Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар үз балаларын яратырга үз үрнәкләре белән өйрәтә

АВЫРЛЫКНЫ ҖИҢӘР ӨЧЕН АДЫМ

Әхлакый тәрбия бирү

Әхлакый тәрбия бирү

Мәктәп оештырган бер сәяхәт вакытында берничә яшүсмер башка бер укучы малайны көчләүдә гаепләнгән булган. Алар барысы да Канаданың бер хосусый, дәрәҗәле мәктәбендә укыган. Шул очрактан соң Ленард Стерн исемле журналист бер газетада язган: «Яхшы белем алу, акыллы һәм бай булу яшь кешеләрне начар нәрсәләр эшләүдән туктатмый» («Ottawa Citizen»).

Стерн шулай ук болай дигән: «Гадәттә, ата-аналар өчен иң мөһиме балаларына әхлакый тәрбия бирү дип санала. Чынлыкта исә күп кенә ата-аналар үз балаларының яхшы укулары һәм акчалы эшкә урнашулары турында гына кайгырта кебек тоела».

Чыннан да, белем алу мөһим. Әмма хәтта иң яхшы дөньяви белем дә кешегә дөрес булмаган теләкләре я начар омтылышлары белән көрәшергә ярдәм итә алмый. Алайса, шул яктан ярдәм итүче, әхлакый җитәкчелек бирүче белем кайдан алып була?

ӘХЛАКЫЙ ҺӘМ РУХИ ҖИТӘКЧЕЛЕК БИРҮЧЕ БЕЛЕМ

Изге Язмалар көзге сыман. Аны укыганда, без кимчелекләребезне һәм мөмкинлекләребезнең чикле булуын ачыграк күрәбез (Ягъкуб 1:23—25). Ләкин Изге Язмалар моның белән генә чикләнми. Ул безгә кирәкле үзгәрешләр ясарга, чын тынычлык һәм бердәмлек булдырырга ярдәм итүче сыйфатлар үстерергә булыша. Андый сыйфатларга яхшылык, игелек, түземлек, тотнаклылык һәм мәхәббәт керә. Мәхәббәт хәтта «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» дип атала (Көләсәйлеләргә 3:14). Ни өчен мәхәббәт шулкадәр үзенчәлекле? Изге Язмаларда бу сыйфат турында нәрсә әйтелгәненә игътибар итегез.

  • «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. Ул тәкъвасызлыкка [яманлыкка] сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә... һәрчак нык кала. Мәхәббәт мәңгелек» (1 Көринтлеләргә 13:4—8).

  • «Яратучы кеше үз якынына явызлык кылмый» (Римлыларга 13:10).

  • «Барыннан да бигрәк бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый» (1 Петер 4:8).

Үзегезне яраткан кешеләр белән сез үзегезне ничек хис итәсез? Иминме? Куркынычсызмы? Тынычмы? Әйе, сез аларның үзегезгә иң яхшысын теләгәнен, үзегезгә белә торып беркайчан да зыян китермәячәген беләсез.

Мәхәббәт кешеләрне шулай ук башкалар хакына корбаннарга барырга, хәтта тормыш рәвешләрен үзгәртергә дәртләндерә ала. Мәсәлән, Джордж (шулай дип атыйк аны) бабай булып киткәч, аның үз оныгы белән вакыт үткәрәсе килгән. Ләкин бер проблема булган. Джордж бик күп тәмәке тарткан, ә аның кияве үз баласы янында бабасының тәмәке тартуын теләмәгән. Джордж нәрсә эшләгән? Ул 50 ел буе тәмәке тарткан булса да, оныгы хакына үз гадәтен ташлаган. Әйе, мәхәббәт бик зур көчкә ия!

Изге Язмалар безгә күп кенә яхшы сыйфатлар, мәсәлән яхшылык, игелек һәм аеруча мәхәббәт, үстерергә булыша

Безгә яратырга өйрәнергә кирәк. Ата-аналар үз балаларын мәхәббәт сыйфатына өйрәтүдә зур роль уйный. Алар үз балаларын ашата һәм яклый, балалары рәнҗегәндә һәм чирләгәндә, аларга ярдәмгә килә. Яхшы ата-аналар үз балалары белән сөйләшә һәм аларны тәрбияли. Алар шулай ук аларны төзәтә, шул исәптән яхшылык белән яманлык турында яхшы принципларга өйрәтә. Өстәвенә, яхшы ата-аналар үзләре балаларына әйбәт үрнәк күрсәтә.

Әмма кызганыч, кайбер ата-аналар үз вазифаларын үтәми. Ләкин бу аларның балалары беркайчан да яхшы кешеләр булып китмәс дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Хәтта күп кенә олы яшьтәге кешеләр дә, шул исәптән начар гаиләләрдә үскән кайберләре дә, үз тормышларында искиткеч үзгәрешләр ясаган һәм кайгыртучы, ышанычлы кешеләр булып киткән. Киләсе мәкалә күрсәткәнчә, хәтта беркайчан да үзгәрә алмаячак дип саналган кайбер кешеләр дә үзгәргән.