Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яшьләр, «Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куегыз»

Яшьләр, «Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куегыз»

«Сез һәрвакыт буйсынып яшәдегез... Шуңа күрә алга таба да, Аллаһы сезне коткарсын өчен тырышлыклар куегыз» (ФЛП. 2:12).

ҖЫРЛАР: 133, 135

1. Ни өчен суга чумдырылу — бик мөһим адым? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ҺӘР ЕЛ меңләгән өйрәнүче суга чумдырыла. Бу адымны хакыйкатьне балачактан ук белгән күп кенә балалар һәм яшүсмерләр дә ясый. Син дә аларның берсеме? Алайса, сине эчкерсез мактап була. Коткарылыр өчен һәм мәңгелек тормыш алыр өчен, мәсихчеләргә суга чумдырылырга кирәк (Мат. 28:19, 20; 1 Пет. 3:21).

2. Ни өчен суга чумдырылудан куркырга кирәкми?

2 Суга чумдырылу күп фатихалар китерә, әмма шул ук вакыт ул сиңа зур җаваплылык та йөкли. Ни өчен алай дип әйтеп була? Суга чумдырылган көнне сиңа мондый сорау бирелде: «Син Гайсә Мәсих корбаны нигезендә үз гөнаһларыңнан тәүбә иттеңме һәм, Йәһвә ихтыярын үтәр өчен, үзеңне аңа багышладыңмы?» «Әйе» дип җавап биреп, син Йәһвәгә багышлануыңны күрсәттең. Син Йәһвәне яратырга һәм аның ихтыярын үтәүне тормышыңда беренче урынга куярга ант иттең. Бу антны биргәнеңә үкенергә кирәкме? Һич тә юк! Чөнки үзеңне Йәһвәгә тапшыру ялгыш адым була алмый! Тагын да яхшырак юл була аламы соң?! Йәһвәне тыңламаган кешеләр белән Шайтан идарә итә. Ә Шайтан безне коткарырга теләми. Киресенчә, ул үзенең фетнәсенә кушылуыбызны һәм мәңгегә үлүебезне тели.

3. Йәһвәгә багышлану нинди фатихалар китерә?

3 Ә хәзер, мәсихче булып киткәч, нинди фатихалар алганың турында уйлан. Йәһвәгә тормышыңны багышлагач, син болай дип әйтә аласың: «Йәһвә минем яклы, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам. Кеше миңа нәрсә эшли алсын?» (Зәб. 118:6) Әйе, Йәһвә яклы булу һәм аның хуплавына ия булу — иң зур хөрмәт.

ШӘХСИ ҖАВАПЛЫЛЫК

4, 5. а) Суга чумдырылу — шәхси җаваплылык икәнен ни өчен онытмаска кирәк? ә) Төрле яшьтәге мәсихчеләр нинди авырлыкларга очрый?

4 Суга чумдырылган мәсихче буларак, Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңне саклау өчен син үзең җаваплы. Әти-әниең белән бергә яшәсәң дә, алар коткарылуың өчен интернет өчен түләгәндәй «түли» алмый: әти түли — һәм бар өйдәгеләр куллана. Ни өчен моны истә тотарга кирәк? Чөнки киләчәктә безне нинди сынаулар көтә икәнен беребез дә әйтә алмый. Балачагыңда суга чумдырылсаң, яшүсмер булып киткәч, сиңа яңа вәсвәсәләр һәм авырлыклар белән көрәшергә туры килер. Бер кыз бу фикерне болай дип ачыклый: «Мәктәптә туган көн уңаеннан бирелгән пирогтан баш тартырга туры килсә дә, син моның аркасында Йәһвә Шаһите булуыңа үкенә башламассыңдыр. Ә менә берничә елдан соң, каршы җенестәге кешеләргә тартыла башлагач, Йәһвәнең кануннары дөрес икәненә нык инанган булмасаң, вәсвәсәгә бирелүең бар».

5 Әлбәттә, җитлеккән яшьтәге кешеләргә дә, суга чумдырылганнан соң, яңа авырлыкларга очрарга һәм иман сынаулары аша үтәргә туры килә. Бу сынаулар, мәсәлән, никах вазифалары, сәламәтлек я эшкә урнашу белән бәйле булырга мөмкин. Безгә ничә яшь кенә булмасын, теге я бу хәлдә Йәһвәгә тугрылыгыбыз сыналачак (Ягък. 1:12—14).

6. а) Йәһвәгә бернигә дә карамастан хезмәт итү нәрсәне аңлата? ә) Филипиялеләргә 4:11—13 тән нәрсәгә өйрәнеп була?

6 Син Галәм Хуҗасы Йәһвәгә бернигә дә карамастан хезмәт итәргә ант бирдең. Шулай булгач, хәтта әти-әниең я дусларың хезмәт итми башласа да, син Йәһвәгә тугрылык белән хезмәт итәргә тиеш. Моны истә тоту сиңа һәртөрле авырлыкларда Йәһвә юлында калырга булышачак (Зәб. 27:10). Нинди авыр хәлдә генә булсаң да, Йәһвәгә көч сорап дога кыл. Ул сиңа багышлану антың буенча яшәргә ярдәм итәчәк. (Филипиялеләргә 4:11—13 укы.)

7. «Курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп» коткарылуга омтылу нәрсәне аңлата?

7 Йәһвә синең дустың булырга тели. Әмма аның дусты булыр өчен һәм коткарылыр өчен, сиңа тырышлыклар куярга кирәк. Филипиялеләргә 2:12 буенча, Аллаһы безне коткарсын өчен, без «курку катыш тирән хөрмәт күрсәтеп яшәргә» тиеш. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Сиңа Йәһвә белән дуслык саклар өчен һәм, бернәрсәгә дә карамастан, тугры булып калыр өчен нәрсә эшли алганың турында алдан яхшылап уйларга кирәк. Үз-үзеңә чиктән тыш ышанма, чөнки Аллаһыга хәтта күп еллар хезмәт иткән кайбер кешеләр дә хакыйкать юлыннан тайпылган. Безне бу тозактан нәрсә яклар?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ

8. Изге Язмаларны өйрәнү нәрсә ул һәм ни өчен андый өйрәнү мөһим?

8 Йәһвә белән дус булыр өчен, безгә аны тыңларга һәм аңа йөрәгебезне ачып салырга кирәк. Шәхси өйрәнү — Йәһвәне тыңлар өчен яхшы мөмкинлек. Сиңа Аллаһы Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны укырга һәм укыганнар турында уйланырга кирәк. Әмма Изге Язмаларны өйрәнү ул — мәктәп дәреслеген уку я, имтиханга әзерләнеп, билетларны ятлау гына түгел. Өйрәнү ул сәяхәткә охшаш: бу «сәяхәт» вакытында синең алдында Йәһвәнең сыйфатлары ачыклана. Шулай итеп син Аллаһыга якынлашасың, һәм ул да сиңа якынлаша (Ягък. 4:8).

Син Йәһвә белән никадәр якын аралашасың? (8—11 нче абзацларны кара.)

9. Нинди кораллар сиңа шәхси өйрәнү үткәрергә аеруча булыша?

9 Яшьләргә регуляр рәвештә сыйфатлы шәхси өйрәнү үткәрергә ярдәм итү максаты белән Йәһвә оешмасы күп басмалар чыгара. Мәсәлән, 2009 елның апрель аендагы «Уяныгыз!» журналында (рус) «Яшьләрнең сораулары» дигән рубрикадагы мәкалә тирән өйрәнү үткәрергә өйрәтә. Әйе, коткарылуга ирешер өчен, Изге Язмаларны җентекләп өйрәнү һәм белгәннәрең турында уйлану үтә мөһим. (Зәбур 119:105 укы.)

ДОГА КЫЛУ

10. Ни өчен дога кылу мөһим?

10 Шәхси өйрәнү үткәргәндә, без Йәһвәне тыңлыйбыз, ә дога кылганда — Аллаһыга үз йөрәгебезне ачып салабыз. Мәсихче өчен дога кылу ниндидер йола я уңышларга китерә торган «сихри» сүзләр булырга тиеш түгел. Дога — Барлыкка Китерүчебез белән сөйләшү, һәм Йәһвә аның белән сөйләшүебезне бик тә тели. (Филипиялеләргә 4:6 укы.) Күңелеңдә борчу я курку кичергәндә, Изге Язмалардагы «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал» дигән акыллы киңәш буенча эш ит (Зәб. 55:22). Бу киңәш миллионлаган кардәшкә бик ярдәм иткән. Ул сиңа да, һичшиксез, ярдәм итәчәк!

11. Ни өчен без Йәһвәгә рәхмәтләребезне белдерергә тиеш?

11 Дога кылганда, без Йәһвәдән ярдәм сорау белән генә чикләнмибез. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Рәхмәтле булыгыз» (Көл. 3:15). Кайвакыт, үз проблемаларыбызга баш-аяк чумганга, без хәтта фатихаларыбызга игътибар итми башлыйбыз. Һәр көн Йәһвәгә рәхмәт әйтер өчен ким дигәндә өч сәбәп табарга тырыш. 12 яшендә суга чумдырылган Абигейл исемле яшүсмер болай дип әйтә: «Йәһвә — рәхмәт сүзләрен ишетер өчен иң лаеклы шәхес. Без аңа бар бүләкләре өчен рәхмәтләр белдерергә тиеш. Бер тапкыр мин мондый кызык фикер ишеттем: әйтик, сез кичә Йәһвәгә кайбер нәрсәләр өчен рәхмәт белдердегез, ди. Ә иртән торуга сезнең шул әйберләрегез генә калды, ди. Сез күпме нәрсәгә ия булыр идегез?»

ШӘХСИ ТӘҖРИБӘ

12, 13. Син Йәһвәнең игелеген ничек татыдың һәм ни өчен моның турында уйлану мөһим?

12 Күп авырлыклар аша үткән, әмма Аллаһының коткаруын күргән Давыт патша болай дип җырлаган: «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез, аңа сыенучы кеше бәхетле» (Зәб. 34:8). Бу шигырьдән күренгәнчә, безгә Йәһвәнең игелеген шәхси тәҗрибәдә татырга кирәк. Изге Язмаларны һәм басмаларыбызны укыганда, шулай ук җыелыш очрашуларына килгәндә, син Аллаһының үз тугры хезмәтчеләренә булышканы турында күбрәк белә башлыйсың. Әмма бу гына җитми. Рухи яктан үсәр өчен, сиңа үз тормышыңда Йәһвәнең кулын күрергә кирәк. Синең Йәһвәнең игелеген татып караганың бармы?

13 Бар мәсихчеләр дә Йәһвәнең игелеген татый, чөнки Аллаһы һәм аның Улы барыбызны да үзләренә якынлашырга чакырды. Гайсә болай дигән: «Мине җибәргән Атам миңа җәлеп итмәсә, яныма беркем дә килә алмый» (Яхъя 6:44). Бу сүзләр сиңа да кагыла, син моның белән ризамы? Кемдер болайрак фикер йөртә ала: «Йәһвә әти-әниемне үзенә җәлеп итте. Мин бары тик аларга иярдем генә». Ләкин чынында, үзеңне Йәһвәгә багышлаганда һәм суга чумдырылганда, син үзеңнең Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләрең барлыгын күрсәттең. Изге Язмаларда: «Кеше Аллаһыны яратса, ул аны белә»,— дип әйтелә (1 Көр. 8:3). Хәзер Аллаһы сине дә белә. Шуңа күрә Йәһвә оешмасында үз урыныңны һәрвакыт кадерлә!

14, 15. Башкаларга вәгазьләү иманыңны ничек ныгыта?

14 Башкаларга хезмәттә я мәктәптә үз иманың турыда сөйләү — Йәһвәнең игелеген татыр өчен тагын бер мөмкинлек, чөнки, вәгазьләгәндә, син Йәһвәнең ярдәм итүен күрәсең. Әмма кайбер яшьләргә үз классташларына вәгазьләү авыр. Син аларны аңлыйсыңдыр. Бәлки, син дә классташларың нәрсә әйтер дип борчыласыңдыр. Өстәвенә, классташлар төркеменә вәгазьләү аеруча куркынычтыр. Кыюлык белән вәгазьләргә сиңа нәрсә ярдәм итә ала?

15 Беренчедән, шуның турында уйлан: син нәрсәгә иман итәсең? Ни өчен моңа ышанасың? Үз карашларыңны башкаларга ничек аңлатып бирер идең? Үзең нык инанган булсаң һәм вәгазьләргә әзер торсаң, синең Йәһвә турында сөйләргә теләгең туар һәм син ышануларың белән уртаклаша алырсың (Ирм. 20:8, 9).

16. Карашларың турында сөйләргә авыр икән, сиңа нәрсә булыша ала?

16 Ләкин, алдан әзерләнсәң дә, сиңа башкаларга вәгазьләү барыбер авыр булырга мөмкин. Биш ел элек суга чумдырылган 18 яшьлек бер апа-кардәш болай ди: «Мин нәрсәгә ышанганымны аңлыйм, әмма моны сүзләр белән аңлату авыр». Бу апа-кардәшкә нәрсә ярдәм итә? Ул болай дип дәвам итә: «Мин классташларым белән үземне гадәттәгечә тотарга тырышам. Алар үз тормышлары турында иркен сөйли. Димәк, мин дә үз тормышым турында иркен сөйли алам. Шуңа күрә, классташлар белән аралашканда: „Бер көнне вәгазьләгәндә...“ — дип әйтәм дә аннан соң берәр очрак сөйләп китәм. Бу очрак Изге Язмалар белән бәйле булмаска да мөмкин. Әмма бу классташларымда кызыксыну уята. Алар кайвакыт хәтта сораулар бирә. Мин еш кына шулай итеп вәгазьли башлыйм. Бу миңа зур шатлык китерә! Хәзер миңа сөйләшүләр башларга күпкә җиңелрәк».

17. Иманыңа дөрес караш саклау сиңа вәгазьдә ничек булыша ала?

17 Әңгәмәдәшләргә хөрмәт күрсәтсәк һәм алар белән эчкерсез кызыксынсак, аларга хәбәребезне кабул итәргә күпкә җиңелрәк булыр. Балачагында суга чумдырылган 17 яшьлек Оливия болай дип әйтә: «Сөйләшүне Изге Язмаларга борсам, кешеләр миңа фанатикка кебек карар дип курка идем». Әмма, курку хисенә бирелер урынына, Оливия үз фикер йөртүен үзгәрткән. Ул болай ди: «Күп кенә яшьләр элек Йәһвә Шаһитләре турында бернәрсә дә ишетмәгән дә, белмәгән дә — алар безнең белән генә таныш. Шуңа күрә, тәртибебезгә карап, алар Йәһвә Шаһитләрен я хөрмәт белән тыңлар, я тыңламас. Ә без вәгазьләргә курыксак я оялсак, кешеләр нәрсә дип уйлар? Я, вәгазьләгәндә, чиктән тыш дулкынлансак һәм аңлаешсыз сөйләсәк, алар безне үз карашларыбыздан оялабыз дип уйларга һәм хәтта тупас җавап кайтарырга мөмкин. Ә менә үзебезне гадәттәгечә тотсак, карашларыбыз белән иркен, борчылмыйча гына уртаклашсак, алар, мөгаен, безне хөрмәт белән тыңлар».

АЛЛАҺЫ ҮЗЕГЕЗНЕ КОТКАРСЫН ӨЧЕН, ТЫРЫШЛЫКЛАР КУЕГЫЗ

18. Коткарылыр өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

18 Әйе, бар мәсихчеләрдә зур җаваплылык ята: коткарылуга омтылып, без үзебез күп тырышлыклар куярга тиеш. Безгә Аллаһы Сүзен уйланып укырга кирәк. Шулай ук Йәһвәгә дога кылу һәм безнең файдабызга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерү бик тә мөһим. Нәтиҗәдә, без Йәһвә белән дуслыгыбызны ныгытырбыз һәм башкаларга иманыбыз турында кыюлык белән сөйләрбез. (Зәбур 73:28 укы.)

19. Көч жәлләмичә коткарылуга омтылу нинди фатихалар китерәчәк?

19 Гайсә болай дигән: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын» (Мат. 16:24). Мәсих шәкерте булыр өчен, кеше Аллаһыга багышланырга һәм суга чумдырылырга тиеш. Бу тормыш юлыннан барып, син күп фатихалар татырсың һәм Аллаһы вәгъдә иткән гаҗәеп яңа дөньяга керә алырсың. Шуңа күрә, Аллаһы сине коткарсын өчен, алга таба да тырышлык куй!