Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Өмет

Өмет

«Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11).

«КЕШЕ ӨМЕТ БЕЛӘН ЯШИ»,— диләр. Бер китап буенча, «өмет — көчсезлек, ялгызлык һәм курку хисләрен җиңәр өчен иң яхшы дару» («Hope in the Age of Anxiety»).

Безгә өмет кирәклеге турында Изге Язмаларда да әйтелә, шулай ук анда ялган өметтән кисәтү дә бар. «Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, чөнки алар коткара алмый»,— дип әйтелә Зәбур 146:3 тә. Кешеләрнең безне коткарыр өчен куйган тырышлыкларына таяныр урынына, барлык вәгъдәләрен үтәргә көче булган Барлыкка Китерүчебезгә өметләнү акыллы. Ул безгә нәрсә вәгъдә иткән? Әйдәгез, аның кайбер вәгъдәләренә күз салыйк.

ЯВЫЗЛЫК БЕТӘЧӘК ҺӘМ ТӘКЪВАЛАР ТЫНЫЧЛЫКТА МӘҢГЕ ЯШӘЯЧӘК. «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак... Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак»,— дип әйтелә Зәбур 37:10, 11 дә. Ә 29 шигырендә өстәлә: «Тәкъвалар... [җирдә] мәңге яшәячәк».

СУГЫШЛАР БУЛМАЯЧАК. «Йәһвә... бөтен җирдә сугышларны туктата, җәяне сындыра, сөңгене чәрдәкли, хәрби арбаларны утта яндыра» (Зәбур 46:8, 9).

БЕРКЕМ АВЫРМАЯЧАК, ГАЗАПЛАНМАЯЧАК ҺӘМ ҮЛМӘЯЧӘК. «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә... [...] Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:3, 4).

БАРЫСЫНЫҢ РИЗЫГЫ МУЛ БУЛАЧАК. «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

ДӨНЬЯ БЕЛӘН БЕР ХӨКҮМӘТ КЕНӘ — МӘСИХНЕҢ ПАТШАЛЫГЫ ИДАРӘ ИТӘЧӘК. «Бөтен халыклар, милләтләр һәм төрле тел кешеләре... [Гайсә Мәсихкә] хезмәт итсен өчен, аңа хакимлек, дан һәм патшалык бирелде. Аның хакимлеге — беркайчан юк ителмәс мәңгелек хакимлек, аның патшалыгы — җимерелмәс патшалык» (Даниял 7:14).

Бу вәгъдәләргә ышанып буламы? Җирдә яшәгәндә, Гайсә үзенең Билгеләнгән Патша булырга яраклы икәнен раслаган. Ул авыруларны савыктырган, ярлыларны ашаткан һәм үлгәннәрне терелткән. Ә аның тәгълиматлары тагы да мөһимрәк булган, чөнки ул өйрәткән принциплар ярдәмендә кешеләр бергә мәңге тыныч-тату һәм бердәмлектә яши алачак. Гайсә шулай ук киләчәктәге вакыйгаларны, шул исәптән бу дөньяның соңгы көннәрен күрсәтүче вакыйгаларны да, алдан әйткән.

ТЫНЛЫК АЛДЫННАН ДАВЫЛ

Гайсә соңгы көннәр тынычлык һәм иминлек белән түгел, ә киресенчә, капма-каршы хәл-шартлар белән аерылып торачак дип алдан әйткән! Бу дөнья төзелеше ахырының җыелма билгесенә халыкара сугышлар, ачлык, үләтләр һәм җир тетрәүләр керә (Маттай 24:3, 7; Лүк 21:10, 11; Ачылыш 6:3—8). Гайсә шулай ук: «Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр»,— дип әйткән (Маттай 24:12).

Мәхәббәтнең суынуы төрлечә чагыла, һәм моны Изге Язмаларның башка бер язучысы алдан әйткән. 2 Тимутигә 3:1—5 тә «соңгы көннәрдә» кешеләр гомумән үзләрен генә сөючән, акча һәм ләззәт яратучан булыр дип укыйбыз. Алар тәкәббер һәм рәхимсез булыр. Гаиләләрдә ярату җитмәс, ә балалар ата-анасын тыңламас. Дини икейөзлелек гадәти хәл булыр.

Давылга охшаш шушы хәл-шартлар бу дөньяның соңгы көннәре барганын раслый. Алар шулай ук Патшалык идарәсе китерәчәк тынлыкның якын икәнен күрсәтә. Гайсәнең соңгы көннәр турындагы пәйгамбәрлеге мондый вәгъдәне дә үз эченә ала: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

Бу яхшы хәбәр явызлар өчен кисәтү булып тора, ә тәкъваларга өмет биреп, аларны вәгъдә ителгән фатихаларның тиздән үтәләчәгенә ышандыра. Бу фатихалар турында күбрәк беләсегез килсә, шушы брошюраның соңгы битен карагыз.