Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен җавапны белү мөһим?

Ни өчен җавапны белү мөһим?

Ни өчен Барлыкка Китерүче бармы дигән сорауга җавапны белү мөһим? Фактларны карап чыккач, Аллаһының барлыгына ышангансыз икән, сезнең, бәлки, Изге Язмаларның авторы Аллаһымы икәнен тикшерәсегез килер. Моңа инансагыз, бу китап сезгә киләсе яклардан файда китерер.

Тормышыгыз мәгънәлерәк булып китәр

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «[Аллаһы] сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм, ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды» (Рәсүлләр 14:17).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Табигатьтәге бар нәрсә — Аллаһының бүләге. Аның сезнең хакта никадәр кайгыртканын белсәгез, сез аның бүләкләрен тагы да күбрәк кадерләрсез.

Гамәли җитәкчелек табарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Син тәкъвалыкның, гаделлекнең һәм намуслылыкның нәрсә икәнен аңларсың, игелек юлының асылына төшенерсең» (Гыйбрәтле сүзләр 2:9).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Барлыкка Китерүче буларак, Аллаһы сезгә бәхетле булыр өчен нәрсә кирәк икәнен белә. Изге Язмаларны тикшереп, сез күп файдалы принципларны табарсыз.

Үз сорауларыгызга җавап табарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Аллаһы турында белем табарсың» (Гыйбрәтле сүзләр 2:5).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Аллаһының бар икәнен белү сезгә мондый мөһим сорауларга җавап табарга булышыр: тормыш мәгънәсе нәрсәдә? Ни өчен газаплар шулкадәр күп? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Сез бу сорауларга җавапны Изге Язмалардан таба аласыз.

Киләчәккә өмет белән карарсыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА ӘЙТЕЛӘ: «Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен» (Ирмия 29:11).

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА? Аллаһы киләчәктә явызлыкны, газапларны һәм хәтта үлемне бетерергә вәгъдә итә. Бу вәгъдәләргә ышансагыз, сез көндәлек авырлыкларны кыюлык белән кичереп чыга алырсыз.