Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Аллаһы — безнең Коткаручыбыз»

«Аллаһы — безнең Коткаручыбыз»

АЛЛАҺЫНЫҢ хезмәтчеләре белән чагыштырганда, дөнья кешеләренең саны һәрвакытта да күбрәк булган. Дөньяның безне нәфрәт иткәнен исәпкә алсак, Йәһвә безне якламаса, без исән кала алмас идек.

Давыт моны яхшы аңлаган. Үзенең бер мәдхиясендә ул болай дип язган: «Әгәр Йәһвә безнең белән булмаган булса... Дошманнар безгә һөҗүм иткән чакта Йәһвә безнең белән булмаган булса, алар, ачулары кубып, безне тере килеш йотар иде. Сулар безне агызып алып, ташкын каплап китәр иде. Ярсулы сулар безне басып китәр иде» (Зәб. 124:1—5). Җир тетрәү, йортлар белән кешеләрне йотып, бик зур зыян китергән кебек, дошманнар да, Йәһвә исраиллеләргә ярдәм итмәсә, аларга шундый ук зур зыян китерер иде. Чит халыклар аларны, ярсулы сулар кебек, басар иде, агызып алып, каплап китәр иде. Ләкин бөек Аллаһыбыз үз халкын беркайчан да калдырмаган.

Янаган куркынычны исәпкә алсак, исраиллеләрнең Чиксез Кодрәт Иясенә рәхмәтле булыр өчен күп сәбәпләре булган. Шуңа күрә Давыт, исраиллеләрнең хисләрен белдереп, болай дип җырлаган: «Йәһвә макталсын, чөнки ул безне ерткыч дошманнарга табыш итеп бирмәде. Без аучы тозагыннан котылган кош шикелле; тозак ватылгач, качып котылдык. Ярдәмебез — күк белән җирне яраткан Йәһвә исемендә» (Зәб. 124:6—8).

Дошманнар, ерткыч хайваннардай, исраиллеләрне йотарга теләгән. Әмма Йәһвә моңа юл куймаган. Исраиллеләр аучы тозагына эләккән кош шикелле булган. Әмма кинәт Йәһвә аларны коткарган. Әйе, Йәһвә исемен чакырырга, ягъни бу исемне йөрткән шәхестән ярдәм эзләргә, бик акыллы булган. Галәмнең Барлыкка Китерүчесе үз халкын беркайчан да ташламый бит.

Без авырлыклар кичергәндә, 124 нче мәдхия безне юата. Безгә юк ителү яный кебек тоелырга мөмкин. Әмма Аллаһы моңа беркайчан да юл куймаячак. Ул безгә коткару бирәчәк.

«Үз иманын аңа [Йәһвәгә] нигезләүче һичкем оятка калмаячак» (Рим. 10:11)