле йорт түгел, ә йорттагы тәртип белән чисталык һәм якты чырайлы хуҗа.

16, 17. Кунакларны кабул итү белән бәйле борчылуларны ничек җиңәргә?

16 Кунакка чакыру турында уй башкаларда да борчулар тудыра. Бөекбританиядән булган бер өлкән болай дип сөйли: «Кунаклар килүенә әзерләнү борчылулар белән бәйле булырга мөмкин. Әмма Йәһвәгә хезмәт итү, шул исәптән кунакчыллык күрсәтү дә, зур шатлык китерә һәм бар борчылулардан да өстен чыга. Кайвакыт мин кунакларым белән бары тик кофе гына эчеп аралашып утырам». Иң мөһиме — кунакка эчкерсез игътибар күрсәтү (Флп. 2:4). Күп кенә кеше үзләре белән булган очраклар сөйләргә ярата, һәм, бергә җыелып, без кардәшләребез турында күп кызыклы нәрсәләр белә алабыз. Башка бер өлкән болай дип язган: «Җыелыштан берәрсен кунакка чакырганда, мин аның белән якынрак танышам һәм аның хисләрен яхшырак аңлый башлыйм. Аеруча миңа аларның хакыйкатькә ничек итеп килгәннәре кызык». Кешеләр белән эчкерсез кызыксыну — яхшы аралашуның нигезе ул.

17 Төрле теократик мәктәпләрдә укучы кардәшләрне кабул иткән бер пионер апа-кардәшебез болай дип сөйли: «Элегрәк мин йортымның бик гади һәм өй җиһазларының кулдан алынган булганына борчыла идем. Әмма бер укытучының хатыны миңа дөрес карашка ия булырга булышты. Аның сүзләре буенча, алар, ире белән район хезмәтендә катнашканда, күбрәк рухи, әмма шул ук вакыт әллә ни бай булмаган кардәшләрдә тукталырга яраткан. Бу кардәшләр, алар кебек үк, Йәһвәгә хезмәт иткән һәм гади тормыш алып барган. Аның сүзләре әниемнең „мәхәббәт хөкем сөргән җирдә яшелчә ашау яхшырак“ дигән сүзләрен хәтеремә төшерде» (Гыйб. сүз. 15:17). Чиктән тыш борчылмагыз. Сез бит яратудан чыгып кунакчыллык күрсәтәсез!

18, 19. Кунакчыл булу безгә башкаларга карата мөнәсәбәтебезне үзгәртергә ничек булышачак?

18 Башкаларга карата хисләрегез. Әйтик, сезгә җыелышта берәрсе ошап бетми, ди. Кул кушырып утырсагыз, бу хисләр үз-үзеннән бетмәячәк. Бәлки, сезнең теге кардәш белән холыкларыгыз төрле булганга, сез аны кунакка чакырырга кыенсынасыздыр, ә бәлки, электән җыелып килгән үпкә хисе тынгы бирмидер.

19 Изге Язмалардан күренгәнчә, кунакчыллык теләсә кайсы кеше белән һәм хәтта дошманнар белән дә мөнәсәбәтләрне яхшырта ала. (Гыйбрәтле сүзләр 25:21, 22 укы.) Ачык йөз белән кунак итү киеренке хәлне киметер һәм арабыздагы мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәр. Өстәвенә, бу сезгә, Йәһвә кардәшегезне хакыйкатькә җәлеп иткәндә, аңарда күреп алган сыйфатларны күрергә булышыр (Яхъя 6:44). Эчкерсез ярату сезгә кешене, ул моны көтмәсә дә, кунакка чакырырга дәртләндерер, һәм шулай эшләп сез яхшы дуслыкка нигез салырсыз. Сезгә үз мотивларыгызны тикшерергә һәм мәхәббәттән чыгып кунакчыллык күрсәтергә нәрсә булышыр? Мәсәлән, Филипиялеләргә 2:3 тә язылган киңәш. Анда болай дип әйтелә: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез». Еш кына кардәшләребез иман, чыдамлылык, кыюлык һәм башка сыйфатларны бездән яхшырак күрсәтә. Моңа игътибар итсәк, безнең аларга карата яратуыбыз тагы да тирәнәер. Шулчак ишекләребез һәрвакыт ачык һәм күңелебез киң булыр.

ЯХШЫ КУНАК БУЛЫГЫЗ

Кунакларның килүенә әзерләнү шатлыклы һәм күңелле (20 нче абзацны кара.)

20. Чакыруны кабул итсәк, моңа җитди караганыбызны ничек күрсәтә алабыз? Ни өчен бу мөһим?

20 Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип сораган: «И Йәһвә, синең чатырыңда кем кунак була ала?» (Зәб. 15:1) Дәвам итеп, ул Аллаһы үз кунагында нинди сыйфатлар күрергә теләгәнен язган. Аларның берсе — биргән вәгъдәдә тору. Давыт шундый кеше турында болай дип язган: «Хәтта үтәве авыр булса да, ул үз вәгъдәсен бозмый» (Зәб. 15:4). Без чакыруны кабул итсәк, җитди сәбәп булмый торып, аңардан баш тартырга тиеш түгел. Хуҗалар, бәлки, инде әзерләнә башлагандыр, ә без килмәсәк, аларның тырышлыклары заяга булачак (Мат. 5:37). Кайберәүләр аларны чакырган җиргә бармыйча, яхшырак булып тоелган җиргә барган. Әмма мондый тәртиптә ярату һәм хөрмәт чагыламы? Хуҗаларның мөмкинлекләре нинди генә булмасын, бар чакыруга да рәхмәтле булырга кирәк (Лүк 10:7). Көтелмәгән хәл аркасында планнарыбызны үзгәртергә туры килсә, хуҗаларга моның турында мөмкин кадәр тизрәк искәртергә кирәк.

21. Яхшы кунак булыр өчен, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

21 Җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алу да мөһим. Кайбер культураларда көтелмәгән кунакларга һәрвакыт шат, башка культураларда исә хуҗаларга алдан хәбәр итәргә кирәк. Кайбер илләрдә кунакларга иң яхшысын тәкъдим итәләр, бүтән илләрдә кунакларга да, гаилә әгъзаларына да бер үк төрле сый-хөрмәт күрсәтәләр. Кайбер җирләрдә кунаклар күчтәнәч алып килер дип көтелә, ә башка җирләрдә хуҗалар кунаклардан бернәрсә дә көтми. Ниндидер культураларда кунактан ул чакырудан бер-ике тапкыр әдәпле итеп баш тартыр дип көтелә, башкаларында бу хөрмәтсезлек дип санала. Әйдәгез, хуҗалар канәгать булып калсын өчен, үз ягыбыздан бар нәрсәне эшлик!

22. Ни өчен кунакчыллык күрсәтү мөһим?

22 Петер болай дип язган: «Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша» (1 Пет. 4:7). Әйе, без бөек афәт бусагасында басып торабыз. Бу дөньяның басымы арткан саен, кардәшләребез арасындагы мәхәббәт бәйләнешләре тагы да ныгырга тиеш. «Бер-берегезгә кунакчыл булыгыз» дигән Петернең сүзләренә бигрәк тә бүген колак салырга кирәк (1 Пет. 4:9). Бу киңәшне тоту рәхәт, һәм ул беркайчан да гамәлдән чыкмаячак.