Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Хуҗам эзләреннән барыр өчен, мин күп нәрсәне калдырдым

Хуҗам эзләреннән барыр өчен, мин күп нәрсәне калдырдым

«Вәгазьгә китсәң, өйгә кайтмасаң да була. Кайтсаң, мин синең аякларыңны сындырырмын»,— дип янады миңа әтием. Аның сүзләре башымнан чыкмый иде. Шулай да мин вәгазьгә киттем. Шулай итеп мин, Хуҗа эзләреннән барыр өчен, бар нәрсәне калдырырга булдым. Ул вакытта миңа 16 яшь иде.

НИ ӨЧЕН соң әтием шулкадәр ярсыды? Бу сорауга җавап биргәнче, башта сезгә үзем турында сөйләп китәсем килә. Мин 1929 елның 29 июлендә тудым. Балачагым Филиппин утравындагы Булакан провинциясендә үтте. Илебездә икътисади кризис булганга, без бай булмадык. Балачагымда Филиппин утрауларына Япония армиясе һөҗүм итте, нәтиҗәдә, сугыш башланды. Авылыбыз сугыш кырыннан ерак урнашкан иде, шуңа күрә безнең җиребезгә солдатлар барып җитмәде. Бездә радио, телевизор һәм газеталар булмаганга, без яңалыкларны кешеләрдән ишетә идек.

Гаиләбездәге сигез баланың мин икенчесе идем. Сигез яшемдә әбием һәм бабам мине үзенә алдылар, һәм мин алар белән яши башладым. Без католиклар идек. Әмма бабам киң карашлы кеше иде. Ул үз дусларыннан алган дини басмаларны укырга ярата иде. Беркөнне ул миңа Изге Язмаларны һәм тагалог телендәге «Яклау», «Куркынычсызлык» һәм «Ачылыш» дигән брошюраларны * күрсәтте. Миңа Изге Язмаларны укырга бик ошый иде, аеруча Яхшы хәбәрне. Нәтиҗәдә, минем Гайсә Мәсих үрнәгенә иярәсем килде (Яхъя 10:27).

ХУҖАМ АРТЫННАН БАРЫРГА ӨЙРӘНӘМ

1945 елда Япония оккупациясе тәмамланды. Әти белән әнием миңа өйгә кайтырга кушты. Бабам мине аларны тыңларга дәртләндерде, һәм мин өемә кайттым.

Озакламый, 1945 елның декабрь аенда, авылыбызда Ангат шәһәреннән килгән Йәһвә Шаһитләре вәгазьли башлады. Өебезгә бер олы яшьтәге кардәш килде һәм, Изге Язмаларга нигезләнеп, «соңгы көннәр» турында сөйләде (2 Тим. 3:1—5). Ул безне күрше авылда Изге Язмаларны өйрәнергә чакырды. Әти-әнием анда барырга теләмәде, ә мин, киресенчә, ризалаштым. Ул очрашуга якынча 20 кеше җыелды, һәм кайберәүләре рухи сораулар бирде.

Мин аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен аңлап җиткермәдем, шуңа күрә китәргә җыендым. Шул вакыт җыелган кешеләр Патшалык җырын җырлый башлады. Бу миңа бик ошады, мин хәтта калырга булдым. Җыр җырлаганнан соң һәм дога кылганнан соң, безне киләсе якшәмбе көнне Ангат шәһәренә җыелыш очрашуына чакырдылар.

Кайберәүләргә, бу очрашуга барып җитәр өчен, якынча сигез километр араны җәяү үтәргә туры килде. Без Крус гаиләсе өендә җыелдык. Бу очрашуга якынча 50 кеше килде. Хәтта кечкенә балаларның Изге Язмалардагы катлаулы сорауларга җаваплар биргәннәрен күреп, мин таң калдым. Аннан соң мин тагын берничә очрашуга бардым. Соңрак Дамиан Сантос исемле олы яшьтәге пионер мине үзенә кунарга чакырды. Элек шәһәр мэры булган бу кардәш белән без төне буе диярлек Изге Язмалар турында сөйләшеп чыктык.

Ул вакытта кызыксынучылар, Изге Язмаларны әллә ни озак өйрәнмичә, суга чумдырылу үткәннәр. Җаваплы абый-кардәшләр берничә очрашуга килгән кызыксынучылардан, шул исәптән миннән дә, болай дип сорады: «Сезнең суга чумдырыласагыз киләме?» Мин «әйе» дип җавап бирдем. Мин Хуҗам «Мәсихкә кол булып хезмәт итәргә» тәвәккәл идем (Көл. 3:24). 1946 елның 15 февралендә мин һәм тагын бер абый-кардәш елгада суга чумдырылдык.

Суга чумдырылган мәсихче буларак, мин, Гайсәдән үрнәк алып, регуляр рәвештә вәгазьли башладым. Әтиемә бу ошамады. Ул болай диде: «Син вәгазьләр өчен әле бик яшь. Сине елгада чумдырсалар да, бу син вәгазьче булдың дигән сүз түгел әле». Мин аңа, Аллаһы безгә яхшы хәбәрне вәгазьләргә куша, дип аңлаттым (Мат. 24:14). «Мин Аллаһыга биргән антымны үтәргә тиешмен»,— дип әйттем. Аннан соң әтием мәкалә башында китерелгән сүзләрне әйтте. Ул вәгазьдә катнашуыма каршы чыкты. Шуңа күрә, рухи максатларга омтылып яшәр өчен, миңа өйдән китәргә туры килде. Мин барысын да калдырырга әзер булдым.

Ангат шәһәрендә мине Крус гаиләсе кабул итте. Алар мине һәм кече кызларын, Нораны, пионер булырга дәртләндерде. Без икебез дә 1947 елның 1 ноябрендә пионерлар булып киттек. Нора башка шәһәргә хезмәт итәргә китте, ә мин Ангатта калдым.

ФИДАКАРЬЛЕК КҮРСӘТЕР ӨЧЕН ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР

Беркөнне шәһәребезгә филиалдан Эрл Стьюарт исемле абый-кардәш килде. Ул бер мәйданда нотык белән чыгыш ясады. Аны 500 дән артык кеше тыңлады. Мин инде ул вакытта ике ел пионер булып хезмәт итә идем. Стьюарт кардәш инглизчә сөйләде, ә мин аның нотыгын тагалог теленә тәрҗемә иттем. Мин, мәктәптә нибары җиде сыйныф кына укысам да, инглиз телен өйрәнә алдым, чөнки укытучыларыбыз еш кына инглизчә сөйләшә иде. Өстәвенә, тагалог телендә басмаларыбыз аз иде, шуңа күрә мин аларны инглиз телендә укыдым. Моның ярдәмендә мин Стьюарт кардәшнең һәм башка абый-кардәшләрнең нотыкларын тәрҗемә итә алдым.

Стьюарт кардәш филиалга пионер булып хезмәт итүче бер-ике абый-кардәш кирәк диде. Ни өчен? 1950 елда Нью-Йоркта «Теократик үсеш» дигән халыкара конгресс үтәргә тиеш булган, һәм миссионерлар анда барырга җыенган. Алар урынына кемдер эшләргә тиеш булган, шул сәбәпле өстәмә абый-кардәшләрне чакырырга булдылар да. Мин бу абый-кардәшләр санына кердем. Шулай итеп, тормышым тагын бер тапкыр үзгәрде.

1950 елның 19 июнендә мин Бәйтел хезмәтен башладым. Ул вакытта Бәйтел гаиләсе бер зур иске йортта яши иде. Аның тирәсендә зур агачлар үсә иде. Филиалның территориясе якынча бер гектар булды. Бәйтелдә якынча ун кеше хезмәт итте. Иртән мин ашханәдә булыша идем, ә аннан соң, сәгать тугызлардан алып, кер юу бүлегендә киемнәр үтүкли идем. Төштән соң да шул ук эшләрне башкара идем. Миссионерлар конгресстан кайткач та, мин Бәйтел хезмәтен дәвам иттем. Миңа төрле эш бирелде: мин журналларны почта аша җибәрүгә әзерли идем, подпискаларны карап чыга идем, кабул итү бүлмәсендә дә эшләп алдым. Ни кушсалар, шуны эшләдем.

ГИЛАД МӘКТӘБЕ

1952 елда Филиппин утрауларыннан мине һәм тагын алты абый-кардәшне Гиладның 20 нче сыйныфына чакырдылар. Кушма Штатларда без күп яңа нәрсә күрдек. Туган авылымда исә барысы да башкача иде.

Гиладтагы сыйныфташларым белән бергә

Мәсәлән, безгә көнкүреш җайланмалар һәм ашханәдәге җиһазлар белән кулланырга өйрәнергә туры килде, чөнки өйдә безнең андый әйберләребез юк иде. Һава торышы да бик нык аерылып тора иде. Беркөнне тәрәзәгә карасам — анда барысы да ап-ак! Мин беренче тапкыр кар күрдем. Ул бик матур һәм бик салкын иде!

Әмма, Гилад программасы белән чагыштырганда, моның барысы икенче планга күчте. Анда уку миңа бик ошады. Укытучылар уңышлы өйрәтү ысулларын кулланды. Без тирән тикшерү һәм өйрәнү үткәрергә өйрәндек. Һичшиксез, Гилад мәктәбе мине рухи яктан бик баетты.

Чыгарылыштан соң мине берникадәр вакытка Бронкска — Нью-Йорк шәһәренең бер районына — махсус пионер итеп билгеләделәр. 1953 елның июль аенда мин «Яңа дөнья җәмгыяте» дигән конгресста булдым. Ул Бронкста үтте. Конгресстан соң мине Филиппинда хезмәт итәргә билгеләделәр.

УҢАЙЛЫ ШӘҺӘРНЕ КАЛДЫРАМ

Мине район күзәтчесе итеп билгеләделәр. Бу миңа Хуҗам эзләреннән барыр өчен тагын бер мөмкинлек бирде. Гайсә бит, Йәһвә сарыкларына булышыр өчен, бер шәһәрдән икенчесенә күчеп йөргән (1 Пет. 2:21). Теократик районым Филиппинның иң зур утравында — Лусонда урнашкан иде. Территориямә Булакан, Нуэва-Эсиха, Тарлак һәм Самбалес провинцияләре керә иде. Кайбер шәһәрләргә барып җитәр өчен, миңа Сьерра-Мадре таулары аша үтәргә туры килде. Анда җәмәгать транспорты йөрмәгәнгә, мин йөк машиналары йөртүчеләренәннән мине үзләре белән алсыннар дип сорый идем. Алар миңа машиналарындагы бүрәнәләргә утырып барырга рөхсәт итә иде. Бу әллә ни уңайлы булмады!

Мондагы җыелышлар башлыча кечкенә һәм яңа гына оештырылган иде. Мин кардәшләргә җыелыш очрашуларын һәм вәгазь эшен яхшырак үткәрергә булыштым. Алар моны бик кадерләде.

Соңрак мине үз эченә Бикол ярымутравын алган районга билгеләделәр. Андагы кайбер төркемнәр махсус пионерлар тырышлыклары ярдәмендә барлыкка килгән. Шул пионерлар бу ерактагы җирләрдә беренче вәгазьчеләр булган. Мин тукталган бер йортта зур чокыр аша ике бүрәнә куелган иде, һәм хуҗалар шул чокырны бәдрәф итеп куллана иде. Минем бу бүрәнәләргә басуым булды — шул бүрәнәләр белән бергә чокырга егылдым! Аннан соң миңа, иртәнге ашка барыр алдыннан, озак чистарынырга туры килде.

Шул вакытларда мин Нора турында күп уйлана башладым. Без аның белән пионер хезмәтен башлаган идек бит. Ул Думагете шәһәрендә махсус пионер булып хезмәт итә иде. Аның янына барып кайтканнан соң, без хат алыша башладык. 1956 елда без өйләнештек. Туйдан соң ук беренче атнаны без Рапу-Рапу утравындагы җыелышны дәртләндерүгә багышладык. Безгә еш кына таулар аша барырга, күп җәяү йөрергә туры килә иде, әмма ерак яшәгән кардәшләрне бергә дәртләндерү безгә зур бәхет китерде!

БӘЙТЕЛГӘ КИРЕ КАЙТАМ

Без район хезмәтендә якынча дүрт ел үткәрдек. Аннан соң безне Бәйтелгә чакырдылар. Бәйтел хезмәтебез 1960 елның гыйнвар аенда башланды, һәм без аны әле дә дәвам итәбез. Мин мондагы җаваплы кардәшләрдән күп нәрсәгә өйрәндем. Нора да Бәйтелнең төрле бүлекләрендә хезмәт итте.

Конгресста нотык сөйлим. Абый-кардәш мине себуан теленә тәрҗемә итә

Бәйтелдә хезмәт итеп, мин Филиппиннарда вәгазьчеләр санының үскәнен үз күзләрем белән күрдем. Мин, яшь өйләнмәгән егет булып, Бәйтелгә беренче тапкыр килгәндә, Филиппин утрауларында якынча 10 000 вәгазьче бар иде. Ә хәзер монда 200 000 нән артык Йәһвә Шаһите хезмәт итә. Бәйтелдә исә 435 кардәш үз эшен башкара.

Аллаһы халкының саны Филиппиннарда үсә барганга, Бәйтел гаиләсе элеккеге урынга инде сыймый башлады. Җитәкче совет безгә яңа биналар төзү өчен җир участогын табарга кушты. Без типография күзәтчесе белән күршеләребез янына киттек. Алар арасында күп кытайлылар яши иде. Без, җир участогыгызны сатмыйсызмы, дип сораштыра идек. Беркем дә үз җирен сатарга теләмәде. Бер кеше хәтта: «Без, кытайлылар, бернәрсә дә сатмыйбыз. Без сатып алабыз гына»,— дип җавап кайтарды.

Альберт Шрёдер сөйләгән нотыкны тәрҗемә итәм

Әмма соңрак безнең яныбызга бер күрше килде. Ул Кушма Штатларга күченергә җыенган иде һәм үз җирен безгә тәкъдим итте. Без хәлнең үзгәрүенә ышанып бетә алмадык! Бераздан башка бер күрше үзенең җир участогын безгә сатарга булды. Ул хәтта башкаларны моны эшләргә дәртләндерде. Кытайлылар бернәрсә дә сатмый дип әйткән теге кеше дә үз җирен безгә сатты. Нәтиҗәдә, филиал территориясе өч тапкыр зуррак булып китте! Мин һич шикләнмим: бу Йәһвәнең кулы иде.

1950 елда мин Бәйтелдә иң яшь кардәш идем. Ә хәзер без хатыным белән монда иң олы яшьтәгеләр. Хуҗам Гайсә кая гына барса да, мин аның артыннан ияреп бардым һәм моңа бер дә үкенмим. Әти-әнием мине өйдән куып чыгарды, ләкин, Йәһвәгә рәхмәт, минем зур рухи гаиләм бар. Без кайда гына хезмәт итсәк тә, Йәһвә безнең турында, һичшиксез, кайгыртачак. Без Нора белән Йәһвәгә аның игелеге өчен бик рәхмәтле һәм башкаларны да «Йәһвәне сынап» карарга дәртләндерәбез (Мал. 3:10).

Бер очракта Гайсә Леви исемле салым җыючыга мөрәҗәгать иткән (аның икенче исеме — Маттай) һәм болай дигән: «Минем шәкертем бул». Маттай Гайсәнең чакыруын кабул иткәнме? Изге Язмаларда болай диелә: «Тегесе бар нәрсәне калдырды да, торып, аңа ияреп китте» (Лүк 5:27, 28). Тормыш дәвамында миңа да еш кына шулай ук эшләргә кирәк булды. Мин башкаларны да Гайсә артыннан ияреп барырга дәртләндерәм. Бу юлда сезне күп фатихалар көтә!

Филиппин утрауларында шатлык белән хезмәт итәм

^ 6 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган. Хәзер бастырылмый.