Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Азатлык Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итегез

Азатлык Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итегез

«Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык» (2 КӨР. 3:17).

ҖЫРЛАР: 49, 73

1, 2. а) Ни өчен Паул көннәрендә коллык һәм азатлык темасы күпләрне борчыган? ә) Паул сүзләре буенча, чын азатлыкның чыганагы кем?

РИМ империясендә яшәгән кешеләр үзләренең кануннары, хокук системасы һәм азатлыгы белән бик горурланган. Шулай да бу куәтле империянең нигезе коллар өстендә торган. Бер чорда Рим дәүләтендә яшәүчеләрнең якынча 30 проценты коллар булган. Һичшиксез, коллык һәм азатлык темасы күп кенә кешеләрне, шул исәптән мәсихчеләрне дә, борчыган.

2 Рәсүл Паул үз хатларында азатлык турында күп язган. Шулай да Паул, шул вакыттагы күп кенә кешеләрдән аермалы буларак, дөнья хәлен үзгәртергә тырышмаган һәм азатлык өчен реформалар үткәрергә чакырмаган. Моның урынына ул имандашлары белән бергә кешеләргә Аллаһы Патшалыгы хакында вәгазьләгән һәм Гайсә Мәсихнең йолым корбанының мөһимлеген күрсәтергә тырышкан. Үз кардәшләренең игътибарын чын азатлыкның чыганагына юнәлтеп, Паул болай дип язган: «Йәһвә — Рух ул, ә Йәһвә рухы булган җирдә — азатлык» (2 Көр. 3:17).

3, 4. а) 2 Көринтлеләргә 3:17 дә әйткән сүзләренә хәтле Паул нинди очракны телгән алган? ә) Йәһвә биргән азатлыкка ия булыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

3 2 Көринтлеләргә 3:17 дә әйткән сүзләренә хәтле рәсүл Паул Муса белән булган очракны телгә алган. Йәһвә фәрештә аша Муса белән сөйләшкән. Аннан соң Муса Синай тавыннан төшкән, һәм аның йөзеннән нур сибелеп торган! Мусаны күргәч, исраиллеләр куркуга төшкән, шунлыктан ул үзенең йөзен япма белән каплаган (Чыг. 34:29, 30, 33; 2 Көр. 3:7, 13). Паул болай дип дәвам иткән: «Ләкин алар Йәһвәгә таба борылганда, япма алып куела» (2 Көр. 3:16). Бу сүзләр нәрсә аңлата?

4 Үткән мәкаләдән белгәнебезчә, Барлыкка Китерүчебез Йәһвә генә чиксез азатлыкка ия. Шуңа күрә Йәһвә һәм аның «рухы булган җирдә — азатлык», бу логикага яхшы туры килә. Паул әйткәнчә, чын азатлыкка ия булыр өчен, без «Йәһвәгә таба борылырга», ягъни аның белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә, тиеш. Исраиллеләр исә, чүлдә йөргәндә, Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә Йәһвә карашы белән карамаган. Аларның карашы рухи булмаган. Образлы тел белән әйткәндә, аларның акыллары һәм йөрәкләре япма белән каплангандай капланган булган. Йәһвә исраиллеләрне Мисырдан азат иткән, әмма алар бу азатлыкны үз теләкләрен канәгатьләндерер өчен генә кулланган (Евр. 3:8—10).

5. а) Йәһвә рухы нинди азатлык бирә? ә) Иректән мәхрүм булган кешеләр Йәһвә биргән азатлыкка ия була аламы? б) Без нинди сорауларга игътибар итәрбез?

5 Йәһвә рухы, букваль мәгънәдә азатлык бирүдән тыш, күпкә әһәмиятлерәк бер азатлык бирә ала. Ул безгә гөнаһ белән үлем коллыгыннан, шулай ук ялган дин һәм аның белән бәйле төрле гореф-гадәтләрдән ирек бирә (Рим. 6:23; 8:2). Нинди искиткеч азатлык! Бернинди кеше дә андый азатлыкны бирә алмый. Хәтта кол булган я төрмәдә утырган кешеләр дә шундый азатлыкка ия була ала (Ярат. 39:20—23). Үз иманнары өчен төрмәдә утырган Нэнси Юэн һәм Харольд Кинг очраклары моны яхшы дәлилли. Аларның интервьюларын телевидениебездә карап була. Аллаһы биргән азатлыкны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз? Бу азатлыкны акыллы кулланыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

АЛЛАҺЫ БИРГӘН АЗАТЛЫКНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ

6. Исраиллеләрнең Йәһвәгә рәхмәтле булмаганнары нәрсәдән күренгән?

6 Берәрсе безгә кыйммәтле бүләк биргәндә, без аңа бик рәхмәтле. Ә исраиллеләр Йәһвәгә үзләрен Мисырдан азат иткәне өчен рәхмәтле булмаган. Мисырдан чыкканнан соң, берничә ай гына үткән, ә алар, Мисырдагы ашамлыкларны сагынып, маннадан җирәнә башлаган һәм хәтта кире Мисырга кайтырга теләгән! Исраиллеләр өчен балык, кыяр, карбыз, суган һәм сарымсак Йәһвә биргән азатлыктан һәм аңа гыйбадәт кылу мөмкинлегеннән мөһимрәк булган. Йәһвәнең аларга ачуы чыкканы бер дә гаҗәп түгел (Сан. 11:5, 6, 10; 14:3, 4). Бу безнең өчен сабак булып тора.

7. а) Паул үзенең 2 Көринтлеләргә 6:1 дә биргән киңәше үзе ничек тоткан? ә) Без бу киңәшне ничек куллана алабыз?

7 Паул мәсихчеләрне Йәһвәнең үз Улы аша биргән азатлыгы өчен рәхмәтсез булып китүдән кисәткән. (2 Көринтлеләргә 6:1 укы.) Камилсез кеше буларак, Паул гөнаһ белән үлем колы булган, һәм бу аны бик күңелсезләндергән. Әмма ул болай дигән: «Хуҗабыз Гайсә Мәсих аша Аллаһыга рәхмәт яусын!» Ни өчен ул болай дигән? Паул дәвам иткән: «Чөнки Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучыларга тормыш бирүче рухның кануны сине гөнаһ белән үлем кануныннан азат итте» (Рим. 7:24, 25; 8:2). Паул Йәһвәнең үзен гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат иткәнен онытмаган һәм моны бик кадерләгән. Безгә дә шулай эшләргә кирәк. Йолым корбаны безгә Аллаһыга саф вөҗдан белән хезмәт итәргә мөмкинлек бирә, ә бу, үз чиратында, зур шатлык китерә (Зәб. 40:8).

Сез азатлыгыгызны Патшалык хәбәрен таратыр өчен я үз максатларыгызга ирешер өчен кулланасызмы? (8—10 нчы абзацларны кара.)

8, 9. а) Азатлык куллануга килгәндә, Петер нинди киңәш биргән? ә) Безгә нинди куркынычлар яный?

8 Йәһвәгә рәхмәтле булудан тыш, без азатлыгыбызны дөрес кулланырга тиеш. Мәсәлән, рәсүл Петер кардәшләрне үз азатлыкларын гөнаһлар кылу өчен кулланудан кисәткән. (1 Петер 2:16 укы.) Чүлдә йөргән исраиллеләр бу өлкәдә үрнәк күрсәтмәгән шул. Шуңа күрә безгә сак булырга кирәк. Бәлки, бүген Петернең киңәшен куллану хәтта тагы да мөһимрәктер. Шайтан һәм аның дөньясы, безне кызыктырыр өчен, нәрсә генә тәкъдим итми. Нинди кием кияргә, нинди күңел ачулар сайларга, нәрсә ашарга һәм эчәргә — бу сорауларда дөнья безгә үз карашын тагарга тырыша. Реклама ясаучылар, чибәр кешеләрне күрсәтеп, безгә кирәкмәгән әйберләр тәкъдим итә һәм бу әйберләрсез яшәп булмый дип ышандыра. Шуңа күрә, сак булмасак, бу тозакка эләгүебез һәм азатлыгыбызны дөрес булмаган максатлар өчен куллануыбыз бар.

Петернең киңәше шулай ук белем һәм эш сайлауга кагыла. Мәктәптә яшьләргә басым ясыйлар: югары белем алырга дәртләндерәләр. Югары белем алсагыз, яхшы эш табып, күп акча эшләрсез һәм хөрмәтле кеше булып китәрсез, дип ышандыралар аларны һәм дәлил итеп университет бетергәннәрнең күбрәк акча эшләүләрен күрсәткән статистик мәгълүмат китерәләр. Белем алу һәм эш сайлау кешенең бөтен тормышына тәэсир итәчәк. Шуңа күрә бу карарлар бик җитди. Яшьләргә һәм аларның ата-аналарына нәрсәне истә тотарга кирәк?

10. Шәхси карарлар кабул иткәндә, безгә нәрсәне истә тотарга кирәк?

10 Белем алу һәм эш сайлауга кагылышлы сораулар шәхси булганга, кайберәүләр болай дип фикер йөртә: минем сайлау ирегем бар, шуңа күрә, вөҗданым мине борчымаса, мин теләсә кайсы карар кабул итә алам. Алар болай дип уйлыйдыр: «Ни өчен әле башкаларның вөҗданнары мине хөкем итәргә тиеш?» Әйе, шәхси сорауларга килгәндә, без шәхси карарлар кабул итә алабыз. Тик безгә азатлыгыбыз чиксез түгел икәнен һәм карарларыбыз билгеле бер нәтиҗәләргә китерәчәген онытмаска кирәк. Шуңа күрә Паул болай дип язган да: «Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр файдалы түгел. Бар нәрсә рөхсәт ителә, әмма кайбер нәрсәләр ныгытмый» (1 Көр. 10:23). Азатлыгыбызны дөрес кулланыр өчен, безгә үз теләкләребезне генә түгел, ә башка якларны да исәпкә алырга кирәк.

АЗАТЛЫГЫГЫЗНЫ АЛЛАҺЫГА ХЕЗМӘТ ИТӘР ӨЧЕН КУЛЛАНЫГЫЗ

11. Йәһвә безне нинди максат өчен азат иткән?

11 Азатлыкны дөрес кулланмаудан кисәткәч, Петер азатлыкны нәрсә өчен кулланырга кирәклеген аңлаткан. Ул мәсихчеләрне үз азатлыкларын «Аллаһының коллары буларак кулланырга» дәртләндергән. Гайсә аша гөнаһ белән үлем коллыгыннан азат ителгәнгә, без гомер буе Йәһвәгә хезмәт итә алабыз. Нәкъ шул максат өчен Йәһвә безгә азатлык биргән дә.

12. Нух һәм аның гаиләсе безгә нинди үрнәк калдырган?

12 Безгә рухи эшләрдә актив катнашырга кирәк. Бу безгә яңадан дөньяви омтылышларның һәм теләкләрнең коллары булып китмәскә һәм азатлыгыбызны дөрес кулланырга ярдәм итәр (Гәл. 5:16). Нух белән аның гаиләсен исебезгә төшерик. Алар мәрхәмәтсезлеккә һәм әхлаксызлыкка баткан дөньяда яшәгән. Әмма алар явыз кешеләр эшләреннән читтә торган. Нух һәм аның гаиләдәгеләре Аллаһы кушкан эш белән мәшгуль булган: көймә төзегән, үзләре һәм хайваннар өчен ризык җыйган һәм башкаларны Туфан киләчәк дип кисәткән. «Нух барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләгән» (Ярат. 6:22). Нәтиҗәсе нинди булган? Ул үз гаиләсе белән исән калган (Евр. 11:7).

13. Без Йәһвәнең нинди йөкләмәсен үтибез?

13 Йәһвә безгә вәгазь эшендә катнашырга кушкан. (Лүк 4:18, 19 укы.) Шайтан күпчелек кешенең акылын томалаган, шуңа күрә алар үзләренең ялган дин, байлык һәм сәяси системаның коллыгында булуларын аңламый (2 Көр. 4:4). Әмма без, Гайсә Мәсих кебек, зур хөрмәткә ия: без дә кешеләргә азатлык Аллаһысы Йәһвә белән танышырга һәм аңа гыйбадәт кылырга ярдәм итәбез (Мат. 28:19, 20). Әлбәттә, бу йөкләмәне үтәү җиңел түгел. Кайбер кешеләр Аллаһы турында белем алырга теләми, башкалары безне хәтта дошман итеп күрә. Шулай да үзебезгә мондый сорау бирик: «Мин азатлыгымны Йәһвәгә күбрәк хезмәт итәр өчен куллана аламмы?»

14, 15. Күп кенә Йәһвә Шаһитләре нәрсә эшләргә карар иткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

14 Бүген күп кенә Йәһвә Шаһитләре, вәгазь эшенең ашыгыч булуын аңлап, үз тормышларын гадиләштерергә һәм тулы вакытлы хезмәттә катнашырга булган (1 Көр. 9:19, 23). Кайберләре үз территорияләрендә хезмәт итә; башкалары ихтыяҗ зуррак булган җиргә күченә. Отчетлар буенча, соңгы биш ел эчендә пионерларның уртача саны 1 100 000 нән узган һәм 250 000 нән артык вәгазьче тулы вакытлы хезмәтчеләр сафларына баскан. Нинди гаҗәеп үсеш! Бу кардәшләр үз азатлыкларын Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куллана (Зәб. 110:3).

15 Бу кардәшләргә акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышкан? Соңгы 30 ел дәвамында төрле илләрдә хезмәт иткән Джон белән Джудит мисалына игътибар итик. Алар әйтүенчә, 1977 елда Пионерлар мәктәбе үткәрелә башлагач, пионерларны ихтыяҗ булган җиргә күченергә дәртләндерә башлаганнар. Джон сүзләре буенча, тормышны гадиләштерү максаты белән ул берничә тапкыр эшен алмаштырган. Соңрак Джон белән Джудит башка илгә күченгән. Йәһвәгә дога кылу һәм аңа таяну ярдәмендә алар, яңа тел өйрәнеп, яңа культурага һәм башка климатка ияләшеп, үз хезмәтләрен башкара алган. Джон хезмәттә үткәргән еллары турында болай ди: «Мин иң мөһим эштә катнашуымны белә идем. Йәһвә миңа тагы да якынрак булып китте, ул безнең хакта назлы Ата буларак кайгыртты. Мин Ягъкуб 4:8 дәге сүзләрне яхшырак аңладым. Анда: „Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр“,— диелә. Мин тормыш мәгънәсен эзләп таптым».

16. Меңләгән кардәш, үз азатлыкларын акыллы кулланып, нәрсә эшләгән?

16 Кемдер, Джон белән Джудит кебек, пионер хезмәтендә инде күп еллар катнаша. Башкалары исә, шартлары аркасында, кыска вакыт дәвамында гына пионер булып хезмәт итә ала. Күп кенә кардәшләр төзү проектларында катнаша. Мәсәлән, якынча 27 000 кардәш Уорвиктагы төп идарәне төзүдә булышыр өчен килгән булган. Кайберәүләр — ике атнага гына, бүтәннәре — берничә айга, ә кемдер бер елга я хәтта озаграк вакытка килгән. Бу кардәшләр, Уорвикта хезмәт итәр өчен, күп нәрсәләрен калдырган. Алар үз азатлыкларын Йәһвәне — безгә азатлык биргән Аллаһыны данлар өчен кулланган һәм безнең өчен гаҗәеп үрнәк булып тора!

17. Азатлыкны акыллы кулланган кешеләрне нинди гаҗәеп киләчәк көтә?

17 Йәһвә белән таныш булырга һәм чын гыйбадәт кылу биргән азатлыкка ия булырга без бик шат. Карарларыбыздан шул азатлыкны кадерләгәнебез күренсен. Азатлыгыбызны дөрес булмаган максатлар өчен кулланыр урынына, әйдәгез, аны Йәһвәгә мөмкин кадәр күбрәк хезмәт итәр өчен кулланыйк. Шул чакта без Йәһвәнең мондый вәгъдәсенең үтәлешен күрербез: «Алар, черү коллыгыннан азат ителеп, Аллаһы балаларының шөһрәтле азатлыгын алачак» (Рим. 8:21).