Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәтнең нинди төре безне чыннан да бәхетле итә ала?

Мәхәббәтнең нинди төре безне чыннан да бәхетле итә ала?

«Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!» (ЗӘБ. 144:15)

ҖЫРЛАР: 111, 109

1. Ни өчен без яшәгән вакыт уникаль?

БЕЗ кешелек тарихының чыннан да гаҗәеп чорында яшибез. Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгәнчә, Йәһвә «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән чыккан» «бихисап күп кешене» җыя. Инде сигез миллионнан артык бәхетле кеше — «көчле халык» — «көне-төне аңа аның гыйбадәтханәсендә изге хезмәт башкара» (Ачыл. 7:9, 15; Ишаг. 60:22). Аллаһыны һәм кешеләрне яраткан шулкадәр күп кеше моңа кадәр әле беркайчан да булмаган.

2. Аллаһыга хезмәт итмәгән кешеләргә нәрсә хас? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

2 Әмма Изге Язмаларда Аллаһыдан читләшкән кешеләр мәхәббәтнең башка төрен күрсәтәчәк дип тә әйтелгән булган. Рәсүл Паул соңгы көннәр турында болай дип язган: «Кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан... Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» (2 Тим. 3:1—4). Андый эгоистик мәхәббәт — чын мәхәббәтнең капма-каршысы. Кайберәүләр бу мәхәббәт кешене бәхетле итә дип уйласа да, чынлыкта бу алай түгел. Аның аркасында, дөнья хәле начарая һәм кешеләрнең тормышлары авырая бара.

3. Бу мәкаләдә без нәрсәгә игътибар итәрбез һәм ни өчен бу мөһим?

3 Бу дөньяда киң таралган эгоистик мәхәббәт мәсихчеләргә дә тәэсир итә ала. Моны белеп, рәсүл Паул андый мәхәббәт чагылдырган кешеләрдән «ерак торырга» киңәш иткән (2 Тим. 3:5). Әлбәттә, без андый кешеләр белән аралашудан тулысынча кача алмыйбыз. Шулай булгач, үзебезне аларның тәэсиреннән яклар өчен һәм мәхәббәт Аллаһысы Йәһвәнең күңелен табар өчен, нәрсә эшләп була? Әйдәгез, Аллаһыга хас яратуны 2 Тимутигә 3:2—4 тә сурәтләнгән ярату белән чагыштырыйк. Бу безгә үз-үзебезне тикшереп чыгарга һәм, бәхетле булыр өчен, кайсы якларны үзгәртеп булганын күрергә булышыр.

АЛЛАҺЫНЫ Я ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ЯРАТЫРГАМЫ?

4. Ни өчен без үз-үзебезне билгеле бер дәрәҗәдә яратырга тиеш?

4 Рәсүл Паул «кешеләр үзләрен генә сөючән» булырлар дип язган. Димәк, кешенең үз-үзен яратуы дөрес түгел булып чыгамыни? Юк, тиешле дәрәҗәдә үз-үзебезне яратуда һәм кайгыртуда бернинди дә начарлык юк. Йәһвә бит безне шулай яраткан. Гайсә болай дигән: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Марк 12:31). Үзебезне яратмасак, без башкаларны да ярата алмаячакбыз. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ирләр дә хатыннарын үз тәннәрен яраткандай яратырга тиеш. Хатынын яратучы кеше үзен ярата, чөнки үз тәнен нәфрәт итүче кеше юк. Киресенчә, һәркем үз тәнен тукландыра һәм аның хакында наз белән кайгырта» (Эфес. 5:28, 29). Моннан күренгәнчә, без үз-үзебезне билгеле бер дәрәҗәдә яратырга тиеш.

5. Үз-үзләрен генә сөючән кешеләргә нәрсә хас?

5 2 Тимутигә 3:2 дә исә үз-үзләрен генә яраткан эгоистлар турында әйтелә. Бу бозык ярату күрсәткән кешеләр үзләре хакында кирәгеннән артык уйлый. (Римлыларга 12:3 укы.) Алар үз мәнфәгатьләрен генә кайгырта, ә башкалар турында әллә ни уйламый. Ниндидер уңышсызлыклар килеп чыкса, алар башкаларны гаепли. Изге Язмалар буенча бер белешмәлектә әйтелгәнчә, үз-үзен генә яратучы кеше «бөтерелгән керпегә охшаш: үзе өчен ул йомшак, ә башкалар өчен — энәле». Андый кешеләр чын мәгънәдә бәхетле була алмый.

6. Аллаһыга хас булган мәхәббәт үстереп, без нинди фатихалар урабыз?

6 Соңгы көннәрдә яшәячәк кешеләрнең сыйфатлары турында язганда, Паул иң беренче чиратта үзләрен сөючән кешеләрне телгә ала. Ни өчен? Кайбер Изге Язмалар белгечләре санаганча, сәбәп биредә: бу тискәре сыйфат башка начар сыйфатларга китерә. Ә Аллаһыны яраткан кешеләр гел башка сыйфатларга ия. Аларга шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык һәм тотнаклылык хас (Гәл. 5:22, 23). Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!» (Зәб. 144:15) Дөрестән дә, Йәһвә бәхетле Аллаһы һәм аның халкы да бәхетле. Моннан тыш, Йәһвәнең хезмәтчеләре, алырга гына яраткан эгоистлардан аермалы буларак, башкалар хакына үз көчләрен һәм вакытларын сарыф итә. Бу да аларны бәхетле итә (Рәс. 20:35).

Без үз-үзебезне генә сөюдән, акча я ләззәт яратудан ничек кача алабыз? (7 нче абзацны кара.)

7. Нинди сораулар безгә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне тикшерергә ярдәм итәр?

7 Үз-үзебезне ярату Аллаһыны яратуыбыздан көчлерәк булып китмәгәнме? Моны ничек билгеләп була? Филипиялеләргә 2:3, 4 тә язылган киңәшкә игътибар итегез: «Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез». Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин бу киңәшне үз тормышымда кулланаммы? Мин, Аллаһының ихтыярын үтәр өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшлимме? Кардәшләргә һәм вәгазьдә очраткан кешеләргә ярдәм итәргә тырышаммы?» Әлбәттә, башкаларга хезмәт итү җиңел түгел — моның өчен тырышлыклар һәм фидакарьлек кирәк. Әмма Барлыкка Китерүченең хуплавын алудан килгән шатлыктан зуррак шатлык бармы?

8. Аллаһыга ярату кайберәүләрне нәрсәгә дәртләндергән?

8 Аллаһыга ярату кайберәүләрне, хезмәттә күбрәк катнашыр өчен, табышлы карьераларын калдырырга дәртләндергән. Эрика Америка Кушма Штатларында яши. Ул профессиясе буенча табиб. Медицина өлкәсендә дан казаныр урынына, ул пионер булып киткән һәм үз ире белән берничә тапкыр чит илләргә күченгән. Эрика болай дип исенә төшерә: «Чит тел җыелышларында хезмәт иткәндә, безнең белән күп очраклар булды. Шулай ук без күп яңа дусларга ия булдык. Моның барысы тормышыбызны баетты. Мин әле дә табиб булып эшлим, әмма көчемнең һәм вакытымның күбесен башкаларга рухи яктан булышыр өчен һәм җыелыштагыларга ярдәм итәр өчен кулланам. Бу миңа чын шатлык һәм канәгатьлек китерә».

КҮКТӘГЕ Я ҖИРДӘГЕ БАЙЛЫКМЫ?

9. Ни өчен акча ярату бәхет китерми?

9 Паул кешеләр «акча яратучан» булыр дип язган. Берничә ел элек Ирландиядә яшәүче пионер бер кешегә вәгазьли башлаган. Теге кеше акча янчыгыннан берничә купюра чыгарган да, аны күтәреп, горурлык белән: «Менә минем Аллаһым!» — дип әйткән. Бәлки, аз кеше турыдан-туры алай дип әйтер иде. Шулай да бу дөнья акчаны һәм материаль нәрсәләрне яраткан кешеләр белән тулы. Изге Язмаларда мондый кисәтүче сүзләр бар: «Көмеш сөйгән кеше — көмешкә, байлык сөйгән кеше табышка туймас» (Вәг. 5:10). Акча яратучы кешеләр хәтта күп акчага ия булсалар да, аларга барыбер аз. Өстәвенә, байлыкка омтылып, алар үзләрен «күп газапларга» дучар итә (1 Тим. 6:9, 10).

10. Байлык һәм ярлылык турында Агур нәрсә язган?

10 Билгеле, бүген акчасыз яшәп булмый. Акча ниндидер дәрәҗәдә яклау бирә (Вәг. 7:12). Әмма кеше, төп ихтыяҗларын гына канәгатьләндерсә, бәхетле була аламы? Һичшиксез! (Вәгазьче 5:12 укы.) Якый улы Агур болай дип язган: «Миңа ярлылык та, байлык та бирмә». Агурның ни өчен ярлы булырга теләмәгәнен без җиңел аңлыйбыздыр. Үзе аңлатканча, ул, «бөлгенлеккә төшеп, урлый башларга» һәм «Ходайның исемен хурларга» теләмәгән. Әмма ни өчен Агур бай булырга теләмәгән соң? Ул болай дип язган: «Юкса баеп, сине кире кагармын һәм: „Кем соң ул Йәһвә?“ — диярмен» (Гыйб. сүз. 30:8, 9). Чыннан да, еш кына бай кешеләр Аллаһыга түгел, ә үз байлыгына таяна. Бәлки, сезнең үзегезнең дә андый кешеләрне күргәнегез бардыр.

11. Гайсә нинди киңәш биргән?

11 Акча яраткан кешеләр Аллаһыга хуш килми. Гайсә болай дигән: «Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз». Моңа кадәр ул болай дигән: «Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз. Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз. Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да, караклар да кереп аны урлап чыкмый» (Мат. 6:19, 20, 24).

12. Тормышыбызны гадиләштерсәк, бу безгә Йәһвәгә хезмәт итүдә күбрәк эшләргә ничек булышыр? Мисал китер.

12 Күпләр үз тәҗрибәсеннән күргәнчә, гади тормыш күп бәхет китерә һәм Йәһвәгә хезмәт итүдә күбрәк катнашырга мөмкинлек бирә. Джек Кушма Штатларда яши. Ул үзенең бизнесын һәм зур йортын саткан, чөнки бу аңа һәм аның хатынына пионерлар булып хезмәт итәргә мөмкинлек бирәчәген аңлаган. Ул болай ди: «Матур йортыбызны һәм җир участогын калдыру җиңел булмады. Әмма элек мин еллар буе, эштәге авырлыклар аркасында, арган килеш өемә кайтып керә идем. Минем хатыным пионер булып хезмәт итә иде, һәм ул: „Минем начальнигым иң яхшы!“ — дия иде. Хәзер мин дә пионер, һәм безнең икебезнең дә бер начальнигыбыз — Йәһвә».

Без үз-үзебезне генә сөюдән, акча я ләззәт яратудан ничек кача алабыз? (13 нче абзацны кара.)

13. Акчага карашыбызны без ничек тикшерә алабыз?

13 Акчага карашыбызны тикшерер өчен, үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин Изге Язмаларның акчага кагылышлы киңәшләрен дөрес дип саныйммы һәм алар буенча яшимме? Акча эшләү тормышымда беренче урында тормыймы? Мин материаль нәрсәләрне Йәһвә һәм башкалар белән мөнәсәбәтләремнән мөһимрәк дип санамыйммы? Мин Йәһвәнең ихтыяҗларымны кайгыртачагына чыннан да ышанаммы?» Истә тотыйк: Йәһвәгә таянган кешеләрнең өмете беркайчан да өзелмәячәк (Мат. 6:33).

ЙӘҺВӘНЕ Я ЛӘЗЗӘТНЕ ЯРАТЫРГАМЫ?

14. Ләззәтләргә акыллы караш нәрсәдән гыйбарәт?

14 Изге Язмаларда пәйгамбәрлек ителгәнчә, кешеләр бүген «ләззәтне ярата». Үз-үзебезне яратуга һәм акчага акыллы караш сакласак, боларда бернинди дә начарлык юк. Шуны ук күңел ачулар һәм ләззәтләр турында да әйтеп була. Йәһвә бар күңел ачулардан баш тартуыбызны я аскет булуыбызны таләп итми. Изге Язмаларда хәтта болай диелә: «Бар, куанып икмәк аша, шатлыклы йөрәк белән шәраб эч» (Вәг. 9:7).

15. 2 Тимутигә 3:4 тә нинди кешеләр турында әйтелә?

15 2 Тимутигә 3:4 тә ләззәтне яраткан, ә Аллаһыны яратмаган кешеләр турында әйтелә. Игътибар итегез: бу шигырьдә кешеләр ләззәтне Аллаһыдан күбрәк яратыр диелмәгән; анда «Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» диелә. Бер белгеч моның турында болай дип язган: «Бу шигырьдә кешеләрдә Аллаһыга карата ярату ниндидер дәрәҗәдә бар дип әйтелми. Бу шигырь буенча, кешеләр аны гел яратмый». Бу җитди кисәтү булып тора: ләззәтләрне ярата башласак, бу безне Аллаһыдан «читкә алып китәргә» мөмкин (Лүк 8:14).

16, 17. Күңел ачулар турында әйткәндә, Гайсә нинди үрнәк калдырган?

16 Гайсәнең ләззәтләргә һәм күңел ачуларга карашы камил булган. Ул — «туй мәҗлесенә», ә башка очракта «зур мәҗлескә» барган (Яхъя 2:1—10; Лүк 5:29). Туйда ул могҗизалы рәвештә судан шәраб ясаган. Ә чиктән тыш тәкъва кешеләр Гайсәне ашаганы һәм эчкәне өчен тәнкыйтьли башлагач, ул аларның сүзләрен кире каккан (Лүк 7:33—36).

17 Шулай да Гайсә күңел ачуларга баш-аяк чуммаган. Йәһвә аның тормышында һәрвакыт беренче урында торган, һәм Гайсә башкалар хакына армый-талмый хезмәт иткән. Күпләр яши алсын өчен, ул теләп үз тормышын биргән һәм җәзалау баганасында үләргә әзер булган. Үз шәкертләре булып китәсе кешеләргә ул болай дигән: «Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә, эзәрлекләгәндә һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле. Шатланыгыз һәм куаныгыз, чөнки күкләрдәге әҗерегез зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр» (Мат. 5:11, 12).

Без үз-үзебезне генә сөюдән, акча я ләззәт яратудан ничек кача алабыз? (18 нче абзацны кара.)

18. Күңел ачуларга карашыбызны без ничек тикшерә алабыз?

18 Без ләззәтне ярата башламадыкмы? Моны билгеләр өчен, мондый сораулар турында уйланып була: «Күңел ачулар белән чагыштырганда, җыелыш очрашулары һәм вәгазь икенче урынга китмәдеме? Аллаһыга хезмәт итәр өчен, мин үз-үземнән баш тартырга әзерме? Күңел ачулар сайлаганда, мин Йәһвәнең карашын исәпкә аламмы?» Аллаһыны чыннан да яратсак, без ул тыйган нәрсәләрдән генә түгел, ә шулай ук аңа ошамый алган нәрсәләрдән дә качарбыз. (Маттай 22:37, 38 укы.)

БӘХЕТКӘ АЛЫП БАРУЧЫ ЮЛ

19. Кем чын мәгънәдә бәхетле була алмый?

19 6 000 ел дәвамында газап чиккән бу дөньяның көннәре санаулы. Шайтан дөньясы үз-үзләрен генә сөючән, акча яратучан һәм ләззәт яратучан кешеләр белән тулы. Алар алырга гына ярата һәм үз теләкләрен тормышында иң мөһим нәрсә итеп күрә. Андый кешеләр чын мәгънәдә бәхетле була алмый. Мәдхия җырлаучы болай дип язган: «Ярдәмчесе — Ягъкуб Аллаһысы, өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле» (Зәб. 146:5).

20. Аллаһыга карата мәхәббәтегез сезне ничек бәхетле итә?

20 Йәһвәнең хезмәтчеләре Аллаһыны көннән-көн ныграк ярата, һәм һәр ел күбрәк кеше, Аллаһы белән танышып, аны ярата башлый. Бу Аллаһы Патшалыгының идарә итүен һәм тиздән кешеләргә гаҗәеп фатихалар китерәчәген раслый. Истә тотыйк: бетмәс бәхет Аллаһы ихтыярын үтәүдән һәм иң бөек Шәхеснең хуплавыннан килә. Йәһвәне яратучы кешеләр мәңге бәхетле булачак! Киләсе мәкаләдә без эгоистик мәхәббәт аркасында үсә алган тискәре сыйфатларны һәм Йәһвәнең хезмәтчеләре күрсәткән сыйфатларны бер-берсе белән чагыштырырбыз.