Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ПРОБЛЕМА

Иминлегебезгә куркынычлар яный

Иминлегебезгә куркынычлар яный

«Бу буын моңарчы булмаган технологик, фәнни һәм финанс ресурсларына ия... Шулай да бу буын, бәлки, дөньяны, аның [сәяси, икътисадый һәм экологик] системаларын таркалу дәрәҗәсенә китергән беренче буындыр» («Глобаль куркынычлар, 2018», Бөтендөнья икътисад форумы доклады).

НИ ӨЧЕН КҮП КЕНӘ ХӘБӘРДАР КЕШЕЛӘР КЕШЕЛЕКНЕҢ ҺӘМ ҖИРНЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ТУРЫНДА БОРЧЫЛА? БЕЗ ОЧРАГАН КАЙБЕР АВЫРЛЫКЛАРНЫ ГЫНА КАРАП ЧЫГЫЙК.

  • КИБЕРҖИНАЯТЬЧЕЛЕК. «Интернет көннән-көн куркынычрак урын булып китә. Ул педофиллар, гаугачылар... һәм хакерларның яраткан урыны,— дип әйтелә бер газетада.— Шәхес урлау дөньяда иң тиз үсә торган җинаятьләрнең берсе. [...] ...Интернет кешеләргә иң начар үзенчәлекләренең берсен — явыз һәм мәрхәмәтсез булу сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә» («The Australian»).

  • ИКЪТИСАДЫЙ ТИГЕЗСЕЗЛЕК. «Оксфам» халыкара оешманың соңгы доклады буенча, сигез иң бай кешенең милке ярлы яшәүче ярты кешелекнең милкенә тиң. «Безнең зәгыйфь икътисад,— дип әйтелә бу докладта,— бай элитаның милкен җәмгыятьтәге иң ярлыларның хакына арттыра, ә бу ярлыларның күбесе хатын-кызлар». Кайберәүләр үсә барган тигезсезлек чуалышларга китерергә мөмкин дип курка.

  • БӘРЕЛЕШЛӘР ҺӘМ ЭЗӘРЛЕКЛӘҮЛӘР. БМОның качаклар идарәсенең 2018 елгы докладында әйтелә: «Без бүген тарихтагы иң зур күченешкә шаһит». 68 миллионнан артык кешегә үз өйләрен калдырып китәргә туры килгән. Алар моны башлыча бәрелешләр һәм эзәрлекләүләр аркасында эшләгән. «Һәр ике секунд якынча 1 кеше күченеп китәргә мәҗбүр була»,— дип әйтелә шул докладта.

  • ТИРӘ МОХИТКӘ ЯНАГАН КУРКЫНЫЧ. «Биологик төрлелек зур тизлек белән кими бара,— дип әйтелә «Глобаль куркынычлар, 2018» докладында,— һәм һава белән диңгезнең пычрануы кеше сәламәтлегенә көннән-көн күбрәк яный». Шулай ук кайбер җирләрдә бөҗәкләр саны кискен кими. Ә алар үсемлекләрне серкәләндерә, шуңа күрә галимнәр «экологик Армагеддон» булырга мөмкин дип кисәтә. Мәрҗән рифларының да хәле аяныч. Галимнәр исәпләвенчә, соңгы 30 ел дәвамында дөньядагы рифларның яртысы диярлек һәлак булган.

Без дөньяны куркынычсызрак һәм иминрәк итә алабызмы? Кайберәүләр белем бирү бу яктан ярдәм итә ала дип уйлый. Шулай булса, кешеләргә нинди белем бирергә кирәк? Моны киләсе мәкаләләрдән белербез.