Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тискәре караш сезгә йокмаганмы?

Тискәре караш сезгә йокмаганмы?

Тискәре карашны вирус белән чагыштырып була. Вирус кемгә дә булса йокса, ул кеше моның турында белмәскә дә мөмкин.

Тискәре мөнәсәбәт башкаларның милләте, расасы я теле аркасында гына түгел, ә дине, җенесе я социаль дәрәҗәсе аркасында да туарга мөмкин. Кайберәүләр башка кешеләрне яше, белеме, физик кимчелеге я тышкы кыяфәте буенча хөкем итә. Шул ук вакыт алар үзләрен тискәре карашлы дип санамый.

Тискәре караш сезгә дә йокмаганмы? Кемдер кешеләргә тискәре караш белән караса, гадәттә, без моны шунда ук күреп алабыз. Ләкин еш кына без үзебездә андый карашны күрми калабыз. Барыбыз да күпмедер дәрәҗәдә тискәре карашка ия. Социология профессоры Дэйвид Уильямс сүзләре буенча, берәр төркемгә кимсетеп караган кешеләр шул төркемнән булган берәүне очратса, «үзләре дә абайламыйча, аңа тискәре караш белән карар».

Мисал итеп Көньяк-Көнчыгыш Европа илләренең берсен алыйк. Бу илдә яшәүче Йовица исемле ир-ат андагы бер кечкенә милли төркем турында болай ди: «Мин, ул төркемдә яхшы кешеләр юк, дип уйлаган идем. Моны факт дип санаганга, үземне тискәре карашлы дип уйламый идем».

Күп кенә илләрдә, милләтчелекне һәм тискәре мөнәсәбәтнең башка төрләрен бетерер өчен, төрле законнар уйлап чыгаралар. Шулай да тискәре карашлар тарала гына бара. Ни өчен? Чөнки законнар кешенең эшләрен генә чикли. Әмма алар аның уй-фикерләрен һәм хисләрен контрольдә тота алмый. Башкаларга карата тискәре мөнәсәбәт кешенең акылында һәм күңелендә башлана. Алайса, тискәре карашны бөтенләй җиңеп булмыймы? Бу чирдән берәр дару бармы?

Киләсе мәкаләләрдә биш принцип каралачак. Бу принциплар күпләргә күңелләрендәге тискәре карашны җиңәргә булышты.