Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Йәһвә мине беркайчан да калдырмады!

Йәһвә мине беркайчан да калдырмады!

Мин Адольф Гитлерның бер чыгышыннан соң аңа чәчәк бүләк итүче дүрт кызның берсе идем. Әтием нацистлар партиясендә актив катнаша иде һәм бу партиянең җирле җитәкчесенең шоферы иде. Нәкъ шул сәбәпле, мин бу кызлар арасына эләктем дә. Әнием католик динен тота иде һәм минем монахиня булуымны тели иде. Әмма мин нацист та, монахиня да булып китмәдем. Моның турында сөйләп китәсем килә.

МИН Австриядәге Грац шәһәрендә туып үстем. Җиде яшьтә мине дини мәктәпкә укырга бирделәр. Әмма андагы дин җитәкчеләре белән монахинялар әхлаксызлыкка батканга, бер елдан соң әнием миңа аннан китәргә рөхсәт итте.

Гаиләм. Әтием хәрби киемнән

Шуннан соң мин интернатка укырга кердем. Бер төнне, Грац шәһәрен бомбага тотканга, әтием мине куркынычсыз урынга алып китте. Без Шладминг шәһәренә качтык. Бу шәһәргә кергәндә, безгә күпер аша үтәргә кирәк иде. Аның аша икенче ярга чыгуыбыз гына булды, күперне шартлаттылар! Башка очракта без әбием белән, йортыбызның ишегалдында булганда, авиация самолетларының ут ачуына эләктек. Сугыш ахырына без чиркәүгә дә, хөкүмәткә дә кирәк түгел идек бугай.

ЧЫН ТАЯНЫЧ ТАБАМ

1950 елны Йәһвә Шаһите булган бер хатын-кыз әнием белән Изге Язмалар турында сөйләшер өчен килә башлады. Мин аларның сөйләшүләрен тыңладым һәм кайвакыт әнием белән хәтта җыелыш очрашуларына йөрдем. Әнием хакыйкатьне кабул итте һәм 1952 елда суга чумдырылды.

Мин җыелышларга җыен әби-чәбиләр генә йөри дип уйлый идем. Әмма соңрак без башка бер җыелышта булдык, анда яшьләр күп иде. Грац шәһәренә кайткач, мин бар җыелыш очрашуларына йөри башладым һәм өйрәнгәннәремнең чыннан да хакыйкать булганына инандым. Мин шулай ук Йәһвә Аллаһының үз халкына өзлексез ярдәм итеп торганын күрдем. Әйе, Йәһвә чыга алмаслык кебек тоелган ситуацияләрдә коткарырга сәләтле (Зәб. 3:5, 6).

Мин башкаларга да хакыйкатьне сөйләргә тели идем. Минем биш абый-апам һәм бер сеңелем бар иде, аларга беренче итеп вәгазьләдем дә. Дүрт апам, бездән аерым яшәп, төрле авылларда укытучылар булып эшли иде. Мин аларның һәрберсе янына Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндерер өчен барып кайттым. Нәтиҗәдә, апаларым белән абыем Йәһвә Шаһитләре булып китте.

Мин өйдән-өйгә йөреп вәгазьли башладым. Ике атна да үтмәде, 30 яшьләр тирәсендәге бер хатын Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Берникадәр вакыттан соң ул суга чумдырылды, ә соңрак аның ире белән ике улы да үз тормышларын Йәһвәгә багышлады. Бу өйрәнү минем иманымны ныгытты, чөнки минем белән андый өйрәнү үткәрелмәде. Һәрбер өйрәнү алдыннан миңа җентекләп әзерләнергә кирәк иде. Асылда, башкаларны өйрәтер алдыннан, миңа үземә барысына төшенергә кирәк иде. Моның ярдәмендә мин хакыйкатьне яхшырак аңладым. 1954 елның апрелендә мин Йәһвәгә багышланып суга чумдырылдым.

«ЭЗӘРЛЕКЛӘНСӘК ТӘ, БЕЗНЕ ТАШЛАМАДЫЛАР»

1955 елда мин Германиядә, Франциядә һәм Англиядә үткән халыкара конгрессларда булдым. Лондонда мин Альберт Шрёдер белән таныштым. Ул Гилад мәктәбенең укытучысы иде, ә соңрак Җитәкче советта хезмәт итте. Экскурсия белән Бөекбритания музеенда йөргәндә, Шрёдер кардәш безгә Изге Язмаларның берничә борынгы күчермәсен күрсәтте. Аларда Аллаһы исеме еврей хәрефләре белән язылган иде. Шрёдер кардәш безгә аларның никадәр мөһим булганын аңлатты. Бу миңа бик нык тәэсир итте һәм Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр белән тагы да ашкыныбрак уртаклашырга дәртләндерде.

Мистельбахта булган хезмәттәшем (уң якта)

1956 елның 1 гыйнварында мин пионер хезмәтен башладым. Ә дүрт айдан соң мине Австриянең Мистельбах шәһәренә махсус пионер итеп билгеләделәр. Анда Йәһвә Шаһитләре юк иде. Мине тагын бер авырлык көтә иде: без хезмәттәшем белән бик төрле идек. Мин — 19 яшькә дә җитмәгән шәһәр кызы, ә хезмәттәшем 25 яшьлек авыл кызы иде. Иртәнге сәгатьләрне мин озаграк йокларга ярата идем, ә ул таң тишегеннән тора иде. Кич кырын хәл гел башкача иде: хезмәттәшем йокларга ята иде, ә минем бер дә йоклыйсым килми иде. Әмма без Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланырга тырыштык, һәм, бу безгә киеренке хәлләрне юкка чыгарып, пионер хезмәтеннән шатлык табарга ярдәм итте.

Җитдирәк авырлыклар да булгалады. Безне хәтта эзәрлекләделәр, әмма Йәһвә безне ташламады (2 Көр. 4:7—9). Бер мәлне, бер авылда вәгазьләгәндә, җирле кешеләр этләрен, бәйдән ычкындырып, безгә җибәрде. Күз алдыгызга гына китереп карагыз: безгә таба ярсып өргән этләр чаба. Без кулга-кул тотындык. Мин хәтта болай дип дога кыла башладым: «Йәһвә, алар безгә ташлангач, тизрәк үләргә иде!» Әмма алар, кул сузымы ераклыгында туктап, койрыкларын селти-селти, башка якка китте. Бу очракта без Йәһвәнең кулын күрдек. Шуннан соң без вәгазләвебезне дәвам иттек, һәм, шатлыгыбызга, кешеләр безне игътибар белән тыңлады. Бәлки безгә этләр тимәгәнгә, ә бәлки куркуга карамастан вәгазебезне дәвам иткәнгә, алар безне тыңлады. Вакыт узу белән шул авылдагыларның кайберләре Йәһвә Шаһитләре булып китте.

Безнең белән тагын бер куркыныч очрак булды. Без бер гаиләдән йортларындагы өстәге бүлмәне арендага алып яшәдек. Бер көнне йорт хуҗасы исереп кайтты. Ул безгә үтерү белән янады; имеш, без күршеләрне вәгазебез белән интектереп бетердек, дип кычкырды. Хатыны аны тынычландырырга тырышса да, бу ярдәм итмәде. Без, үз бүлмәбездә утырып, аның сүзләрен ишеттек. Шунда без ишегебезне урындыклар белән терәдек тә әйберләребезне җыя башладык. Бүлмәдән чыкканда, без баскычта олы пычак тоткан хуҗаны күрдек. Без бар булган әйберләребез белән арткы ишектән бакчага чыгып чаптык. Ул йортта бүтән эзебез дә булмады.

Аннан соң без кунакханәдә тукталдык. Ул якынча бер ел безнең йортыбыз булды, бу безнең хезмәтебезгә хәтта уңай яктан тәэсир итте. Кунакханә шәһәрнең үзәгендә урнашканга, кайбер өйрәнүчеләребез шунда гына өйрәнергә теләде. Тиздән без номерыбызда китап өйрәнүен һәм һәр атна үткәрелә торган «Күзәтү манарасы» өйрәнүен үткәрә башладык. Очрашуларыбызга якынча 15 кеше килә иде.

Мистельбахта без елдан артык хезмәт иттек. Шуннан соң мине Грацтан көньяк-көнчыгышта урнашкан Фельдбах шәһәренә билгеләделәр. Анда мине башка хезмәттәш көтә иде, әмма анда да җыелыш юк иде. Без бүрәнәле өйнең икенче катында бер кечкенә бүлмәдә яшәдек. Бүрәнәләр арасыннан җил ыжгырып торганга, без бүрәнә араларын газеталар белән томаларга тырыштык. Суны без коедан алып кайта идек. Әмма моның барысы да юкка булмады! Чөнки инде берничә айдан соң Фельдбахта төркем барлыкка килде, ә без өйрәнгән бер гаиләнең 30 әгъзасы хакыйкатькә килде!

Тормышымдагы очраклар мине шуңа инандырды: Йәһвә Патшалыкны беренче урынга куйганнарны беркайчан да калдырмый! Кешеләр ярдәм итә алмаса да, бу Йәһвәнең көченнән килә (Зәб. 121:1—3).

АЛЛАҺЫ МИНЕ УҢ КУЛЫ БЕЛӘН ТОТЫП ТОРДЫ

1958 елда, Нью-Йорк шәһәренең «Янки» һәм «Поло Граундс» стадионнарында үтәчәк конгресска барыр өчен, мин гариза яздым. Австриядәге филиал мин Гилад мәктәбенең 32 нче классында укырга теләмимме дип кызыксынды. Әлбәттә, мин андый хөрмәттән баш тарта алмадым.

Гилад мәктәбендә минем белән янәшә Мартин Пётцингер кардәш утырды. Ул нацистлар концлагерьларын үткән. Соңрак ул Җитәкче совет әгъзасы булып хезмәт итте. Кайвакыт дәресләр вакытында Мартин кардәш миннән: «Зинһар, моны немец теленә тәрҗемә итче»,— дип сорый иде.

Укуның уртасында Нейтан Норр кемнең кая билгеләнәчәге турында әйтте. Мине Парагвайга билгеләделәр. Мин бик яшь идем, шуңа күрә, чит илгә керер өчен, әтиемнән рөхсәт алырга кирәк иде. 1959 елның март аенда, эшләр җайга салынгач, мин Парагвайга килдем. Без яңа хезмәттәшем белән Асунсьон шәһәрендә урнашкан миссионерлар йортында яши башладык.

Күп тә үтмәстән, мин Гилад мәктәбенең 30 нчы классында укып чыккан Уолтер Брайт исемле миссионер белән таныштым. Берникадәр вакыттан соң без өйләнештек һәм тормыш авырлыкларын бергә каршылый башладык. Авырлыклар туган саен, без ирем белән Йәһвәнең Ишагыя 41:10 да язылган вәгъдәсен укый идек. Анда Йәһвә безне: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын»,— дип ышандыра. Йәһвәнең бу сүзләре буенча, без Аллаһыга тугры булып калсак һәм тормышыбызда Патшалыкны беренче урынга куйсак, ул безне беркайчан да калдырмаячак.

Вакыт узу белән безне Бразилиянең чигенә якынрак күченергә сорадылар. Андагы руханилар яшьләрне болай да начар хәлдә булган миссионерлар йортына ташлар атарга котырткан. Шуннан соң Уолтер полиция начальнигы белән өйрәнү башлады. Бу начальник полиция хезмәткәрләренә безне атна буе сакларга кушты, шул сәбәпле хулиганнар безгә бүтән инде комачауламады. Тиздән без башка җиргә күчендек. Әмма бу инде чикнең икенче ягында — Бразилиядә иде. Шуңа күрә безнең җыелыш очрашуларын Парагвайда да, Бразилиядә дә үткәрү мөмкинлеге туды. Хезмәтебезне тәмамлаганда, анда инде ике кечкенә җыелыш бар иде.

Ирем Уолтер белән миссионер хезмәте вакытында (Асунсьон, Парагвай)

ЙӘҺВӘ МИҢА АЛГА ТАБА ДА ЯРДӘМ ИТӘ

Табиблар миңа, беркайчан да балага уза алмыйсың, дия иде. 1962 елны минем авырга узуым турында белгәч, гаҗәпләнүебезне күз алдына гына китерегез! Без, Парагвайдан китеп, Флоридада урнашкан Холливуд шәһәренә күченергә булдык, чөнки ул тирәләрдә Уолтерның гаиләсе яши иде. Еллар дәвамында без Уолтер белән пионерлар булып хезмәт итә алмадык. Безгә гаиләбез турында кайгыртырга кирәк иде, әмма Патшалык эшләре тормышыбызда һәрвакыт беренче урында торды (Мат. 6:33).

1962 елның ноябрендә Флоридага күченгәч, без кара тәнле һәм ак тәнле кардәшләрнең җыелышларны аерым үткәргәнен һәм төрле районнарда вәгазьләгәнен белдек. Бу җирле кешеләрнең бер-берсенә тискәре карашта булулары аркасында булды. Әмма Йәһвә кешеләрне тән төсе буенча аермый. Озак вакыт та үтмәде, кардәшләр бергә җыела башлады. Йәһвә бу үзгәрешләрне фатихалады, бүгенге көндә анда бик күп җыелыш бар.

2015 елны мин зур кайгы кичердем: ирем баш мие рагыннан үлеп китте. Без аның белән бергә 55 ел гомер иттек. Уолтер миңа яхшы ир булды. Ул Йәһвәне бик яратты һәм кардәшләргә еш кына ярдәм итте. Оҗмахта аның белән күрешүне зарыгып көтәм. Анда ул яңадан сәламәт булачак (Рәс. 24:15).

Менә инде 40 елдан артык мин тулы вакытлы хезмәттә катнашам һәм моңа бик шат! Тормышым шатлык һәм фатиха белән тулы булды. Мәсәлән, без Уолтер белән 136 өйрәнүчебезнең суга чумдырылуын күрдек. Әлбәттә, авырлыклар да булды, әмма Аллаһыбызга хезмәт итүдән туктамадык. Киресенчә, без Йәһвәгә якынлаштык һәм кирәкле вакытта бар нәрсәне җайга сала алганына ышандык. Аллаһыбыз өметебезне беркайчан да өзмәде! (2 Тим. 4:16, 17)

Мин Уолтерны юксынам, әмма пионер хезмәте йөрәк сагышын баса. Миңа Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә өйрәтергә ошый, аеруча мин терелтү турында сөйләргә яратам. Ничәмә тапкыр Йәһвә аның үзенә таянып булганын раслады! Санап та бетерерлек түгел! Йәһвә, үз сүзенә тугры булып, ярдәм итте, ныгытты һәм «гаделлеге буенча уң кулы белән тотып торды» (Ишаг. 41:10).