Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Сәламәтлек һәм ныклык

Сәламәтлек һәм ныклык

ХРОНИК АВЫРУ ҺӘМ ГАРИП БУЛУ КЕШЕ ТОРМЫШЫН ҖИМЕРЕРГӘ МӨМКИН. Элек актив һәм таза булган Ульф исемле бер ир кеше, үзен паралич сукканнан соң, болай дигән: «Мин депрессиягә бирелдем. Көчем, батырлыгым һәм куәтем юкка чыкты... Мин үземне „һәлак ителгән“ итеп сиздем».

Ульфның очрагы беребез дә үз сәламәтлегенә тулысынча хуҗа була алмый икәнен хәтеребезгә төшерә. Шулай да без авырып китү куркынычын киметү өчен, акыллы чаралар күрә алабыз. Ләкин сәламәтлегебез начарая барса, нәрсә эшләргә? Бу безне бәхетсезлеккә дучар итәргә тиешме? Һич тә юк. Моны без алдарак күрербез. Әмма башта сәламәт булырга булышкан кайбер принципларны карап чыгыйк.

ГАДӘТЛӘРДӘ ТЫЙНАК БУЛЫГЫЗ (1 Тимутигә 3:2, 11). Чиктән тыш күп ашау-эчү гадәте, һичшиксез, сәламәтлегебез өчен зыянлы һәм кесәгә дә нык бәрә! «Күп шәраб эчүчеләр, шартлаганчы ит ашаучылар арасында булма. Эчкече һәм бирән бөлгенлеккә төшәр бит» (Гыйбрәтле сүзләр 23:20, 21).

ТӘНЕГЕЗНЕ НӘҖЕСЛӘМӘГЕЗ. «Әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1). Кешеләр тәмәке чәйнәгәндә я тартканда, күп эчкәндә һәм наркотиклар кулланганда үз тәннәрен нәҗесли. Тәмәке тарту, мәсәлән, «авырулар белән гариплеккә китерә һәм тәннең һәр әгъзасына диярлек зыян китерә» дип әйтә Авыруларны контрольдә тоту һәм булдырмау үзәкләре (АКШ).

ТӘНЕГЕЗНЕ ҺӘМ ТОРМЫШЫГЫЗНЫ КАДЕРЛЕ БҮЛӘК ИТЕП САНАГЫЗ. Аллаһы «ярдәмендә без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез» (Рәсүлләр 17:28). Моның өчен рәхмәтле булу тормышыбызны эштә, машина йөрткәндә я күңел ачканда куркыныч астына куймаска дәртләндерә. Кыска гына рәхәтлек тойгысы кичерер өчен генә гарип булып калу нинди ахмаклык булыр иде!

ТИСКӘРЕ ХИСЛӘРНЕ ЙӨГӘНЛИ БЕЛЕГЕЗ. Зиһенегез һәм тәнегез үзара тыгыз бәйле. Шуңа күрә чиктән тыш борчылмагыз, котырынкы ачуга бирелмәгез, көнләшмәгез һәм башка зыянлы хис-тойгылардан сакланыгыз. «Ачуыңны ташла, ярсуыңны калдыр»,— дип әйтелә Зәбур 37:8 дә. Без шулай ук укыйбыз: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз, чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак» (Маттай 6:34).

ИГЪТИБАРЫГЫЗНЫ ЯХШЫ ФИКЕРЛӘРГӘ ТУПЛАГЫЗ. «Тыныч күңел тәнгә сихәт бирә»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 14:30 да. Изге Язмаларда шулай ук: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул»,— диелә (Гыйбрәтле сүзләр 17:22). Бу фәнни яктан акыллы караш. «Сез шатлыклы икән,— дип әйткән бер Шотландия табибы,— киләчәктә авыруларыгыз шатлыксыз булган кешеләрнекенә караганда әзрәк булачак».

НЫКЛЫК ҮСТЕРЕГЕЗ. Мәкалә башында искә алынган Ульф кебек, безнең дә, бәлки, ниндидер дәвамлы сынау кичерүдән башка чара юктыр. Шулай да без аны ничек кичерергә икәнен сайлый алабыз. Кайберәүләр төшенкелеккә бирелгән, һәм хәлләр начарлангандыр гына. «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 24:10 да.

Башкалар исә, башта кайгырып, соңрак рәтләнеп китәләрдер. Алар ияләшә һәм үз авырлыкларын кичерергә юллар таба. Ульф очрагында да шулай булган. Ул, күп догалар кылганнан соң һәм Изге Язмалардагы уңай хәбәр турында уйланганнан соң, «киртәләр түгел, ә мөмкинлекләр эзли башладым», ди. Өстәвенә, зур авырлыклар кичергән кешеләр кебек, ул, кызгану һәм башкаларның кайгыларын уртаклашуга килгәндә, күп нәрсәгә өйрәнгән. Бу аны Изге Язмалардагы юату хәбәрен башкалар белән уртаклашырга этәргән.

Стив исемле бер ир кеше дә бик каты интеккән. 15 яшендә ул бәла-казага эләгеп, муеннан алып аягына кадәр параличланган. 18 яшенә аның куллары яңадан эшли башлаган. Аннары ул университетка кергән. Анда ул бик тиз наркотиклар, күп эчү һәм әхлаксызлык сазлыгына бата башлаган. Аның бернинди өмете булмаган. Соңрак ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Бу аңа тормышына яңача карарга һәм начар гадәтләрен җиңәргә ярдәм иткән. «Күңелемдә шулкадәр озак сизгән бушлык анда инде юк иде,— дип әйткән ул.— Тормышым хәзер тынычлык, шатлык һәм канәгатьлек белән тулы».

Стив белән Ульфның әйткәннәре Зәбур 19:7, 8 дәге мондый сүзләрне исебезгә төшерә: «Йәһвәнең кануны камил — көч бирә. [...] Йәһвәнең боерыклары гадел — йөрәкне шатландыра. Йәһвәнең әмере саф — күзләрне яктырта».