Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышны хөрмәт итү

Тормышны хөрмәт итү

НИ ӨЧЕН ТОРМЫШНЫ ХӨРМӘТ ИТҮ МӨҺИМ

Тормышка карата хөрмәтсезлек чагылган эшләр һәм гадәтләр кешеләрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә зыян китерергә мөмкин.

  • Тәмәке тарту рак авыруына китереп кенә калмый, ә организмның аның белән көрәшү сәләтенә дә комачаулый. Гомумән, үпкә рагыннан үлүчеләрнең якынча 90 проценты тәмәке тартучылар я тәмәке төтенен сулаучылар булган дип санала.

  • Массакүләм атышлар һәр ел күп кешеләрнең гомерен өзә, ә исән калганнарны эмоциональ яктан яралый. Стэнфорд университетының отчетында болай диелә: «Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мәктәптәге атышларны, физик яктан зыян күрмичә, кичереп чыккан балалар күп еллар эмоциональ яралардан интегә».

  • Алкоголь я наркотик тәэсирендәге машина йөртүчеләр юлларда гына түгел, ә хәтта җәяүлеләр юлларында да куркыныч тудыра. Кешеләр үз тормышларын һәм башкаларныкын хөрмәт итмәгәндә, еш кына гаепсез кешеләр зыян күрә.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Сәламәтлегегезне саклагыз. Тәмәке я электрон сигарет тарту, чиктән тыш күп эчү һәм наркотиклар куллану кебек зыянлы гадәтләрдән арыну беркайчан да соң түгел. Андый гадәтләр тормышыгызга зыян китерә һәм тирә-ягыгыздагы кешеләрнең, шул исәптән гаиләдәгеләрнең, тормышын хөрмәт итмәгәнегезне күрсәтә.

«Әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1).

Саклык чаралары күрегез. Фаҗигале очраклар булдырмас өчен, йортыгызны яхшы хәлдә саклагыз. Машинада сак йөрегез, аның техник хәлен кайгыртыгыз. Башкалар сезне сәламәтлегегезгә я тормышыгызга куркыныч китерә алган берәр нәрсә эшләргә котыртса, аларның басымына бирешмәгез.

«Яңа йорт төзегәндә түбәдә, беркем дә егылып төшмәсен өчен һәм кан түгүдә гаепле булмас өчен, култыкса яса» (Канун 22:8) a.

Башкаларга карата игелекле булыгыз. Тормышны хөрмәт итү барлык кешеләргә карата, аларның расасы, милләте һәм социаль хәленә карамастан, яхшы мөнәсәбәттә булу дигәнне аңлата. Чөнки кешеләргә тискәре караш һәм нәфрәт — дөньядагы күпчелек сугышларның һәм җәбер-золымның төп сәбәпләре.

«Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз. Бер-берегезгә карата игелекле... булыгыз» (Эфеслеләргә 4:31, 32).

БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛИБЕЗ?

Йәһвә Шаһитләре кешеләрне сәламәт тормыш алып барырга өйрәтә. Безнең Изге Язмаларга нигезләнгән белем бирү программасы кешеләргә тәмәке тарту, наркотикларга бәйлелек, ачуга бирелү кебек начар гадәтләрне җиңәргә булыша.

Без төзү проектларында бөтен саклык чараларын үтибез. Фаҗигале очраклар булдырмас өчен, безнең биналарны төзүдә катнашкан ирекле хезмәтчеләр инструктаж үтә. Бу биналар Изге Язмаларга нигезләнгән белем бирү эшен алып барыр өчен кулланыла. Аларны, җирле саклык нормаларына туры килсен өчен, регуляр рәвештә тикшерәләр.

Без кешеләргә гуманитар ярдәм күрсәтәбез. 2022 елда без якынча 200 табигать афәтеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм иттек һәм ирекле иганә итеп бирелгән акчадан якынча 12 миллион доллар сарыф иттек.

Эбола бизгәге 2014 елда Көнбатыш Африканың һәм 2018 елда Конго Демократик Республикасының халкын кыра башлагач, без кешеләрне бу авыруның таралуын ничек булдырмаска икәненә өйрәттек. Без шулай ук бу илләргә, «Тыңлаучанлык тормышны коткара» дигән тема буенча доклад ясар өчен, вәкилләребезне җибәргән идек. Без һәр гыйбадәт кылу бинасының керү урыны янында кул югычлар урнаштырдык. Һәм кул юуның мөһимлегенә басым ясадык һәм башка саклык чаралары күрергә кирәк икәнлеген аңлаткан идек.

Сьера-Леонеда безне бер радио тапшыруда Шаһитләр белән башка кешеләргә Эбола вирусыннан сакланырга ярдәм иткәнебез өчен мактадылар.

2014 елда Либериядә Эбола бизгәге купкач, Патшалык Залы алдында кул югыч урнаштырылган

a Борынгы Якын Көнчыгыштагы бу таләп күрсәткәнчә, гаиләдәгеләрнең һәм башкаларның иминлеге турында кайгырту бик мөһим.