Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кыю булыгыз һәм эшкә тотыныгыз!

Кыю булыгыз һәм эшкә тотыныгыз!

«Кыю һәм нык бул! Эшкә тотын. Бер дә курыкма, чөнки Йәһвә Аллаһы... синең белән» (1 ЕЛЪ. 28:20).

ҖЫРЛАР: 38, 34

1, 2. а) Сөләйманга нинди мөһим йөкләмә бирелгән? ә) Ни сәбәптән Давыт Сөләйман турында борчылган?

АЛЛАҺЫ Сөләйманга бик мөһим йөкләмә бирә — ул аны Иерусалимдагы гыйбадәтханәне төзү эше белән җитәкчелек итәргә билгели. Бу төзелеш тарихта иң әһәмиятле булачак. Бу бина «Йәһвә Аллаһының йорты» булып китәчәк бит! Ул чыннан да «гаять мәһабәт булырга» тиеш, аның «даны һәм зиннәтлелеге бөтен җирләргә билгеле булыр» (1 Елъ. 22:1, 5, 9—11).

2 Давыт патша Йәһвәнең бу эштә Сөләйманга булышачагына шикләнми. Әмма Сөләйман «яшь һәм тәҗрибәсез» әле. Бу аңа комачауламасмы? Аның, гыйбадәтханәне төзүгә тотыныр өчен, кыюлыгы җитәрме? Уңышка ирешер өчен, Сөләйманга тәвәккәл булырга һәм эшкә керешергә кирәк булган.

3. Давыт Сөләйманга кыюлык ягыннан нинди үрнәк калдырган?

3 Сөләйман кыюлыкка үз атасыннан өйрәнә алган. Давыт яшь чагында, үз сарыкларын яклап, кыргый хайваннар белән көрәшкән (1 Иш. 17:34, 35). Ә бер очракта ул Голиатка каршы сугышырга чыккан. Шул бик тәҗрибәле гаскәригә каршы чыгар өчен, Давытка чыннан да зур кыюлык кирәк булган! Йәһвәгә таянып, Давыт бер шома таш белән бу әзмәверне җиңгән (1 Иш. 17:45, 49, 50).

4. Ни өчен Сөләйманга кыюлык кирәк булган?

4 Үзе кыю булганга, Давыт үз улын да кыю булырга һәм гыйбадәтханәне төзергә дәртләндерә алган. (1 Елъязма 28:20 укы.) Сөләйманның кыюлыгы җитеп бетмәгән булса, ул куркуга бирелә алыр иде. Нәтиҗәдә, ул бернинди дә эшкә тотына алмас иде, ә эшкә тотынмау, асылда, эшне башлап, ниндидер киртәләр аркасында аны тәмамлый алмаудан да начаррак.

5. Ни өчен безгә кыюлык кирәк?

5 Сөләйманга кыю булырга кирәк булган кебек, безгә дә, Йәһвәнең ярдәме белән аның эшен башкарып чыгар өчен, кыю булырга кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез, бу мәкаләдә кыюлык күрсәткән борынгы хезмәтчеләрнең мисалларын карап чыгыйк. Аннан соң без, үз вазифаларыбызны үтәгәндә, ничек кыюлык күрсәтә алганыбызны карап китәрбез.

КЫЮЛЫК КҮРСӘТКӘН КЕШЕЛӘР

6. Йосыф ничек кыюлык күрсәткән?

6 Башта Йосыф кыюлыгына игътибар итик. Потифар хатынының әхлаксыз тәкъдимнәрен кире кагу нинди нәтиҗәләргә китерәчәген аңласа да, Йосыф бирешмәгән һәм чыгып йөгергән. Йосыфка моның өчен, һичшиксез, кыюлык кирәк булган (Ярат. 39:10, 12).

7. Рәхәбнең кыюлыгы нәрсәдән күренгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

7 Әйдәгез, хәзер Рәхәб мисалына тукталыйк. Әрихә шәһәренә исраилле шымчылар килгәч, Рәхәб, куркуга бирелеп, аларны үз йортына кабул итүдән баш тарта алыр иде. Ләкин ул, Йәһвәгә таянып, кыюлык белән аларны үз йортында яшергән һәм соңрак аларга качып китәргә ярдәм иткән (Йош. 2:4, 5, 9, 12—16). Рәхәб Йәһвәнең хак Аллаһы булуын таныган һәм аның исраиллеләргә Кәнган җирен бирәчәгендә шикләнмәгән. Әрихә патшасы белән аның хезмәтчеләре аны куркыта алмаган. Рәхәб тәвәккәллек белән эш иткән, һәм бу, нәтиҗәдә, аның үзен һәм гаиләсен коткарган (Йош. 6:22, 23).

8. Гайсә Мәсихнең кыюлыгы аның шәкертләренә ничек тәэсир иткән?

8 Гайсәнең тугры шәкертләре дә кыюлык ягыннан искиткеч үрнәк калдырган. Алар Гайсәнең кыюлык белән эш иткәнен күргән (Мат. 8:28—32; Яхъя 2:13—17; 18:3—5). Бу аларга батыр йөрәкле булырга булышкан. Саддукейлар шәкертләргә каршы чыкса да, шәкертләр Мәсих исеменнән өйрәтүләрен дәвам иткән (Рәс. 5:17, 18, 27—29).

9. 2 Тимутигә 1:7 буенча, кыюлык нәрсәгә нигезләнергә тиеш?

9 Йосыф, Рәхәб, Гайсә Мәсих һәм аның шәкертләре дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булган. Алар үз-үзләренә чиктән тыш ышанганга кыю булганмы? Юк. Алар Йәһвәгә таянган, шуңа күрә кыюлык күрсәткән. Безгә дә бүген кыюлык күрсәтергә кирәк. Үзебезгә таяныр урынына, без өметебезне Йәһвәгә багларга тиеш. (2 Тимутигә 1:7 укы.) Ә хәзер, әйдәгез, үз гаиләбездә һәм җыелышта ничек кыюлык күрсәтеп булганын карап чыгыйк.

НИНДИ ОЧРАКЛАРДА КЫЮ БУЛЫРГА КИРӘК?

10. Ни өчен яшь мәсихчеләргә кыюлык кирәк?

10 Йәһвәгә хезмәт иткән яшьләргә күп кенә очракларда кыю булырга кирәк. Алар Сөләйман патшадан һәм аның гыйбадәтханәне төзегәндә кабул иткән акыллы карарларыннан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Яшь мәсихчеләр үз ата-аналарының җитәкчелеге буенча эш итә. Әмма кайбер мөһим карарларны алар үзләре кабул итәргә тиеш (Гыйб. сүз. 27:11). Дуслар һәм күңел ачулар сайлау, әхлакый сафлык саклау һәм суга чумдырылу турында әйткәндә, акыллы карар кабул итәр өчен, аларга кыюлык кирәк. Ни өчен аларга нәкъ бу сыйфатны күрсәтергә кирәк? Чөнки, акыллы карарлар кабул итеп, алар Аллаһының нормаларын мыскыллаучы Шайтан белән көрәш алып бара.

11, 12. а) Муса кыюлык күрсәтүдә безгә нинди үрнәк калдырган? ә) Яшьләр аның үрнәгенә ничек иярә ала?

11 Яшьләр алдында максатлар кую мәсьәләсе дә тора. Кайбер илләрдә, яшьләргә басым ясап, аларны югары белем алырга һәм акчалы эшкә урнашырга дәртләндерәләр. Башка җирләрдә, экономик хәл аркасында, яшьләр, үз гаиләләрен матди яктан тәэмин итәр өчен, эшкә чумарга кирәк дип саный. Сез охшаш хәлдә булсагыз, Муса мисалына игътибар итегез. Аны фиргавен кызы тәрбияләп үстергән, шуңа күрә ул дан белән байлыкка омтыла алган. Мусаның гаиләсе, укытучылары һәм киңәшчеләре аңа, күрәсең, зур басым ясаган! Ләкин Муса кыюлык белән хак гыйбадәт кылу ягына баскан. Мисыр байлыкларын калдырып, ул үз ышанычын Йәһвәгә баглаган (Евр. 11:24—26). Нәтиҗәдә, Муса мул фатихалар урган, һәм киләчәктә аны тагы да күбрәк фатихалар көтә.

12 Бүген дә Йәһвә, рухи максатларга омтылган һәм Патшалык эшен беренче урынга куйган яшьләрне фатихалармын, дип вәгъдә итә. Ул аларга үз гаиләләре турында кайгыртырга ярдәм итәчәк. Яшьләр, беренче гасырда яшәгән яшь Тимути кебек, сез дә рухи максатларга омтыла аласыз *. (Филипиялеләргә 2:19—22 укы.)

Сез тормышыгызның бар өлкәләрендә дә кыю булырга тәвәккәлме? (13—17 нче абзацларны кара.)

13. Кыюлык бер апа-кардәшебезгә үз максатына ирешергә ничек ярдәм иткән?

13 Алабама штатыннан бер апа-кардәшкә, үз рухи максатларына ирешер өчен, кыюлык кирәк булган. Ул болай дип сөйли: «Яшүсмер чагымда мин бик оялчан кыз идем. Миңа Патшалык Залына килгән кардәшләр белән аралашу авыр иде, ә бөтенләй таныш булмаган кешеләргә бару һәм аларга вәгазьләү турында әйтәсе дә юк». Әмма соңрак бу яшь апа-кардәш ата-анасының һәм башка кардәшләрнең ярдәме белән пионер булу максатына ирешкән. Ул болай дип өсти: «Шайтан дөньясы югары белемгә, данга, акчага омтылуны һәм затлы тормыш артыннан кууны яхшы нәрсә дип күрсәтергә тырыша. Еш кына андый максатлар ирешмәслек була һәм кешегә стресс белән үкенү хисе генә китерә. Йәһвәгә хезмәт итү исә миңа чын бәхет китерде. Мин чыннан да әһәмиятле эштә катнашканымны сизәм».

14. Кайсы очракларда ата-аналарга кыюлык кирәк булырга мөмкин?

14 Мәсихче ата-аналарга да кыюлык кирәк. Әйтик, начальнигыгыз сезне еш кына эштән соң калырга я ял көннәрендә эшләргә сорый, ди, ә сезгә бу вакытта гаилә өйрәнүен үткәрергә, вәгазьләргә һәм җыелыш очрашуларына йөрергә кирәк. Аның үтенечләренә «юк» дип әйтер өчен һәм шулай итеп балаларыгызга яхшы үрнәк булыр өчен, сезгә кыю булырга кирәк. Я, бәлки, сез үз балаларыгызга нәрсәдер эшләргә рөхсәт итмисездер, ә җыелыштагы кайбер кардәшләр моны үз балаларына рөхсәт итә. Бу кардәшләр сездән, ни өчен сез моны балаларыгызга рөхсәт итмисез, дип сорарга мөмкин. Сезнең үз карарыгызны аңлатыр өчен кыюлыгыгыз җитәрме?

15. Зәбур 37:25 һәм Еврейләргә 13:5 тә ата-аналар өчен нинди искә төшерүләр бар?

15 Балаларыбызга рухи максатлар куярга һәм аларга ирешергә булышканда да, без кыюлык күрсәтәбез. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар үз балаларын пионер я Бәйтел хезмәтенә, ихтыяҗ күбрәк булган җирдә хезмәт итүгә я теократик төзелешләрдә катнашуга дәртләндерми. Бу кардәшләр, балалары үсеп җиткәч, картлык көннәрендә алар турында кайгырта алмас дип курка. Ләкин, кыюлык күрсәтеп, Йәһвәнең үзегез турында кайгыртачагына ышану бик акыллы. (Зәбур 37:25; Еврейләргә 13:5 укы.) Ата-аналар, кыю булыгыз һәм Йәһвәгә таяныгыз! Шулчак балаларыгыз да, сездән үрнәк алып, кыю булыр һәм Йәһвәгә таяныр (1 Иш. 1:27, 28; 2 Тим. 3:14, 15).

16. Кайбер ата-аналар үз балаларына рухи максатларга омтылырга ничек булышкан һәм бу нинди файда китергән?

16 Кушма Штатлардагы бер гаилә үз балаларына рухи максатлар куярга булышкан. Бу гаиләнең башы болай ди: «Балаларыбыз йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнгәнче әле, без аларга пионер хезмәте һәм җыелыш белән хезмәт итү нинди зур шатлык китергәнен сөйли идек. Һәм хәзер алар үзләренә пионер хезмәтен максат итеп куйды. Рухи максатлар балаларыбызга Шайтан дөньясына каршы торырга һәм үз игътибарларын иң мөһим нәрсәгә — Йәһвә белән мөнәсәбәтләргә тупларга булыша». Ике баласы булган башка бер абый-кардәш болай дип язган: «Күп кенә ата-аналар, үз балаларын югары белем алырга, спортта я сәнгатьтә уңышларга ирешергә дәртләндерә һәм моның өчен күп көч белән вакытларын сарыф итә. Әмма балаларны рухи максатларга омтылырга дәртләндерү күпкә яхшырак. Балаларыбызның үз максатларына ирешүләрен күрү генә түгел, ә шулай ук бу юлны алар белән үтү дә безгә зур шатлык китерде». Һич шикләнмәгез: үз балаларыгызга, рухи максатлар куеп, аларга ирешергә булышсагыз, Йәһвә сезне фатихалаячак.

ҖЫЕЛЫШТА КЫЮЛЫК КҮРСӘТЕГЕЗ

17. Нинди очракларда җыелышта кыюлык күрсәтергә кирәк?

17 Җыелышта да кыюлык күрсәтү мөһим. Мәсәлән, берәрсе җитди гөнаһ кылса, өлкәннәргә хөкем комитетын җыярга туры килә. Ә берәр кардәшебез фаҗигале хәлгә эләгеп, аның тормышына куркыныч янаса, өлкәннәргә аңа ярдәм итәргә кирәк булырга мөмкин. Кайбер өлкәннәр, төрмәдә утыручыларга рухи яктан ярдәм күрсәтер өчен, алар янына килеп китүләр ясый. Бар бу очракларда аларга кыю эш итәргә кирәк. Ә кияүдә булмаган апа-кардәшләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның кыюлык күрсәтер өчен һәм үз хезмәтләрен киңәйтер өчен күп мөмкинлекләре бар. Алар ихтыяҗ күбрәк булган җиргә күченергә, филиалның төзү-проектлаштыру бүлегенә булышырга я Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенә гариза язарга мөмкин. Кайберләре хәтта Гилад мәктәбенә чакырыла.

18. Олы яшьтәге апа-кардәшкә кайчан кыюлык кирәк булырга мөмкин?

18 Олы яшьтәге апа-кардәшләр — җыелыш өчен чын фатиха. Без бу кадерле апа-кардәшләрне бик яратабыз! Кайберләре хезмәттә элеккеге кебек күп эшли алмый, ләкин, моңа карамастан, алар кыюлык күрсәтә һәм яхшы эшләр кыла. (Титуска 2:3—5 укы.) Мәсәлән, олы яшьтәге апа-кардәштән яшь апа-кардәшкә килеш-килбәткә кагылышлы киңәш бирүен сорый алалар. Ул чакта олы яшьтәге апа-кардәш яшь кардәшне каты шелтәләмәс, ә ипләп кенә тышкы кыяфәте башкаларга ничек тәэсир иткәне турында уйланырга дәртләндерер (1 Тим. 2:9, 10). Олы яшьтәге апа-кардәшләрнең шулай итеп кайгыртулары яхшы нәтиҗәләр китерә.

19. а) Суга чумдырылган абый-кардәшләр ничек кыю була ала? ә) Филипиялеләргә 2:13 һәм 4:13 тәге сүзләр абый-кардәшләргә кыюлык үстерергә ничек ярдәм итә?

19 Кыюлык — суга чумдырылган абый-кардәшләр өчен бик кирәкле сыйфат. Үз өсләренә җаваплылык алырга омтылган кыю абый-кардәшләр җыелышка зур файда китерә (1 Тим. 3:1). Шулай да кайбер абый-кардәшләр җыелышта вазифалар алырга әллә ни ашкынып тормый. Ни өчен? Бәлки, абый-кардәш элек хата кылгандыр һәм хәзер үзен хезмәттәш ярдәмче я өлкән булырга лаек түгел дип саныйдыр. Ә кемдер, мин таләпләргә туры килмим, дип уйларга мөмкин. Сезнең дә андый хисләрегез туса, Йәһвә сезгә кыюлык сыйфатын үстерергә ярдәм итә ала. (Филипиялеләргә 2:13; 4:13 укы.) Муса да башта, махсус йөкләмәне үтәп чыга алмам, дип санаган (Чыг. 3:11). Ләкин Йәһвә аңа ярдәм иткән, һәм, нәтиҗәдә, Муса үзенә бирелгән эшне кыюлык белән башкарып чыккан. Суга чумдырылган абый-кардәш шундый ук кыюлыкны ничек үстерә ала? Моның өчен аңа Йәһвәгә чын күңелдән дога кылырга һәм Изге Язмаларны һәр көн укырга кирәк. Кыюлык күрсәткән кешеләрнең мисаллары турында уйлану да зур ярдәм булып тора. Шулай ук абый-кардәш басынкылык белән өлкәннәрдән үзенә киңәш бирүләрен сорый ала. Җыелыштагы эшләрдә ярдәм итәргә әзер булу да бик мөһим. Без бар абый-кардәшләрне кыю булырга һәм җыелышта тырышып хезмәт итәргә дәртләндерәбез!

«ЙӘҺВӘ... СИНЕҢ БЕЛӘН»

20, 21. а) Давыт нәрсәне Сөләйманның исенә төшергән? ә) Без нәрсәдә һич шикләнми алабыз?

20 Давыт патша Сөләйманга гыйбадәтханәне төзү эше тәмамланганчыга кадәр Йәһвә аның белән булачак дип исенә төшергән (1 Елъ. 28:20). Давытның сүзләре Сөләйманның күңелендә тирән эз калдырган. Нәтиҗәдә, ул, яшь һәм тәҗрибәсез булуына карамастан, зур кыюлык күрсәтеп, эшкә керешкән һәм Йәһвәнең ярдәме белән җиде ел ярым эчендә гыйбадәтханәне төзегән.

21 Сөләйманга булышкан кебек, Йәһвә безгә дә кыю булырга, шулай ук гаиләдәге һәм җыелыштагы вазифаларыбызны үтәп чыгарга булышачак (Ишаг. 41:10, 13). Йәһвәгә гыйбадәт кылуда кыюлык күрсәтсәк, аның безне бүген дә, киләчәктә дә фатихалаячагына һич шикләнмәскә була. Шуңа күрә кыю булыгыз һәм эшкә тотыныгыз!

^ 12 абз. Дөрес максатлар куярга булыша алган кайбер киңәшләрне «Барлыкка Китерүчене данлый торган максатлар куй» дигән мәкаләдә табып була. Ул «Күзәтү манарасы» (рус) 2004 ел, 15 июль санында китерелә.