Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Соңгы айларда алган брошюралар сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Ни өчен иммигрант ата-аналар үз балаларын нинди телдә хакыйкатькә өйрәтергә икәнлеге турында уйларга тиеш?

Балалар җирле телне тиз арада үзләштерер, мәсәлән мәктәптә. Бу бик яхшы, чөнки башка телләрне белү файдалы. Әмма шул чакта ата-аналар алдында мондый сорау тора: балаларны хакыйкатькә нинди телдә өйрәтергә? Бәлки, алар — җирле җыелыш телен, ә бәлки, туган телләрен сайлар. Мәсихче ата-аналар үз балаларының рухилыгын шәхси мәнфәгатьләреннән өстен куя (bw582, 9—11 б.).

Гайсә, Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сораганда, кемне күздә тоткан? (Яхъя 21:15)

Күрәсең, Гайсә шәкертләр алдында яткан балыкны я балык тоту шөгылен күздә тоткан. Ни өчен? Чөнки моңа кадәр Петер элеккеге эшенә — балык тоту һөнәренә кайткан булган. Мәсихчеләр эш аларның йөрәкләрендә иң мөһим урында тормыймы дип тикшерергә тиеш (bw582, 22, 23 б.).

Ни өчен Ибраһим Сарага: «Зинһар, аларга, мин аның сеңелесе, дип әйт»,— дияргә кушкан? (Ярат. 12:10—13)

Сара чыннан да Ибраһимның сеңелесе булган — аларның аталары бер булган. Өстәвенә, мисырлылар, Сараның Ибраһим хатыны икәнен белсәләр, Ибраһимны үтерерләр иде. Нәтиҗәдә, Аллаһы вәгъдә иткән токым туа алмас иде (bp182, 14, 15 б.).

Суга чумдырылган абый-кардәш ничек кыюлык үстерә ала?

Моның өчен аңа Йәһвәгә чын күңелдән дога кылырга һәм Изге Язмаларны һәр көн укырга кирәк. Кыюлык күрсәткән кешеләрнең мисаллары турында уйлану да аның өчен зур ярдәм булыр. Шулай ук абый-кардәш басынкылык белән өлкәннәрдән үзенә киңәш бирүләрен сорый ала. Җыелыштагы эшләрдә ярдәм итәргә әзер булу да бик мөһим (bw586, 32 б.).

Мәсихче өйдә ату коралын тоту турында уйласа, аңа нәрсәне исәпкә алырга кирәк?

Аллаһы өчен тормыш изге. Гайсә үз шәкертләренә, үзләрен яклар өчен, кылыч алырга киңәш итмәгән (Лүк 22:36, 38). Без «кылычлардан» «төрәннәр» чүкеп ясарга тиеш. Тормыш матди әйберләрдән күпкә кыйммәтлерәк. Безгә башкаларның вөҗданнарын исәпкә алырга кирәк. Шулай ук без үрнәк алырлык мәсихчеләр булырга телибез (2 Көр. 4:2) (bw584, 31, 32 б.).

Ни өчен Маттай һәм Лүк Гайсәнең балачагын төрле яктан сурәтләгән?

Маттай күбрәк Йосыф турында яза. Мәсәлән, Йосыф, Мәрьямнең йөкле булуын белгәч, моңа ничек караган? Фәрештә аңа Мисырга качарга, ә аннан соң кире кайтырга кушкач, Йосыф нәрсә эшләгән? Безгә моны Маттай ачыклый. Лүк исә күбрәк Мәрьямгә игътибар итә: аның Илисәбәткә барып кайтканы, Гайсәне Иерусалимда эзләгәне турында бәян итә (bw585, 32 б.).

Нәрсәгә карамастан Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр сакланып калган?

Изге Язмаларда кулланылган тел искергән. Дөнья сәхнәсендәге сәяси үзгәрешләр нинди тел халыкара булып китәсенә тәэсир иткән. Руханилар Изге Язмаларның гади халык теленә тәрҗемә ителүенә каршы чыккан (bw586, 19—21 б.).

Кешенең саклаучы фәрештәсе бармы?

Юк. Гайсә үз шәкертләре турында болай дигән: «Аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар» (Мат. 18:10). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Ул һәрбер кешенең саклаучы фәрештәсе бар дип әйткәнме? Юк, ул бары тик фәрештәләрнең шәкертләрнең тормышлары белән кызыксынганнарына игътибар иткән (bp186, 5 б.).

Мәхәббәтнең иң югары төре нинди?

Агапе, ягъни принципларга нигезләнгән мәхәббәт. Андый мәхәббәтне күрсәткән кешенең башкалар белән җылы мөнәсәбәтләре бар. Ул югары принциплар буенча эш итә һәм фидакарьлек рухын чагылдыра (bw587, 7 б.).