Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкатькә җәлеп иткән игелекле эш

Хакыйкатькә җәлеп иткән игелекле эш

ҺИНДСТАНДАГЫ Гуджарат штатының бер шәһәрчегендә Джон исемле малай яшәгән. 1950 еллар азагында аның әтисе Йәһвә Шаһите булып киткән. Джон үзе, аның әнисе, апасы, сеңелләре һәм энекәшләре католик динен тоткан, шуңа күрә алар әтиләренең яңа динен ошатмаган.

Бервакыт Джонның әтисе аңа җыелыштагы бер абый-кардәшкә бер конверт илтеп бирергә кушкан. Шул көнне Джон, зур калай мичкәне ачарга тырышканда, бармагын кискән. Ләкин ул, әтисенең йомышын үтәргә теләгәнгә, бармагын чүпрәк белән бәйләгән дә юлга чыгып киткән.

Адрес буенча килгәч, ишекне теге абый-кардәшнең хатыны ачкан. Ул да Йәһвә Шаһите булган. Конвертны алганда, ул Джонның бармагы киселгән булуына игътибар иткән һәм ярдәм тәкъдим иткән. Бу апа, дарулар тартмасын чыгарып, Джонның бармагындагы яраны антисептик белән эшкәрткән һәм аны бәйләгән. Аннан соң ул Джонны кайнар чәй белән сыйлаган, алар яхшы гына аралашкан, һәм апа-кардәшебез аңа Изге Язмалар турында сөйләгән.

Апа-кардәшнең эчкерсез кайгыртуы Джонны Йәһвә Шаһитләренә яңача карарга дәртләндергән. Джон аңа ике сорау биргән: Мәсих ул — Аллаһымы һәм мәсихчеләр изге Мәрьям анага дога кылырга тиешме? Джонның бу сораулар буенча карашы әтисенекеннән аерылып торган. Апа-кардәш, гуджарати телен белгәнгә, Джонга аның туган телендә җавап биргән. Ул аңа Изге Язмаларда бу хакта нәрсә әйтелгәнен күрсәткән һәм «Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр» дигән брошюраны биргән.

Соңрак, шул брошюраны укыганда, Джон бу хакыйкать икәнен аңлаган. Ул, чиркәүдәге руханига барып, шул ук ике сорауны биргән. Рухани, кызып китеп, Джонга Изге Язмаларны ыргыткан һәм болай дип кычкырган: «Син бит Шайтан булып киткәнсең! Изге Язмаларда Мәсих Аллаһы түгел дип кайда әйтелә?! Безгә Мәрьямгә табынырга кирәкми дип кайда язылган?! Күрсәт!» Руханиның тәртибе Джонны шулкадәр биздергән ки, ул аңа хәтта: «Католик чиркәвендә бүтән эзем дә булмас!» — дип әйткән. Һәм ул үз сүзендә торган да.

Джон Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм, нәтиҗәдә, Аллаһының хезмәтчесе булып киткән. Вакыт узу белән, гаиләсенең кайбер әгъзалары да аңа кушылган. Инде якынча 60 ел үтсә дә, Джонның уң кулындагы имән бармагында яра эзе әле дә күренеп тора. Бу аңа теге апа-кардәшнең күрсәткән игелеген исенә төшерә. Аның игелекле эше Джонга хакыйкатькә килергә булышкан (2 Көр. 6:4, 6).