Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Барысына да ия булган Аллаһыга без нәрсә бирә алабыз?

Барысына да ия булган Аллаһыга без нәрсә бирә алабыз?

«И Аллаһыбыз, без сиңа рәхмәтләребезне белдерәбез һәм данлыклы исемеңне мактыйбыз» (1 ЕЛЪ. 29:13).

ҖЫРЛАР: 80, 50

1, 2. Йәһвә ничек юмартлык күрсәтә?

ЙӘҺВӘ — юмарт Аллаһы. Үзебездә булганның барысы да — аңардан. Җирдәге бар алтын белән көмеш, шулай ук башка байлыклар — аныкы, һәм ул моның барысын да җирдәге тормышны кайгыртыр өчен куллана (Зәб. 104:13—15; Һәг. 2:8). Шулай ук Йәһвә үз байлыкларын халкына могҗизалы рәвештә булышыр өчен дә кулланган. Изге Язмаларда күп андый очраклар китерелә.

2 Мәсәлән, Аллаһы 40 ел буе Исраил халкын чүлдә манна һәм су белән тәэмин итеп торган (Чыг. 16:35). «Алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган» (Ник. 9:20, 21). Ә Илиша пәйгамбәр аша Йәһвә тугры тол хатын өчен могҗиза кылган: аның мае аз булса да, Йәһвә шул майны күп тапкырга арттырган, һәм бу тол хатын, шул майны саткан да, бурычларын түләп, үз уллары белән яши алган (2 Пат. 4:1—7). Һәм нәкъ Йәһвәнең көче белән Гайсә кешеләрне могҗизалы рәвештә ризык һәм хәтта акча белән тәэмин иткән (Мат. 15:35—38; 17:27).

3. Бу мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

3 Йәһвә бар тереклек турында кайгырта, һәм ул җирдәге бөтен ресурсларга ия. Шулай да ул үз хезмәтчеләрен материаль нәрсәләрне үз оешмасы файдасына бирергә чакыра. (Чыг. 36:3—7; Гыйбрәтле сүзләр 3:9 укы.) Ни өчен Йәһвә кыйммәтле нәрсәләребезне үзенә бирербез дип көтә? Үткәндә Йәһвәнең вәкилләренә матди яктан кем ярдәм иткән һәм ничек итеп? Оешмабызда иганәләр ничек кулланыла? Әйдәгез, бу мәкаләдән шушы сорауларга җавап табыйк.

НИ ӨЧЕН БЕЗ ЙӘҺВӘГӘ КЫЙММӘТЛЕ НӘРСӘЛӘРНЕ БИРЕРГӘ ТИЕШ?

4. Ни өчен без Йәһвәнең эшенә булышлык күрсәтәбез?

4 Без Йәһвәгә үзебездә булганны бирергә шат. Ни өчен? Чөнки без аны яратабыз һәм аңа рәхмәтле булуыбызны күрсәтергә телибез. Йәһвә бит безнең хакка шундый күп эшләр кылган! Гыйбадәтханәне төзәр өчен нәрсә кирәк булачагы турында аңлатканда, Давыт шуңа игътибар иткән: без ия булган бар нәрсә Аллаһыдан килә; асылда, без, аңа берәр нәрсә биргәндә, аныкын кире кайтарабыз гына. Без Давыт белән тулысынча риза. (1 Елъязма 29:11—14 укы.)

5. Риясыз бирү гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып торганын Изге Язмалар ничек күрсәтә?

5 Юмартлык белән бирү — гыйбадәт кылуыбызның өлеше. Рәсүл Яхъя күренештә Йәһвәнең хезмәтчеләрен күргән. Алар болай дип әйткән: «Йәһвә Аллаһыбыз, син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Бар нәрсәне син яраттың бит, һәм барысы да синең ихтыярың белән гамәлдә тора һәм барлыкка китерелде» (Ачыл. 4:11). Әйе, чыннан да, Йәһвә бар данга, мактауга, бездә булганның иң яхшысына лаек. Муса аша Йәһвә Исраил халкына һәр ел өч бәйрәмгә килергә кушкан һәм болай дигән: «Берәү дә Йәһвә алдына буш кул белән килмәсен» (Кан. 16:16). Бүген дә матди нәрсәләребезне риясыз бирү гыйбадәт кылуыбызда зур роль уйный. Юмартлык белән биреп, без Йәһвә оешмасын кадерләгәнебезне һәм аңа булышлык итәргә теләгәнебезне күрсәтәбез.

6. Ни өчен юмарт булу безгә файда китерә? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

6 Юмарт булу үзебезгә дә файда китерә. Алу гына түгел, ә бирү дә безнең өчен табигый. (Гыйбрәтле сүзләр 29:21 укы.) Бала әти-әнисе биргән акчага алар өчен бүләк сатып алганда, бу аларга нинди зур шатлык китерә! Яисә, әйтик, балигъ бала пионер булып хезмәт итә һәм, үз әти-әнисе белән яшәп, кайбер чыгымнарны каплауда булышырга тели, ди. Әти-әнисе моны көтмидер дә, әмма аның ярдәмен кабул итә, чөнки шулай итеп бала рәхмәтле булуын күрсәтә. Йәһвә дә юмарт булуыбыз безнең өчен файдалы икәнен белә.

БОРЫНГЫ ВАКЫТТА ЯШӘГӘН ЮМАРТ КЕШЕЛӘР

7, 8. Йәһвә халкы а) нинди махсус максатларга иганәләр биргән? ә) гомумән алганда, Аллаһы эшенә ничек булышлык иткән?

7 Аллаһы Сүзендә Йәһвә эше хакына материаль нәрсәләрен биргән кешеләрнең мисаллары шактый күп. Кайбер очракларда Йәһвәнең хезмәтчеләре билгеле бер эш өчен иганәләр биргән. Мәсәлән, Муса халыкны изге чатырны төзер өчен иганәләр бирергә чакырган. Ә Давыт патша халыкны гыйбадәтханә төзер өчен материаль нәрсәләр бирергә дәртләндергән (Чыг. 35:5; 1 Елъ. 29:5—9). Йәһуәш патша вакытында халык руханиларга акча китергән, һәм алар аны Йәһвә йортын ремонтлар өчен кулланган (2 Пат. 12:4, 5). Беренче гасырдагы җыелышта мәсихчеләр, үз кардәшләренең ачлыктан интегүләре турында ишеткәч, «һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булган» (Рәс. 11:27—30).

8 Йәһвә хезмәтчеләре шулай ук Аллаһы эшендә үз өсләренә җитәкчелек алган кешеләргә материаль яктан булышкан. Мәсәлән, Муса кануны буенча, левилеләргә, башка кабиләләрдән аермалы буларак, җир өлеше бирелмәгән, шуңа күрә исраиллеләр аларга гошерне, ягъни уннан бер өлешне, биргән. Моның ярдәмендә левилеләр изге чатырда хезмәт итә алган (Сан. 18:21). Гайсәгә һәм аның шәкертләренә дә матди яктан ярдәм күрсәтелгән булган. Мәсәлән, хатын-кызлар, юмартлык күрсәтеп, аларга «үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән» (Лүк 8:1—3).

9. Иганәләр биргән кешеләр акчаларын кайдан алган булган?

9 Әлбәттә, Аллаһы хезмәтчеләре бу материаль нәрсәләрне төрле чыганаклардан алган. Мәсәлән, изге чатыр өчен биргән кыйммәтле нәрсәләрен исраиллеләр мисырлылардан алган булган (Чыг. 3:21, 22; 35:22—24). Ә беренче гасырдагы мәсихчеләр, үз кырларын һәм йортларын сатканга, рәсүлләргә акча бирә алган. Соңрак рәсүлләр бу акчаны мохтаҗ кардәшләргә бүлеп биргән (Рәс. 4:34, 35). Ә кемдер, акчаны алдан аерып куйганга, аны иганә итеп биргән (1 Көр. 16:2). Шулай итеп, төрле кешеләр — байлар да, ярлылар да — бирү эшендә катнашкан (Лүк 21:1—4).

БҮГЕНГЕ ИГАНӘЛӘР

10, 11. а) Аллаһының борынгы хезмәтчеләреннән без ничек үрнәк ала алабыз? ә) Аллаһы оешмасына материаль яктан ярдәм итү мөмкинлегенә сез ничек карыйсыз?

10 Бүген без дә билгеле бер максатлар өчен иганәләр бирергә чакырылабыз. Мәсәлән, Патшалык Залыбыз төзелсә я ремонтланса, территориябездәге филиалда реконструкция үтсә, конгресс чыгымнарын капларга кирәк булса я табигать афәтләреннән зыян күргәннәргә ярдәм итү ихтыяҗы туса, без иганәләребезне бу максатлар өчен бирәбез. Иганәләребез шулай ук төп идарәбезнең һәм филиалларның эшчәнлеге өчен кулланыла. Шулай ук иганә ителгән акча ярдәмендә миссионерлар, махсус пионерлар һәм район күзәтчеләре үз хезмәтләрен дәвам итә. Өстәвенә, сезнең җыелышыгыз, мөгаен, бөтен дөнья буенча Конгресслар заллары һәм Патшалык Залларын төзү өчен иганә тапшырырга карар иткәндер.

11 Безнең һәрберебез Аллаһы оешмасы алып барган эшкә булышлык итәргә шат. Гадәттә, без Патшалык Залындагы иганәләр савытына акча салганда, беркем дә безнең күпме акча салганын күрми. Без үз иганәләребез әллә ни мөһим түгел дип уйларга мөмкин. Әмма чынлыкта оешмабызның кереме башлыча берничә зур иганәдән түгел, ә күп кенә кечкенә иганәләрдән җыела. Бүген әллә ни бай булмаган кардәшләр дә македониялеләрдән үрнәк ала: «бик фәкыйрь булсалар да», юмартлык белән бүләк бирү хөрмәтенә ия булырга тели (2 Көр. 8:1—4).

12. Иганәләрне акыллы кулланыр өчен, оешмабыз нинди чаралар күрә?

12 Оешмабыз акчасын ничек сарыф итәргә икәнен хәл иткәндә, Җитәкче совет акыллы һәм ышанычлы булырга тырыша (Мат. 24:45). Килгән акчаны дөрес кулланыр өчен, кардәшләр дога кыла һәм бюджет төзи (Лүк 14:28). Борынгы вакытта иганәләр өчен җаваплы кешеләр, иганәләр дөрес кулланылсын өчен, тиешле чаралар күргән. Езра мисалын алыйк. Ул Иерусалимга фарсы патшасы бүләк итеп биргән алтын, көмеш һәм башка кыйммәтле әйберләр китергән. Бүгенге акча белән чагыштырганда, бу кыйммәтле әйберләр 100 миллионнан артык долларга тиң. Езра бу кыйммәтләргә Аллаһыга багышланган ирекле иганәләргә буларак караган, шуңа күрә, боларның барысын куркыныч сәяхәттә саклап калыр өчен, билгеле бер адымнар ясаган (Езра 8:24—34). Яисә рәсүл Паулны исебезгә төшерик. Яһүдиядәге кардәшләр өчен акча җыйгач, ул бу акчаны «Йәһвә каршында да, кешеләр алдында да» намуслы булган кешеләр җиткерсен өчен кайгырткан. (2 Көринтлеләргә 8:18—21 укы.) Езра белән Паул үрнәге буенча эш итеп, бүген оешмабыз иганә ителгән акчаны сак тота.

13. Ни өчен оешмабызда үзгәрешләр ясалган булган?

13 Гаилә әгъзалары, артык күп акча сарыф итмәс өчен, бюджетка үзгәрешләр кертә ала. Шулай ук алар, хезмәтләрен киңәйтер өчен, тормышларын гадиләштерергә мөмкин. Йәһвә оешмасы турында да шуны ук әйтеп була. Соңгы елларда күптөрле яңа проектлар башланган, һәм кайвакыт чыгымнар керемнән артык булган. Шуңа күрә оешмабыз, гаилә кебек, чыгымнарны азайтырга һәм эшчәнлегебезне гадиләштерергә булган. Моның ярдәмендә кардәшләрнең юмарт иганәләре яхшырак кулланыла.

ИГАНӘЛӘРЕБЕЗ НИНДИ ФАЙДА КИТЕРӘ?

Иганәләрегез бөтендөнья эшебезгә булыша (14—16 нчы абзацларны кара.)

14—16. а) Иганәләребез ярдәмендә нәрсә башкарыла? ә) Сез моннан нинди файда күрәсез?

14 Йәһвәгә озак вакыт хезмәт иткән күп кенә кардәшләрнең сүзләре буенча, без бүген оешмадан аеруча күп бүләкләр алабыз. Мәсәлән, безнең телевидениебез бар. «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе» бүген бик күп телләрдә бастырыла. 2014—2015 елларда бөтен дөнья буенча 14 шәһәрнең иң зур стадионнарында «Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куегыз!» дип аталган өч көнлек халыкара конгресслар үтте. Анда гаҗәеп рух хөкем сөрде.

15 Күп кенә кардәшләр Йәһвә оешмасының бүләкләре өчен рәхмәтләрен белдерә. Азиядә хезмәт итүче ирле-хатынлы интернет-телевидениебез турында болай дип язган: «Без кечкенә шәһәрдә хезмәт итәбез. Шуңа күрә кайвакыт үзебезне ялгыз хис итәбез һәм Йәһвә оешмасының масштабы турында онытып җибәрәбез. Әмма телевидениебездәге төрле видеоларны караганда, без үзебезнең бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булуыбызны исебезгә төшерәбез. Мондагы кардәшләргә дә телевидениебез бик ошый. Алар, айлык программаны караганнан соң, үзләренең Җитәкче советка якынрак булып киткәннәре турында еш кына әйтә. Алар Аллаһы оешмасында булуларына тагы да күбрәк шатлана».

16 Хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча якынча 2 500 Патшалык Залы төзелә я реконструкцияләнә. Гондурастагы кардәшләр, Патшалык Залына ия булгач, болай дип язган: «Йәһвәнең күктәге һәм җирдәге гаиләсенең өлеше булу безне бәхетле итә! Безнең бөтен дөньяда шулкадәр күп кардәшләребез бар! Алар ярдәмендә без Патшалык Залын төзи алдык. Хыялыбыз чынга ашты!» Өстәвенә, күп кенә кардәшләр туган телләрендәге Изге Язмалар һәм басмалар өчен рәхмәтләрен белдерә. Башкалары гуманитар ярдәм өчен бик рәхмәтле. Ә кемдер җәмәгать урыннарында хезмәт итүдән килгән җимешләргә гаҗәпләнә.

17. Оешмабызның эшчәнлеге Аллаһының безгә ярдәм иткәнен ничек дәлилли?

17 Дөньядагы кешеләр ирекле иганәләр ярдәмендә генә эшебезне башкаруыбызга ышанып бетә алмый. Бер типографиягә килеп киткәннән соң, бер зур компаниянең идарәчесе бик гаҗәпләнгән. Эшебезне бит ирекле эшчеләр, ирекле иганәләр ярдәмендә башкара, һәм без акча җыю максаты белән бернәрсә дә оештырмыйбыз. Аның карашыннан, бу мөмкин түгел! Һәм без аның белән риза! Йәһвә эшебезгә ярдәм иткәнгә генә бу мөмкин (Әюп 42:2).

ЙӘҺВӘГӘ БИРҮДӘН КИЛГӘН ФАТИХАЛАР

18. а) Патшалык эшенә булышлык иткәндә, без нинди фатихалар алабыз? ә) Без балаларыбызны һәм яңаларны юмарт булырга ничек өйрәтә алабыз?

18 Патшалык эшенә булышлык итәргә мөмкинлек биреп, Йәһвә безгә хөрмәт күрсәткән һәм безне үз фатихасыннан аермаячагына ышандыра (Мал. 3:10). Аллаһы, «юмарт кеше муллыкка ирешер», дип вәгъдә итә. (Гыйбрәтле сүзләр 11:24, 25 укы.) Бирү безне бәхетле итә, чөнки «алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәс. 20:35). Сүзләребез һәм эшләребез белән без үз балаларыбызны һәм яңаларны, Йәһвә эше өчен биреп, юмарт булырга өйрәтә алабыз. Нәтиҗәдә, алар да күп фатихалар урыр.

19. Бу мәкалә сезне нәрсәгә дәртләндерде?

19 Бездә булганның барысы да Йәһвәдән килә. Аңа юмартлык белән биреп, без аны яратканыбызны һәм биргән нәрсәләре өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез (1 Елъ. 29:17). Гыйбадәтханә өчен иганәләр биргәндә, «халык шушы ирекле бүләкләрне китереп сөенгән, чөнки алар бүләкләрен Йәһвәгә чын йөрәктән китергән» (1 Елъ. 29:9). Йәһвә биргәнне аңа кайтарганда, без дә шатлык һәм канәгатьлек кичерик!