СТРЕССНЫ ҖИҢЕП БУЛА
Стресс нәрсә ул?
Стресс — тәнебезнең киеренке хәлгә реакциясе. Стресс вакытында миебез тәннең бар өлешләренә төрле гормоннар җибәрә. Бу йөрәк тибешен, сулыш тизлеген арттыра, кан басымын тигезли һәм мускулларны киеренке хәлгә китерә. Сез әле нәрсә булганын аңлаганчы, тәнегез инде әзер тора. Киеренке ситуация тәмамлангач, тәнегез гадәти хәлгә кайта.
ФАЙДАЛЫ ҺӘМ ЗЫЯНЛЫ СТРЕСС
Стресс — авыр һәм куркыныч хәлләр белән көрәшергә булышучы табигый реакция. Бу реакция баш миендә башлана. Файдалы стресс тиз һәм кичектермичә эш итәргә булыша. Билгеле бер күләмдәге стресс шулай ук максатыгызга ирешергә ярдәм итә я нинди дә булса эшне башкарганда, мәсәлән имтиханнар тапшырганда, эшкә урнашыр өчен әңгәмә үткәндә я спорт ярышларында катнашканда булыша.
Ләкин озак дәвамлы, көчле һәм хроник стресс зыян китерергә мөмкин. Тәнегез еш я һәрвакыт әзерлек хәлендә торганда, бу физик, эмоциональ я психик яктан зарарлы булырга мөмкин. Мәсәлән, тәртибегез һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрегез үзгәрә ала. Хроник стрессның тәмәке тартуга, чиктән тыш күп эчүгә, наркотиклар куллануга һәм башка начар гадәтләргә китерүе бар. Аның аркасында кеше хәтта депрессиягә бирелергә, тәмам хәлдән таярга я үз-үзенә кул салу турында уйлый башларга мөмкин.
Стресс бар кешеләргә бер үк дәрәҗәдә тәэсир итми. Шулай да ул күп төрле чир-авыруларга китерә. Стресс тәннең һәр өлешенә диярлек зыян китерергә мөмкин.