Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Зәкәриягә бирелгән күренешләр һәм безнең тормышыбыз

Зәкәриягә бирелгән күренешләр һәм безнең тормышыбыз

«Миңа кайтыгыз!.. Һәм мин дә сезгә кайтырмын» (ЗӘК. 1:3).

ҖЫРЛАР: 89, 86

1—3. а) Зәкәрия пәйгамбәр хезмәт итә башлаганда, исраиллеләрнең рухи халәте нинди булган? ә) Ни өчен Йәһвә үз халкын үзенә кайтырга дәртләндергән?

ОЧЫП БАРГАН төргәк, савыт эчендә утырган хатын, канатлары ләкләкнеке кебек булган ике хатын — бу гаҗәеп образларны без Зәкәрия китабында табабыз (Зәк. 5:1, 7—9). Ә ни өчен Йәһвә үз пәйгамбәренә андый күренешләр биргән? Ул вакытта исраиллеләрнең рухи халәте нинди булган? Һәм Зәкәриянең күренешләре безгә нинди файда китерә ала?

2 Б. э. к. 537 ел Йәһвә халкы өчен аеруча шатлыклы булган. Бу елны исраиллеләрнең 70 еллык әсирлек чоры тәмамланган. Бабылдан кайткан исраиллеләр гыйбадәтханәне торгызу эшенә дәртләнеп тотынган һәм Йәһвәгә гыйбадәт кыла башлаган. Б. э. к. 536 елда гыйбадәтханәнең нигезе инде салынган булган. Шул вакытны кешеләр шатлыгыннан «шулкадәр нык кычкырган ки, тавыш бик еракта ишетелеп торган» (Езра 3:10—13). Ләкин авырлыкларсыз булмаган шул: дошманнар бу төзү эшенә каршы килгән. Авырлыклар аркасында, исраиллеләрнең рухы төшкән һәм алар гыйбадәтханәне торгызудан туктаган. Алар үз йортларын төзүгә һәм кырларда эшләүгә чиктән тыш күп вакыт бирә башлаган. Инде 16 ел үткән, ә гыйбадәтханә әле дә төзеп бетерелмәгән булган. Йәһвә исраиллеләргә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Миңа кайтыгыз». Моның өчен аларга үз эшләрен түгел, ә Йәһвәне беренче урынга куярга кирәк булган. Йәһвә үзенә исраиллеләрнең кыюлык һәм ашкыну белән хезмәт итүләрен теләгән.

3 Үз халкына булышыр өчен, Йәһвә б. э. к. 520 елда Зәкәрия пәйгамбәрне җибәргән. Ул исраиллеләргә ни өчен Йәһвә аларны Бабылдан азат иткәнен исләренә төшерергә тиеш булган. Зәкәриянең исеме «Йәһвә исенә төшерде» дигән мәгънә йөртә, шуңа күрә бу пәйгамбәрнең исеме исраиллеләргә шуны хәтерләткәндер: алар Йәһвәне оныткан булса да, Аллаһы аларны онытмаган. (Зәкәрия 1:3, 4 укы.) Үз пәйгамбәре аша Йәһвә үз халкын юаткан. Ул аларга хак гыйбадәт кылуны торгызуда булышырга вәгъдә иткән, әмма шул ук вакыт, теләр-теләмәс кенә хезмәт итсәләр, җәза бирермен, дип кисәткән. Без бу мәкаләдә Зәкәриянең алтынчы һәм җиденче күренешләрен карап чыгарбыз. Йәһвә үз халкын рухи яктан уянырга ничек дәртләндергән? Без бу күренешләрдән нинди файда ала алабыз? Әйдәгез, бу сорауларга җавап табыйк.

ЙӘҺВӘ УРЛАУ ӨЧЕН ҖӘЗАГА ТАРТА

4. а) Үзенең алтынчы күренешендә Зәкәрия нәрсә күргән? ә) Ни өчен очып барган төргәкнең ике ягына да язылган булган? (Мәкалә башындагы беренче рәсемне кара.)

4 Зәкәрия китабының бишенче бүлеге бик кызык күренештән башлана. (Зәкәрия 5:1, 2 укы.) Зәкәрия очып барган бер төргәк күрә. Аның озынлыгы — 9 метр, ә киңлеге — 4,5 метр! Бу төргәк төрелмәгән килеш оча, шуңа күрә аны укып була. Анда Аллаһының хөкем хәбәре язылган. Гадәттә төргәкләрнең бер ягына гына язсалар, очып барган төргәкнең ике ягына да язылган булган (Зәк. 5:3). Димәк, андагы хәбәр бик җитди һәм игътибарга лаек!

Мәсихчеләр урлауның бар төрләрен дә нәфрәт итә (5—7 нче абзацларны кара.)

5, 6. Йәһвә урлауның бар төренә дә ничек карый?

5 Зәкәрия 5:3, 4 укы. Һәрбер кеше, ә бигрәк тә Аллаһының исемен йөрткән халык, Аллаһы алдында җаваплы! Аллаһының хезмәтчеләре урлауның бар төре дә Аллаһының исемен хурлый икәнен аңлый (Гыйб. сүз. 30:8, 9). Каракның акланырлык сәбәпләре бар кебек тоелса да, урлап, ул үзенең комсыз теләкләрен Аллаһыдан өстен куя. Мотивлары нинди генә булмасын, карак матди әйберләргә чиктән тыш зур әһәмият бирә һәм Йәһвәнең исемен һәм канунын бер нигә дә куймаганын күрсәтә.

6 Игътибар иттегезме, Зәкәрия 5:3, 4 тә, ләгънәт каракның йортына керер һәм, шул йортта калып, йортны ялмап алыр, дип әйтелә? Димәк, Йәһвә үзенең халкында һәртөрле явызлыкны фаш итә һәм хөкем итә ала, бернинди стеналар да я йозаклар да аңа комачаулый алмый. Карак үз эшләрен полициядән, эш бирүчедән, өлкәннәрдән я ата-анасыннан яшерә алса да, ул Йәһвәдән бернәрсәне дә яшерә алмаячак (Евр. 4:13). Безгә «һәр яктан намуслы» булырга теләгән халык арасында яшәү бик зур шатлык китерә! (Евр. 13:18)

7. Очып барган төргәктә язылган ләгънәт безгә зыян китермәсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

7 Шулай итеп, без урлауның бар төрләре дә Йәһвәне рәнҗетә икәнен беләбез һәм аның исеменә тап төшерерлек бернәрсә дә эшләргә теләмибез. Без Йәһвәнең югары әхлакый нормаларын белү һәм алар буенча яшәү — зур хөрмәт икәнен истә тотабыз. Йәһвә бөтен явызлыкны юк иткәндә, аның кануннары буенча яшәвебез безгә исән калырга булышачак.

БАГЫШЛАНУ АНТЫБЫЗ БУЕНЧА «КӨН САЕН» ЯШИБЕЗ

8—10. а) Ант нәрсә ул? ә) Сидкыя патша үзенең нинди антын үтәмәгән?

8 Очып барган төргәктә Аллаһының «исеме белән ялган ант бирүчеләр» өчен дә кисәтү сүзләре бар (Зәк. 5:4). Ант — берәр нәрсәнең хак булуына ышандырыр өчен әйтелә торган сүзләр. Нәрсәдер эшләргә я нәрсәдер эшләмәскә дигән тантаналы вәгъдәне дә ант дип атап була.

9 Йәһвә исеме белән ант бирүчеләр үз сүзләренә бик җитди карарга тиеш булган. Андый ант биргән кешеләрнең берсе — Иерусалимның соңгы патшасы, Сидкыя. Ул, Бабыл патшасына тугры булырмын һәм аңа каршы фетнә күтәрмәм, дип Йәһвә исеме белән ант иткән. Ләкин Сидкыя үз сүзендә тормаган. Нәтиҗәдә, Йәһвә аңа мондый хөкем чыгарган: «Үзем белән ант итәм... [Сидкыя] үзен патша итеп куйган патшага биргән антын санга сукмады һәм төзелгән килешүне бозды. Ул шул патшаның шәһәрендә — Бабылда үләр» (Йәз. 17:16).

10 Сидкыя патша, Аллаһы исеме белән ант биргәнгә, бу антны үтәүдә Йәһвә алдында җаваплы булган (2 Елъ. 36:13). Ләкин ул үз сүзен үтәмәгән: Сидкыя, Бабыл хакимлегеннән арыныр өчен, Мисырга качып китәргә маташкан, әмма бу уңышсыз булган (Йәз. 17:11—15, 17, 18).

11, 12. а) Иң мөһим ант нинди? ә) Багышлану анты буенча яшәвебез нәрсәдән күренер?

11 Йәһвә без биргән вәгъдәләргә дә җитди карый, шуңа күрә, аның хуплавын алыр өчен, без үз антларыбызны үтәргә тиеш (Зәб. 76:11). Йәһвәгә багышлану анты — кеше бирә алган антларның иң мөһиме. Бу антны биргәндә, кеше Йәһвәгә, бернәрәсәгә дә карамастан, тугрылык белән хезмәт итәргә махсус вәгъдә бирә.

12 Без багышлану анты буенча яшәгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? «Көн саен» кечкенә сынауларда да, зур сынауларда да тугры калып. Шулчакта Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез нык икәнлеге ап-ачык күренер (Зәб. 61:8). Мәсәлән, эштә я мәктәптә берәрсе сезнең белән гыйшык уены уйный башласа, сез, Йәһвәгә тыңлаучанлык күрсәтеп, аның игътибарын кире кагарсызмы? (Гыйб. сүз. 23:26) Я, әйтик, гаиләдә сез генә Йәһвә Шаһите һәм сездән башка беркем дә яхшы сыйфатлар күрсәтергә тырышмый, ди. Сез Йәһвәгә мәсихче сыйфатлар күрсәтергә булышсын дип дога кылырсызмы? Сез һәр көн дога кыласызмы һәм Йәһвәгә мәхәббәте һәм җитәкчелеге өчен рәхмәтләрегезне белдерәсезме? Изге Язмаларны һәр көн укыр өчен вакыт бүлеп куясызмы? Йәһвәгә багышланганда, асылда, без аңа бар бу эшләрдә дә катнашырга вәгъдә иттек. Багышлану антыбыз буенча яшәр өчен, безгә тыңлаучанлык күрсәтергә кирәк. Гыйбадәт кылуда бөтен йөрәктән катнашуыбыз Йәһвәне яратканыбызны һәм аңа эчкерсез багышлануыбызны дәлилләр. Йәһвәгә хезмәт итүебез — ниндидер формаль нәрсә түгел, ә тормыш юлыбыз. Чынында, багышлану анты буенча яшәү үзебезгә файда китерә. Тугры булсак, без мәңге киләчәккә ия булырбыз (Кан. 10:12, 13).

13. Без Зәкәриянең алтынчы күренешеннән нәрсә белдек?

13 Зәкәриянең алтынчы күренешеннән күренгәнчә, Йәһвәнең хезмәтчеләре урламый һәм биргән вәгъдәләрен үти. Без шуңа да игътибар иттек: Йәһвә үз халкын ташламаган һәм аларның, үз дошманнарының басымы аркасында, берникадәр вакытка рухи яктан сүлпәнәеп киткәнен аңлаган. Әйе, үз вәгъдәләрен үтәүдә Йәһвә безнең өчен иң яхшы үрнәк, һәм ул безгә дә үз вәгъдәләребезне үтәргә булыша, мәсәлән ул, тиздән җирдә бернинди дә явызлык булмаячак дип, өмет бирә. Зәкәриянең киләсе күренеше нәкъ шуның турында.

«ЯВЫЗЛЫК» САВЫТ ЭЧЕНДӘ

14, 15. а) Зәкәрия җиденче күренештә нәрсә күрә? (Мәкалә башындагы икенче рәсемне кара.) ә) Савытта утырган хатын нәрсәне аңлата һәм ни өчен фәрештә аны ябып куйган?

14 Очып барган төргәкне күргәннән соң, Зәкәриягә болай дип әйтелгән булган: «Күзләреңне кабат күтәреп кара әле». Бу яңа күренештә Зәкәрия нәрсә күрер икән? Ул «ефа» дип аталган савыт күрә. (Зәкәрия 5:5—8 укы.) Бу савыт «түгәрәк кургаш капкач» белән капланган. Капкач ачылгач, Зәкәрия «савыт эчендә утырган бер хатынны» күрә. Фәрештә: «Бу — Явызлык»,— дип әйтә. Бу хатын савыттан чыгарга маташканда, Зәкәриянең никадәр куркып киткәнен күз алдына гына китерегез! Әмма фәрештә үзен көтәргә мәҗбүр итми: ул, шул хатынны кире савытка этеп, савытны авыр капкач белән каплап куя. Бу күренеш нәрсә аңлата?

15 Фәрештәнең «Явызлыкны» ябып куюыннан күренгәнчә, Йәһвә үз халкы арасында бернинди дә явызлык булуына түзеп тормас. Ул үз оешмасында бөтен тәкъвасызлыкны кичектермичә юк итәчәк (1 Көр. 5:13).

Йәһвә үз халкын саф килеш саклый (16—18 нче абзацларны кара.)

16. а) «Явызлык» утырган савыт белән нәрсә була һәм аны кайда алып китәләр? (Мәкалә башындагы өченче рәсемне кара.)

16 Шуннан соң Зәкәрия ике хатын күрә. Аларның һәрберсенең ләкләкнекенә охшаган ике канаты бар. (Зәкәрия 5:9—11 укы.) Бу хатыннар теге савытта утырган хатыннан бик аерылып тора! Үз көчле канатларында очып, алар, «Явызлык» утырган савытны һавага күтәреп, кайдадыр алып китәләр. Әмма кайда? «Шинар җиренә», ягъни Бабылга. Ни өчен алар аны нәкъ шунда алып китә?

17, 18. а) Ни өчен Шинар җире «Явызлык» өчен туры килгән урын булып тора? ә) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

17 Зәкәрия вакытында яшәгән исраиллеләр ике хатынның «Явызлыкны» ни өчен нәкъ менә Бабылга алып киткәнен аңлаган. Зәкәрия һәм исраиллеләр Бабылда явызлык хөкем сөргәнен бик яхшы белгән. Аларга бит, потка табынучы мәҗүсиләр арасында үсеп, аларның тәэсиренә каршы торырга туры килгән иде. Бу күренеш исраиллеләрне бик дәртләндергәндер! Алар Йәһвәнең гыйбадәт кылуны саф килеш саклаячагына ышана алган!

18 Шулай ук бу күренеш исраиллеләргә үзләренең дә җаваплы булуларын исләренә төшергән — аларга, хак гыйбадәт кылуны саф килеш саклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк булган. Бернинди нәҗеслек Йәһвә халкына үтеп керергә тиеш булмаган! Бүгенге көннәрдә Йәһвә безне үз оешмасына китерде, һәм без монда Йәһвәнең мәхәббәтен һәм яклавын күрәбез. Без дә, үз чиратыбызда, Аллаһы халкы арасындагы чисталыкка үз өлешебезне кертергә тиеш. Йәһвә оешмасында явызлык өчен урын юк.

САФ ХАЛЫК ЙӘҺВӘНЕ ДАНЛЫЙ

19. Зәкәрия күренешләрендә безнең өчен нинди файдалы искә төшерүләр бар?

19 Зәкәриянең алтынчы һәм җиденче күренешләре намуссыз кешеләр өчен җитди кисәтү булып тора. Бу күренешләр Йәһвә гөнаһ кылган кешеләргә түзеп тормас икәнлеген исләренә төшерә. Аллаһының хезмәтчеләре явызлыкны бөтен йөрәктән нәфрәт итәргә тиеш. Бу күренешләрдән күренгәнчә, күктәге Атабызның хуплавын алырга омтылсак, ул безне каһәрләмәячәк, ә фатихасын биреп яклаячак. Явызлык тулы дөньяда сафлык саклау авыр булса да, Йәһвә ярдәме белән бу мөмкин! Әмма хак гыйбадәт кылу бу явыз дөньяда юкка чыкмаячак икәнен без кайдан беләбез? Бөек афәт тиз якынлашып килгәндә, ни өчен без Йәһвәнең үз оешмасын яклаячагына ышана алабыз? Киләсе мәкалә бу сорауларга җавап бирәчәк.