Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ПЛАНЕТАБЫЗ ИСӘН КАЛЫРМЫ?

Төче су

Төче су

ҖИРДӘГЕ тормыш сусыз, аеруча төче сусыз, мөмкин түгел. Һәрбер тере организм күбесенчә судан тора. Күлләр, елгалар, сазлыклар һәм җир асты сулары кешеләрне һәм хайваннарны эчә торган су белән тәэмин итә, шулай ук басуларыбызны сугарырга мөмкинлек бирә.

Төче суга нәрсә яный?

Җир өслегенең күпчелек өлеше су белән капланган. Ләкин Бөтендөнья метеорология оешмасының отчеты буенча, планетабыздагы суның 0,5% гына эчәргә яраклы. Андый күләмдәге су җирдәге тормыш өчен җитәрлек, әмма климатның үзгәрүе һәм суны куллануның арта баруы аркасында ул әзәя һәм пычрана. Галимнәр әйтүенчә, 30 елдан соң биш миллиард кешегә эчәр өчен төче су җитәрлек күләмдә булмаска мөмкин.

Планетабыз үз-үзен тергезергә сәләтле

Планетабыздагы табигый процесслар ярдәмендә җирдә су һәрвакыт җитәрлек күләмдә булырга тиеш. Кояш, туфрак һәм су асты дөньясы, бергә эш итеп, суны чистарта. Әйе, планетабыз үз-үзен тергезергә сәләте белән барлыкка китерелгән. Моңа кайбер дәлилләрне карап чыгыйк.

  • Пычранган су, туфрак аша үтеп, күп кенә пычраткыч матдәләрдән чистарына. Сазлыкларда үскән кайбер үсемлекләр суда булган азот, фосфор һәм пестицидларны юк итә.

  • Галимнәр пычрак суны чистарта торган физик һәм биологик процессларны ачкан. Мәсәлән, суны пычратучы органик матдәләр агымсуда таркала һәм бактерияләр аларны юк итә.

  • Төче судагы моллюсклар һәм мидияләр суга эләккән зыянлы химик матдәләрне нибары берничә көн эчендә юк итә ала. Алар моны су чистарту станцияләреннән дә сыйфатлырак эшли.

  • Су әйләнеше ярдәмендә җирдә һәрвакыт су бар. Бу һәм башка табигый процесслар суны атмосферадан читкә таралуыннан һәм башкача юкка чыгуыннан саклый.

Проблеманы хәл итәр өчен, нәрсә эшләнә?

Машинадан җиргә май акмасын өчен, аны ремонтлап, агулы матдәләрне дөрес утилизацияләп, су чыганакларын чиста килеш саклап була

Белгечләр, мөмкин булганча, суны сак тотарга, мае акмасын өчен, транспорт чараларын вакытында ремонтларга һәм кулланылмаган даруларны канализациягә түкмәскә киңәш итә.

Инженерлар, тозлы суны төчеләндерер өчен, төрле ысуллар уйлап чыгарган. Аларның максаты — эчәргә яраклы суның күләмен арттыру.

Ләкин бу куелган тырышлыклар гына җитәрлек түгел. Чөнки, тозлы суны төчеләндерү ысуллары күп акча һәм энергия таләп иткәнгә, аларны зур масштабта кулланып булмый. Берләшкән Милләтләр Оешмасының суны саклау турындагы 2021 елгы отчетында да болай диелгән: «Бөтен дөньяда хәлне яхшыртыр өчен, хәзерге тырышлыкларны икеләтә арттырырга кирәк».

Изге Язмалар өмет бирә

Ходай «су тамчыларын күтәрә, алар томаннан оеша да яңгыр булып болытлардан ява, кешеләр өстенә коела» (Әюп 36:26—28).

Суны саклар өчен, Аллаһы табигый процесслар булдырган (Вәгазьче 1:7).

Уйлап карагыз: әгәр дә Аллаһы суны чистарта торган процессларны уйлап чыгарган икән, әллә ул суга китерелгән зыянны юк итә алмасмы? 15 нче биттәге «Планетабыз исән калачак» дигән мәкаләне карагыз.