Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кыямәт көне сәгате дөньякүләм афәтнең булачагын күрсәтсә дә, бу үтәлмәячәк, чөнки Аллаһы кешелек һәм җиргә яхшы киләчәк вәгъдә итә

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ДӨНЬЯ ХӘЛЕ ӨМЕТСЕЗМЕ?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

БҮГЕНГЕ дөньядагы коточкыч хәл Изге Язмаларда күп гасырлар элек әйтелгән булган. Ә иң мөһиме, анда кешелек өчен якты киләчәк пәйгамбәрлек ителгән. Изге Язмаларда әйтелгән күп кенә нәрсә чынлыкта гаҗәеп нечкәлекләренә кадәр үтәлгән булган инде, шуңа күрә анда әйтелгәннәрне тиз генә кире кагарга ярамый.

Мәсәлән, Изге Язмалардагы мондый пәйгамбәрлекләрне карап чыгыйк:

  • «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр» (Маттай 24:7).

  • «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4).

Бу пәйгамбәрлекләр сурәтләгән дөнья турында кайберәүләр идарәсез дип әйтер. Ниндидер дәрәҗәдә безнең дөнья чыннан да идарәсез: аның белән кешеләр идарә итми. Изге Язмалар буенча, кешеләрнең җирдәге проблемаларны тулысынча чишәр өчен зирәклеге дә, көче дә юк. Бу мондый шигырьләрдә ассызыклана:

  • «Кайбер юллар кешегә туры булып күренә, әмма ахырда алар үлемгә китерә» (Гыйбрәтле сүзләр 14:12).

  • «Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9).

  • «Кеше... хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (Ирмия 10:23).

Кешеләр ихтыярына калдырылса, дөньяның дөньякүләм афәткә дучар булуы бик ихтимал. Ләкин бу беркайчан да булмаячак! Ни өчен? Изге Язмаларда менә нәрсә диелә:

  • Аллаһы «җирне нигезләренә нык урнаштырган, җир беркайчан да үз урыныннан кузгалмас» (Зәбур 104:5).

  • «Бер буын китә дә, икенчесе килә, ә җир мәңге тора» (Вәгазьче 1:4).

  • «Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29).

  • «Җир йөзендә ашлык мул булыр, тау башларында ул артыгы белән булыр» (Зәбур 72:16).

Шулай итеп, Изге Язмаларның бу тәгълиматлары ачык җавап бирә. Кешеләр мохитнең пычрануы, ризык һәм су җитмәве я дөньякүләм үләттән үлеп бетмәячәк. Дөнья атом-төш сугышыннан юк ителмәячәк. Ни өчен? Җиребезнең киләчәге Аллаһының күзәтүе астында. Әлбәттә, Аллаһы кешеләргә ихтыяр ирекләрен кулланырга рөхсәт итә. Ләкин алар үз карарларының нәтиҗәләрен урачак (Гәләтиялеләргә 6:7). Дөнья үз һәлакәтенә бик тиз барган бөтенләй идарәсез поезд кебек түгел. Аллаһы кешеләрнең үзләренә күпме зыян китерә ала икәненә чик куйган (Зәбур 83:18; Еврейләргә 4:13).

Аллаһы хәтта күбрәкне эшләячәк. Ул «чиксез тынычлык» китерәчәк (Зәбур 37:11). Бу мәкаләдә аңлатылган яхшы киләчәк миллионлаган Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларны өйрәнеп белгән якты киләчәкнең бер кечкенә өлеше генә.

Йәһвә Шаһитләре — төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге ир-атлар һәм хатын-кызлардан торган бөтендөнья җәмгыяте. Алар бер хак Аллаһыга гыйбадәт кыла. Аның исеме, Изге Язмалар ачыклаганча, Йәһвә. Алар киләчәктән курыкмый, чөнки Изге Язмаларда болай диелә: «Күкләрне Барлыкка Китерүче, хак Аллаһы, җирне булдырган, аны нык урнаштырган Яратучы, аны юкка гына түгел, ә кешеләр яшәсен өчен булдырган Йәһвә болай ди: „Мин Йәһвә, һәм бүтән берәү дә юк“» (Ишагыя 45:18).