Төп мәгълуматка күчү

Кием һәм тышкы кыяфәт минем өчен киртә булды

Кием һәм тышкы кыяфәт минем өчен киртә булды

Кием һәм тышкы кыяфәт минем өчен киртә булды

АЙЛИН БРАМБА СӨЙЛӘДЕ

МИН иске тәртиптәге немец баптистлары динендә тәрбияләндем. Бу дин амиш һәм меннонит диннәренә охшаш. Бу дини агым 1708 елда Германиядә пиетизм, ягъни рухи уяну, өлеше буларак барлыкка килгән. «Диннәр энциклопедиясе» буенча, пиетизмның үзенчәлеге «кешелек Мәсихнең яхшы хәбәренә мохтаҗ» икәненә аңлау булган. Андый караш нәтиҗәсендә бу агым төрле илләрдә миссионерлык эшчәнлек оештырган булган.

1719 елда Александр Мак җитәкчелегендәге кечкенә бер төркем Кушма Штатларда, хәзер Пенсильвания дип аталган өлкәдә урнашкан булган. Соңрак бу төркем аерым төркемнәргә бүленгән булган. Һәр төркем Александр Макның тәгълиматларын үзенчә аңлаган һәм тоткан. Безнең кечкенә чиркәвебез якынча 50 кешедән торган. Безнең өчен иң мөһиме Изге Язмаларны уку һәм чиркәвебез кабул иткән карарларны тоту булган.

Минем гаиләм, ким дигәндә, өч буын дәвамында бу динне тоткан һәм аның буенча яшәгән. 13 яшемдә мин суга чумдырылдым һәм бу чиркәүгә кушылдым. Балачактан ук мине автомобиль, трактор, телефон я хәтта радио һәм башка электр җайланмаларына ия булу я аларны куллану ярамый дип өйрәттеләр. Безнең хатыннарыбыз гади киенде, шулай ук без чәчләребезне кисмәдек һәм безнең башыбыз һәрвакыт капланган булырга тиеш иде. Безнең ир-атларыбыз сакаллар йөртте. Безнең аңлау буенча, бу дөньядан булмау заманча киенмәү, косметика кулланмау һәм бизәкләр такмау дигәнне аңлаткан. Без моны гөнаһлы горурлыкның чагылышлары дип санадык.

Безне Изге Язмаларны тирән хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Ул безнең өчен рухи ризык иде. Һәр иртә, иртәнге аш алдыннан, без кунак бүлмәсенә җыела идек. Анда без әтиебезнең Изге Язмалардан бер бүлекне укыганын һәм укыганнарына аңлатма биргәнен тыңладык. Аннан соң без тезләнә идек һәм әтиебез дога кыла иде. Аннары әниебез «Хуҗабызның үрнәк догасын» әйтә иде. Мин иртәнге гыйбадәт кылуыбызны түземсезлек белән көтә идем. Чөнки бөтен гаилә, бергә җыелып, рухи нәрсәләр турында уйлана иде.

Без Индиана штатындагы Делфай шәһәре янында бер фермада яшәдек. Анда без төрле яшелчә үстердек. Без аны, атлы арбага төяп, шәһәргә алып бардык һәм аны урамда я өйдән өйгә йөреп саттык. Без бу авыр эшне Аллаһыга хезмәтебезнең бер өлеше дип саный идек. Шуңа күрә без, якшәмбедән тыш, һәр көн эшләдек, ә якшәмбе бернинди эш эшләргә ярамый иде. Әмма кайвакыт гаиләбез ферма эшләренә шулкадәр чума иде, хәтта рухи караш саклау авыр иде.

Кияүгә чыгам һәм гаиләм тормышы

1963 елда, миңа 17 яшь булганда, мин Джеймска кияүгә чыктым. Ул да безнең чиркәүдән иде. Бу чиркәүгә аның бабасының бабасы йөри иде әле. Безнең икебезнең дә Аллаһыга хезмәт итәргә теләге зур иде, һәм без безнең динебез генә хак дип ышандык.

1975 елга безнең инде алты балабыз бар иде, ә 1983 елда безнең җиденче һәм соңгы балабыз туды. Икенче булып туган балабыз — Ребекка — бердәнбер кыз иде. Без каты эшләдек, әз акча сарыф иттек һәм гади тормыш алып бардык. Без балаларыбызны ата-аналарыбыздан һәм имандашларыбыздан өйрәнгән Изге Язмалардагы принципларга өйрәтергә тырыштык.

Безнең диндәге кешеләр өчен тышкы кыяфәт зур роль уйнады. Без, кеше йөрәген беркем дә күрә алмаганга, кешенең киенү рәвеше аның эчке асылын күрсәтә дип уйлый идек. Мәсәлән, берәрсе чәчләрен бик нык таратып җибәрсә, бу аның горурлыгын күрсәтер иде. Гади күлмәкләребездәге рәсем күзләргә бик нык ташланса, бу да горурлыкның билгесе булган. Кайвакыт андый сораулар Язмаларны икенче планга күчерә иде.

Төрмәгә эләгү

1960 елның азагында иремнең энесе Джессины, ул да безнең диндә тәрбияләнгән, хәрби хезмәткә барырга баш тартканы өчен төрмәгә утырттылар. Анда булганда, ул шулай ук сугышта катнашу Изге Язмалардагы принципларга каршы килә дип санаган Йәһвә Шаһитләрен очраткан (Ишагыя 2:4; Маттай 26:52). Джесси алар белән еш кына Изге Язмалардагы хакыйкатьләр турында сөйләшкән һәм аларның нинди кешеләр булганын күргән. Изге Язмаларны җентекләп өйрәнгәннән соң, ул, суга чумдырылып, Йәһвә Шаһите булып китте. Бу безне бик күңелсезләндерде.

Джесси үзе белгән нәрсәләрне иремә сөйләде. Ул шулай ук Джеймс «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын регуляр рәвештә алсын өчен кайгыртты. Бу журналларны уку Джеймсның Изге Язмалар белән кызыксынуын арттырды. Джеймс һәрвакыт Аллаһыга хезмәт итәргә теләде. Ләкин еш кына үзен аңардан ерак хис итте. Шуңа күрә ул Аллаһыга якынлашырга ярдәм иткән һәр нәрсә белән бик кызыксынды.

Без амишларны, меннонитларны һәм иске тәртиптәге башка баптистларны бу дөньяның өлеше итеп санасак та, өлкәннәребез безне аларның дини журналларын укырга дәртләндерде. Минем әтием Йәһвә Шаһитләренә тискәре карашта иде. Аның фикеренчә, без «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналларын беркайчан да укырга тиеш түгел идек. Шуңа күрә Джеймсның аларны укуын күргән саен, котым оча иде. Ул ялган тәгълиматларны үзләштерер дип мин курка идем.

Джеймс инде күптән безнең чиркәүнең кайбер тәгълиматларын шик астына куя иде. Аеруча ул якшәмбе көнне бернинди эш эшләргә ярамый дигән тәгълиматны Изге Язмаларга каршы килә дип уйлый иде. Чиркәүдә, мәсәлән, якшәмбе көнне хайваннарны эчертергә ярый, ә чүп утарга ярамый дип өйрәтәләр иде. Өлкәннәр бу кагыйдәгә Изге Язмалардан нигез китерә алмый иде. Тора-бара мин дә андый тәгълиматларга шикләнеп карый башладым.

Без күп еллар безнең динебез хак икәненә ышанганга һәм аннан киткәч нинди хисләр кичерәчәкбез икәнен аңлаганга, безнең өчен чиркәвебез белән бәйләнешләрне өзү авыр булды. Әмма безнең вөҗданыбыз Изге Язмаларга кайбер яклардан туры килмәгән диндә калырга рөхсәт итмәде. Шуңа күрә 1983 елны без, чиркәүдән китү сәбәпләрен аңлатып, хат яздык һәм бу хатны җыелышта укуларын сорадык. Безне чиркәүдән чыгардылар.

Хак динне эзлибез

Аннан соң без хак динне эзли башладык. Без эзлеклелекне — тарафдарлары өйрәткәннәрен үз тормышларында кулланган динне эзләдек. Иң башта, без сугышта катнашкан диннәрне кире кактык. Без һаман да «гади» диннәргә тартылдык, чөнки, без санаганча, гади тормыш алып бару һәм гади киенү шушы диннең бу дөньяның өлеше булмаганын күрсәтә иде. Без 1983 елдан алып 1985 елга кадәр бөтен илне гизеп чыктык һәм бер-бер артлы диннәрне — меннонитларны, квакерларны һәм башка «гади» дини агымнарны тикшереп чыктык.

Бу вакыт дәвамында Йәһвә Шаһитләре Индиана штатында Камден янында урнашкан безнең фермага килеп йөрде. Без аларны тыңладык, ләкин «Яков патша тәрҗемәсен» кулланырга сорадык. Мин Шаһитләрне сугышта катнашмаганнары өчен хөрмәт иттем, ләкин аларны тыңлау минем өчен авыр иде. Чөнки, мин санаганча, аларның дине, алар гади киенмәгәнгә, бу дөньядан аерылмаган һәм шуңа күрә дөрес була алмаган. Минемчә, кешеләрне, безнең белән чагыштырганда, башкача киенергә горурлык этәрә иде. Минем фикерем буенча, әйберләр я мал-мөлкәт кешене горур итә иде.

Джеймс, үзе белән кайбер улларыбызны алып, Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залына йөри башлады. Бу мине бик күңелсезләндерде. Ирем мине дә үзе белән барырга өнди иде. Ләкин мин баш тарта идем. Аннары беркөнне ул болай диде: «Хәтта аларның кайбер тәгълиматлары белән риза булмасаң да, үзең барып, аларның бер-берсе белән үзләрен ничек тотканын карап кайт». Аларның тәртибе Джеймсны таң калдырган.

Ахыр чиктә, мин барырга, ләкин бик сак булырга булдым. Патшалык Залына мин гади күлмәгемне һәм башыма чәчкап киеп бардым. Кайбер улларыбыз яланаяк иде, һәм аларның киемнәре дә бик гади иде. Шулай да Йәһвә Шаһитләре безне ярату белән каршы алды. Мин, без аерылып торсак та, алар безне барыбер кабул итә дип уйлап куйдым.

Аларның яратуы мине хәйран калдырды, ләкин мин карап торырга гына тәвәккәл идем. Мин җырлар өчен тормадым һәм җырламадым. Очрашу беткәч, мин аларга, минемчә, алар дөрес эшләмәгән нәрсәләр һәм кайбер шигырьләрнең мәгънәсе турында сораулар яудыра башладым. Мин үземне бик үк әдәпле тотмасам да, мин сорау биргән һәр кеше миңа чын кызыксыну күрсәтте. Мине шунысы да гаҗәпләндерде: төрле кешеләргә бер үк сорау бирсәм дә, аларның җавабы аерылып тормады. Кайвакыт алар җавапларын минем өчен язып бирделәр. Бу бик файдалы иде, чөнки мин аларны соңыннан тикшерә ала идем.

1985 елның җәендә гаиләбез Йәһвә Шаһитләренең Мемфиста (Теннесси штаты) үткән конгрессына барды. Ниятебез — карарга гына иде. Джеймсның һаман да сакалы бар иде, һәм киемебез бик гади иде. Тәнәфесләрдә безнең яныбызга һәрвакыт кемдер килә иде. Аларның яратуы, игътибары һәм кабул итүләре безнең күңел түрләренә үтеп керде. Безне бердәмлек тә хәйран калдырды. Очрашулар кайда гына үтмәсен, анда бер үк тәгълиматларга өйрәттеләр.

Йәһвә Шаһитләренең шәхси кызыксынуы аркасында Джеймс Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашты. Ул, өйрәнгәннәренең дөреслегенә инаныр өчен, барысын җентекләп тикшерә барды (Рәсүлләр 17:11; 1 Тисалуникәлеләргә 5:21). Вакыт узу белән Джеймс хакыйкать тапканын аңлады. Әмма мин эчемдә икеләнү сиздем. Мин дөрес булганны эшләргә теләдем, ләкин мин «заманча» булырга һәм «дөньяви» булып китәргә теләмәдем. Беренче тапкыр Изге Язмаларны өйрәнүдә утырырга ризалашканда, бер теземдә «Яков патша тәрҗемәсе», ә икенчесендә заманчарак «Яңа дөнья тәрҗемәсе» ята иде. Алданмас өчен, мин һәр шигырьне ике тәрҗемәдә дә тикшердем.

Шикләрем тарала

Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнгәндә, без шуны белдек: безнең күктәге Атабыз Троица түгел, ә бердәнбер Аллаһы, һәм без үлемсез җанга ия түгел, ә үзебез җаннар (Яратылыш 2:7; Канун 6:4; Йәзәкил 18:4; 1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Без шулай ук тәмуг җәфалану урыны түгел, ә кешелекнең гомуми кабере икәнлеген белдек (Әюп 14:13; Зәбур 16:10; Вәгазьче 9:5, 10; Рәсүлләр 2:31). Тәмуг турындагы хакыйкатьне белү безнең өчен чын казаныш иде, чөнки иске тәртиптәге баптистлар гел икенче нәрсәгә өйрәтәләр иде.

Шулай да мин ничек инде Шаһитләр хак дин була ала дип уйлый идем. Чөнки, минемчә, алар бу дөньяның өлеше иде. Алар «гади» тормыш алып бармады, ә, мин уйлаганча, бу мөһим иде. Әмма шул ук вакыт мин аңлый идем: алар Гайсәнең бөтен кешеләргә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә дигән әмерен үтиләр иде. Мин аптырашта идем (Маттай 24:14; 28:19, 20).

Бу авыр вакытта Шаһитләрнең яратуы миңа тикшерүләремне дәвам итәргә ярдәм итте. Бөтен җыелыш безнең гаиләгә кызыксыну күрсәтте. Төрле җыелыш әгъзалары безнең йортка килеп торды. Алар моны сөт я йомырка сатып алу максаты белән аңлата иде. Һәм без тора-бара аларның яхшы кешеләр икәннәрен күрдек. Безнең белән бер Йәһвә Шаһите генә өйрәнсә дә, башкалар да безнең йортны читләтеп үтмәде. Җыелыштан берәрсе, безнең йорт яныннан үткәндә, безгә кереп чыга иде. Бу безгә Шаһитләрне яхшырак белергә мөмкинлек бирде, һәм без аларның эчкерсез кызыксынуын һәм яратуын кадерли башладык.

Безгә башка җыелыштагы Шаһитләр дә кызыксыну күрсәтте. Мин кием һәм тышкы кыяфәт турындагы шикләр белән көрәшкән вакытта, минем яныма якындагы җыелыштан Кей Бриггз исемле бер апа-кардәш килде. Ул да гади итеп киенә иде һәм косметика кулланмый иде. Миңа аның белән җиңел булды, һәм мин аның белән иркенрәк сөйләшә алдым. Аннары бер көн минем яныма шулай ук «гади» диндә үскән Луис Флора килде. Бу абый-кардәш йөземнән мине шикләр басканын күреп алды. Чуалган зиһенемне тәртипкә салырга ярдәм итәр өчен, ул миңа ун битле хат язды. Аның игелеге күңелемә үтеп керде, һәм мин аның хатын күп тапкырлар укыдым.

Мин күчеп йөрүче күзәтче О’Делл кардәштән Ишагыя 3:18—23 һәм 1 Петер 3:3, 4 не аңлатырга сорадым. «Бу шигырьләр Аллаһыга яраклы булыр өчен, гади киенергә кирәк икәнен күрсәтмиме әллә?» — дип сорадым мин. «Яков патша тәрҗемәсендә» бу шигырьләрдә баш киемнәре һәм чәчкаплар искә алынганга, ул миннән сорады: «Чәчкапны йөртү дөресме? Чәчне үрергә ярыймы?» Безнең чиркәүдәге хатыннар кечкенә кызларының чәчләрен үрде, ә хатын-кызлар үзләре чәчкаплар йөртте. Мин карашларым эзлекле түгел икәнен аңладым, ә О’Делл кардәшнең сабыр булуы һәм игелеге мине хәйран калдырды.

Әкренләп минем шикләрем тарала барды, ләкин мине борчыган тагын бер сорау бар иде: хатын-кызларга чәчләрен кисәргә ярыймы? Мәсихче өлкәннәр минем белән шулай фикер йөртте: кайбер хатыннарның чәчләре озын булып үсми, ә башкаларныкы озын булып үсә. Нәтиҗәдә, бер хатын-кызның чәчләре башканыкыннан яхшыракмы? Алар шулай ук миңа кием һәм тышкы кыяфәткә карата вөҗданның нинди роль уйнаганын күрергә ярдәм итте һәм өйдә карап чыгар өчен миңа материал бирде.

Белгәннәребезне тормышта кулланабыз

Без яхшы җимешләр эзләгән идек, һәм без аларны таптык. Гайсә болай дигән: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35). Без Йәһвә Шаһитләренең чын ярату күрсәткән кешеләр булганына инандык. Шулай да безнең ике олы балабыз, Натан һәм Ребекка, өчен бу авыр вакыт булды, чөнки алар иске тәртиптәге баптистлар динен кабул итеп, суга чумдырылган иде. Ахыр чиктә, без уртаклашкан Изге Язмалардагы хакыйкатьләр һәм Йәһвә Шаһитләре күрсәткән ярату аларның күңелләренә үтеп керде.

Ребекка, мәсәлән, һәрвакыт Аллаһы белән җылы мөнәсәбәтләргә ия булырга теләгән иде. Ул шулай ук Аллаһының кеше ничек эш итәчәк я аның киләчәге нинди булачак икәнен алдан ук язмаганын белгәч, аңа Аллаһыга дога кылу җиңелрәк булып китте. Ул шулай ук Аллаһының серле Троицаның өлеше түгел, ә реаль шәхес булганын һәм аңардан үрнәк алып була икәнен аңлагач, ул Аллаһыга якынлашты (Эфеслеләргә 5:1). Ребекка Аллаһы белән сөйләшкәндә, «Яков патша тәрҗемәсеннән» борынгы сүзләрне кулланырга кирәк түгел икәнен белгәч, бик шатланды. Аллаһыга ничек дога кылырга икәнен һәм ул кешеләрнең җирдәге оҗмахта мәңге яшәүләрен тели икәнен белгәч, ул Барлыкка Китерүчегә тагын да якынрак булып китте (Зәбур 37:29; Ачылыш 21:3, 4).

Гаиләбез фатихалана

1987 елның җәендә Джеймс, мин һәм безнең биш олы балабыз — Натан, Ребекка, Джордж, Дэниел һәм Джон суга чумдырылды һәм Йәһвә Шаһитләре булып китте. 1989 елда — Харли, ә 1994 елда Саймон суга чумдырылды. Безнең бар гаиләбез Гайсә Мәсих үз шәкертләренә биргән йөкләмәне ашкынып үти, ягъни Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли.

Безнең улларыбыз Натан, Джордж, Дэниел, Джон һәм Харли, шулай ук кызыбыз Ребекка Йәһвә Шаһитләренең Кушма Штатлардагы филиалында хезмәт иткән я хезмәт итә. Джордж анда инде 14 ел, ә 2001 елда мәктәпне тәмамлаган Саймон күптән түгел генә Бәйтел гаиләсенә кушылды. Безнең бар улларыбыз Йәһвә Шаһитләренең җыелышларында я өлкәннәр, я хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт итә. Ирем Миссури штатында Тэр шәһәрендәге җыелышта өлкән булып хезмәт итә, ә мин ашкынып вәгазьлим.

Безнең хәзер өч оныгыбыз бар — Джессика, Латиша һәм Кейлеб. Аларның әти-әнисе аларның күңелләренә Йәһвәгә карата ярату сала икәнен күреп, без бик сөенәбез. Йәһвә безне үзенә җәлеп итте һәм үз халкын алар күрсәткән ярату буенча табарга ярдәм итте. Без моңа бик шат.

Без Аллаһыга яраклы булырга бик теләгән, ләкин вөҗданнары Изге Язмалар буенча түгел, ә үзләре яшәгән шартлар буенча тәрбияләнгән кешеләрне бик кызганабыз. Без алар да, безнең кебек үк, шатлык табачак дип өметләнәбез. Без хәзер өйдән өйгә йөреп, яшелчә түгел, ә Патшалык турындагы хәбәрне һәм ул китерәчәк фатихалар турында сөйләп бәхетле. Мин Йәһвә исемен йөрткән кешеләрнең безгә карата күрсәткән түземлелеге һәм яратуы турында уйланганда, рәхмәт хисеннән күзләрем яшьләр белән тула.

[Иллюстрацияләр]

Мин якынча җиде яшьтә, һәм инде балигъ булгач

[Иллюстрация]

Гади киенгән Джеймс, Джордж, Харли һәм Саймон

[Иллюстрация]

Җирле газетада бастырылган бу фотода мин базарга ашамлыклар китерәм

[Чыганак]

Journal and Courier, Lafayette, Indiana

[Иллюстрация]

Безнең гаиләбез бүген