Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһының сүзе... кодрәтле»

«Аллаһының сүзе... кодрәтле»

«Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле» (ЕВР. 4:12).

ҖЫРЛАР: 96, 94

1. Ни өчен Аллаһы Сүзенең кодрәтле булуына һич шикләнмәскә була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

АЛЛАҺЫНЫҢ СҮЗЕ «тере һәм кодрәтле». Йәһвәнең халкы буларак, без моңа тамчы да шикләнмибез (Евр. 4:12). Бәлки, сезнең тормышыгыз Изге Язмаларның тормышны чыннан да үзгәртә алуына дәлил булып торадыр. Кайбер кардәшләребез элек урлаган, наркотиклар кулланган я азгын тормыш алып барган. Ә башкалары, бу дөньяда ниндидер уңышка ирешсә дә, тормыш мәгънәсен күрмәгән (Вәг. 2:3—11). Ләкин Изге Язмаларның кодрәте ярдәмендә хәтта өметсез булып күренгән кешеләр дә тормыш юлына баскан. «Изге Язмалар тормышны үзгәртә» дигән рубрикада күп кенә андый очраклар китерелә. Әмма кешегә, мәсихче булып киткәч тә, Изге Язмалар ярдәмендә рухи яктан үсүен дәвам итәргә кирәк.

2. Беренче гасырда нинди кешеләр Аллаһы Сүзе ярдәмендә үзгәргән?

2 Күпләрнең, Изге Язмаларны өйрәнеп, үз тормыш рәвешләрен үзгәрткәннәре безне гаҗәпләндерергә тиешме? Юк. Беренче гасырда да кешеләр үзгәрешләр ясаган. (1 Көринтлеләргә 6:9—11 укы.) Рәсүл Паул, нинди кешеләр Аллаһы Патшалыгына керә алмаячагын әйткәч, майланган мәсихчеләргә болай дигән: «Кайберләрегез шундый иде». Ләкин Изге Язмалар һәм изге рух ярдәмендә бу кешеләр үзгәргән. Әмма, хакыйкатьне кабул иткәннән соң да, кайбер мәсихчеләрнең җитди рухи проблемалары булган. Мәсәлән, Изге Язмаларда җыелыштан чыгарылган бер майланган мәсихче турында әйтелә; соңрак ул җыелышка кайтарылган булган (1 Көр. 5:1—5; 2 Көр. 2:5—8). Кардәшләребезнең Аллаһы Сүзе ярдәмендә ничек үзгәргәннәрен күрү безне бик дәртләндерә.

3. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

3 Аллаһы Сүзе чыннан да кодрәтле! Йәһвә безгә аны биргән икән, без бу китаптан мөмкин кадәр күбрәк файда алырга тиеш (2 Тим. 2:15). Изге Язмалар 1) көндәлек тормышыбызга, 2) вәгазь эшебезгә һәм 3) сәхнәдән өйрәтү осталыгыбызга күбрәк тәэсир итсен өчен, без нәрсә эшли алабыз? Бу мәкаләдә сүз нәкъ моның турында барачак. Каралачак киңәшләр безгә күктәге Атабызга рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә булышыр. Һәм без үз файдабызга өйрәтүче Аллаһыга яратуыбызны күрсәтергә өйрәнербез (Ишаг. 48:17).

КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШЫБЫЗДА

4. а) Аллаһы Сүзе безгә тәэсир итсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? ә) Сез Изге Язмаларны нинди вакытта укыйсыз?

4 Аллаһы Сүзенең көчен үз тормышыбызда татырга теләсәк, безгә аны регуляр рәвештә укырга кирәк — мөмкинлек булганча һәр көн (Йош. 1:8). Әлбәттә, барыбызның да вакыты кысан. Шулай да бернәрсә дә — хәтта мөһим вазифалар да — безгә Изге Язмаларны укырга комачауламасын. (Эфеслеләргә 5:15, 16 укы.) Иртәнге сәгатьләрдә булсынмы бу, көн дәвамындамы я кичме — Изге Язмаларны укыр өчен мөмкинлек табу бик тә мөһим. Нәтиҗәдә, без, мәдхия җырлаучы кебек, болай дип әйтә алырбыз: «Кануныңны шундый яратам мин! Аның турында көне буе уйланам» (Зәб. 119:97).

5, 6. а) Ни өчен уйлану мөһим? ә) Безгә уйланырга нәрсә ярдәм итәр? б) Изге Язмаларны уку һәм уйлану сезгә ничек булышты?

5 Изге Язмаларны укудан тыш, безгә укыганнарыбыз турында уйлану да мөһим (Зәб. 1:1—3). Шул чакта гына без Аллаһы Сүзенең кыйммәтле киңәшләрен шәхсән үзебезгә карата куллана алырбыз. Изге Язмаларны кәгазьдән укыйбызмы, я электрон форматтамы, без Аллаһының хәбәрен битләрдән үз йөрәк түребезгә күчерергә телибез.

6 Безгә тирәнтен уйланырга нәрсә ярдәм итә ала? Тукталып, үз-үзебезгә, мәсәлән, мондый сораулар бирү: «Бу өзектән мин Йәһвә турында нәрсә белдем? Мин мондагы принципларны үз тормышымда инде ничек кулланам? Һәм миңа нинди өлкәләрдә яхшырырга кирәк?» Уйланыр өчен вакыт бүлеп куйсак һәм Аллаһыдан догада укыганнарыбызны кулланырга булышсын дип сорасак, Аллаһының киңәшләре йөрәгебезгә үтеп керер һәм тормышыбызга ныграк тәэсир итәр (2 Көр. 10:4, 5).

ВӘГАЗЬ ЭШЕБЕЗДӘ

7. Аллаһы Сүзен уңышлы куллану нәрсәдән гыйбарәт?

7 Аллаһы Сүзен хезмәттә уңышлы кулланыр өчен, нәрсә эшләргә? Безгә аны вәгазьдә ешрак ачып күрсәтергә кирәк. Бер абый-кардәш моның турында болай дигән: «Син Йәһвә белән өйдән өйгә йөреп вәгазьләсәң, үзең генә сөйләр идеңме яисә Йәһвәгә сөйләргә ирек бирер идеңме?» Әйе, хезмәттә кешеләргә Изге Язмаларны ачып күрсәткәндә, без, асылда, Йәһвәгә сөйләргә мөмкинлек бирәбез. Яхшы сайланган шигырь, үз сүзләребезгә караганда, күпкә көчлерәк (1 Тис. 2:13). Сез Изге Язмаларны хезмәттә мөмкин кадәр ешрак ачып күрсәтергә тырышасызмы?

8. Ни өчен без шигырьләрне укып китү белән генә чикләнмәскә тиеш?

8 Әлбәттә, кешегә шигырьне укып бирү генә җитми. Ни өчен? Чөнки, беренче гасырдагы кебек, бүген күп кенә кеше Изге Язмалар турында бик аз белә я хәтта бернәрсә дә белми (Рим. 10:2). Шуңа күрә кеше без укыган шигырьгә үзе дә төшенер әле дип уйламыйк. Безгә шигырьнең төп фикерләрен аңлатырга кирәк. Бәлки, моның өчен кайбер сүзләрне кабатларга кирәк булыр. Шулчакта Аллаһы Сүзе кешенең күңеленә ирешер. (Лүк 24:32 укы.)

9. Берәр шигырь укыр алдыннан, нәрсә эшләү мөһим? Мисал китер.

9 Шулай ук, берәр шигырь укып китәр алдыннан, кереш сүз әйтү дә бик мөһим. Бу кешегә Изге Язмаларга хөрмәт белән карарга ярдәм итәр. Мәсәлән, без болай дип әйтә алыр идек: «Карагызчы, Барлыкка Китерүчебез моңа ничек карый». Кеше христиан динен тотмаса, аңа болай дип әйтеп булыр иде: «Игътибар итегезче, Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә». Ә кеше диннән ерак булса, мондыйрак сорау биреп була: «Сезгә мондый борынгы әйтем танышмы?» Һәрбер кешенең карашын исәпкә алсак, нәкъ аңа кызык булган сорау бирә алырбыз (1 Көр. 9:22, 23).

10. а) Бер абый-кардәшнең очрагын сөйләп бирегез. ә) Сез хезмәттә Аллаһы Сүзенең көчен үзегез ничек күрдегез?

10 Күп кенә кардәшләр Аллаһы Сүзе кешеләргә көчле тәэсир итә икәнен күргән. Мәсәлән, бер абый-кардәшебез басмаларыбызны күп еллар буе укыган бер олы яшьтәге ир кешегә килеп китүләр ясаган. Бер очракта кардәшебез аңа басманы биреп кенә чикләнмәгән, ә 2 Көринтлеләргә 1:3, 4 не дә укып киткән. Анда болай дип әйтелә: «Рәхимлелек Атасы һәм һәртөрле юаныч Аллаһысы макталсын. Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата». Бу шигырь теге кешенең йөрәгенә шулкадәр тирән үтеп кергән ки, ул хәтта бу шигырьне тагын бер кат укып бирергә сораган. Нәкъ шул вакытта ул хатыны белән юатуга мохтаҗ булган. Бу кеше Изге Язмалар турында күбрәк белергә теләген белдергән. Әйе, чыннан да, хезмәтебездә Аллаһы Сүзен куллану искиткеч нәтиҗәләргә китерә! (Рәс. 19:20)

СӘХНӘДӘН ӨЙРӘТКӘНДӘ

11. Җыелышны өйрәткән абый-кардәшләр нәрсәне истә тотарга тиеш?

11 Безгә җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга йөрү бик тә ошый. Беренче чиратта без анда Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен йөрибез. Шулай ук анда яңгыраган үгет-нәсыйхәт безгә зур файда китерә. Чыгышлар ясаучы абый-кардәшләр сәхнәдән өйрәтү мөмкинлеген зур хөрмәт дип саный. Шул ук вакыт алар моның никадәр җаваплы булуын да таный (Ягък. 3:1). Алар, чыгыш ясаганда, Аллаһы Сүзенә нигезләнеп өйрәтергә тиеш. Син дә сәхнәдән өйрәтәсең икән, Аллаһы Сүзен ничек куллана аласың?

12. Абый-кардәш, нотыгы Изге Язмаларга нигезләнсен өчен, нәрсә эшли ала?

12 Изге Язмалар синең нотыгыңның «фундаменты» булсын (Яхъя 7:16). Бернәрсә дә, мәсәлән төрле очраклар, мисаллар я сөйләү рәвешең, тыңлаучыларыңның игътибарын Изге Язмалардагы шигырьләрдән читкә алып китмәсен. Икенче яктан, Изге Язмалардагы шигырьләрне уку үзеннән үзе өйрәтү түгел әле. Шуңа күрә чиктән тыш күп шигырьләр укыма, югыйсә тыңлаучыларың аларны исләрендә калдыра алмас. Нотыкны әзерләгәндә, төп шигырьләрне акыллы сайла. Ә нотыгыңны сөйләгәндә, шигырьләрне ачып укы, аларны аңлат һәм, мисаллар китереп, шул шигырьләрнең практик файдасын күрсәт (Ник. 8:8). Сиңа нотык планы бирелсә, аны һәм анда китерелгән шигырьләрне тикшереп чык. Фикерләрнең һәм шигырьләрнең үзара ничек бәйле булганын аңларга тырыш. Аннан соң шигырьләр нигезендә пландагы фикерләрне ачыкла. Иң мөһиме, Изге Язмалардагы кыйммәтле фикерләрне җиткерә алыр өчен, Йәһвәдән ярдәм сора. (Езра 7:10; Гыйбрәтле сүзләр 3:13, 14 укы.)

13. а) Бер апа-кардәшебезгә Изге Язмалардагы шигырь ничек тәэсир иткән? ә) Җыелышта ишеткән шигырьләр сезгә нинди файда китерде?

13 Җыелышта яңгыраган Изге Язмалардагы бер шигырь Австралиядә яшәгән апа-кардәшебезнең күңелен тибрәткән. Бу апа-кардәшнең балачагы авыр булса да, ул хакыйкатьне кабул иткән һәм Йәһвәгә багышланган. Шулай да аңа Йәһвәнең үзен яратканына ышану авыр булган. Вакыт узу белән, ул Аллаһының яратуында шикләнми башлаган. Аңа нәрсә булышкан? Ул җыелышта яңгыраган бер шигырь турында уйланган һәм шул шигырьнең башка шигырьләр белән ничек бәйле булганын күргән *. Җыелышта я конгресста яңгыраган берәр шигырьнең сезгә кайчан да булса шулкадәр нык тәэсир иткәне булдымы? (Ник. 8:12)

14. Без Йәһвә Сүзен кадерләгәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

14 Без Йәһвәгә аның Сүзе — Изге Язмалар өчен бик тә рәхмәтле! Ул безгә аны биреп кенә калмаган, ә үз сүзе «мәңге торсын» өчен кайгырткан (1 Пет. 1:24, 25). Изге Язмаларны һәр көн уку, аның буенча яшәү һәм башкалар файдасына куллану, һичшиксез, бик мөһим. Моны эшләсәк, без Аллаһы биргән хәзинәне кадерләгәнебезне генә түгел, ә, иң мөһиме, Изге Язмаларның Авторын яратканыбызны да күрсәтербез.

^ 13 абз.  «Фикер йөртүдә үзгәреш» дигән рамканы кара.