Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кызганучан Аллаһыдан үрнәк алыгыз

Кызганучан Аллаһыдан үрнәк алыгыз

«Йәһвә — шәфкатьле һәм кызганучан Аллаһы» (ЧЫГ. 34:6).

ҖЫРЛАР: 57, 147

1. Беренче чиратта Йәһвә Мусага үзенең нинди сыйфатлары турында әйткән һәм ни өчен бу игътибарга лаек?

МУСА Аллаһы белән сөйләшә. Йәһвә аңа үз исеме һәм сыйфатлары турында сөйли. Аллаһы үз көче һәм зирәклеге турында әйтә алыр иде, әмма ул иң беренче чиратта үзенең шәфкатьле һәм кызганучан булуына игътибар итә. (Чыгыш 34:5—7 укы.) Ни өчен? Чөнки Муса Йәһвәнең үзенә ярдәм итәчәгенә ышандыруына мохтаҗ (Чыг. 33:13). Аллаһының башта нәкъ бу сыйфатларны телгә алганы күңелегезне әллә җылытмыймы? Бу мәкаләдә без кызганучанлык сыйфатын карап чыгарбыз һәм бу сыйфатның, башка кешеләрнең газапларын белеп, аларга ярдәм итү теләген аңлатканын белербез.

2, 3. а) Ни өчен кешеләргә кызганучанлык хас? ә) Ни өчен кызганучанлык сыйфатын карап чыгу мөһим?

2 Кешеләр Аллаһы сурәтендә барлыкка китерелгән булган. Йәһвә кызганучан булганга, безгә дә башкалар турында кайгырту хас, һәм хәтта Аллаһыга гыйбадәт кылмаган кешеләр дә еш кына шәфкатьлелек күрсәтә (Ярат. 1:27). Изге Язмаларда күп кенә кызганучан кешеләр турында әйтелә. Мәсәлән, Сөләйман патша янына килгән ике фахишәне исебезгә төшерик. Алар бер бала турында бәхәсләшкән, һәм икесе дә аны үз баласы дигән. Аларны тикшерер өчен, Сөләйман шул баланы икегә ярырга кушкан. Чын әнисе үз баласын кызганган, һәм бу аны эш итәргә дәртләндергән. Ул, баласы исән калсын өчен, аны хәтта башка хатын-кызга бирергә риза булган (1 Пат. 3:23—27). Я мисал итеп фиргавен кызын алыйк. Фиргавен еврей балаларын үтерергә кушкан булса да, фиргавен кызы кечкенә Мусаны жәлләгән. Ул аны коткарган һәм үз баласы итеп тәрбияләгән (Чыг. 2:5, 6).

3 Ни өчен кызганучанлык сыйфатын карап чыгу мөһим? Чөнки Изге Язмалар безне кызганучан Аллаһыдан үрнәк алырга дәртләндерә (Эфес. 5:1). Без бу сыйфат белән барлыкка китерелгән булсак та, Адәмнең камилсез токымнары булганга, безгә эгоизм да хас. Вакыт-вакыт без авыр сайлау алдында торабыз: башкаларга ярдәм итәргәме, я үзебез турында уйларгамы? Безгә күбрәк дәрәҗәдә кызганучан булырга нәрсә ярдәм итә ала соң? Әйдәгез, Йәһвәнең мисалын һәм кайбер кызганучан кешеләрнең мисалларын карап чыгыйк. Аннан соң без бу сыйфатны ничек чагылдыра алганыбызны карап китик. Һәм ахырда кызганучан булуыбыз ничек итеп үзебезгә файда китерә икәнен тикшерик.

ЙӘҺВӘ — ИҢ КЫЗГАНУЧАН ШӘХЕС

4. а) Ни өчен Йәһвә Сәдүмгә үз фәрештәләрен җибәргән? ә) Лут белән аның кызларының очрагы безне нәрсәгә өйрәтә?

4 Изге Язмалардан күренгәнчә, Йәһвә күп кенә очракларда шәфкатьлелек күрсәткән. Мәсәлән, Лут очрагы турында уйланыйк. Сәдүм белән Гамура шәһәрләрендәге кешеләрнең азгын тәртипләре бу тәкъва кешенең «җанын көннән-көн җәфалап торган». Йәһвә хәтта аларны юк итәргә карар иткән (2 Пет. 2:7, 8). Лутны коткарыр өчен, Йәһвә үз фәрештәләрен җибәргән. Алар Лутны һәм аның гаиләсен бу җирдән тизрәк качып китәргә өндәгән. «Лут тоткарланып торганда, Йәһвә аңа үз рәхимлелеген күрсәтте: [фәрештәләр] аны, аның хатынын һәм ике кызын кулларыннан тотып шәһәрдән чыгарды» (Ярат. 19:16). Бу очрактан күренгәнчә, Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнен бик яхшы аңлый (Ишаг. 63:7—9; Ягък. 5:11, иск.; 2 Пет. 2:9).

5. 1 Яхья 3:17 һәм башка шигырьләр безне кызганучан булырга ничек өйрәтә?

5 Йәһвә үзе шәфкатьлелек күрсәтеп кенә калмый, ә үз хезмәтчеләрен дә бу сыйфатны чагылдырып яшәргә өйрәтә. Моны без Исраилгә бирелгән бер кануннан күрәбез. Бу канун буенча, кеше башка кешедән рәһенгә аның киемен ала алган. (Чыгыш 22:26, 27 укы.) Бурычка бирүче кеше бу киемне кояш баеганчы кайтармаса, бурычка алган кешегә салкында йокларга туры килгән булыр иде. Йәһвә алай эшләмәскә һәм кырыс карашлы булмаска өйрәткән. Ул үз халкы кызганучан булыр дип көткән. Бу канун нигезендә яткан принцип безне кардәшләребезнең ихтыяҗларына игътибарлы булырга өйрәтә. Без кардәшләребезнең «салкында йоклавын» теләмибез, шуңа күрә, алар газап чиккәндә, аларга ярдәм кулын сузарбыз. (Көл. 3:12; Ягък. 2:15, 16; 1 Яхъя 3:17 укы.)

6. Йәһвәнең исраиллеләрне кат-кат кисәтүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

6 Йәһвә үз халкын хәтта алар гөнаһ кылган чакта да кызганган. Изге Язмаларда болай дип әйтелгән: «Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте» (2 Елъ. 36:15). Бүген күп кенә кешеләр, Йәһвәне белмичә, гөнаһ кылып яши. Ләкин алар, тәүбә итеп, Аллаһыга таба борыла ала. Без андый кешеләрне әллә кызганырга тиеш түгелме? Аллаһы беркемнең дә Армагеддонда һәлак ителүен теләми (2 Пет. 3:9). Шуңа күрә, әйдәгез, әле вакыт булганда, кешеләргә Аллаһының мәрхәмәте турында сөйләвебезне дәвам итик һәм киләчәктәге вакыйгалар хакында кисәтик.

7, 8. Бер гаилә Йәһвәнең шәфкатен ничек татыган?

7 Бүген дә Аллаһының хезмәтчеләре аның кызганучан булуын татый. Мисал өчен 12 яшьлек Милан * исемле малай белән булган очракка игътибар итик. 1990 елларның башында Босниядә этник бәрелешләр булган. Ул вакытта Милан үз ата-анасы, энесе һәм башка Йәһвә Шаһитләре белән Босниядән Сербиягә автобуста конгресска юл тоткан. Анда аның ата-анасы суга чумдырылырга тиеш булган. Сербия чигендә аларның автобусын солдатлар туктаткан һәм Миланның гаиләсен, башка этник төркемнән булганга, кулга алганнар, ә автобусны җибәргәннәр. Аларны ике көн тотканнан соң, офицер үз командирына шалтыраткан һәм бу гаилә белән нәрсә эшләргә дип сораган. Офицер янәшәдә генә басып торганга, алар командирның җавабын ишеткән. «Атып үтер аларны!» — дип боерган ул.

8 Офицер үз кешеләре белән сөйләшкән арада Миланның гаиләсе янына ике ир-ат якынлашкан һәм пышылдап кына үзләренең Йәһвә Шаһитләре икәннәрен әйткән. Алар Милан гаиләсе турында автобуста киткән кардәшләрдән ишеткән булган. Чиктә балаларның документларын тикшермәгәнгә, абый-кардәшләребез, Милан белән аның энесен чик аша үткәрер өчен, аларны үз машиналарына утырткан. Ә ата-анасына алар контроль пунктын башка яктан читләтеп үтәргә кушкан. Милан шатлыгыннан еларгамы, көләргәме икәнен белмәгән. Ата-анасы кардәшләрдән: «Бу кешеләр безне болай гына җибәрер дип уйлыйсызмы?» — дип сораган. Ләкин алар абый-кардәшләребезне тыңлаган. Аларның китеп баруын солдатлар, әйтерсең лә, күрмәгәндәй торган! Нәтиҗәдә, бу гаилә әгъзалары бер-берсе белән инде Сербиядә очрашкан һәм конгресска юлларын дәвам иткән. Алар Йәһвәнең үзләренең кайнар догаларына җавап биргәнен күргән. Изге Язмалардан без Йәһвә үз хезмәтчеләрен һәрвакытта да могҗиза кылып коткармый икәнен беләбез (Рәс. 7:58—60). Ләкин Милан болай ди: «Минемчә, фәрештәләр солдатларны сукырайтты һәм Йәһвә безне шулай итеп коткарды» (Зәб. 97:10).

9. Гайсә, кешеләрнең аяныч хәлдә булганнарын күреп, аларга ничек ярдәм иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

9 Кызганучан булуда Гайсә безгә искиткеч үрнәк калдырган. Гайсә, кешеләрнең «көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган» булганын күреп, аларны кызганган. Бу аны нәрсә эшләргә этәргән? «Ул аларны күп нәрсәләргә өйрәтә башлаган». (Мат. 9:36; Марк 6:34 укы.) Кешеләргә ярдәм итәргә теләмәгән фарисейлардан ул бик нык аерылып торган (Мат. 12:9—14; 23:4; Яхъя 7:49). Ә сез рухи яктан сусаган кешеләргә, Гайсә кебек, ярдәм итәргә телисезме?

10, 11. Шәфкатьлелек һәр очракта да урынлымы? Аңлатыгыз.

10 Кызганучанлык күрсәтү һәрбер очракта да урынлы дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Шаул патша, Исраил халкының дошманы булган Агак патшаны һәм иң яхшы терлекне үтермичә, шәфкатьле эш итә дип уйлагандыр. Әмма Йәһвә аны тыңламаучанлыгы өчен хупламаган һәм патша буларак кире каккан (1 Иш. 15:3, 9, 15). Әлбәттә, Йәһвә — иң гадел Хөкемче. Ул кешеләрнең йөрәкләрен күрә һәм кайчан шәфкатьлелек күрсәтү урынлы икәнен төгәл белә (Ирм. елав. 2:17; Йәз. 5:11). Тиздән ул бар тыңламаучан кешеләрне хөкем итәчәк (2 Тис. 1:6—10). Ул вакытта Йәһвә явыз кешеләрне кызганмаячак. Чынында, явызларны юк итеп, Йәһвә тәкъва кешеләргә карата шәфкатьлелек күрсәтәчәк.

11 Әлбәттә, без кеше исән калырга лаекмы, лаек түгелме икәнен хәл итмибез. Моның урынына без кешеләргә ярдәм итәр өчен кулыбыздан килгәнне эшлибез. Без шәфкатьле булуыбызны гамәлдә ничек күрсәтә алабыз? Әйдәгез, бу сорауга җавап табыйк.

УРЫНЛЫ БУЛГАНДА, КЫЗГАНУЧАН БУЛЫГЫЗ

12. Кызганучанлык сыйфатын гамәлдә ничек күрсәтеп була?

12 Башкаларга һәр көн ярдәм итәргә тырышыгыз. Кардәшләргә һәм башка кешеләргә карата кызганучанлык күрсәтү — мәсихчеләр өчен таләп (Яхъя 13:34, 35; 1 Пет. 3:8). Кызганучан кеше башкаларның җан әрнүен сизә һәм, аларның газапларын киметергә теләп, аларга булыша. Моны эшләр өчен мөмкинлекләр эзләгез! Мәсәлән, ярдәмгә мохтаҗ кешегә өй эшләрен башкарырга ярдәм итеп була (Мат. 7:12).

Шәфкатьле, кызганучан булуыгызны гамәли эшләрдә күрсәтегез (12 нче абзацны кара.)

13. Табигать афәтләре булганда, Аллаһы халкы ничек шәфкатьлелек күрсәтә?

13 Афәтләрдән зыян күргәннәргә ярдәм кулы сузыгыз. Берәр афәттән зыян күргән кешеләрнең газапларын күргәндә, шәфкатьлелек безне ярдәм итәргә дәртләндерә. Йәһвә халкы афәтләр вакытында ярдәмгә килүе белән билгеле (1 Пет. 2:17). Мәсәлән, 2011 елда Япониядә җир тетрәүдән соң цунами булган. Шул өлкәдә яшәгән бер апа-кардәш исенә төшергәнчә, йортларны һәм Патшалык Залларын төзекләндерергә дип, Япониядән һәм башка илләрдән күп кенә кардәшләр килгән. Бу аны бик нык дәртләндергән һәм юаткан. Ул болай дип язган: «Мин Йәһвәнең һәм кардәшләремнең үзем турында кайгыртуларын сиздем. Бөтен дөнья буенча кардәшләр безнең турында дога кылды».

14. Авырган я олы яшьтәге кешеләргә сез ничек ярдәм итә аласыз?

14 Авырганнарга һәм олы яшьтәгеләргә ярдәм итегез. Адәм гөнаһы нәтиҗәсендә газап чиккән кешеләрне күргәндә дә, без ваемсыз кала алмыйбыз. Без чирләрнең һәм картлыкның юкка чыгуын бик телибез, шуңа күрә Аллаһы Патшалыгы килсен дип өзлексез дога кылабыз. Ә әлегә без авырган һәм олы яшьтәге кешеләр турында кайгыртабыз. Бер язучының үзенең олы яшьтәге әнисе турында нәрсә язганына игътибар итик. Бер көнне аның Альцгеймер авыруы белән чирләгән әнисе үз киемен пычраткан. Киемен чистартырга тырышканда, ишеккә кемдер шалтыраткан. Бу Йәһвә Шаһитләре булган икән. Алар шул әбигә килеп йөри торган булган. Апа-кардәшләр аңа ярдәм итәргә тәкъдим иткән. «Миңа бик уңайсыз»,— дип әйткән теге апа, ләкин ярдәмнәрен кабул иткән. Аннан соң алар бергәләп чәй эчкән һәм аралашкан. Аның улы үз хисләрен болай дип белдергән: «Бу ике Йәһвә Шаһитенә мин бик рәхмәтлемен. Алар нәрсәгә өйрәтсә, үзләре дә шуны эшли». Кызганучанлык сезне авырган я олы яшьтәге кешеләргә ярдәм итәр өчен кулыгыздан килгәнне эшләргә дәртләндерәме? (Флп. 2:3, 4)

15. Вәгазь эше шәфкатьлелек күрсәтер өчен нинди мөмкинлекләр ача?

15 Кешеләргә рухи яктан ярдәм итегез. Кешеләрнең проблемаларын һәм борчылуларын күргәндә, без аларга рухи яктан ярдәм итәргә телибез. Моны эшләр өчен иң яхшы мөмкинлек — Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында сөйләү. Шулай ук без аларга Аллаһы нормаларының акыллы булуын күрергә булышабыз (Ишаг. 48:17, 18). Вәгазь эше Йәһвәне данлый һәм башка кешеләргә карата шәфкатьлелек күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сез бу эштә күбрәк катнаша аласызмы? (1 Тим. 2:3, 4)

КЫЗГАНУЧАН БУЛУНЫҢ ФАЙДАСЫ

16. Шәфкатьле булу кешегә нинди файда китерә?

16 Психик сәламәтлек буенча экспертларның әйтүенчә, кызганучан булу сәламәтлегебезгә һәм башкалар белән мөнәсәбәтләребезгә яхшы яктан тәэсир итә. Башкаларга авыр булганда ярдәмгә килсәк, бу безгә үзебезне бәхетлерәк хис итәргә, ялгызлык хисен киметергә, тискәре фикерләр белән көрәшергә һәм оптимист булырга ярдәм итәчәк. Әйе, кызганучан, шәфкатьле булу бик тә файдалы (Эфес. 4:31, 32). Башкаларга ярдәм итәргә омтылган мәсихчеләр саф вөҗданга ия, чөнки Аллаһының принциплары буенча эш иткәннәрен аңлый. Кызганучанлык сыйфаты безгә яхшырак әти я әни, ир я хатын һәм яхшырак дус булырга ярдәм итә. Шәфкатьле булуыбыз башкаларны да безгә карата шәфкатьле булырга дәртләндерер. (Маттай 5:7; Лүк 6:38 укы.)

17. Ни өчен без кызганучан булырга телибез?

17 Ни өчен без кызганучанлык үстерергә тиеш? Ул безгә файда китергәнгә генәме? Юк. Төп сәбәп — без мәхәббәт һәм кызганучанлык Чыганагыннан, Йәһвә Аллаһыдан, үрнәк алырга һәм аны данларга телибез (Гыйб. сүз. 14:31). Шулай итеп, әйдәгез, Йәһвәнең камил үрнәгенә иярергә тырышыйк. Нәтиҗәдә, кардәшләр белән мәхәббәт бәйләнешләребез ныгыр һәм башка кешеләр белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы булыр (Гәл. 6:10; 1 Яхъя 4:16).

^ 7 абз. Исем үзгәртелгән.