Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дәвалау симптомнарны гына түгел, ә аларны тудырган сәбәпләрне юк итәргә тиеш

АВЫРЛЫК

Проблемаларның сәбәбен аңлау

Проблемаларның сәбәбен аңлау

Бүген күп кенә проблемалар тынычлыгыбызны урлый һәм киләчәгебезгә яный. Сез кешелекнең бу проблемаларны чишә алуына ышанасызмы? Берәр дәвалау нәтиҗәле булсын өчен, ул авыру симптомнарын гына түгел, ә аның сәбәбен юк итәргә тиеш.

Мисал итеп, Том исемле кеше очрагын карап чыгыйк. Ул чирләп киткән һәм үлгән. Ни өчен ул үлгән? «Беренче симптомнар беленгәч, беркемнең дә аларның сәбәбен тикшерергә уена килмәгән»,— дип язган Том салынган хастаханәдә эшләүче табиб. Күрәсең, Томның элеккеге табиблары аны ул үзен яхшырак хис итсен өчен генә дәвалаган.

Кешеләр дөньяның «чирләрен» шул ук рәвешчә дәвалый түгелме? Мәсәлән, җинаятьчелек белән көрәшер өчен хөкүмәтләр кануннар чыгара, видеокамералар урнаштыра һәм полицияне көчәйтә. Әмма бу чаралар, күпмедер файда китерсә дә, проблемаларны тамырдан хәл итми. Чөнки кешеләрнең тәртибе, гадәттә, аларның карашларын, ышануларын һәм теләкләрен чагылдыра.

Икътисадый хәле начарлана барган Көньяк Америкадагы бер илдә яшәүче Дэниел әйтә: «Кайчандыр без әйбәт яши идек. Кораллы талаудан курыкмый идек. Әмма хәзер инде куркынычсыз шәһәр дә, авыл да юк. Икътисадый хәлнең начарлануы күп кешеләрнең асылын ачыклады: аларның комсыз булганын, кеше гомерен һәм милкен хөрмәт итмәгәнен күрсәтә».

Элиас (шулай дип атыйк аны) Якын Көнчыгышта купкан бәрелештән качкан һәм соңрак Изге Язмаларны өйрәнгән. Ул болай ди: «Туган шәһәремдәге күп яшь кешеләрне гаиләдәгеләр, сәясәтчеләр һәм дини җитәкчеләр кулга корал алырга дәртләндерде. Сугышта катнашканнарны каһарманнар дип санадылар. Каршы яктагыларны да нәкъ шуны ук эшләргә өндәделәр! Боларның барысы миңа җитәкчеләргә ышану аяныч нәтиҗәләргә китерә икәнен күрсәтте».

Бер борынгы зирәк китапта дөрес әйтелә:

  • «Кеше йөрәгендәге уй-ниятләр балачактан ук явызлыкка юнәлгән» (Яратылыш 8:21).

  • «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк. Кем аны белә ала?» (Ирмия 17:9)

  • «Явыз уйлар, үтерү... фәхешлек, урлау, ялган шаһитлек... кешенең күңеленнән чыга» (Маттай 15:19).

Кешелек кеше эчендә посып утырган бу начар омтылышларга дәва таба алмый. Чынлыкта, үткәндәге мәкаләдә искә алынган проблемалардан күренгәнчә, шушы омтылышлар тагы да начарлана бара (2 Тимутигә 3:1—5). Ә бүген бит күп мәгълүмат алып була һәм кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга күп чаралары бар! Ни өчен соң без дөньяны куркынычсыз һәм имин итә алмыйбыз? Без үзебездән булдыра алганнан күбрәкне таләп итмибезме? Без мөмкин булмаганны эшләргә тырышмыйбызмы?

БЕЗ МӨМКИН БУЛМАГАННЫ БАШКАРЫРГА ТЫРЫШМЫЙБЫЗМЫ?

Ниндидер могҗиза ярдәмендә кешеләрнең яман омтылышларын дәвалап булса да, без барыбер бар кеше өчен куркынычсыз һәм имин дөнья ясый алмас идек. Ни өчен? Мөмкинлекләребезнең чикле булуы аркасында.

Бер гади хакыйкать бар: «Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирмия 10:23). Әйе, кешеләр барлыкка китерелгәндә, аларга бер-берсе белән идарә итәргә сәләт бирелмәгән. Шуны ук су астында һәм космоста яшәү турында да әйтеп була.

Безнең су астында яшәү сәләтебез булмаган кебек, башка кешеләр белән идарә итәргә сәләтебез юк

Шуның турында уйланыйк: кешеләргә башка кешеләр ничек яшәргә һәм нинди әхлак кагыйдәләрен сакларга кирәклеген әйткәндә, бу аларга, гомумән алганда, ошыймы? Кешеләргә башкалар бала төшерүгә, бала тәрбияләүгә һәм башка шундый нәрсәләргә ничек карарга икәнен әйтеп торса, бу аларга ошыймы? Бу кешеләрне аера торган кайбер нәрсәләр генә. Өстә Изге Язмалардан китерелгән хакыйкатьне кабул итү авыр булса да, ул акылга ятышлы. Безнең башка кешеләр өстеннән идарә итәргә сәләтебез дә, хакыбыз да юк. Алайса, ярдәм кайдан табарга соң?

Барлыкка Китерүчебездән ярдәм эзләү иң акыллы адым булыр. Ул бит безне барлыкка китергән! Кайберәүләр ул безне оныткан дип уйласа да, ул безне кайгырта. Моны Изге Язмалардагы зирәклек күрсәтә. Бу уникаль китапны аңласак, без үзебезне дә яхшырак аңлаячакбыз. Шулай ук кешелекнең тарихы ни өчен шундый аяныч икәненә төшенә алырбыз. Бер немец фәлсәфәчесе «халыклар һәм хөкүмәтләр тарихтан бер нәрсәгә дә өйрәнмәгән һәм тарих өйрәткән принциплар буенча беркайчан да эш итмәгән» дип язган. Без моның сәбәбен аңларбыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ЗИРӘКЛЕК БЕЗНЕ ЯКЛЫЙ!

Бер зирәк кеше болай дигән: «Зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә» (Лүк 7:35). Мәсәлән, андый зирәклекне Ишагыя 2:22 дә табып була: «Үз файдагыз өчен кешегә бүтән таянмагыз». Бу акыллы киңәш безгә тормышка ашмаячак нәрсәләргә өмет багламаска ярдәм итә ала. Төньяк Американың җәбер-золым тулы бер шәһәрендә яшәүче Кеннет әйтә: «Сәясәтчеләр берсе артыннан икенчесе хәлне яхшыртырга вәгъдә итә, әмма булдыра алмый. Аларның үз сүзләрен тота алмавы Изге Язмаларда язылганнарның зирәк икәнен күрсәтә».

Элегрәк искә алынган Дэниел болай дип яза: «Көннән-көн мин кешеләрнең яхшы идарәчеләр була алмаганына күбрәк ышанам. [...] Банкта акчаң булса я зур пенсия булдырырга тырышсаң, киләчәгең имин булачак дигәнне аңлатмый. Мин бу яктан өметләре акланмаган кешеләрне күрдем».

Изге Язмалар безне тормышка ашмаячак нәрсәләргә өметләнүдән саклап кына калмый, ул шулай ук безгә өмет бирә. Нинди өмет? Әйдәгез белик.