Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәдән үрнәк алып, башкаларның җаннарын яңартыгыз

Йәһвәдән үрнәк алып, башкаларның җаннарын яңартыгыз

«Кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне дәртләндереп тора» (2 КӨР. 1:3, 4, иск.).

ҖЫРЛАР: 7, 3

1. Гадән бакчасында Йәһвә кешелеккә нинди өмет биргән?

ТАРИХ дәвамында Йәһвә үз хезмәтчеләренең җаннарын яңарткан һәм аларны рухландырган. Мәсәлән, Адәм белән Хаува фетнә күтәргәннән соң, Аллаһы киләчәктәге буыннарга бер вәгъдә биргән. Яратылыш 3:15 тә язылган бу пәйгамбәрлек буенча, беркөнне Аллаһы «борынгы еланны», ягъни Шайтанны, һәм аның явыз эшләрен юк итәчәк (Ачыл. 12:9; 1 Яхъя 3:8). Бу вәгъдә кешеләргә өмет һәм ышаныч бирергә тиеш булган.

ЙӘҺВӘ ҮЗЕНЕҢ БОРЫНГЫ ХЕЗМӘТЧЕЛӘРЕН РУХЛАНДЫРА

2. Йәһвә Нухның рухын ничек күтәргән?

2 Йәһвәнең хезмәтчесе Нух бик явыз кешеләр арасында яшәгән. Ул заманда Нух һәм аның гаиләсе генә Йәһвәгә гыйбадәт кылган. Җәбер-золымга һәм җенси бозыклыкка баткан кешеләрне күреп, Нух бик күңелсезләнә һәм хафага төшә алган (Ярат. 6:4, 5, 11; Яһүд 6). Әмма Йәһвә Нухка үз ниятен ачкан. Аллаһы аңа явыз дөньяны юк итәргә җыенганы һәм, котылыр өчен, көймә төзергә кирәклеге турында әйткән (Ярат. 6:13—18). «Аллаһы юлында йөргән» Нухны бу хәбәр, һичшиксез, бик рухландырган! (Ярат. 6:9)

3. Аллаһы Йошуаны кыю булырга ничек дәртләндергән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

3 Йошуага бик авыр йөкләмә бирелгән: ул Аллаһы халкын Вәгъдә ителгән җиргә кертергә тиеш булган. Моның өчен аңа бу җирдә яшәгән халыкларга каршы сугышырга кирәк булган. Әлбәттә, Йошуа куркуга төшә алган. Йәһвә, моны аңлап, Мусага Йошуаны кыю булырга дәртләндерергә кушкан: «Йошуаны башлык итеп билгелә, аның рухын күтәреп, аны ныгыт, чөнки ул бу халык алдыннан елганы кичәр, һәм ул аларны син күздән кичерәчәк җирне мирас итеп алыр өчен алып барачак» (Кан. 3:28). Соңрак Йәһвә үзе Йошуага мөрәҗәгать иткән: «Мин сиңа тагын бер тапкыр әйтәм: кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр» (Йош. 1:1, 9). Нинди дәртләндергеч сүзләр!

4, 5. а) Йәһвә борынгы заманда үз халкын ничек ныгыткан? ә) Йәһвә үз Улын ничек рухландырган?

4 Йәһвә дәртләндерүче сүзләрен аерым кешеләргә дә биргән, тулаем халыкны да ныгыткан. Мәсәлән, Йәһвә яһүдләрнең, Бабыл әсирлегендә булганда, дәртләндерүгә мохтаҗ булачакларын белгән һәм, аларны рухландырыр өчен, мондый пәйгамбәрлек биргән: «Курыкма, чөнки мин синең белән. Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен, сине гаделлегем буенча уң кулым белән тотып торырмын» (Ишаг. 41:10). Беренче гасырда да Йәһвә үз хезмәтчеләрен ныгыткан. Бүген дә ул үз халкына рухи көч өсти. (2 Көринтлеләргә 1:3, 4 укы.)

5 Йәһвә үз Улын да яратуында ышандырган. Гайсә суга чумдырылганда, күктән тавыш яңгыраган: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм» (Мат. 3:17). Аллаһының бу сүзләре Гайсәне бөтен хезмәте дәвамында, һичшиксез, бик ныгыткан һәм рухландырган!

ГАЙСӘ БАШКАЛАРНЫҢ ҖАННАРЫН ЯҢАРТА

6. Талантлар турындагы кинаяле хикәя безне нәрсәгә дәртләндерә?

6 Гайсә үз Атасының үрнәгенә ияргән. Бер очракта ул, бу дөнья төзелешенең ахыры турында пәйгамбәрлек итеп, талантлар турындагы кинаяле хикәя сөйләгән. Бу хикәядә хуҗа үзенең тугры хезмәтчеләрен болай дип мактый: «Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан» (Мат. 25:21, 23). Нинди көчле сүзләр! Алар Мәсих шәкертләрен Аллаһыга тугрылык белән хезмәт итәргә әле дә дәртләндереп тора!

7. Гайсә үз рәсүлләренә һәм аеруча Петергә ничек ярдәм иткән?

7 Рәсүлләр кем иң бөеге дип еш кына бәхәсләшкән. Гайсә аларны түземлелек белән басынкы булырга һәм үзләрен җитәкче кебек түгел, ә хезмәтче кебек тотарга өйрәткән (Лүк 22:24—26). Әмма рәсүлләргә моңа өйрәнү җиңел булмаган. Мәсәлән, рәсүл Петер, үз-үзенә чиктән тыш таянып, Гайсәне берничә тапкыр бик күңелсезләндергән (Мат. 16:21—23; 26:31—35, 75). Әмма Гайсә Петерне кире какмаган. Киресенчә, ул аны юаткан, көч өстәгән һәм кардәшләрен ныгытырга йөкләмә биргән (Яхъя 21:16).

БОРЫНГЫ ВАКЫТТАГЫ МИСАЛЛАР

8. Һизәкыя гаскәр башлыкларын һәм халыкны ничек ныгыткан?

8 Әле Гайсә Мәсих җиргә килгәнчегә кадәр, Йәһвәнең хезмәтчеләре башкаларны рухландыру һәм ныгыту мөһим икәнен белгән. Һизәкыя патшаны искә алыйк. Ассириялеләр Иерусалимга һөҗүм итәргә җыенганда, Һизәкыя, хәрби җитәкчеләрне һәм халыкны җыеп, аларны Йәһвәгә таянырга дәртләндергән. «Һизәкыянең сүзләреннән соң халыкның рухы күтәрелеп киткән». (2 Елъязма 32:6—8 укы.)

9. Әюп китабыннан без башкаларны ныгыту турында нәрсәгә өйрәнәбез?

9 Башкаларны рухландыру һәм ныгыту турында әйткәндә, Әюпнең мисалын карап чыгу да бик файдалы булыр. Үзе юатуга мохтаҗ булса да, ул башкаларны ныгыту никадәр мөһим икәнен аңлаган. «Газаплаучы юатучыларга» ул болай дигән: «Минем урынымда булсагыз... ...Мин сезне сүзләрем белән ныгытыр идем, телем белән юатып, көч өстәр идем» (Әюп 16:1—5). Ахыр чиктә юатучы сүзләрне Әюп Илуйдан һәм Йәһвәдән ишеткән (Әюп 33:24, 25; 36:1, 11; 42:7, 10).

10, 11. а) Ни өчен Ифтах кызы мактауга мохтаҗ булган? ә) Бүген аеруча кем мактауга лаек?

10 Ифтах кызы да рухландыруга һәм мактауга мохтаҗ булган. Аның әтисе, Ифтах хаким, амунлылар белән сугышырга барыр алдыннан, Аллаһыга мондый ант биргән: сугышта җиңсәм, үземне беренче итеп каршы алырга чыккан кешене изге чатырда хезмәт итәргә бирәчәкмен. Исраиллеләр теге сугышта җиңгән. Ифтахны каршы алырга беренче итеп аның кызы чыккан. Ул аның бердәнбер баласы булган. Бу Ифтахның йөрәген бик әрнеткән! Шулай да Ифтах үз вәгъдәсен үтәгән һәм кызын, изге чатырда хезмәт итәргә дип, гомерлеккә Шилога җибәргән (Хак. 11:30—35).

11 Ифтахка моны эшләү, әлбәттә, бик авыр булган, ләкин аның кызына бу тагын да авыррак бирелгәндер. Шулай да ул атасының вәгъдәсен теләп тормышка ашырган (Хак. 11:36, 37). Бу аның беркайчан да кияүгә чыкмаячагын һәм бала тапмаячагын аңлаткан. Нәтиҗәдә, Ифтах нәселен дәвам итәрлек һәм мирасын тапшырырлык һичкем булмаган. Изге Язмаларда болай диелә: «Исраилдә мондый йола барлыкка килде: елдан-елга Исраилнең яшь хатыннары елга дүрт көн гиладлы Ифтах кызын мактарга бара иде» (Хак. 11:39, 40). Бүген дә кайбер кардәшләр, Патшалык эшендә күбрәк катнашыр өчен, кияүгә чыкмый я өйләнми (1 Көр. 7:32—35). Әллә алар, Ифтах кызы кебек, мактауга лаек түгелме?

РӘСҮЛЛӘР ҮЗ КАРДӘШЛӘРЕН РУХЛАНДЫРА

12, 13. Петер кардәшләрне ничек ныгыткан?

12 Үлеменә кадәр бер кич калганда, Гайсә рәсүл Петергә болай дип әйткән: «Шимун, Шимун, Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сорады. Әмма мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым, һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт» (Лүк 22:31, 32).

Беренче гасырда кебек, бүген дә Җитәкче советның хатлары безне рухи яктан ныгыта (12—17 нче абзацларны кара.)

13 Петер шулай эшләгән дә. Мәсәлән, мәсихче җыелышның терәге булган бу рәсүл кардәшләрне Илленче көн бәйрәмендә кыюлык белән нотык сөйләп рухландырган (Гәл. 2:9). Аннан соң да Петер кардәшләрне дәртләндерүен дәвам иткән. Ә тормышының ахырына якынлашканда, Петер кардәшләргә хат язган. Нинди максат белән? Ул болай дип аңлаткан: «Мин бу хатны сезне дәртләндерер өчен һәм Аллаһының чын юмарт игелеге турында төпле шаһитлек бирер өчен яздым. Шул игелеккә нык тотынып торыгыз» (1 Пет. 5:12). Петер язган хатлар мәсихчеләр өчен йөзләгән еллар буе рухландыргыч булып торган. Бүген аларны укып, без рухи көч табабыз һәм Йәһвә вәгъдә иткәннәрнең үтәлешен зарыгып көтә алабыз (2 Пет. 3:13).

14, 15. Рәсүл Яхъяның язганнары мәсихчеләрне ничек дәртләндерә?

14 Рәсүл Яхъя да мәсихче җыелышның терәге булган. Ул Гайсә тормышы турында искиткеч хәбәр язган, һәм бу хәбәр кардәшләрне бүгенге көндә дә дәртләндерә. Мәсәлән, Яхъя инҗилендә генә Гайсәнең шәкертләрен мәхәббәт буенча танып булганы турында язылган. (Яхъя 13:34, 35 укы.)

15 Рәсүл Яхъяның өч хаты рухи хәзинәләргә бик бай. Мәсәлән, хаталар кылып төшенкелеккә бирелгәндә, «Гайсәнең... каны безне бар гөнаһтан сафландыра» дигән сүзләр безне ныгытмыймы? (1 Яхъя 1:7) Ә йөрәгебез безне хөкем иткәндә, «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк» дигән сүзләр безне канатландырып җибәрмиме? Бу сүзләрне укыганда, тамагыбызга күз яшьләре тыгылмыймы? (1 Яхъя 3:20) Өстәвенә, Яхъя гына «Аллаһы — мәхәббәт ул» дип язган (1 Яхъя 4:8, 16 ). Моннан тыш, үзенең икенче һәм өченче хатларында Яхъя мәсихчеләрне «хакыйкатьтә йөрүләре» өчен мактаган (2 Яхъя 4; 3 Яхъя 3, 4).

16, 17. Паул үз кардәшләрен ничек ныгыткан?

16 Беренче гасырдагы мәсихчеләрне рухи яктан ныгыту турында әйткәндә, рәсүл Паулга тиң кеше юктыр. Мәсихче җыелышның беренче елларында рәсүлләрнең күбесе, күрәсең, Иерусалимда яшәгән; ул вакытта җитәкче совет шунда урнашкан булган (Рәс. 8:14; 15:2). Яһүдиядәге мәсихчеләр яхшы хәбәрне яһүдләргә — бердәнбер Аллаһыга ышанган кешеләргә җиткергән. Рәсүл Паулны исә изге рух грекларга, римлыларга һәм төрле илаһларга табынган башка халыкларга вәгазьләргә җибәргән (Гәл. 2:7—9; 1 Тим. 2:7).

17 Мәҗүсиләргә вәгазьләп һәм яңа җыелышлар оештырып, Паул хәзерге Төркия, Греция һәм Италия җирләрен аркылыга-буйга йөреп чыккан. Яңа мәсихчеләрнең тормышы җиңел булмаган: алар «ватандашларыннан зыян күргән», шуңа күрә дәртләндерүгә мохтаҗ булган (1 Тис. 2:14). Рәсүл Паул, аларны дәртләндерергә теләп, якынча б. э. 50 елында аларга хат язган. Тисалуникәдәге яңа гына оештырылган җыелышка ул болай дигән: «Сезнең барыгызны догаларыбызда искә алганда, без һәрчак Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз, чөнки без сезнең иманнан килүче эшләрегезне, мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтегезне һәм чыдамлыгыгызны һәрвакыт истә тотабыз» (1 Тис. 1:2, 3). Шулай ук Паул аларга мондый киңәш биргән: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз» (1 Тис. 5:11).

ҖИТӘКЧЕ СОВЕТ ҖЫЕЛЫШЛАРНЫ НЫГЫТА

18. Җитәкче совет Филипка нинди ярдәм күрсәткән?

18 Беренче гасырдагы җитәкче совет тулаем мәсихче җыелыш өчен һәм үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләр өчен дәртләндерү чыганагы булган. Мисал өчен Самариядә вәгазьләгән Филипны алыйк. Андагы күп кенә кеше мәсихчеләр булып киткән. Филипны һәм бу яңа кардәшләрне ныгытыр өчен, җитәкче совет Петер белән Яхъяны җибәргән. Алар шулай ук, яңа мәсихчеләр изге рух алсын өчен, дога кылырга тиеш булган (Рәс. 8:5, 14—17). Филип белән бу яңа мәсихчеләрнең ничек рухланып киткәннәрен күз алдыгызга гына китерегез!

19. Җитәкче советның хаты мәсихчеләрдә нинди хисләр уяткан?

19 Соңрак җитәкче советка яһүд булмаган мәсихчеләрне Муса кануны буенча сөннәткә утыртырга кирәкме дигән сорауны хәл итәргә кирәк булган (Рәс. 15:1, 2). Догада изге рух сорап һәм Изге Язмаларны тикшереп, кардәшләр сөннәткә утырту бүтән таләп ителми дигән карарга килгән һәм хатлар аша җыелышларга моның турында хәбәр иткән. Моның өчен җитәкче совет үз вәкилләрен кулланган. Мәсихчеләрдә бу нинди хисләр уяткан? Изге Язмаларда: «Тегеләре хатны укыгач, андагы дәртләндергеч сүзләргә куандылар»,— дип әйтелгән (Рәс. 15:27—32).

20. а) Җитәкче совет бөтендөнья кардәшлегенә ничек көч өстәп тора? ә) Киләсе мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

20 Бүген Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы барыбызга да, шул исәптән Бәйтел гаиләсенә һәм махсус тулы вакытлы хезмәттә катнашкан башка кардәшләргә дә, көч өстәп тора. Беренче гасырда кебек, бу безне бик куандыра. Өстәвенә, 2015 елны Җитәкче совет җитәкчелеге буенча «Йәһвәгә кире кайт» дигән брошюра бастырылды. Шулай итеп Җитәкче совет җыелыштан читләшкән кардәшләрне Йәһвәгә кире кайтырга чакыра. Бу безне, үз чиратында, мондый сораулар турында уйланырга дәртләндерә: «Җаваплы кардәшләр генә башкаларны рухландырырга һәм ныгытырга тиешме? Яисә һәрберебез дә моны эшләргә бурычлымы?» Бу сорауларга киләсе мәкалә багышланган.