Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Искә алу кичәсен бәйрәм итү безне берләштерә

Искә алу кичәсен бәйрәм итү безне берләштерә

«Кардәшләрнең бердәмлектә яшәве шундый яхшы һәм шундый күңелле!» (ЗӘБ. 133:1)

ҖЫРЛАР: 18, 14

1, 2. 2018 елда нинди очрашу Аллаһы халкын аеруча берләштерер һәм ни өчен алай дип әйтеп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2018 елның 31 марты миллионлаган кеше өчен мөһим көн булачак. Һәр сәгать поясында, кояш баеганда, Аллаһы халкы һәм күп кенә кызыксынучылар Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә җыелачак. Һәр ел үткән бу иң мөһим очрашу Аллаһы халкын берләштерүдә аеруча мөһим роль уйный.

2 Күп кешеләрнең бөтен җир шары буйлап тәүлек дәвамында бу бәйрәмгә килүен күреп, Йәһвә белән Мәсих зур шатлык кичерә. Изге Язмаларда «һичкем санап чыга алмаслык бихисап күп кеше» турында пәйгамбәрлек язылган. «Һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» бу кешеләр болай дип кычкырыр: «Коткару тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!» (Ачыл. 7:9, 10) Искә алу кичәсе безгә Йәһвәне һәм Гайсәне данларга искиткеч мөмкинлек бирә.

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Бу мәкаләдә Кичә белән бәйле мондый сораулар каралачак: 1) бу очрашу безгә күбрәк рухи файда китерсен өчен, аңа ничек әзерләнергә? 2) Кичә Аллаһы халкын ничек берләштерә? 3) Без бердәмлегебезгә ничек өлеш кертә алабыз? Һәм 4) Кичә һәрвакыт үткәреләчәкме? Яисә ул бер вакыт үткәрелми башлаячакмы? Алай булса, кайчан?

КИЧӘГӘ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

4. Ни өчен Кичәгә килү бик мөһим?

4 Ни өчен Кичәгә килү бик мөһим? Сәбәпләрнең берсе — җыелыш очрашулары гыйбадәт кылуыбызның өлеше булып тора. Шуңа күрә без елның бу иң мөһим очрашуына килер өчен тырышлыклар куйганда, Йәһвә белән Гайсә бик шатлана. Ниндидер бик җитди сәбәп аркасында гына без бу очрашуга килмәскә мөмкин. Җыелыш очрашулары безнең өчен бик мөһим икәнен без эшләребез белән күрсәтәбез. Бу Йәһвәгә исемебезне «хәтер китабына», ягъни «тормыш китабына», язар өчен тагын бер сәбәп бирә. Ә бу китапта язылган кешеләр мәңгелек тормышка ия булачак (Мал. 3:16; Ачыл. 20:15).

5. Кичә алдыннан без үзебезне ничек тикшереп чыга алабыз?

5 Кичә алдындагы көннәрдә дога кылыр өчен һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегез никадәр нык икәнен тикшерер өчен вакыт бүлеп куегыз. (2 Көринтлеләргә 13:5 укы.) Рәсүл Паул мәсихчеләргә мондый киңәш биргән: «Иман юлыннан йөримме дип үз-үзегезне тикшереп... торыгыз». Моны ничек эшләп була? Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин Йәһвә Шаһитләре оешмасы гына Аллаһы ихтыярын үтәр өчен сайланганына чыннан да ышанаммы? Мин Патшалык хәбәрен вәгазьләр өчен һәм өйрәтү эшендә катнашыр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшлимме? Соңгы көннәрдә яшәгәнебезгә һәм Шайтан дөньясының ахыры якын икәнлегенә мин нык ышанаммы? Эшләремнән бу күренәме? Йәһвәгә һәм Мәсихкә ышанычым суга чумдырылган вакытта кебек ныкмы?» (Мат. 24:14; 2 Тим. 3:1; Евр. 3:14) Бу сораулар турында уйлану безгә үз рухилыгыбызны тикшерергә ярдәм итәчәк.

6. а) Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш? ә) Бер өлкән Кичәгә ничек әзерләнә һәм аңардан нинди үрнәк алып була?

6 Кичәгә багышланган мәкаләләрне уйланып укыгыз. (Яхъя 3:16; 17:3 укы.) Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, безгә Аллаһы турында «белем алырга» һәм аның бердәнбер Улына, Гайсә Мәсихкә, «иман итәргә» кирәк. Кичәгә әзерләнер өчен, Йәһвәгә һәм Гайсәгә багышланган мәкаләләрне өйрәнегез. Бу сезгә алар белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытырга булышачак. Күп еллар өлкән булып хезмәт иткән бер абый-кардәш инде озак вакыт дәвамында «Күзәтү манарасы»ннан Кичә турындагы һәм Йәһвә белән Мәсихнең безгә күрсәткән мәхәббәтләре турындагы мәкаләләрне җыя бара. Кичә алдыннан ул бу мәкаләләрне кабат укып чыга һәм бу бәйрәмнең мөһимлеге турында уйлана. Һәр ел аның коллекциясенә бер-ике мәкалә өстәлә. Бу мәкаләләрне, шулай ук Изге Язмалардагы Кичәгә кагылышлы өзекләрне кат-кат укып, бу өлкән һәр ел ниндидер яңа фикерләр таба. Һәм иң мөһиме, аның Йәһвәгә һәм Гайсәгә карата мәхәббәте елдан ел ныгый бара. Сез дә Кичә алдыннан тирән өйрәнү үткәрсәгез, бу сезгә Йәһвәгә һәм аның Улына якынлашырга булышыр. Нәтиҗәдә, сез Кичәгә әзер булырсыз.

КИЧӘ ҺӘМ БЕЗНЕҢ БЕРДӘМЛЕГЕБЕЗ

7. а) Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә нәрсә турында дога кылган? ә) Йәһвә Гайсәнең догасына җавап биргәнен нәрсә раслый?

7 Гайсә Мәсих үз Атасы белән камил бердәмлектә. Искә алу кичәсен гамәлгә керткәндә, Гайсә Йәһвәгә дога кылган һәм үз шәкертләре шундый ук бердәмлеккә ия булсын дип сораган. (Яхъя 17:20, 21 укы.) Йәһвә аның догасына җавап биргәнме? Әйе. Искә алу кичәсе Йәһвә Шаһитләренең бердәмлеген раслый да. Бөтен җир йөзе буйлап төрле халык һәм раса кешеләре бергә җыела. Кайбер илләрдә төрле раса кешеләренең бергә дини очрашуларга җыелулары — кешеләр карашыннан акылга сыймаслык хәл, алар моңа хәтта түбәнсетеп карыйлар. Әмма Йәһвә һәм Гайсә өчен андый бердәмлек бик кадерле!

8. Йәһвә Йәзәкилгә нәрсә эшләргә кушкан?

8 Йәһвә халкы буларак, без арабыздагы бердәмлеккә гаҗәпләнмибез. Йәһвә бит моны алдан пәйгамбәрлек иткән булган. Әйдәгез, Йәзәкил очрагын исебезгә төшерик. Аллаһы аңа «Йосыфка» һәм «Яһүдкә» дип язылган ике таякны ялгарга кушкан. (Йәзәкил 37:15—17 укы.) 2016 елгы «Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез» дигән брошюрада, «Укучыларның сораулары» рубрикасында, аңлатылганча, Йәһвә Йәзәкилгә Исраил халкының Вәгъдә ителгән җиргә кайтачагы һәм яңадан бердәм халык булачагы турында өметле хәбәр җиткергән. Бу хәбәрдә шулай ук Аллаһы халкының соңгы көннәрдәге бердәмләшүе турында да әйтелгән булган.

9. Йәзәкил пәйгамбәрлегенең үтәлгәне һәр ел Кичә вакытында ничек күренә?

9 «Яһүдкә» дип язылган таяк майланганнарны символлаштыра. 1919 елдан алып Йәһвә майланганнарны оештыра һәм берләштерә башлаган. «Йосыфка» дип язылган таяк җирдә мәңге яшәргә өметләнгән кешеләрне символлаштыра. Майланганнарга башка сарыклар кушылгач, бу ике төркем «бер көтү» булган (Яхъя 10:16; Зәк. 8:23). Йәһвә вәгъдә иткәнчә, Йәзәкил кулындагы таяклар бер таяк булып киткән (Йәз. 37:19). Хәзер бу ике төркем бер Патшаның җитәкчелегенә буйсына. Аллаһы аны «хезмәтчем Давыт» дип атый (Йәз. 37:24, 25). Әйе, Йәзәкил китабында пәйгамбәрлек ителгәнчә, без бердәм. Майланганнар белән башка сарыклар һәр ел Искә алу кичәсенә бергә җыелганда, бу ап-ачык күренә! Бердәмлегебезне саклар өчен, без нәрсә эшли алабыз?

БЕРДӘМЛЕККӘ ӨЛЕШ КЕРТӘБЕЗ

10. Без Аллаһы халкындагы бердәмлеккә үз өлешебезне ничек кертә алабыз?

10 Бердәмлеккә ничек өлеш кертергә? Беренчедән, басынкылык сыйфатын үстерегез. Җирдә яшәгәндә, Гайсә үз шәкертләрен басынкы булырга өйрәткән (Мат. 23:12). Басынкы күңелле булсак, йөрәгебезгә бу дөньяга хас булган тәкәбберлек рухы үтеп кермәячәк. Шулай ук басынкылык безгә җаваплы кардәшләргә буйсынырга ярдәм итәчәк, ә бу җыелыштагы бердәмлек өчен бик мөһим. Өстәвенә, басынкылыгыбыз Йәһвәне сөендерә, чөнки ул «тәкәбберләргә каршы тора, ә басынкыларга юмарт игелеген күрсәтә» (1 Пет. 5:5).

11. Кичәдә кулланылган символларның мәгънәсе турында уйлану бердәмлегебезне ничек ныгытыр?

11 Икенчедән, Кичә алдыннан һәм аеруча Кичәнең үзендә бу очрашуда кулланылган символларның нәрсә аңлатканы турында уйланыгыз (1 Көр. 11:23—25). Төче икмәк Гайсәнең корбан итеп бирелгән камил тәнен символлаштыра, ә кызыл шәраб түгелгән канын аңлата. Әмма символларның нәрсә аңлатканын белү генә җитми. Мәсихнең йолым корбаны Йәһвәнең һәм Мәсихнең яратуын күрсәтә. Йәһвә үз Улын җибәргән бит, ә Гайсә теләп җиргә килгән һәм безнең өчен үлгән. Бу безне аларны яратырга дәртләндерә. Кардәшләребез дә Йәһвәне бик ярата, һәм бу, үз чиратында, безне алар белән нык берләштерә.

Башкаларны кичергәндә, без бердәмлеккә үз өлешебезне кертәбез (12, 13 нче абзацларны кара.)

12. Йәһвә бездән кичерүчән булуыбызны көтә. Гайсә моны ничек аңлаткан?

12 Өченчедән, башкаларны кичерегез. Безне рәнҗеткән кешеләрне кичергәндә, без Аллаһының йолым нигезендә үзебезне кичергәне өчен рәхмәтле булуыбызны күрсәтәбез. Гайсәнең Маттай 18:23—34 тәге мисалы турында уйланыгыз. Сезгә мондый сораулар булыша ала: «Мин Гайсәнең өйрәткәннәре буенча эш итәмме? Кардәшләргә карата түземле булырга һәм аларның хәленә керергә тырышаммы? Мин кардәшләрне кичерергә әзерме?» Әлбәттә, кардәшнең хатасы җитди булса, безгә, камилсез кешеләргә, аны кичерү җиңел түгелдер. Әмма, Гайсәнең мисалыннан күренгәнчә, Йәһвә бездән кичерүчән булуыбызны көтә. (Маттай 18:35 укы.) Гайсә аңлатканча, без тәүбә иткән кардәшләребезне кичермәсәк, Йәһвә дә безне кичермәячәк. Бу бик җитди! Шулай итеп, бердәмлегебезне саклар өчен, без, Мәсих киңәше буенча эш итеп, башкаларны ихлас күңелдән кичерергә тиеш.

13. Тынычлык урнаштыручылар булсак, бу бердәмлекне сакларга ничек булышыр?

13 Башкаларны кичереп, без тынычлык урнаштыручылар булуыбызны күрсәтербез. Рәсүл Паул болай дип киңәш иткән: «Бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз» (Эфес. 4:3). Кичә алдыннан һәм аеруча Кичә үткән көнне башкалар белән мөнәсәбәтләрегез турында тирәнтен уйланыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Мин үпкә саклаучы кеше түгелме? Тынычлык саклау хакына мин юл куярга әзерме?» Шушы көннәрдә бу җитди сораулар турында уйлану бик тә урынлы.

14. «Бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез» дигән киңәш буенча эш иткәнебез нәрсәдән күренер?

14 Дүртенчедән, мәхәббәт Аллаһысы Йәһвәдән үрнәк алып, мәхәббәт күрсәтегез (1 Яхъя 4:8). Без беркайчан да: «Мин кардәшләрне яратуын яратам, әмма алар белән әллә ни якын мөнәсәбәтләр үстерәсем килми!» — дип уйламыйбыз. Бу рәсүл Паулның «бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез» дигән киңәшенә каршы килер иде (Эфес. 4:2). Игътибар итегез: Паул, «сабырлык күрсәтегез», дип кенә түгел, ә, «яратып сабырлык күрсәтегез», дип әйткән. Ризалашырсыздыр, аермасы бик зур. Йәһвә үз җыелышына төрле-төрле кешеләрне җәлеп иткән (Яхъя 6:44). Димәк, аның карашыннан, алар яратуга лаек. Алай булгач, берәрсе үз имандашларын хөкем итәргә һәм мәхәббәткә лаексыз дип санарга хокуклымы? Без Йәһвә кушканны үтәргә — башкаларны эчкерсез яратырга тиеш! (1 Яхъя 4:20, 21)

СОҢГЫ КИЧӘ КАЙЧАН БУЛАЧАК?

15. Кичәнең һәрвакытта да үткәрелмәячәген без кайдан беләбез?

15 Беркөн Кичә соңгы тапкыр үткәреләчәк. Без моны кайдан беләбез? Рәсүл Паул көринтлеләргә болай дип язган: «[Кичәне һәр ел үткәреп] сез Хуҗабыз килгәнгә кадәр аның үлемен игълан итәсез» (1 Көр. 11:26). Монда Мәсихнең «килүе» турында әйтелә. Үзенең килү чоры турында пәйгамбәрлек иткәндә, Гайсә шул ук вакыт турында сөйләгән. Тиздән булачак бөек афәт турында ул болай дигән: «Күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм җирдәге бар кабиләләр кайгырып күкрәкләренә сугар. Алар кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Адәм Улын күрерләр. Шунда көчле быргы тавышы яңгырар, һәм Адәм Улы үз фәрештәләрен җибәрер. Алар аның сайланганнарын бар яклардан — күкләрнең бер читеннән алып икенче читенә кадәр җыяр» (Мат. 24:29—31). Бу шигырьләрдә әйтелгәнчә, «сайланганнар» күккә алыначак, ягъни бөек афәт вакытына әле җирдә яшәгән майланганнарга күктәге әҗерләре биреләчәк. Бу вакыйга бөек афәт башланганнан соң, әмма Армагеддонга хәтле булачак. Шунда бар 144 000 майланган мәсихче Гайсә белән бергә җирдәге патшаларны җиңәчәк (Ачыл. 17:12—14). Бу вакыйгаларга кадәр үткәрелгән Кичә соңгы булачак, чөнки аннан соң инде «Хуҗабыз килгән» булыр.

16. Ни өчен сез Кичәгә килергә тәвәккәл?

16 2018 елның 31 мартында үтәчәк Кичәгә килми калмагыз. Ул сезгә күп рухи файда китерсен һәм Йәһвә белән мөнәсәбәтләрегезне ныгытсын! Моның өчен Йәһвәдән бердәмлеккә өлеш кертергә булышсын дип сорагыз. (Зәбур 133:1 укы.) Истә тотыгыз: беркөн Кичә соңгы тапкыр үткәреләчәк. Ә әлегә, бу очрашуга килер өчен, тырышлыклар куегыз. Кичә безне алга таба да берләштереп торсын!