Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»

«Үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»

«Дустыбыз... йоклап китте, әмма мин аны уятырга барам» (ЯХЪЯ 11:11).

ҖЫРЛАР: 142, 129

1. Лазар үлгәч, Марта нәрсәгә бер дә шикләнмәгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ГАЙСӘНЕҢ якын дусты һәм шәкерте Марта хәсрәткә баткан — аның бертуганы Лазар үлгән. Мартаны юатырга теләп, Гайсә аңа болай дип вәгъдә иткән: «Бертуганың үледән тереләчәк». Бу сүзләр Мартаның кайгысын тулысынча басмагандыр, шулай да алар аны юаткан. Марта Гайсәгә болай дип җаваплаган: «Аның соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм» (Яхъя 11:20—24). Әйе, Марта үлеләрнең киләчәктә тереләчәгенә ышанган. Шул ук көнне Гайсә, могҗиза кылып, Лазарны терелткән.

2. Ни өчен барыбызга да терелтүгә, Марта кебек, иман итәргә кирәк?

2 Әлбәттә, без бүген Гайсә белән Йәһвәнең андый могҗиза кылуын көтмибез. Әмма киләчәктә алар якыннарыбызны, һичшиксез, терелтәчәк. Сез, Марта кебек, моңа ышанасызмы? Бәлки, сез тормыш иптәшегезне, әтиегезне я әниегезне югалткансыздыр, ә бәлки, яраткан әбиегез, бабагыз я балагыз үлгәндер. Моның аркасында, сез бик көенергә мөмкин. Якын кешегезне кочаклап алырга, аның назлы тавышын я көлүен ишетергә мөмкинлек булса иде! Чынында, без дә, Марта кебек: «Яраткан кешемнең тереләчәген беләм»,— дип әйтә алабыз. Ни өчен без бу өметкә ия? Ул нәрсәгә нигезләнгән? Һәрбер мәсихчегә моның турында уйлану мөһим.

3, 4. Гайсә кылган могҗизалар Мартаның терелтүгә ышанычын ничек ныгыткан?

3 Марта Иерусалим тирәсендә яшәгән. Шуңа күрә ул Гайсәнең Наин шәһәре тирәсендә тол хатынның улын терелткәнен күрмәгәндер; мөгаен, ул моның турында ишеткән генә. Марта, күрәсең, Гайсәнең Яһирның кызын да терелткәнен күрмәгән, чөнки бу очрак, бәлки, Кәпернаум шәһәрендә булган. Ул кыз чыннан да үлгән, һәм бар кеше өчен бу ап-ачык булган. Ләкин Гайсә кызның җансыз нәни кулын алган да: «Балам, тор!» — дигән. Һәм кыз шунда ук урыныннан торган (Лүк 7:11—17; 8:41, 42, 49—55). Марта белән аның сеңелесе Мәрьям Гайсәнең чирләгән кешеләрне савыктыра алганын белгән, шуңа күрә алар Гайсәнең мөмкин кадәр тизрәк килүен теләгән. Ул чакта Лазар, савыгып, исән калыр иде. Әмма Гайсә килмәгән, һәм Лазар үлгән. Хәзер Марта белән Мәрьямгә нәрсәгә өметләнергә кала? Марта Лазарның киләчәктә, «соңгы көндә» терелтеләчәгенә өметләнгән. Ни өчен аның моңа шикләре булмаган? Һәм ни өчен без киләчәктә Аллаһының безнең якыннарыбызны терелтәчәгенә ышана алабыз?

4 Безнең терелтелүгә ышаныр өчен җитди сәбәпләребез бар. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап китик. Андый өйрәнү безгә Изге Язмалардагы кайбер өзекләргә яңача карарга һәм аларның терелтү белән бәйле булуын күрергә булыша ала.

ӨМЕТ БИРҮЧЕ ОЧРАКЛАР

5. Нәрсә нигезендә Марта Лазарның терелтеләчәгенә ышанган?

5 Мартаның сүзләрен исебезгә төшерик. Ул: «Бертуганымның үледән тереләчәгенә өметләнәм»,— дип түгел, ә: «Үледән... тереләчәген беләм»,— дип әйткән. Ни өчен Мартаның ышанычы шулкадәр нык булган? Чөнки ул борынгы заманнарда булган терелтү очраклары турында белгән. Ул, мөгаен, бу очраклар турында әле балачагында өйдә һәм синагогада ишеткәндер. Без хәзер Изге Язмаларда язылган өч терелтү очрагына игътибар итәрбез.

6. Марта нинди могҗиза турында белгән?

6 Изге Язмаларда искә алынган беренче терелтү очрагы Ильяс пәйгамбәр көннәрендә булган. Аллаһы аңа могҗизалар кылырга кодрәт биргән. Финикия өлкәсендәге Сарифат шәһәрендә яшәгән бер тол хатын пәйгамбәргә кунакчыллык күрсәткән. Ильяс кылган могҗиза нәтиҗәсендә тол хатынның оны белән мае кимемәгән, һәм моның ярдәмендә ул үзе дә аның улы да исән калган (1 Пат. 17:8—16). Соңрак аның улы чирләп үлеп киткән. Ильяс бу хатынга ярдәм иткән. Ул, малайның үле тәненә кагылып, болай дип дога кылган: «И Йәһвә Аллаһым, зинһар, бу балага җан керсә иде». Аллаһы Ильясның догасын ишеткән һәм баланы тормышка кайтарган! (1 Патшалар 17:17—24 укы.) Мартага бу очрак, һичшиксез, таныш булган.

7, 8. а) Кайгырган хатынны юатыр өчен, Илиша нәрсә эшләгән? ә) Илиша кылган могҗиза безгә Йәһвә турында нәрсә ачыклый?

7 Изге Язмалардагы икенче терелтү очрагы Ильяска алмашка килгән Илиша пәйгамбәр көннәрендә булган. Шунам шәһәрендә яшәгән бер күренекле хатын Илиша пәйгамбәрне зур юмартлык күрсәтеп кунак иткән. Аллаһы бу хатынны һәм аның олы яшьтәге ирен кунакчыл булганнары өчен фатихалаган: аларның угыллары туган. Ләкин берничә елдан соң уллары үлеп киткән. Ачы кайгы белән тулы бу ананы күз алдыгызга китерегез. Иренең рөхсәте белән ул 30 километр ераклыкта урнашкан Кармил тавына Илиша янына киткән. Бу хатын килгәч, Илиша, аның улын терелтер өчен, Шунам шәһәренә үз хезмәтчесен, Гыйзине, җибәргән. Әмма Гыйзи малайны терелтә алмаган. Шуңа күрә Илиша үзе Шунамга киткән (2 Пат. 4:8—31).

8 Үле малай янына килеп, Илиша аның турында дога кылган. Йәһвә Илишаның догасына җавап итеп малайны терелткән. Үзенең терелтелгән баласын күргәч, әнисе бик куанган, аның йөзе балкып киткән! (2 Патшалар 4:32—37 укы.) Бәлки, ул балага уза алмаган Һаннаның догасын исенә төшергәндер. Йәһвәне Ишмуилны биргәне өчен данлап, Һанна болай дигән: «Йәһвә... гүргә иңдерә һәм терелтә» (1 Иш. 2:6). Әйе, Шунам шәһәрендәге малайны тормышка кайтарып, Аллаһы үзенең үледән терелтергә сәләтле икәнен раслаган.

9. Изге Язмаларда язылган өченче терелтү очрагын сөйләп бирегез.

9 Илиша белән тагын бер очрак булган. 50 елдан артык вакыт дәвамында пәйгамбәр булып хезмәт иткәннән соң, Илиша, каты чирләп, үлеп киткән. Бермәлне берничә исраилле, якташын җирләгәндә, юлбасарлар төркеменең якынлашканын күреп алган. Куркудан алар теге кешенең гәүдәсен Илиша җирләнгән урынга ташлаган да качып киткән. Изге Язмаларда болай дип язылган: «Гәүдәнең Илиша сөякләренә тиюе булды, үлгән кеше терелеп, аякка басты» (2 Пат. 13:14, 20, 21). Марта бу очраклардан Аллаһының үлемне җиңә алуын ап-ачык күргән. Безгә дә бу очраклар Аллаһының иксез-чиксез көчкә ия булуына иманыбызны ныгытырга булыша.

БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДАГЫ ТЕРЕЛТҮ ОЧРАКЛАРЫ

10. Петер Тәбифәне ничек терелткән?

10 Мәсихче Грек Язмаларында да терелтелгән кешеләр турында әйтелә. Без Гайсәнең Яһир йортында — кызны һәм Наин шәһәре тирәләрендә егетне терелткәне турында инде әйтеп киткән идек. Берникадәр вакыт үткәч, рәсүл Петер Дөркәсне терелткән. Бу хатын-кызның икенче исеме — Тәбифә. Петер Тәбифә мәете яткан бүлмәгә кергән һәм дога кылган. Аннан соң ул: «Тәбифә, тор!» — дип әйткән. Тәбифә шунда ук терелгән. Бар кардәшләр моңа бик шатланган. Бу вакыйгадан соң «күпләр Хуҗабызга иман итә башлаган». Бу яңа шәкертләр башкаларга Мәсих турында һәм Йәһвәнең үлгәннәрне тормышка кайтара алганы турында сөйләгән (Рәс. 9:36—42).

11. Табиб Лүкнең сүзләре буенча, Әүтих белән нәрсә булган? Бу очрак кешеләргә ничек тәэсир иткән?

11 Башка бер очрак Троаста булган (бу шәһәр бүгенге Төркиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан). Рәсүл Паул төн уртасына кадәр үз нотыгын сөйләгән. Бу очрашуда Әүтих исемле егет тә булган. Ул, югары бүлмәдәге тәрәзә төбендә утырып, йоклап киткән һәм өченче каттан егылып төшкән. Лүк, Әүтихкә ярдәм итәр өчен, беренчеләрдән булып йөгереп килгәндер. Ләкин, кызганычка каршы, табиб буларак, Лүк шуны танырга мәҗбүр булган: Әүтих үле булган. Паул аска төшкән һәм, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклаган. Аннан соң ул: «Борчылмагыз, ул хәзер исән»,— дип әйткән. Моны күргән кешеләргә бу бик нык тәэсир иткән! Паулның үлгән кешене терелткәнен күреп, бар кеше «бик нык куанган» (Рәс. 20:7—12).

НЫК НИГЕЗЛЕ ӨМЕТ

12, 13. Без карап чыкканны исәпкә алсак, нинди сораулар туа?

12 Терелтү очраклары турында укыганга, без, Марта кебек, Тормыш Бирүчебез үлгәннәрне терелтә алганына бер дә шикләнмибез. Аллаһы, Ильяс, Гайсә я Петер кебек хезмәтчеләргә терелтергә көч биреп, моны раслаган. Әмма Йәһвә беркемне терелтмәгән вакытта яшәгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Аларның үледән терелү вакыты килер дип ышаныр өчен нигезләре булганмы? Марта: «[Бертуганымның] соңгы көндә, үледән терелү вакытында тереләчәген беләм»,— дип әйткән. Аларның да шулай дип әйтер өчен нигезләре булганмы? Ә безнең андый нигезебез бармы?

13 Изге Язмалардан күренгәнчә, Аллаһының борынгы хезмәтчеләре киләчәктәге терелү вакытын көткән. Әйдәгез, аларның мисалларын карап чыгыйк.

14. Ибраһим очрагыннан без терелтү турында нәрсәгә өйрәнәбез?

14 Ибраһим турында уйланыйк. Ул үз улы Исхакның тууын күп еллар дәвамында көткән булган. Әмма соңрак Йәһвә аңа болай дип кушкан: «Үз улыңны — яраткан һәм бердәнбер улың Исхакны ал да... яндыру корбаны итеп китер» (Ярат. 22:2). Сезнеңчә, Ибраһим нинди хисләр кичергән? Моңа кадәр Йәһвә Ибраһимның токымы аша барлык халыклар фатихаланачак дип вәгъдә иткән булган (Ярат. 13:14—16; 18:18; Рим. 4:17, 18). Өстәвенә, Йәһвә: «Синең токымың Исхак аша киләчәк»,— дип әйткән (Ярат. 21:12). Әмма, Ибраһим Исхакны корбанга китерсә, ничек соң Аллаһының вәгъдәләре үтәлер? Аллаһы тарафыннан рухландырылган рәсүл Паул сүзләре буенча, Ибраһим Аллаһының Исхакны терелтә алганына ышанган. (Еврейләргә 11:17—19 укы.) Ибраһим Исхак берничә сәгатьтән, көннән я атнадан соң терелтеләчәк дип уйлаганмы? Изге Язмаларда моның турында бер ни дә әйтелми. Ибраһим моны төгәл белә алмаган. Әмма ул Йәһвәгә таянган һәм Исхакның терелтеләчәгенә инанган булган.

15. Әюп нәрсәгә өметләнгән?

15 Әюп тә терелтү вакыты килер дип ышанган. Аның сүзләре буенча, киселгән агач үсентеләр җибәрә ала, әмма кеше белән алай түгел: кеше үлсә, ул үзе терелә алмый (Әюп 14:7—12; 19:25—27; 2 Иш. 12:23; Зәб. 89:48). Бу сүзләрне әйтеп, Әюп Аллаһының терелтергә сәләтен шик астына куйганмы? Һич тә юк! Киресенчә, ул Аллаһының билгеле бер вакытта үзен искә төшерәчәгенә өметләнгән. (Әюп 14:13—15 укы.) Әюп бу вакытның кайчан булачагын төгәл белмәгән. Шулай да ул Барлыкка Китерүченең кешеләрне терелтә алганына инанган булган һәм моны көткән.

16. Фәрештә Даниялны ничек ныгыткан?

16 Даниял пәйгамбәр мисалына тукталыйк. Ул дистәләгән еллар буе Аллаһыга тугры хезмәт иткән, һәм Аллаһы аны мул итеп фатихалаган. Беркөнне Даниял алдында бер рухи зат пәйда булган. Ул бу «кадерле кешегә»: «Борчылма... Нык бул»,— дигән (Дан. 9:22, 23; 10:11, 18, 19).

17, 18. Аллаһы Даниялга нинди вәгъдә биргән?

17 Даниялга инде якынча 100 яшь булган, һәм аның гомере тәмамлана барган. Ул үзенең киләчәге турында күп уйлагандыр. Даниял китабының соңгы бүлегендә без Аллаһының мондый сүзләрен укыйбыз: «Син исә ахырга тикле нык булып кал. Син тирән йокыга талырсың» (Дан. 12:13). Кабердә кешеләр «йоклый», анда «уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк». Даниял моны белгән (Вәг. 9:10). Шулай да аның киләчәккә өмете булган.

18 Фәрештә аша Аллаһы Даниялга болай дигән: «Син... көннәр ахырында әҗереңне алу өчен торырсың». Бу кайчан булачак? Фәрештә моның турында бернәрсә дә әйтмәгән. Даниял үзенең тиздән үләчәген аңлаган. «Әҗереңне алу өчен торырсың» дигән сүзләр исә аны тереләчәгенә ышандырган. Аңа «көннәр ахырында» булачак терелү вакытын көтәргә кирәк булган.

Без дә, Марта кебек, терелү вакыты киләчәгенә ышана алабыз (19, 20 нче абзацларны кара.)

19, 20. а) Без бу мәкаләдә карап чыккан мисаллар һәм Мартаның сүзләре бер-берсе белән ничек бәйле? ә) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Бәхәссез, Мартаның иманы нык нигездә торган, шуңа күрә ул Лазарның «соңгы көндә» тереләчәгенә шикләнмәгән. Йәһвәнең Даниялга биргән вәгъдәсе, шулай ук Мартаның ышанычы безгә өмет бирә: бер көнне үлгәннәр тормышка кайтачак.

20 Без карап чыккан терелтү очраклары үледән терелү чыннан да мөмкин икәнен раслый. Без шулай ук Аллаһыга тугры кешеләрнең терелү вакытын көткәннәренә игътибар иттек. Әмма терелү вакыты турындагы пәйгамбәрлекләр күптән язылган. Алар әле дә ышанычлымы? Алар кайчан үтәләчәк? Бу сорауларга җавап алу безгә терелү вакытын, Марта кебек, зарыгып көтәргә булышачак. Моның турында сүз киләсе мәкаләдә барачак.