Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

2013 елгы яңадан карап чыгылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Зәбур 144:12—15 тәге сүзләр Аллаһы халкына карата кулланыла. Ә «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элекке чыгарылышында бу сүзләр 11 нче шигырьдә телгә алынган явыз чит-ят кешеләргә карата кулланылган булган. Ни өчен Изге Язмаларның бу урынында шундый үзгәреш ясалган?

Еврей текстында бу өзекне төрлечә аңлап була. Яңадан карап чыгылган тәрҗемәдәге үзгәреш мондый сәбәпләргә бәйле:

  1. Яңадан карап чыгылган тәрҗемәдә текстның лексик-грамматик яклары исәпкә алынган. Зәбур 144:12—15 тәге өзек аннан алдарак барган шигырьләр белән ничек бәйле? Бу 12 нче шигырьнең беренче сүзеннән — еврей телендәге ашер сүзеннән күренә. Ашер дигән сүз күп мәгънәле. Бу сүзне, мәсәлән, «кем», «кемне» дип тәрҗемә итеп була. Элекке чыгарылышта бу сүз «кем» дип тәрҗемә ителгән булган. Нәтиҗәдә, Зәбур 144:12—15 тәге сүзләр алдарак искә алынган явыз кешеләргә карата кулланылган. Ләкин ашер сүзе нәрсәнең дә булса нәтиҗәсен аңлатырга һәм «шулчак» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. 2013 елгы яңадан карап чыгылган «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә, башка кайбер тәрҗемәләрдә кебек, «шулчак» дигән сүз кулланыла.

  2. Яңа вариант мәдхиянең контекстына яхшы туры килә. 12 нче шигырьдә «шулчак» сүзе язылганга, 12—14 нче шигырьләрдәге сүзләр тәкъва кешеләргә карый. Аларны 11 нче шигырьдә искә алынган чит-ят кешеләрдән коткарырга һәм сакларга кирәк. Бу бәйләнеш 15 нче шигырьдән дә күренә. Хәзер 12—14 нче шигырьләрдә дә, 15 нче шигырьдә дә бер үк төркем, ягъни Аллаһысы Йәһвә булган халык, бәхетле дип атала. Шулай итеп бу шигырьләр арасындагы параллель күренә. Шуны да онытмаска кирәк: борынгы еврей телендә тыныш билгеләре, мәсәлән куштырнаклар, булмаган. Шуңа күрә тәрҗемәчеләр еврей текстының иҗади стилен, контекстын һәм, гомумән алганда, бөтен Изге Язмалардагы охшаш өзекләрне исәпкә алырга тиеш. Шул чакта гына тәрҗемәчеләр текстның мәгънәсен дөрес аңлый алыр.

  3. Изге Язмалардагы башка өзекләрдә Аллаһы үзенең тугры халкына фатихалар вәгъдә итә, һәм яңа вариант бу өзекләргә яхшы туры килә. Ашер сүзе «шулчак» дип тәрҗемә ителгәнгә, бу мәдхиядә Давытның өмете ачык күренә, ә ул Аллаһының үз халкын дошманнардан коткарачагына, аны фатихалаячагына һәм муллык бирәчәгенә өметләнгән (Лев. 26:9, 10; Кан. 7:13; Зәб. 128:1—6). Канун 28:4 тә болай диелә: «Синең балаларың, җиреңнең җимеше һәм мал-туарың токымы — бозауларың вә бәрәннәрең фатихалы булыр». Һәм чыннан да, Давытның улы Сөләйман идарәсе вакытында Исраил халкы гаҗәеп иминлеккә шатланып яшәгән. Сөләйманның идарәсе хәтта Мәсихнең идарә итүенә символ булып тора (1 Пат. 4:20, 21; Зәб. 72:1—20).

144 нче мәдхиянең үзгәртелгән сүзләре Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлавыбызга тәэсир итми. Әмма бу мәдхия Йәһвә хезмәтчеләренең өметләрен яхшы сурәтли. Без бит барыбыз да явыз кешеләрнең юк ителәчәгенә һәм тәкъва кешеләрнең тыныч, рәхәт тормышка шатланып яшәячәкләренә ышанабыз (Зәб. 37:10, 11).