ПЛАНЕТАБЫЗ ИСӘН КАЛЫРМЫ?
Океаннар
ОКЕАННАР кешеләрне ризык белән тукландыра. Кешеләр алардан дарулар ясар өчен күп кенә матдәләр ала. Шулай ук океаннар кеше эшчәнлеге аркасында бүленеп чыккан углекислый газны йота һәм атмосферадагы кислородның яртысыннан күбрәк өлешен бүлеп чыгара. Өстәвенә, океаннар, табигать процессларында катнашып, климатны һәм һава торышын көйли.
Океаннарга нәрсә яный?
Климатның үзгәрүе мәрҗән рифларына, моллюскларга һәм диңгездәге башка җәнлекләргә зыян китерә. Галимнәр әйтүенчә, якындагы 30 ел дәвамында бөтен мәрҗән рифлары диярлек юкка чыгарга мөмкин. Ә диңгездәге тереклекнең дүрттән бер өлеше алар ярдәмендә яши.
Океанга ташланган пластик аркасында ел саен миллионлаган диңгез хайваннары үлә. Белгечләр диңгез кошларының 90 проценты пластик ашаган дип фаразлый.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль сәркатибе Антониу Гутерриш 2022 елда болай дип әйткән: «Без океаннар турында кайгыртмыйбыз. Мин океаннарның хәзерге хәлен гадәттән тыш хәл дип әйтер идем».
Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле
Океаннар һәм андагы тереклек үз-үзләрен чистартырга һәм тергезергә сәләтле. Бер фәнни китапта аңлатылганча, океаннар, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсеннән якланган булса, үзеннән-үзе гел яңартылып торыр иде, чиста һәм сәламәт калыр иде («Regeneration: Ending the Climate Crisis in One Generation»). Берничә мисалны карап чыгыйк.
-
Океанда яшәүче фитопланктон дип аталган бик кечкенә генә организмнар углекислый газны йота. Ә бу газ климатның глобаль җылынуының төп сәбәбе булып тора. Углекислый газны шулай ук үсемлекләр дә сулый. Фитопланктон углекислый газны җирдәге бар агачлар, үләннәр һәм башка үсемлекләр сулаган күләмдә диярлек йота ала.
-
Океанда шулай ук күп микроблар яши. Алар үлгән балыклар белән туклана. Югыйсә, океаннар бик пычрак булыр иде. Бу микроблар, үз чиратында, башка диңгез тереклегенең ризыгы булып китә. Моның ярдәмендә океаннар чиста килеш саклана (The Smithsonian Institution Ocean Portal).
-
Климатның үзгәрүе аркасында океан сулары кислоталы булып китә. Бу мәрҗән, моллюск һәм башка җәнлекләргә зыян китерә. Әмма су кайбер диңгез җәнлекләренең ашкайнату системасы аша үткәндә океандагы кислота кими. Нәтиҗәдә су чистара.
Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?
Океаннарга чүп ташланмаса, аны җыясы да булмас иде. Проблеманы хәл итәр өчен, белгечләр бер тапкыр кулланышлы пластик әйберләр түгел, ә күп тапкыр кулланышлы сумкалар, контейнерлар һәм башка шундый әйберләр кулланырга тәкъдим итә.
Ләкин бу җитәрлек түгел. Күптән түгел бер экологик оешма 112 илдә бер ел эчендә океан дулкыннары ярга чыгарып ташлаган 9 200 тонна чүп җыйган. Әмма ел саен океанга бу саннан мең тапкыр күбрәк чүп эләгә.
Кешеләрнең эшчәнлеге аркасында һавага һәм океаннарга шулкадәр күп углекислый газ эләгә ки, хәтта, бер журналда әйтелгәнчә, «океаннарның пычрануы инде кире кайтмас процесс булып киткәндер». Чөнки диңгездәге тереклек кеше эшчәнлегенең бөтен бу начар нәтиҗәсен эшкәртергә өлгерми («National Geographic»).
Изге Язмалар өмет бирә
«Җир йөзе син булдырган нәрсәләр белән тулы. Менә диңгез, ул шундый зур һәм киң, анда зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр мыжгып торган тере нәрсәләрнең исәбе дә, хисабы да юк» (Зәбур 104:24, 25).
Уйлап карагыз: әгәр дә Аллаһы океаннарны барлыкка китергән икән һәм океаннар үз-үзләрен чистарта алсын өчен кайгырткан икән, әллә ул океаннарга кеше китергән зыянны юк итә алмасмы? 15 нче биттәге «Планетабыз исән калачак» дигән мәкаләне карагыз.