Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар, балаларыгызны «котылуга китерүче зирәклеккә» өйрәтегез

Ата-аналар, балаларыгызны «котылуга китерүче зирәклеккә» өйрәтегез

«Изге язмалар да сиңа сабый чактан ук таныш. Алар сиңа... котылуга китерүче зирәклек бирә ала» (2 ТИМ. 3:15).

ҖЫРЛАР: 141, 134

1, 2. Кайбер ата-аналар нәрсә турында борчыла?

ҺӘР ЕЛ меңләгән кеше Йәһвәгә багышлана һәм суга чумдырылу үтә. Алар арасында хакыйкатьтә үскән күп кенә яшьләр дә бар. Бу яшьләр иң яхшы тормыш юлын сайлый (Зәб. 1:1—3). Балаларыгыз булса, сез дә аларның суга чумдырылуларын күрергә телисездер. (3 Яхъя 4 белән чагыштыр.)

2 Шулай да сезнең төрле уйлар борчыйдыр. Бәлки, сез кайбер суга чумдырылган яшьләрнең вакыт узу белән Изге Язмалардагы нормаларны шик астына куйганнарын күрәсездер. Кайбер яшьләр хәтта хакыйкатьтән китә. Гайсә беренче гасырдагы Эфес җыелышына болай дип әйткән: «Син беренче мәхәббәтеңне югалттың» (Ачыл. 2:4). Мөгаен, сез балагыз, суга чумдырылганнан соң, үзгәрмәсме һәм хакыйкатькә мәхәббәтен югалтмасмы дип борчыласыздыр. Сез балагызны якларга һәм аңа «котылуга ирешергә» ничек ярдәм итә аласыз? (1 Пет. 2:2) Бу сорауга җавап алыр өчен, Тимути мисалын карап чыгыйк.

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ДА СИҢА САБЫЙ ЧАКТАН УК ТАНЫШ»

3. а) Тимути хакыйкать белән ничек танышкан һәм аның рухи үсеше турында нәрсә әйтеп була? ә) Паул нинди өч якка игътибар иткән?

3 Б. э. 47 елында рәсүл Паул беренче тапкыр Листрага килгән. Күрәсең, шул вакытта Тимути мәсихче булып киткән дә. Тимути ул вакытта, мөгаен, яшүсмер булгандыр. Ул рухи яктан бик тиз үскән һәм ике елдан соң Паул белән сәяхәткә китәргә әзер булган. Якынча 16 елдан соң Паул Тимутигә мондый сүзләр язган: «Син өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә, чөнки аларга кемнәрдән өйрәнгәнеңне беләсең, изге язмалар да [Еврей Язмалары] сиңа сабый чактан ук таныш. Алар сиңа, Мәсих Гайсәгә иман итү аша, котылуга китерүче зирәклек бирә ала» (2 Тим. 3:14, 15). Рәсүл Паул Тимутинең 1) изге язмаларны белгәненә, 2) инанган булуына һәм 3) Мәсихкә иман итү аша котылуга китерүче зирәклеккә ия булуына игътибар иткән.

4. Сезгә балалар өчен чыгарылган нинди басмалар аеруча ошый? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

4 Мәсихче әти я әни буларак, сез балагызның изге язмаларны, ягъни Еврей Язмаларын һәм Мәсихче Грек Язмаларын, белүен телисез. Хәтта кечкенә балалар да Изге Язмаларда әйтелгән кешеләр һәм вакыйгалар турында күп нәрсә белә ала. Йәһвә оешмасы ата-аналар өчен күптөрле басмалар чыгарган. Бәлки, сез: «Әйе, безнең телдә дә андый басмалар бар»,— дип уйлап куйгансыздыр. Бу басмалар ата-аналарга үз балаларын хакыйкатькә өйрәтергә булыша. Бу бик мөһим, чөнки Изге Язмалардагы белем Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне үстерер өчен нигез булып тора.

«ИНАНГАННАРЫҢ БУЕНЧА ЯШӘ»

5. а) Инанган булу үз эченә нәрсәне ала? ә) Тимутинең Мәсихкә нык ышанганы нәрсәдән күренгән?

5 Әйе, Изге Язмаларны белү мөһим. Шулай да, баланы хакыйкать юлына бастырыр өчен, аңа Изге Язмаларда язылган кешеләр һәм вакыйгалар турында сөйләү генә җитми. Тимути мисалына кайтыйк. Ул Еврей Язмаларын сабый чактан ук белгән. Соңрак ул Гайсәнең Мәсих булуын күрсәтүче дәлилләр белән танышкан, һәм бу дәлилләр аны инандырган. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул Мәсих турындагы хәбәргә нык ышанган. Бу Тимутине суга чумдырылырга дәртләндергән, һәм соңрак ул хәтта Паул белән миссионер хезмәтендә катнаша башлаган.

6. Сез балаларыгызга Аллаһы Сүзенә нык иман үстерергә ничек ярдәм итә аласыз?

6 Балагызның иманы Тимутинеке кебек нык булсын өчен, нәрсә эшләп була? Беренчедән, түземле булыгыз. Хакыйкатькә инанганлык һәм нык иман бер мизгелдә үсми. Икенчедән, шуны истә тотыгыз: сез хакыйкатькә инанган икән, бу балагыз да инанган булыр дигән сүз түгел әле. Һәрбер бала, үз «акылын кулланып», Изге Язмаларның дөрес булуына үзе инанырга тиеш. (Римлыларга 12:1 укы.) Шуңа күрә балаларыгызга нык иман үстерергә булышыгыз — аеруча алар сораулар биргәндә. Бер әти кешенең мисалына игътибар итик.

7, 8. а) Бер кардәш, кызын өйрәткәндә, ничек сабырлык күрсәтә? ә) Сезнеңчә, кайчан сабырлык аеруча мөһим?

7 Томас 11 яшьлек кызын тәрбияли. Ул болай ди: «Кызым төрле сораулар бирә. Мәсәлән, ул: „Йәһвә, бар нәрсәне барлыкка китергәндә, эволюцияне кулланмаган микән? Ни өчен без җәмәгать эшләрендә, әйтик сайлауларда, катнашмыйбыз? Шулай эшләп, без бит дөнья хәлен яхшы якка үзгәртә алыр идек!“ — дип әйтә. Кайвакыт, догматик җавап бирмәс өчен, миңа үземне тыеп калырга кирәк. Кешене чыннан да ышандырыр өчен, аңа бер факт кына китерү җитми бит, аңа күп фактлар китерергә кирәк».

8 Томасның тәҗрибәсеннән күренгәнчә, балаларны өйрәтү ата-аналардан сабырлык таләп итә. Чынлыкта, бу сыйфат барыбызга да кирәк (Көл. 3:12). Кайвакыт бала белән бер үк тема буенча берничә тапкыр сөйләшергә һәм Изге Язмалар нигезендә фикер алышырга туры килә. Томас болай ди: «Мөһим сорауларга без аеруча игътибар итәбез. Без хатыным белән кызыбызның карашын аңларга тырышабыз: ул өйрәнгән нәрсәләренә чыннан да ышанамы, ул аларны үзе дөрес дип саныймы? Кызымның сораулары туганда, бу безне сөендерә. Әгәр дә аның сораулары тумаса һәм ул шикләнмичә бар нәрсәгә ышанса, бу миңа бик сәер булып күренер иде».

9. Баланың йөрәгенә хакыйкатьне ничек сеңдерергә?

9 Ата-аналар, үз балаларының яшен һәм аңлау сәләтен исәпкә алып, аларны сабырлык белән тәрбияләгәндә, балалар хакыйкатьнең «киңлеген, озынлыгын, биеклеген һәм тирәнлеген» тулысынча аңлый башлый (Эфес. 3:18). Нәтиҗәдә, алар өйрәнгән нәрсәләренә инана һәм башкалар алдында, шул исәптән классташлары алдында да, үз карашларын якларга сәләтле була (1 Пет. 3:15). Мәсәлән, балагыз Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлатып бирә аламы? Әйтик, кеше үлгәч, аның белән нәрсә булганын сөйләп бирә аламы? Ул үзе моңа ышанамы? Әйе, баланың йөрәгенә хакыйкатьне сеңдерер өчен, чыннан да күп вакыт кирәк, әмма түземлегегез яхшы җимешләр китерер (Кан. 6:6, 7).

10. Балаларны өйрәтүдә нәрсә аеруча мөһим?

10 Әлбәттә, сезнең үрнәгегез дә балаларыгызга хакыйкатьтә нык тамырланырга булышыр. Өч кызын тәрбияләгән Стефани болай ди: «Балаларым әле кечкенә булганда, мин үземнән болай дип сорый идем: „Балаларым Йәһвәнең барлыгына, аның яратуына һәм юлының дөрес булуына ни өчен инанганымны аңлыймы? Алар Йәһвәне чыннан да яратканымны күрәме?“ Мин карашларымның дөрес булуына үзем инанган булмасам, балаларым да моңа инанган булмаячак».

«КОТЫЛУГА КИТЕРҮЧЕ ЗИРӘКЛЕК»

11, 12. Зирәклек нәрсә ул һәм кешенең зирәклеге яшенә бәйлеме?

11 Шулай итеп, Тимути 1) Изге Язмаларны белгән һәм 2) белгәннәренә инанган. Паул шулай ук Аллаһы Сүзе Тимутигә «котылуга китерүче зирәклеккә» ия булырга булыша ала дип язган. Паулның моның белән нәрсә әйтәсе килгән?

12 «Изге Язмаларны аңлау» энциклопедиясендә (рус) болай дип әйтелә: «Зирәклек безгә белем белән аңлауны дөрес кулланырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә, без авырлыкларны чишәргә, куркыныч хәлләрдән качарга я аларны абайларга, максатларга ирешергә һәм башкаларга ярдәм итәргә сәләтле булабыз. Зирәклеккә капма-каршы сыйфат — акылсызлык». Изге Язмалардан күренгәнчә, гадәттә, балаларга акылсызлык хас (Гыйб. сүз. 22:15). Шулай да бала зирәк һәм җитлеккән була ала, чөнки кешенең рухи җитлеккәнлеге яшеннән генә тора дип әйтеп булмый. Иң беренче чиратта, кешенең рухи җитлеккәнлеге аның Йәһвәдән куркып һәм аңа буйсынып яшәвеннән күренә. (Зәбур 111:10 укы.)

13. Яшь кеше «котылуга китерүче зирәклеккә» ия булуын ничек күрәсәтә ала?

13 Рухи яктан җитлеккән яшьләр үз теләкләрен тыя белә һәм яшьтәшләренең басымына каршы тора. Аларны «дулкыннар ыргытып һәм төрле тәгълиматлар җиле тегендә-монда өстерәп йөрми» (Эфес. 4:14). Алар «үз төшенүчәнлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәткән» (Евр. 5:14). Әти-әниләре я башка кешеләр аларны күрмәгәндә дә, бу яшьләр акыллы карарлар кабул итә һәм шулай итеп рухи җитлеккәнлеккә омтылуларын күрсәтә (Флп. 2:12). Котылыр өчен, нәкъ шундый зирәклек кирәк тә. (Гыйбрәтле сүзләр 24:14 укы.) Сез үз балаларыгызга андый зирәклеккә ия булырга ничек ярдәм итә аласыз? Аларга нинди принциплар буенча яшәгәнегезне ачык итеп аңлатыгыз. Сүзләрегез һәм үрнәгегез белән Аллаһының нормаларын кадерләгәнегезне күрсәтегез (Рим. 2:21—23).

Ни өчен ата-аналар, үз балаларын тәрбияләгәндә, өзлексез тырышлыклар куярга тиеш? (14—18 нче абзацларны кара.)

14, 15. а) Суга чумдырылырга теләгән яшьләр нәрсә турында алдан уйланырга тиеш? ә) Балагыз белән нинди сораулар нигезендә фикер алышып була?

14 Әмма балаларга нәрсә дөрес, ә нәрсә яман икәнен әйтү генә җитми. Аларга мондыйрак сораулар турында да уйланырга ярдәм итәргә кирәк: «Ни өчен Изге Язмаларда кайбер кызыктыргыч эшләр тыела? Изге Язмалардагы нормалар минем өчен һәрвакытта да файдалы булуына мине нәрсә ышандыра?» (Ишаг. 48:17, 18)

15 Суга чумдырылырга теләгән бала белән шуның турында да фикер алышырга кирәк: ул мәсихче тормыш йөкләгән җаваплылыкка әзерме? Мәсихче тормыш юлы буенча баруның нинди уңай яклары бар? Ә нәрсәдән баш тартырга туры килер? Моңа карамастан, ни өчен мәсихче тормыш юлы иң яхшысы? (Марк 10:29, 30) Бу сораулар турында әле суга чумдырылганчы уйлану үтә мөһим. Балаларыгызга Аллаһыны тыңлау нинди фатихалар китергәнен һәм тыңламаучанлыкның аяныч нәтиҗәләрен аңлатыгыз. Шулай итеп алар Изге Язмалардагы принципларны куллану һәрвакыт файдалы булганына инаначак (Кан. 30:19, 20).

СУГА ЧУМДЫРЫЛГАН ЯШЬЛӘР АВЫРЛЫКЛАР КИЧЕРГӘНДӘ

16. Суга чумдырылган бала шикләнә башласа, әти-әнисе нәрсә эшли ала?

16 Суга чумдырылган балагызның берәр шикләре туа башласа, нәрсә эшләргә? Мәсәлән, ул дөньядагы нәрсәләрне ярата башларга я Изге Язмалардагы принципларны шик астына куярга мөмкин (Зәб. 73:1—3, 12, 13). Шуны истә тотыгыз: бу хәлдә үзегезне ничек тотуыгыз балагызны рухи яктан ныгытырга я, киресенчә, аны хакыйкатьтән читләштерергә мөмкин. Балагызга ничә яшь кенә булмасын, аны дошман итмәгез. Ул сезнең яратуыгызны һәм кайгыртуыгызны сизеп торсын.

17, 18. Ата-аналар рухи яктан сүрелгән балаларына ничек ярдәм итә ала?

17 Әлбәттә, суга чумдырылганда, балагыз Йәһвәгә багышланып ант биргән булган. Ул Аллаһыны мәңге яратырга һәм аның ихтыярын тормышта иң мөһим нәрсә итеп күрергә вәгъдә иткән. (Марк 12:30 укы.) Йәһвә андый антларга җитди карый, безгә дә багышлану антына җитди карарга кирәк (Вәг. 5:4, 5). Балагызга моны уңайлы вакытта ипләп кенә исенә төшерә аласыз. Әмма башта Йәһвә оешмасы ата-аналар өчен әзерләгән басмаларны тикшереп чыгыгыз. Шулай итеп сез сөйләшүгә әзерләнерсез. Нәтиҗәдә, балагыз суга чумдырылуның җитди адым икәнен һәм Йәһвәгә хезмәт итү күп фатихалар китергәнен исенә төшерер.

18 Кайбер файдалы киңәшләрне «Сорауларыңа җаваплар» (рус), I том, «Ата-аналар биргән сораулар» дигән рамкада табып була. Анда болай диелә: «Балагыз хакыйкатьне кире какты дигән нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Балагызның үзен дөрес тотмавының сәбәбе башка нәрсәдә булырга мөмкин». Бәлки, аңа яшьтәшләре басым ясыйдыр, я ул үзен ялгыз хис итәдер, я үзен башка мәсихчеләр белән чагыштырып күңелсезләнәдер. Бу рамкада шулай ук болай диелгән: «Ризалашырсыздыр, андый чакларда балагыз Йәһвәне кире какмый. Ул үзен шартлар аркасында гына шулай тота». Бу рамкада ата-аналар өчен башка киңәшләр дә бар. Бу киңәшләр аларга балаларын рухи яктан ныгытырга ярдәм итә.

19. Ата-аналар үз балаларына «котылуга китерүче зирәклеккә» ия булырга ничек ярдәм итә ала?

19 Ата-аналар, сез балаларыгызны «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» тиеш. Бу җаваплы һәм шул ук вакыт бик хөрмәтле эш (Эфес. 6:4). Бу мәкаләдә әйтелгәнчә, без балаларыбызга Изге Язмалардагы белемнәр бирү белән генә чикләнеп калмыйбыз, без аларга хакыйкатькә инанырга да ярдәм итәбез. Бу аларны Йәһвәгә багышланырга һәм аңа бөтен йөрәктән хезмәт итәргә дәртләндерер. Йәһвәнең Сүзе, аның изге рухы һәм тырышлыкларыгыз балагызга «котылуга китерүче зирәклеккә» ия булырга ярдәм итсен!