Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»

«Мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»

«Соңгы Адәм тормыш бирүче рух булды» (1 КӨР. 15:45).

ҖЫРЛАР: 151, 147

1—3. а) Кайбер төп тәгълиматларыбызны әйтеп китегез. ә) Терелтү турындагы тәгълиматның әһәмияте нинди? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

БЕРӘРСЕ сездән: «Динегезнең төп тәгълиматлары нинди?» — дип сораса, сез аңа нинди җавап бирер идегез? Һичшиксез, сез бу кешегә Барлыкка Китерүчебез Йәһвә турында сөйләр идегез, Гайсә Мәсихнең үз тормышын йолым итеп биргәнен аңлатыр идегез һәм, әлбәттә, мәңгелек тормыш турында сөйләр идегез. Ә терелтү турында искә төшерер идегезме?

2 Яңа дөньяга бөек афәт аша исән килеш керергә өметләнсәк тә, терелтү турындагы тәгълимат безнең өчен бик мөһим, һәм ул иманыбызның нигез ташы булып тора. Рәсүл Паул моны болай дип аңлаткан: «Үледән терелү юк икән, ул чакта Мәсих тә үледән терелмәгән». Мәсих, терелмәгән булса, хәзер күктә идарә итә алмас иде; аның Патшалыгына өметләнүебез дә мәгънәсез булыр иде. (1 Көринтлеләргә 15:12—19 укы.) Бәхәссез, Мәсих терелтелгән булган, һәм без, терелтүгә ышанмаган саддукейлардан аермалы буларак, моңа ышанабыз. Кешеләр бездән хәтта мыскыллап көлсәләр дә, без терелтүгә иманыбыздан баш тартмабыз (Марк 12:18; Рәс. 4:2, 3; 17:32; 23:6—8).

3 Паул, «Аллаһының изге сүзләренең башлангыч тәгълиматларын» искә алганда, «үлгәннәрнең терелүен» дә телгә алган (Евр. 5:12; 6:1, 2). Паул бу хакыйкатьне бик кадерләгән (Рәс. 24:10, 15, 24, 25). Безгә бу тәгълиматның бар якларын яхшы аңларга кирәк. Әмма кайвакыт бу җиңел түгел. Ни өчен?

4. Терелтү белән бәйле нинди сораулар туарга мөмкин?

4 Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, кешеләр Аллаһының борынгы заманда үлгәннәрне терелткәне турында укый, мәсәлән Лазар очрагы белән таныша. Шулай ук Ибраһим, Әюп һәм Даниялның киләчәктәге терелү вакытын зарыгып көткәннәрен күрә. Әмма терелтү белән бәйле вәгъдәләр еллар, хәтта гасырлар элек язылган. Безнең бу вәгъдәләргә ышаныр өчен нигез бармы? Изге Язмалар буенча, алар кайчан үтәләчәк? Шушы сорауларга җавап табу иманыбызны ныгытыр. Шуңа күрә, әйдәгез, аларны Изге Язмалар яктылыгында карап чыгыйк.

ГАСЫРЛАР ЭЛЕК ПӘЙГАМБӘРЛЕК ИТЕЛГӘН ТЕРЕЛТҮ ОЧРАГЫ

5. Без башта нәрсә турында фикер алышырбыз?

5 Күптән түгел генә үлгән кешенең терелүенә ышану авыр түгелдер (Яхъя 11:11; Рәс. 20:9, 10). Ә менә кеше үлгәннән соң, инде күп вакыт үткән булса, ул терелә аламы? Яисә, әйтик, аның тереләчәгенә кадәр күп гасырлар үтәргә тиеш булса, терелүе мөмкинме? Берәрсенең терелтелүе турында күп гасырлар алдан пәйгамбәрлек ителсә, бу пәйгамбәрлеккә ышанып буламы? Чынында, сез андый терелү очрагын беләсез һәм аңа ышанасыз! Нинди очрак турында сүз бара? Һәм бу очрак терелү вакыты киләчәгенә ышанычыбызны ничек ныгыта?

6. 118 нче мәдхия Гайсәдә ничек үтәлгән?

6 Гасырлар элек пәйгамбәрлек ителгән терелтү очрагын карап чыгар өчен, 118 нче мәдхиягә игътибар итик. Бу мәдхияне, күрәсең, Давыт язган булган. Мәсихкә кагылган бу мәдхиядә мондый сүзләр очрый: «Йәһвә, сиңа ялварабыз, коткарчы безне! Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы». Б. э. 33 елының 9 нисан көнендә Гайсә, ишәккә атланып, Иерусалимга кергәндә, кешеләр аны нәкъ бу сүзләр белән каршы алган (Зәб. 118:25, 26; Мат. 21:7—9). Бу мәдхиядә ерак киләчәктә булачак терелү турында әйтеләме? Карагыз, анда тагын нинди сүзләр язылган: «Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте» (Зәб. 118:22).

«Төзүчеләр» Мәсихне кире каккан (7 нче абзацны кара.)

7. Нинди эшләре белән яһүдләр Гайсәне кире какканнарын күрсәткән?

7 «Төзүчеләр» — беренче гасырдагы дин җитәкчеләре — Мәсихне кире каккан һәм аның өйрәтүләрен кабул итмәгән. Яһүдләр Мәсихне шулкадәр нәфрәт иткән ки, хәтта Пилаттан аны баганага кадакларга сораган (Лүк 23:18—23). Әйе, Гайсәнең үлемендә алар гаепле булган.

«Иң мөһим почмак ташы» булып китәр өчен, Гайсә терелтелгән булган (8, 9 нчы абзацларны кара.)

8. Нинди очракта гына Гайсә «иң мөһим почмак ташы» булып китә алган?

8 Гайсә үтерелгән икән, ничек соң ул «иң мөһим почмак ташы» булып китә алган? Бу, ул терелсә генә, мөмкин булыр иде. Гайсә моны йөзем бакчасы утырткан кеше турындагы кинаяле хикәяне сөйләп күрсәткән. Бу кеше, үз җимешләрен алыр өчен, эшчеләр янына үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин эшчеләр аларны кимсеткән — исраиллеләр дә Аллаһы җибәргән пәйгамбәрләрне мәсхәрәләгән. Аннан соң ул кеше үзенең яраткан улын — варисын җибәргән. Эшчеләр аны кабул иткәнме? Һич тә юк. Алар аны үтергән. Бу мисалны Гайсә Зәбур 118:22 дә китерелгән сүзләр белән йомгаклаган (Лүк 20:9—17). Рәсүл Петер дә бу шигырьне искә алган. «Иерусалимда яһүдләрнең башлыклары, өлкәннәре һәм канунчылары җыелгач», ул аларга болай дигән: «Сез баганага кадаклаган, әмма Аллаһы үледән терелткән насаралы... Гайсәне — „ташны сез, төзүчеләр, кире каксагыз да, ул иң мөһим почмак ташы булып китте“» (Рәс. 3:15; 4:5—11; 1 Пет. 2:5—7).

9. Зәбур 118:22 дә нәрсә пәйгамбәрлек ителгән?

9 Әйе, Гайсәнең терелүеннән йөзләгән еллар алдарак Зәбур 118:22 дә, Мәсихне кире кагарлар һәм үтерерләр, ләкин ул тереләчәк һәм «иң мөһим почмак ташы» булачак, дип пәйгамбәрлек ителгән булган. Һәм чыннан да, Мәсих терелтелгән булган һәм Коткаручыбыз булып киткән. Изге Язмаларда аның турында болай дип әйтелә: «Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый» (Рәс. 4:12; Эфес. 1:20).

10. а) Зәбур 16:10 да нинди пәйгамбәрлек язылган? ә) Без бу шигырьнең Давытта үтәлмәгәнен кайдан беләбез?

10 Терелтелү белән бәйле башка бер шигырьне — Зәбур 16:10 ны карап чыгыйк. Ул хәтта күп еллар элек пәйгамбәрлек ителгән терелтелү мөмкин икәнен күрсәтә. Бу шигырьдәге сүзләр мең елдан артык вакыт үткәч үтәлгән. Давыт болай дип язган: «Син җанымны Кабердә калдырмассың. Син үз тугрыңа гүрне күрергә бирмәссең». Әлбәттә, Давыт үзенең үлмәячәге я Кабергә бармаячагы турында әйтмәгән. Изге Язмалардан ап-ачык күренгәнчә, Давыт картайган һәм үлгән. «Давыт вафат булып, ата-бабаларына кушылган, һәм аны Давыт Шәһәрендә җирләгәннәр» (1 Пат. 2:1, 10). Алайса, Зәбур 16:10 да кем турында сүз бара?

11. Нинди очракта Петер Зәбур 16:10 ны аңлаткан?

11 Бу безнең өчен сер булып калмый. 16 нчы мәдхиянең язылуыннан соң, мең ел үткәч һәм, Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, берничә атна үткәч, рәсүл Петер меңләгән яһүдләргә һәм прозелитларга вәгазьләгән һәм Зәбур 16:10 ны аңлаткан. (Рәсүлләр 2:29—32 укы.) Ул Давытның үлгәнен һәм җирләнгән булганын исләренә төшергән. Петернең тыңлаучыларына бу яхшы билгеле булган. Петер сүзләре буенча, Давыт «Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән». Беркем дә моны шик астына куймаган.

12. а) Зәбур 16:10 ничек үтәлгән? ә) Терелтелүгә кагылышлы пәйгамбәрлекләргә килгәндә, бу шигырь безне нәрсәгә инандыра?

12 Өстәмә дәлил итеп Петер Зәбур 110:1 не китергән. (Рәсүлләр 2:33—36 укы.) Петернең нотыгы тыңлаучыларын шуңа инандырган: Аллаһы «Гайсәне... Хуҗабыз һәм Мәсих иткән». Моннан тыш, кешеләр Мәсихнең үледән терелүен Зәбур 16:10 ның үтәлеше итеп таныган. Соңрак рәсүл Паул да, Писидия өлкәсендәге Антиох шәһәрендә вәгазьләгәндә, яһүдләргә шул ук дәлилләрне китергән. Бу дәллиләр яһүдләрне инандырган һәм аларның кызыксынуларын уяткан. (Рәсүлләр 13:32—37, 42 укы.) Әйе, терелтелүгә кагылышлы пәйгамбәрлекләр, күп ел элек язылган булса да, һәрвакыт үтәлгән.

ТЕРЕЛТЕЛҮ КАЙЧАН БУЛАЧАК?

13. Терелү вакыты турында нинди сорау туарга мөмкин?

13 Терелтелүгә кагылышлы пәйгамбәрлекләр хәтта күп еллар элек әйтелсә дә, аларның үтәләчәген белү безне бик шатландыра. Әмма кемнеңдер мондый сорау туа ала: «Миңа да, яраткан кешемне күрер өчен, озак вакыт көтәргә туры килермени? Терелү вакыты кайчан киләчәк?» Гайсә үз шәкертләренә, кайбер нәрсәләрне сез әлегә аңлый алмыйсыз, дип әйткән. «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел»,— дигән ул (Рәс. 1:6, 7; Яхъя 16:12). Әмма бу без терелү вакыты турында бернәрсә дә белә алмыйбыз дигәнне аңлатмый.

14. Гайсәнең терелтелүе башкаларның терелтелүеннән нәрсә белән аерылып торган?

14 Гайсәнең терелүе — тарихта булган иң мөһим терелү очрагы. Аллаһы аны терелтмәгән булса, беребезнең дә үлгән якыннарыбызны күрү өмете булмас иде. Мәсихкә кадәр терелтелгән кешеләр, әйтик Ильяс я Илиша терелткән кешеләр, мәңге яшәмәгән. Алар кабат үлгән. Үледән терелгән Мәсих исә «башка үлми; үлем аңа инде хуҗа түгел»; ул күктә «мәңге яши» (Рим. 6:9; Ачыл. 1:5, 18; Көл. 1:18; 1 Пет. 3:18).

15. Ни өчен Гайсә «беренче җимеш» дип атала?

15 Шулай итеп, Гайсә үлемсезлек өчен терелтелгән «беренче зат» булган, мөһимлеге буенча да аның терелтелүе иң әһәмиятле (Рәс. 26:23). Әмма башкалар да күктә яшәячәк рухи затлар булып терелтелергә тиеш булган. Гайсә үзенең тугры рәсүлләренә, сез минем белән бергә күктә идарә итәчәксез, дип вәгъдә иткән (Лүк 22:28—30). Андый әҗерне алыр өчен, аларга башта үләргә кирәк булган. Шул чакта гына алар, Мәсих кебек, рухи тән ала алган. Паул болай дип язган: «Мәсих үледән терелеп торган, ул — үлем йокысына талганнарның беренче җимеше». Күктәге тормыш өчен тереләчәк кешеләр турында ул болай дип өстәгән: «Һәркем үз чираты белән: беренче җимеш — Мәсих, ә аннан соң аның килү чорында аныкылар тереләчәк» (1 Көр. 15:20, 23).

16. Майланганнарның кайчан терелә башлаганнарын аңларга безгә нәрсә булыша?

16 Бу безгә майланганнарның кайчан терелеп торуларын аңларга булыша. Алар Гайсәнең «килү чорында» терелергә тиеш булган. Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмаларга нигезләнеп, Гайсәнең «килү чорының» 1914 елда башланганын күптән аңлаган. Бу чор әле дә дәвам ителә, һәм бу явыз дөнья төзелешенең ахыры, һичшиксез, бик якын.

17, 18. Мәсихнең килү чорында кайбер майланганнар белән нәрсә булачак?

17 Изге Язмаларда өстәмә мәгълүмат та китерелә: «Үлем йокысы белән йоклаганнарның киләчәге турында белүегезне телибез. Гайсәнең үлеп терелгәненә иман итсәк, без шуңа да иман итәчәкбез: Гайсәгә тугры калып үлем йокысы белән йоклап киткәннәрне, Аллаһы, алар Гайсә белән бергә булсын өчен, терелтәчәк. ...Без, Хуҗабызның килү чорына кадәр исән калганнар, үлем йокысы белән йоклаучылардан берничек тә алдарак була алмыйбыз, чөнки Хуҗабыз үзе баш фәрештә тавышы белән боерыклар биреп... күктән төшәчәк, шунда Мәсихкә тугры калып үлем йокысы белән йоклап киткәннәр беренче булып торачак. Шуннан соң алар белән бергә без — исән калганнар, яшәүчеләр — Хуҗабызны һавада очратыр өчен болытларда күтәреләчәкбез һәм шулай итеп һәрвакыт Хуҗабыз белән булачакбыз» (1 Тис. 4:13—17).

18 Беренче терелү, ягъни майланганнарның терелтелүләре, Мәсихнең «килү чоры» башланганнан соң башланган. Бөек афәт вакытында әле исән булган майланганнар «болытларда күтәреләчәк» (Мат. 24:31). Алар «үлем йокысына» талмас, ягъни аларга үле хәлдә күп вакыт көтәргә туры килмәс. «[Алар] үзгәрәчәк. Бу бер мизгелдә, күз ачып йомганчы, быргының соңгы тавышы яңгыраганда булачак» (1 Көр. 15:51, 52).

19. Кешеләрне нинди «яхшырак терелтү» көтә?

19 Бүген мәсихчеләрнең күбесе майланмаган, һәм аларның Мәсих белән күктә идарә итәргә өметләре юк. Алар бу дөнья төзелешенең «Йәһвә көнендә» юк ителүен көтә. Беркем дә бу көннең кайчан киләчәген төгәл белми, әмма Изге Язмалар безгә бу вакыт якын икәнен күрсәтә (1 Тис. 5:1—3). Яңа дөньяда башка терелү башланачак — үлгән кешеләр җирдәге оҗмахта яшәр өчен терелтеләчәк. Элек «терелтү аша хатын-кызларга үлгән якыннары кайтарылган», әмма алар вакыт узу белән үлгән. Оҗмахта исә кешеләрнең камил булып китәргә һәм мәңге яшәргә мөмкинлекләре ачылачак. Бу чыннан да «яхшырак терелтү» булачак (Евр. 11:35).

20. Ни өчен без терелтелүнең билгеле бер тәртиптә узачагына ышана алабыз?

20 Күктәге тормыш өчен терелтелгән кешеләр турында Изге Язмаларда алар «үз чираты белән» тереләчәк дип әйтелә (1 Көр. 15:23). Җирдә дә терелтелү билгеле бер тәртиптә узачак. Әмма нинди тәртиптә? Моның белән бәйле күп сораулар туарга мөмкин. Мәсәлән, күптән түгел генә үлгән кешеләр, бөек афәтне кичереп чыккан туганнары аларны каршы ала алсын өчен, Мәсихнең меңъеллык идарәсе башында беренчеләр булып терелер дип әйтеп буламы? Оештыру сәләтләре булган борынгы хезмәтчеләр, Аллаһы халкын оештыруда булышыр өчен, шулай ук беренчеләр булып терелерме? Ә Йәһвәгә беркайчан да хезмәт итмәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар кайчан һәм кайсы җирдә тереләчәк? Чынлыкта, бар бу сорауларга бүген җавап алу бик үк мөһим түгел. Көтсәк һәм яңа дөньяда барысын да үз күзләребез белән күрсәк, яхшырак булмасмы? Йәһвәнең бу сорауларны хәл итүен күрү безгә зур сөенеч китерәчәк.

21. Сез нәрсәгә өметләнәсез?

21 Бүген безгә Йәһвәгә иманыбызны ныгытырга кирәк. Ә ул үз Улы аша хәтерендә калган кешеләрне терелтергә вәгъдә иткән (Яхъя 5:28, 29; 11:23). Гайсә, Йәһвә терелтергә сәләтле икәненә басым ясап, Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб «аның өчен... тере» дип әйткән (Лүк 20:37, 38). Димәк, терелү вакыты чыннан да киләчәк һәм без дә, рәсүл Паул кебек: «[Кешеләр] үледән тереләчәк дип... мин дә Аллаһыга өмет баглыйм»,— дип әйтә алабыз (Рәс. 24:15).