Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Мәсихче ирле-хатынлы, балага узмас өчен, аналыкка куела торган махсус спиральне (ВМС) кулланса, Изге Язмалардагы принципларны бозармы?

Бу сорау буенча карар кабул иткәндә, һәрбер гаиләгә, Аллаһы алдында саф вөҗдан саклар өчен, бар фактларны һәм Изге Язмалардагы принципларны исәпкә алырга кирәк.

Беренче ирле-хатынлыга Аллаһы болай дип кушкан: «Үрчегез, ишәегез». Туфаннан соң яшәгән сигез кешегә дә Аллаһы шул ук сүзләрне әйткән (Ярат. 1:28; 9:1). Ләкин мәсихчеләргә андый әмер бирелмәгән. Димәк, һәрбер гаилә күпме бала табарга һәм кайчан моны эшләргә икәнен үзе хәл итә ала. Ирле-хатынлы бала тапмаска дип тә карар кабул итәргә мөмкин. Балага узудан саклану чараларын кулланырга булсалар, аларга нәрсәне истә тотарга кирәк?

Мәсихчеләр, контрацепция ысулларын сайлаганда, җитәкчелекне Изге Язмалардан эзләргә тиеш. Мәсихчеләр карашыннан, бала төшерү — җитди гөнаһ. Әйе, карындагы бала әле тумаган, әмма вакыт узу белән шушы яралгыдан кеше туачак. Шуңа күрә мәсихчеләр яралгыны үтерә торган контрацепция методларын кулланмый. Аңлы рәвештә аборт ясаган кеше тормыш бүләген кадерләмәгәнен күрсәтә (Чыг. 20:13; 21:22, 23; Зәб. 139:16; Ирм. 1:5). Ә аналыкка куела торган махсус спиральләр турында нәрсә әйтеп була?

Бу сорау «Күзәтү манарасы» (инг.), 1979 ел, 15 май санында каралган *. Шул елларда кулланылган спиральләр, гадәттә, пластиктан ясалган; андый спираль организм белән бернинди химик реакцияләргә кермәгән. Мәкаләдә әйтелгәнчә, ВМСның ничек эш иткәне тулысынча ачык булмаган. Белгечләр санаганча, бу спираль сперматозоидларга күкәй күзәнәккә барып җитәргә комачаулаган. Нәтиҗәдә, күкәй күзәнәк аталанмаган һәм яңа тормыш барлыкка килмәгән.

Шулай да кайвакыт күкәй күзәнәк аталанган. Ул чакта бу яралгы аналык көпшәсендә (ягъни фаллопий көпшәсендә) үсә башлаган. (Бу аналыктан тыш йөклелеккә китергән.) Башка очракта исә яралгы аналыкка күчкән. Шул чакта ВМС яралгыга аналыкта урнашырга комачаулаган, һәм яралгы үлгән. Асылда, ВМС куллану абортка тиң булып чыккан. Теге мәкалә мәсихчеләрне, ВМС куллануга ризалашыргамы, юкмы икәнен хәл иткәндә, бу мәгълүматны исәпкә алырга һәм Аллаһының тормышка карата карашы турында җитди уйланырга дәртләндергән (Зәб. 36:9).

1979 елдан соң медицина бу өлкәдә алга киткәнме?

ВМСның ике яңа төре барлыкка килгән. Берничә дистә ел элек Кушма Штатларда өлешчә бакырдан торган спиральләр киң кулланыла башлаган. Соңрак гормональ ВМСлар сатыла башлаган. Аларның үзенчәлекләрен карап чыгыйк.

Өлешчә бакырдан торган ВМС. Инде әйтеп кителгәнчә, ВМС сперматозоидларга күкәй күзәнәккә барып җитәргә комачаулый. Бакыр өлешләр, сперматозоидларны үтереп, спермицид функциясен үти *. Өстәвенә, өлешчә бакырдан торган ВМС аналыкның лайлалы тышчасына, ягъни эндометрийга, тәэсир итә.

Гормональ ВМСлар. ВМСның бу төрләренең исеменнән күренгәнчә, аның эффектив булуы гормоннарга бәйле (бу гормоннар гормональ даруларда да кулланыла). Бу гормоннар билгеле бер күләмдә спиральдән аналыкка бүленеп чыга, һәм моның нәтиҗәсендә кайбер хатын-кызларның организмнарында овуляция процессы туктала. Әлбәттә, күкәйлектән күкәй күзәнәк чыкмый икән, ул аталана да алмый. Өстәвенә, гормональ ВМС эндометрийны юкарта *. Шулай ук аның тәэсире нәтиҗәсендә цервикаль лайла куелана, һәм сперматозоидлар аналык җиңсәсеннән аналыкка керә алмый. Гади ВМС андый үзлеккә ия түгел.

Шулай итеп, гормональ спираль дә, өлешчә бакырдан торган спираль дә эндометрийга тәэсир итә. Ә күкәй күзәнәк чыга алса һәм аталанса, нәрсә булыр? Шул чакта ул аналыкка күчәргә, әмма анда урнашмыйча үләргә мөмкин. Әмма бу сирәк була дип санала — моның ихтималлыгы ораль контрацептивлар очрагында кебек кечкенә.

Димәк, ВМСның шул төрләрен куллану нәтиҗәсендә күкәй күзәнәк беркайчан да аталанмаячак дип беркем дә гарантия бирә алмый. Әмма, тикшерүләр күрсәткәнчә, шушы ВМСлар кулланылганда, аталану очраклары сирәк була, чөнки аның эффектив булуы югарыда искә алынган күптөрле факторлардан тора.

Мәсихче ирле-хатынлы, ВМСны куллану турында уйласа, табиблар белән киңәшләшә ала. Табиблар аларга нинди ВМСлар сатып алып булганы турында, шулай ук андый ысулның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләп бирер. Әмма ирле-хатынлы үзләре карар кабул итәргә тиеш. Беркем дә, шул исәптән табиб та, алар өчен карар кабул итәргә тиеш түгел (Рим. 14:12; Гәл. 6:4, 5). Иң мөһиме, без Аллаһыны шатландырырга һәм аның алдында саф вөҗдан сакларга тәвәккәл. (1 Тимутигә 1:18, 19; 2 Тимутигә 1:3 белән чагыштыр.)

^ 4 абз. Рус телендә бу мәкалә «Күзәтү манарасы», 1999 ел, 15 февраль санында бастырылган иде.

^ 4 абз. Англиянең милли сәламәтлек саклау хезмәтенең отчетында болай диелгән: «Өлешчә бакырдан торган ВМСның эффектив булуы 99 проценттан да күбрәк. Димәк, бер ел дәвамында ВМСның бу төрен кулланган 100 хатын-кызның берсе генә авырга кала. Ә менә гади ВМС шул кадәр эффектив түгел».

^ 5 абз. Кайвакыт табиблар гормональ ВМСны авыр күрем күрүдән газапланган хатын-кызларга да киңәш итә (алар кияүгә чыкмаган булса да), чөнки бу спираль, эндометрийны юкартканга, күрем күрүне җиңеләйтергә мөмкин.