Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Галимнәр нәрсәне белми?

Галимнәр нәрсәне белми?

Галимнәр Галәмдә инде бар нәрсәне өйрәнгән кебек тоела. Әмма күп кенә мөһим сораулар әле дә җавапсыз кала.

Галимнәр Галәмнең һәм тормышның ничек барлыкка килгәнен ачыклаганмы? Гади генә әйткәндә, юк. Кайберәүләр санаганча, космология дигән фән бу сорауга җавап бирә ала. Әмма Дартмут колледжында эшләүче агностик булган астрономия профессоры Марсело Глейзер болай дип әйтә: «Без Галәмнең ничек барлыкка килгәнен бөтенләй аңлата алмыйбыз».

Бер фәнни журналда болай дип әйтелә: «Җирдә тормыш ничек башланган икәнен билгеләп булмыйдыр. Чөнки Җирнең башлангыч чорында булган геологик казылмалар инде күптән юкка чыккан» («Science News»). Моннан күренгәнчә, галимнәр Галәм һәм тормыш ничек барлыкка килгән дигән сорауга әле җавап тапмаган.

Сез болай дип уйлыйсыздыр: «Җирдә тормыш барлыкка китерелгән икән, барлыкка китерүче кем соң?» Шулай ук сездә киләсе сораулар туарга мөмкин: «Зирәк һәм яратучан Барлыкка Китерүче бар икән, ни өчен ул кешеләрнең газапларын рөхсәт итә? Ни өчен бер-берсенә каршы килгән диннәр шулкадәр күп? Ни өчен Барлыкка Китерүче үзенә гыйбадәт кылган кешеләрнең начар эшләренә түзә?»

Фән бу сорауларга җавап бирә алмый. Ләкин бу без шушы сорауларга эзлекле җаваплар таба алмыйбыз дигәнне аңлатмый. Чынлыкта, күп кенә кеше җавапларны Изге Язмалардан тапкан.

Ни өчен кайбер галимнәр, Изге Язмаларны өйрәнеп, Барлыкка Китерүченең барлыгына ышана башлаган? Моны белер өчен, jw.org сайтының эзләү юлында «тормышның барлыкка килүенә караш» дип җыегыз.