Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, сез рухи максатлар куясызмы?

Яшьләр, сез рухи максатлар куясызмы?

«Бөтен эшләреңне Йәһвәгә ышанып тапшыр, шунда максатларың чынга ашар» (ГЫЙБ. СҮЗ. 16:3).

ҖЫРЛАР: 135, 144

1—3. а) Яшьләр нинди сайлау алдында тора һәм моны нинди мисал сурәтли? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) ә) Мәсихче яшьләргә акыллы карар кабул итәргә нәрсә булышыр?

ӘЙТИК, син берәр мөһим вакыйгага барырга булдың, ди. Моның өчен сиңа автобуста озын юл үтәргә кирәк. Син, вокзалга килеп, аның шыгрым тулы булганын һәм күп автобуслар торганын күрәсең. Әмма син, кая барганыңны төгәл белгәнгә, югалып калмыйсың һәм кирәкле автобусны җиңел генә табасың. Ә инде башка берәр автобуска утырсаң, ул сине гел башка якка алып китәр.

2 Яшьләрне юлга чыккан кеше белән чагыштырып була. Әмма алар туры мәгънәдә юлны түгел, ә тормыш юлын сайлый. Тормыш юлы чатында торып, карар кабул итәргә кирәклеген аңлау яшьләрне бераз куркыта ала. Әмма кая барырга кирәклеген иртәрәк билгеләү аларга ярдәм итәр. Ә юлларның ниндие иң яхшысы соң?

3 Бу мәкалә яшьләрне, карарлар кабул иткәндә, Йәһвәне истә тотарга дәртләндерә. Яшьләр, рухи максатлар куегыз һәм тормышның бар өлкәләрендә Йәһвәне шатландырыгыз. Мәсәлән, уку йортын я эш сайлаганда, гаилә белән бәйле сорауларны хәл иткәндә Йәһвәнең җитәкчелеген исәпкә алыгыз. Шулчак сез Йәһвәне истә тотуыгызны күрсәтерсез. Йәһвә сезне фатихалаячак, һәм тормышыгыз чын мәгънәдә уңышлы булачак. (Гыйбрәтле сүзләр 16:3 укы.)

НИ ӨЧЕН РУХИ МАКСАТЛАР КУЯРГА КИРӘК?

4. Без бу мәкаләдә нәрсә белербез?

4 Рухи максатларны мөмкин кадәр иртәрәк кую чыннан да акыллы. Ни өчен алай дип әйтеп була? Әйдәгез, бу мәкаләдә өч сәбәпкә игътибар итик. Без рухи максатлар Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгыта һәм күп файда китерә икәнлеген күрербез.

5. Рухи максатларга омтылыр өчен төп сәбәп нинди?

5 Рухи максатларга омтылыр өчен төп сәбәп — Йәһвәгә рәхмәтле булуыбыз. Ул бит яратудан чыгып безнең өчен шундый күп эшләр башкарган. Мәдхия җырлаучы болай дигән: «И Йәһвә, сиңа рәхмәтләр белдерү... шундый яхшы! И Йәһвә, син мине үз эшләрең белән сөендерәсең, һәм мин кулларың кылган эшләреңә шатланып, аваз салам» (Зәб. 92:1, 4). Йәһвә синең өчен нәрсә башкарганы турында уйла. Ул сиңа тормышны, хакыйкатьне, Изге Язмаларны, җыелышны, мәңгелек киләчәккә өметне бирде. Рухи максатлар куеп һәм аларга омтылып, син Йәһвәгә рәхмәтле булуыңны күрсәтерсең, һәм аның белән дуслыгың ныгып китәр.

6. а) Рухи максатларыбыз Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезгә ничек тәэсир итә? ә) Яшьләр үзләренә нинди максатлар куя ала?

6 Икенче сәбәп шунда: рухи максатларга омтылганда, син күп яхшы эшләр башкарасың. Бу Йәһвәне бик сөендерә һәм аның белән мөнәсәбәтләреңне ныгыта. Рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы гаделсез түгел: ул сезнең башкарган эшегезне дә... аның исеменә күрсәткән мәхәббәтегезне дә онытмаячак» (Евр. 6:10). Максатлар куяр өчен мин әле бик яшь, дип уйлама. Мәсәлән, Кристинага 10 яшь булганда, ул тугры кардәшләрнең тәрҗемәи хәлләрен укып барырга максат куйган. Ә Тоби 12 яшендә, суга чумдырылганчы, Изге Язмаларны тулаем укып чыгарга максат куйган. Максимга 11 яшь булганда, ә сеңелесе Ноемига 10 яшь булганда, алар суга чумдырылган. Аннан соң алар Бәйтелдә хезмәт итү максатына омтыла башлаган. Үз максатларын онытмас өчен, алар хәтта Бәйтел хезмәтенә гаризаны стенага элеп куйган. Син дә, максатлар куеп, аларга ирешер өчен адымнар ясый аласыңмы? (Филипиялеләргә 1:10, 11 укы.)

7, 8. а) Максатлар кую карарлар кабул итәргә ничек булыша? ә) Ни өчен бер апа-кардәш университетка кермәскә булган?

7 Сиңа кайда укырга, кайда эшләргә һәм башка шундый сораулар хәл итәргә кирәк булыр. Моны юл чаты белән чагыштырып була: кая барганыңны белсәң, кайсы якка барырга икәнен сайлый алырсың. Нәкъ шулай ук нәрсәгә омтылганыңны аңласаң, карарлар кабул итәргә җиңелрәк булыр. Менә ни өчен рухи максатларны мөмкин кадәр иртәрәк кую мөһим, бу өченче сәбәп булып тора. Гыйбрәтле сүзләр 21:5 тә болай диелә: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә». Иртәрәк максатлар куйсаң, ниятләрең тизрәк чынга ашар. Моны Дамарис мисалы исбатлый.

8 Дамарис, мәктәпне яхшы тәмамлаганга, университетка юрист булып укырга түләүсез керә алган, ләкин ул ярты көнлек эшкә урнашкан. Ни өчен? «Бала чакта мин пионер булу максатын куйдым. Моның өчен миңа ярты көнлек эш табарга кирәк иде. Юрист булып киткән булсам, мин күп акча эшли алыр идем, әмма ярты көнлек эшне таба алмас идем»,— дип сөйли ул. Дамарис инде 20 ел пионер булып хезмәт итә. Аның яшүсмер чагында куйган максаты һәм кабул иткән карары дөрес булганмы? Дамарис үзе болай ди: «Эшләгән урынымда мин еш кына юристлар белән очрашам. Бу юристларның күпләре үз эше белән бигүк канәгать түгел. Югары белем алган булсам, миңа да шул эшне башкарырга туры килер иде. Әмма пионер булырга карар иткәнгә, мин еллар буе Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итә алам. Бу мине карьера китерә алган канәгатьсезлектән яклады».

9. Ни өчен яшьләр мактауга лаек?

9 Бөтен җирдә яшәүче меңләгән яшьләр эчкерсез мактауга лаек. Алар үзләрен Йәһвәгә багышлый һәм рухи максатларга ирешә. Бу яшьләр канәгатьлек китерүче тормыш алып бара һәм тормышның бар өлкәләрендә — белем алу, эшкә урнашу, гаилә кору кебек сорауларда — Йәһвәне тыңлый. Сөләйман патша болай дип язган: «Бөтен йөрәгең белән Йәһвәгә таян... Бар юлларыңда Аллаһыны исәпкә ал, һәм ул сукмакларыңны туры итәр» (Гыйб. сүз. 3:5, 6). Яшьләр Йәһвә өчен бик кадерле. Ул аларны бик ярата, яклый, аларга җитәкчелек бирә һәм үз фатихасын яудыра.

ШАҺИТЛЕК БИРЕРГӘ ӘЗЕРЛӘН

10. а) Ни өчен вәгазь эше беренче урында торырга тиеш? ә) Хезмәтебезне яхшыртырга безгә нәрсә булышыр?

10 Йәһвәнең хуплавын эзләгән яшьләр вәгазь эшенә зур игътибар бирә. Гайсә Мәсих: «Иң элек... яхшы хәбәр вәгазьләнергә тиеш»,— дип әйткән (Марк 13:10). Вәгазь эше бик ашыгыч булганга, аны тормышыңда беренче урынга куй. Син вәгазьдә күбрәк катнашуны максат итеп куя аласыңмы? Пионер хезмәтен башлый аласыңмы? Ә вәгазь сиңа бигүк ошап бетмәсә, нәрсә эшләргә? Хезмәт осталыгын ничек яхшыртып була? Сиңа мондый ике киңәш ярдәм итәр: яхшы әзерлән һәм бирешмә! Нәтиҗәдә, хезмәт сиңа күбрәк шатлык китерә башлар!

Син шаһитлек бирүгә ничек әзерләнәсең? (11, 12 нче абзацларны кара.)

11, 12. а) Яшьләр шаһитлек бирүгә әзерләнер өчен, нәрсә эшли ала? ә) Бер яшь кардәшебез мәктәптә ничек шаһитлек биргән?

11 «Сорауларыңа җаваплар. Том 2» (рус) дигән китап сиңа сыйныфташларыңның еш биргән сорауларына җавап кайтарыр өчен әзерләнергә булышыр. Мәсәлән, 36 нчы бүлектә ни өчен Аллаһыга ышану акыллы икәнлеге турында әйтелә. Бу бүлекне укып чык һәм уйлан: берәрсе сине, ни өчен син Аллаһыга ышанасың, дип сораса, син ничек җавап бирер идең? Җавап биргәндә, син кайбер шигырьләр дә китерә алыр идең, мәсәлән: Еврейләргә 3:4, Римлыларга 1:20 һәм Зәбур 139:14. Бу китаптан тулы файда алырга тырыш. (1 Петер 3:15 укы.)

12 Кайбер яшь мәсихчеләр сыйныфташларын басмаларыбызда үз сорауларына җавап табарга өйрәтә. Лука исемле кардәшебез шулай эшләгән дә. Бер дәрестә укытучысы класс белән төрле диннәр турында фикер алышкан. Лука дәреслектә Йәһвә Шаһитләре турында дөрес мәгълүмат китерелмәгәненә игътибар иткән. Башта оялса да, ул Йәһвә Шаһитләре турында төгәл мәгълүмат җиткерергә рөхсәт сораган. Укытучы ризалашкан. Лука үз карашлары турында сөйли алган. Моннан тыш, ул сыйныфташларын Йәһвә Шаһитләренең кайбер басмалары белән таныштырган. Өй эше итеп укытучы класска «Бәйләнчекләрне йодрык белән янамыйча җиң» дигән роликны карарга кушкан. Лука яхшы хәбәр белән бүлешә алганына бик шат булган.

13. Вәгазьгә килгәндә, ни өчен безгә бирешергә кирәкми?

13 Син барган юлда, образлы тел белән әйткәндә, чокырлар булса да, бирешмә (2 Тим. 4:2). Авырлыкларга очраганда, максатларыңны күз алдыңда тот. Катарина исемле 17 яшьлек апа-кардәш хезмәттәшләренә вәгазьләргә максат куйган булган. Бер хезмәттәше аны берничә тапкыр рәнҗеткән, әмма бу Катаринаны куркытмаган. Аның яхшы тәртибен күргәч, Ханс исемле башка бер хезмәттәше бик гаҗәпләнгән. Вакыт узу белән ул басмаларыбызны укый башлаган, Изге Язмаларны өйрәнгән һәм суга чумдырылган. Катарина башка җиргә күченгән булган, шуңа күрә ул Хансның уңышлары турында белмәгән. 13 ел үткәннән соң, Катарина, үз җыелышында чакырылган нотыкчының Ханс булуын күреп, никадәр шатланганын күз алдына гына китерегез. Әйе, Катарина бирешмәгән һәм үз хезмәттәшләренә вәгазьләвен дәвам иткән булган. Бу шундый шәп җимешләр китергән!

МАКСАТЫҢНЫ ИСЕҢДӘ ТОТ

14, 15. а) Башкалар басым ясаганда, яшьләргә нәрсәне истә тоту мөһим? ә) Яшьләргә басымга каршы торырга нинди киңәшләр ярдәм итәр?

14 Шулай итеп, Йәһвәгә хезмәт итү тормышыңда иң мөһим нәрсә булырга тиеш һәм моның өчен сиңа рухи максатлар куярга кирәк. Яшьтәшләрең күңел ачуларны иң мөһим нәрсә дип санарга һәм сине үзләренә кушылырга чакырырга мөмкин. Шуңа күрә иртәме-соңмы сиңа рухи максатларыңны чыннан да кадерләгәнеңне күрсәтергә туры килер. Яшьтәшләреңнең басымы игътибарыңны читкә юнәлтмәсен. Автобус мисалына кайтыйк. Башка якка баручы автобуста күңелле итеп вакыт үткәргән яшьләрнең барганын күрсәң, син бу автобуска утырыр идеңме?

15 Яшьтәшләреңнең басымына каршы торыр өчен, вәсвәсә туа алган ситуацияләрдән кач (Гыйб. сүз. 22:3). Шулай ук начар тәртипнең коточкыч нәтиҗәләре турында уйла (Гәл. 6:7). Моннан тыш, киңәшләргә мохтаҗ булганыңны басынкылык белән таны. Бу сиңа әти-әниеңнән я башка җитлеккән кардәшләрдән киңәшләр кабул итәргә булышыр. (1 Петер 5:5, 6 укы.)

16. Басынкылыкның мөһимлеген күрсәтүче очрак сөйләгез.

16 Басынкылык Кристоф исемле кардәшебезгә абый-кардәшләрнең киңәшләренә колак салырга ярдәм иткән. Суга чумдырылганнан соң күп тә үтмәстән, ул фитнес-клубка йөри башлаган. Анда башка яшьләр дә йөргән, һәм алар Кристофны үзләре йөргән спортклубка язылырга чакырган. Кристоф бу тәкъдим турында бер өлкән белән киңәшләшкән. Өлкән аны, карар кабул иткәнче, тозаклар турында уйларга дәртләндергән, аңа ярышу рухы йогарга мөмкин дип кисәткән. Шулай да Кристоф бу спортклубка йөри башлаган. Ләкин вакыт узу белән ул бу спорт төренең көч куллану белән бәйле булганын һәм хәтта җәрәхәтләнә алуын аңлаган. Ул башка өлкәннәр белән дә киңәшләшергә булган. Алар Изге Язмалардагы принципларга игътибар иткән. Кристоф болай ди: «Йәһвә миңа яхшы киңәшчеләр бирде. Киңәшне башта тыңламасам да, берникадәр вакыттан соң мин аңа колак салырга булдым». Ә син киңәшләргә басынкылык белән колак саласыңмы?

17, 18. а) Йәһвә яшьләргә нәрсә тели? ә) Кайбер яшьләр, үсеп җиткәч, нәрсәгә үкенә? б) Бу тозакка эләкмәскә нәрсә булышыр? Мисал китерегез.

17 «Егет, яшь булганда шатланып яшә, яшьлек көннәреңдә күңелең сөенсен» (Вәг. 11:9). Әйе, Йәһвә яшьләрнең шатлыклы булуларын тели. Бу мәкаләдән белгәнебезчә, бәхетле булыр өчен, безгә рухи максатлар куярга һәм, карарлар кабул иткәндә, Йәһвәне истә тотарга кирәк. Моны мөмкин кадәр иртәрәк эшләсәң, Йәһвәнең җитәкчелеген, яклавын һәм фатихасын алырсың. Аллаһы Сүзендәге зирәк киңәшләрне куллан һәм мондый сүзләр буенча эш ит: «Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот» (Вәг. 12:1).

18 Яшьлек бик тиз уза. Кызганычка каршы, кайберәүләр яшь чакларында дөрес булмаган максатларга омтылган я бернинди дә максатлар куймаган һәм хәзер моңа үкенә. Рухи максатлар сайлаган яшьләргә исә андый хисләр кичерергә туры килмәс. Киресенчә, алар чын канәгатьлек кичерер. Моны Мирьяна мисалы дәлилли. Яшүсмер чакта ул спортта зур уңышларга ирешкән. Ул хәтта кышкы Олимпия уеннарында катнашырга чакыру алган. Ләкин Мирьяна бу уеннарда катнашмаска карар иткән һәм тулы вакытлы хезмәт башлаган. Ул вакыттан инде 30 елдан артык вакыт үткән, ә Мирьяна әле дә үз ире белән бу хезмәттә катнаша. Ул болай ди: «Дан, хөрмәт, хакимлек һәм байлыкка омтылу максаты буш һәм чын бәхет китерми. Аллаһыга хезмәт итү һәм кешеләргә рухи яктан үсәргә булышу — иң яхшы максат».

19. Яшь чакта рухи максатлар кую мәсихчегә нинди файда китерә?

19 Яшь кардәшләр эчкерсез мактауга лаек: алар, бар авырлыкларны җиңеп, Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куя; алар рухи максатларга омтыла, вәгазь эшенә җитди карый һәм бу дөнья тәкъдим иткән нәрсәләрне кире кага. Яшьләр, тырышлыкларыгыз мәгънәсез түгел! Сезгә кардәшләрегез һәм, әлбәттә, Йәһвә Аллаһы ярдәм итәргә әзер. Йәһвәгә таяныгыз һәм ул бар ниятләрегезне чынга ашырыр!