ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕҢӘ НИЧЕК ХУҖА БУЛЫРГА?
3. Бирешмичә, алга карагыз
Киң таралган бер караш буенча, яңа гадәтне үстерер өчен, кешегә 21 көн кирәк. Әмма чынында тикшерүләр шуны күрсәтә: зур үзгәрешләр ясар өчен, кайбер кешеләргә — азрак вакыт, башкаларга исә күбрәк вакыт кирәк. Бу безне күңелсезләндерергә тиешме?
Мондый хәлне күз алдына китерик: сез атнага өч тапкыр физик күнегүләр ясарга булдыгыз, ди.
-
Беренче атнада сез максатыгызга ирешәсез.
-
Икенче атнада ике көн генә күнегүләр ясыйсыз.
-
Өченче атнада кабат уңышлы буласыз.
-
Дүртенче атнада сез теләр-теләмәс бер көн генә күнегүләр ясыйсыз.
-
Бишенче атнада сез кабат максатыгызга ирешәсез һәм шул вакыттан алып күнегүләрне регуляр рәвештә эшлисез.
Яңа гадәтне ныгытуга сезнең биш атнагыз китте. Биш атна бу аз вакыт түгел сыман! Шулай да, берәр максатыгызга ирешкәч, сез яңа яхшы гадәтне үстергәнегезгә шат булырсыз.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 24:16).
Изге Язмалар безне бирешмәскә һәм алга карарга дәртләндерә. Иң мөһиме — күпме тапкыр егылганыбыз түгел, ә күпме тапкыр яңадан торганыбыз.
Иң мөһиме — күпме тапкыр егылганыбыз түгел, ә күпме тапкыр яңадан торганыбыз
НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?
-
Кайчак бирешсәгез дә, бу сезнең бөтенләй уңышсыз булуыгызны аңлатмый. Максатыгызга омтылганда, кайчак абынып егылуыгыз да булачак.
-
Игътибарыгызны уңышлы булган чакларыгызга туплагыз. Әйтик, сез балаларыгыз белән тыныч кына сөйләшергә өйрәнергә телисез, ди. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Кайчан мин соңгы тапкыр балаларыма ачуымны тыя алдым һәм кычкырмадым? Кычкырыр урынына мин нәрсә эшләдем? Киләсе очракта да кычкырмас өчен, нишләргә?» Андый сораулар сезгә игътибарыгызны уңышсыз булуыгызга түгел, ә көчле якларыгызга тупларга ярдәм итәр.
Изге Язмалардагы принциплар сезгә тормышның башка өлкәләрендә, мәсәлән, борчылуны җиңүдә, бәхетле гаилә тормышын алып баруда һәм чын бәхет табуда ничек ярдәм итә ала? Моның турында белергә теләсәгез, Йәһвә Шаһитләре белән сөйләшегез.