Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез чын зирәклеккә ия була аласыз

Сез чын зирәклеккә ия була аласыз

«Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). «Рухландырылган» дигән сүз Аллаһы Тәгалә үз фикерләрен Изге Язмаларны язуда катнашкан кешеләрнең акылларына салган дигәнне аңлата.

Аллаһы безне үз зирәклегенә өйрәтә

«Мин, Йәһвә... сине үзеңнең файдаңа өйрәтүче, син барырга тиешле юлдан алып баручы Аллаһы. Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман, тәкъвалыгың диңгез дулкыннары сыман булыр иде» (ИШАГЫЯ 48:17, 18).

Бу сүзләрне Аллаһы шәхсән сезгә мөрәҗәгать иткәндәй кабул итегез. Ул сезнең җан тынычлыгына, бәхеткә ия булуыгызны тели һәм сезгә моңа ирешергә ярдәм итә ала.

Аллаһының зирәклеген табып була

«Барлык халыкларга яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш» (МАРК 13:10).

«Яхшы хәбәр» Йәһвәнең газапларны бетерергә, җирне оҗмахка әйләндерергә һәм үлгән якыннарыбызны тормышка кайтарырга дигән вәгъдәләрен үз эченә ала. Йәһвә Шаһитләре бу яхшы хәбәрне бөтен җир шарында тарата.