Электрон җайланмаларның тәэсире. Балалар
Олы кешеләр өчен яңа электрон җайланмаларны я программаларны үзләштерү авыр булырга мөмкин. Әмма балалар өчен бу бик җиңел, чөнки алар девайсларны тумыштан ук диярлек куллана.
Шул ук вакытта, кайберәүләр игътибар иткәнчә, интернетта күп вакыт үткәргән яшьләр...
-
үз электрон җайланмалары белән артык мавыгып китә
-
тискәре хисләргә бирелә
-
хәтта теләмәгәндә дә, порнографиягә очрый ала
НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
АРТЫК МАВЫГУ
Интернеттагы кайбер шөгыльләр, мәсәлән уеннар, бик мавыктыргыч итеп ясалган. Бер китапта болай дип язылган: «Кайбер кушымталар без телефонда мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрсен өчен уйлап чыгарылган» («Reclaiming Conversation»). Без кушымталарны күбрәк кулланган саен, реклама ясаучылар күбрәк табыш ала.
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР: Балаларыгыз электрон җайланмалары белән артык мавыгып китмәгәнме? Сез аларга вакытны дөрес кулланырга ничек ярдәм итә аласыз? (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:15, 16)
ТИСКӘРЕ ХИСЛӘР
Еш кына, интернет аша аралашканда, кешеләр үзләрен ярсулырак, әдәпсезрәк тота һәм башкаларның хисләрен исәпкә алмый. Ә бу бер-берсен мыскыллауга китерә.
Кайберәүләр, социаль челтәрләрдә күбрәк лайклар алыр өчен һәм күбрәк язылучылары булсын өчен, үзләрен әдәпсез тота. Ә кемдер, берәр кичәгә чакырылмаганын күреп, үзен кимсетелгән итеп хис итәргә мөмкин.
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР: Балаларыгыз башкалар белән интернет аша әдәпле аралашамы? (Эфеслеләргә 4:31) Балаларыгыз, үзләрен кире кагылган итеп хис иткәндә, бу хисләрне ничек җиңә?
ПОРНОГРАФИЯ
Балалар интернетта әхлаксыз нәрсәләрне җиңел генә күрә ала. Ата-аналар порнографиядән яклаучы махсус кушымталар якламаска да мөмкин икәнен белергә тиеш.
Секстинг, ягъни әхлаксыз фотолар һәм хәбәрләр җибәрү я карау, законны бозу дип саналырга мөмкин. Җирле законнарга һәм баланың яшенә карап, андый хәбәрне җибәрүче я караучы бала порнография таратуда гаепләнергә мөмкин.
УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУ: Сез балаларыгызга әхлаксыз рәсемнәр карау я җибәрү вәсвәсәсенә каршы торырга ничек ярдәм итә аласыз? (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:3, 4)
НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Балалар, техниканы оста куллана белсә дә, җитәкчелеккә мохтаҗ. Бер китапта әйтелгәнчә, балага, башта өйрәтмичә, электрон җайланманы бирү «аны, йөзәргә өйрәтмичә, бассейнга ыргытуга охшаш» («Indistractable»).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Баланы дөрес юлга өйрәт, ул картайгач та, аннан читкә тайпылмас» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 22:6).
Сез аста китерелгән киңәшләрнең кайсыларын кулланырга телисез? Үз идеяләрегезне дә языгыз.
-
Балагызны интернетны кулланганда әдәпле булырга өйрәтегез
-
Балагыз үзен кире кагылган итеп хис итсә, аңа бу хисләрне җиңәргә ярдәм итегез
-
Әдәпсез нәрсәләрдән яклаучы кушымталарны урнаштырыгыз
-
Вакыт-вакыт балагызның телефонын тикшерегез
-
Балагыз өчен телефон куллану вакытын чикләгез
-
Балагызга йоклар алдыннан телефонны кулланырга рөхсәт итмәгез
-
Ашаганда электрон җайланма куллануны тыегыз