Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Башкаларны хөрмәт итү

Башкаларны хөрмәт итү

НИ ӨЧЕН БАШКАЛАРНЫ ХӨРМӘТ ИТҮ МӨҺИМ

Башкаларны хөрмәт итү киеренке хәлне йомшарта һәм аны кискенләштерүдән саклый.

  • Изге Язмаларда болай диелә: «Йомшак җавап ярсуны баса, ә каты сүз ачуны кузгата» (Гыйбрәтле сүзләр 15:1). Хөрмәтсез сөйләм я эшләр утка май өсти генә һәм еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерә.

  • Гайсә әйткән: «Күңелдә ни булса, авыздан шул чыга» (Маттай 12:34). Сөйләмебездә башка раса, милләт я социаль хәлдәге кешеләргә карата хөрмәтсезлек чагылса, бу, бәлки, бездә тискәре караш барлыгын күрсәтәдер. Ә бу җитди проблема.

    Күптән түгел генә үткәрелгән бер сораштыруда 28 илдә яшәүче 32000 кеше катнашкан. Аларның 65 проценты кешеләр арасында шулкадәр күп хөрмәтсезлек әле беркайчан да булмаган дип әйткән.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Бар кешеләрне, аларның карашлары белән риза булмасагыз да, хөрмәт итегез. Алар белән нәрсәгә уртак карашта булганыгызны билгеләгез. Бу сезгә тәнкыйтьчел һәм хөкем итүчән булмаска булышыр.

«Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез» (Маттай 7:1).

Башкаларның үзегезгә нинди мөнәсәбәттә булуын теләсәгез, үзегез дә аларга шундый мөнәсәбәттә булыгыз. Сез башкалар белән игътибарлы һәм гадел булсагыз, алар да, бәлки, үзегезгә карата шундый булыр.

«Кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Лүк 6:31).

Кичерүчән булыгыз. Кешенең игелексез сүзләренә я эшләренә игътибарыгызны тупламагыз, аның теләк-омтылышлары яхшы булганына ышаныгыз.

«Төшенә белү кешенең ачуын баса, үпкә тотмау аны күркәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛИБЕЗ?

Йәһвә Шаһитләре башкаларга хөрмәт күрсәтә һәм кешеләрне дә шулай эшләргә дәртләндерә.

Без бар кешеләргә түләүсез Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим итәбез. Ләкин без аларга үз ышануларыбызны һәм карашларыбызны такмыйбыз, ә, Изге Язмалардагы киңәшне кулланып, хәбәребезне «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» уртаклашырга тырышабыз (1 Петер 3:15; 2 Тимутигә 2:24).

Без дискриминацияне кире кагабыз һәм җыелыш очрашуларыбызга Изге Язмалар белән танышырга теләгән бар кешеләрне чакырабыз. Без «һәркайсы кешегә ихтирамлы» һәм түземле булырга тырышабыз (1 Петер 2:17).

Без һәркайсы хакимлекне хөрмәт итәбез (Римлыларга 13:1). Мәсәлән, без законнарга буйсынабыз һәм салымнар түлибез. Шулай ук без, сәясәттә катнашмасак та, башкаларның сәясәткә кагылышлы үз карарларын кабул итәргә хокукын хөрмәт итәбез.