Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Борынгы Исраилдә яшәгән кешеләр юридик бәхәсләрдә Муса канунын чыннан да кулланганмы?

ӘЙЕ, күп кенә очракларда нәкъ шулай булган. Әйдәгез, андый бер очракка игътибар итик. Канун 24:14, 15 тә болай диелә: «Мохтаҗлыкта яшәгән фәкыйрь ялланган эшчене — берәр кардәшеңме ул я җиреңдә, шәһәрләреңнең берсендә яшәгән килмешәкме — алдама. [...] Юкса ул Йәһвәгә синнән зарланыр, һәм син гөнаһ кылуда гаепле булырсың».

Бу чүлмәк ватыгында уракчының үтенече язылган

Ашдод шәһәре янында бер чүлмәк ватыгы табылган булган. Анда бер кешенең хакимгә шикаяте язылган. Аны, күрәсең, б. э. к. VII гасырда бер уракчы язган булган. Хуҗасы аны ашлыкны кирәкле күләмдә урмауда гаепләгән. Чүлмәк ватыгында болай дип язылган: «Синең хезмәтчең [уракчы] берничә көн элек ашлык урып бетерде. Аннан соң Шовай улы Хошаяху килде дә синең хезмәтчеңнең киемен тартып алды. [...] Минем белән эсселектә урган кешеләр сүзләремнең хаклыгын раслый ала. Мин гаепле түгел. [...] Зинһар, хаким, киемем миңа кайтарылсын иде. Миңа шәфкатьле бул! Ваемсыз калма, чөнки хезмәтчең киемсез калды».

Тарихчы Саймон Шама сүзләре буенча, бу чүлмәк ватыгыннан без «үз киемен кайтарырга теләгән колның үтенече турында беләбез». Әмма Шама болай дип өсти: «Без шулай ук үтенүченең Изге Язмалар законнарын, мәсәлән Левилеләр һәм Канун китабындагы күрсәтмәләрне, белгәнен күрәбез. Анда бит ярлы кешеләр белән мәрхәмәтсез мөгамәлә итү тыелган».