Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз-үзеңне хөрмәт итү

Үз-үзеңне хөрмәт итү

НИ ӨЧЕН ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ХӨРМӘТ ИТҮ МӨҺИМ

Үз-үзләрен хөрмәт иткән кешеләр тормыш авырлыклары алдында югалып калмый. Алар җиңел генә бирешми.

  • Тикшеренүләр күрсәткәнчә, үзләрен түбән бәяләгән кешеләр борчылу, депрессия һәм ашау ягыннан проблемаларга, шулай ук исерткеч эчемлекләр чамасыз эчү һәм наркотиклар куллануга күбрәк бирелүчән.

  • Үз-үзләрен хөрмәт иткән кешеләр үзләрен башкалар белән чагыштырырга тырышмый, шуңа күрә аларга тирә-яктагы кешеләр белән уртак тел табу һәм нык дуслык булдыру җиңелрәк. Үз-үзләренә хөрмәт җитмәгән кешеләр исә тәнкыйтьчел булырга һәвәс, ә бу мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин.

  • Хәтта авырлыкларга очраганда да, үз-үзләрен хөрмәт иткән кешеләр нык булып кала; уңышсызлыклар аларга үз максатларына ирешергә комачауламый. Ә үз-үзләренә хөрмәт җитмәгән кешеләр еш-кына кечкенә уңышсызлыкларны да зур киртәләр итеп күрә. Моның аркасында алар җиңел генә бирешә ала.

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Дусларны дөрес сайлагыз. Үзегезне хөрмәт иткән, иминлегегез турында кайгырткан һәм үзегезгә ярдәм итәчәк кешеләр белән аралашыгыз.

«Чын дусның яратуы һичкайчан сүрелми, бәхетсезлеккә очраганда аңа кардәшеңә таянгандай таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

Башкаларга ярдәм итегез. Игелекле булсагыз һәм башкалар өчен, шул исәптән үзегезгә берни кайтара алмаган кешеләр өчен, яхшылык кылсагыз, сез бирүдән килгән чын бәхет табачаксыз. Хәтта башкалар үзегез эшләгән нәрсәләрне күрмәсә дә, сез бәхетле булырсыз.

«Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» (Рәсүлләр 20:35).

Балаларыгызга үзләренә карата хөрмәт үстерергә булышыгыз. Мәсәлән, моның өчен аларга үз проблемаларын, үзләре булдыра алганча, чишәргә мөмкинлек бирегез. Шулай итеп балалар үз авырлыкларын җиңәргә һәм алар аша үтәргә өйрәнәчәк. Бу аларга үзләрен хәзер дә һәм үскәч тә күбрәк хөрмәт итәргә ярдәм итәчәк.

«Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

БЕЗ НӘРСӘ ЭШЛИБЕЗ?

Йәһвә Шаһитләренең очрашулары һәм Изге Язмаларны өйрәнү программасы кешеләргә үз тормышларын яхшыртырга һәм нәтиҗәдә, үз-үзләрен хөрмәт итәргә булыша.

БЕЗНЕҢ ОЧРАШУЛАРЫБЫЗ

Һәр атна үткәрелә торган очрашуларыбызда без Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар тыңлыйбыз. Шул нотыкларда еш кына үз-үзеңә карата хөрмәт үстерү турында киңәшләр яңгырый. Очрашуларыбыз бушлай үтә, анда һәркем килә ала. Мәсәлән, очрашуларыбызда сез шуны белерсез:

  • Ни өчен сез Аллаһы өчен мөһим?

  • Тормышның чын максатын ничек табарга?

  • Чын дуслык ничек булдырырга?

Сез шулай ук «бер-берсе турында кайгырткан» чын дуслар очратырсыз (1 Көринтлеләргә 12:25, 26).

Безнең очрашуларыбыз турында күбрәк белер өчен, jw.org сайтыннан «Патшалык Залына рәхим итегез!» дигән видеороликны карагыз.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ КУРСЫ

Без кешеләргә «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китап буенча Изге Язмаларны интерактив өйрәнү курсын түләүсез үтәргә чакырабыз. Бу китапта төп шигырьләр, ачык аңлату, уңышлы сораулар, кызыклы видеороликлар һәм матур рәсемнәр кулланыла. Бу курс кешеләргә үз-үзләрен хөрмәт итәргә өйрәнергә һәм аларның тормышларын яхшыртырга булыша.

Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнү үзегезгә нинди файда китергәнен белер өчен jw.org сайтыннан «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карагыз.