Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен без өметкә мохтаҗ?

Ни өчен без өметкә мохтаҗ?

Ни өчен без өметкә мохтаҗ?

РАКТАН үлгән Дэниелның өмете өзелмәгән булса, ул хәзер исән булыр идеме, ул ракны җиңә алыр идеме? Хәтта өметнең көченә нык ышанган кешеләр дә алай әйтергә батырчылык итмәстер. Моннан күренгәнчә, өметкә артык зур бәя бирү дөрес булмас иде. Ул бөтен бәладән дәва түгел.

Доктор Нейтан Черни өметнең көченә артык таяну каты авырган пациентлар өчен зыянлы булырга мөмкин дип кисәткән. Ул болай дигән: «Кайвакыт ирләр үз хатыннарын савыгуга җитәрлек дәрәҗәдә өмет итмәгәннәре һәм уңай нәрсәләргә игътибар бирмәгәннәре өчен әрли иделәр». Доктор Черни болай дип өсти: «Андый караш бар нәрсәне контрольдә тотып була дигән ялгыш фикер тудырды. Имеш, авыру кешеләр үзләрен кулда тота алмаганга, аларның хәле начарайган да. Ә бу һич тә дөрес түгел».

Чынлыкта, авыр чир белән көрәшү күп көч ала һәм хәлсезләндерә. Билгеле, авырган кешенең якыннары, аны савыгуга җитәрлек дәрәҗәдә өмет итмәүдә гаепләп, аңа өстәмә авырлык китерергә теләмәс иде. Алайса өметнең һич файдасы юк дип әйтеп буламы?

Юк, бу алай түгел. Өстә искә алынган доктор паллиатив дәвалау белән шөгыльләнә. Андый дәвалауның максаты — чирдән арындыру я хәтта гомерне озынайту түгел, ә чир белән көрәшкән кешенең хәлен җиңеләйтү. Кайбер табиблар санаганча, андый дәвалау хәтта нык авырган кешеләрнең карашын уңай якка бора ала. Һәм, күп кенә дәлилләр күрсәткәнчә, өмет нәкъ шундый көчкә ия дә.

Өметнең мөһимлеге

«Өмет — көчле дәва ул»,— дип әйткән Гиффорд-Джонс исемле доктор. Ул эмоциональ ярдәмнең үлемгә китерүче авыру белән чирләгән кешеләргә нинди файда китергәнен тикшергән. Андый ярдәм кешеләргә өметне югалтмаска һәм уңай караш сакларга булыша ала. 1989 елда үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, эмоциональ ярдәм алган пациентлар озаграк яши. Соңрак үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә исә моңа дәлилләр җитәрлек булмаган. Алай булса да, эмоциональ ярдәм алган пациентлар, башкаларына караганда, депрессиядән һәм авыртудан азрак интегә.

Тагын бер тикшерү ярдәмендә оптимизм белән пессимизмның йөрәкнең ишемик авыруына тәэсирен белеп булган. Аның барышында 1 300 дән артык кешене тикшергәннәр. Ун ел узганнан соң, 12 проценттан артык кешедә йөрәкнең ишемик авыруы табылган. Алар арасында пессимистларның саны оптимистларга караганда икеләтә диярлек күбрәк булган. Гарвард университетының Сәламәтлек саклау факультетында эшләүче Лора Кубзански болай ди: «Уңай карашның сәламәтлеккә яхшы тәэсир итүе турында элек без кешеләрдән ишетеп кенә белә идек. Йөрәк авыруын дәвалау белән бәйле әлеге тикшерү моны раслаучы беренче фәнни дәлил булып тора».

Кайбер тикшерүләр күрсәткәнчә, үз сәламәтлеген начар дип санаган кешеләрнең операциядән соң тернәкләнү чоры озаграк узган. Үз сәламәтлекләрен яхшы дип санаган кешеләр исә тизрәк савыккан. Хәтта гомер озынлыгын да оптимизм белән бәйлиләр. Мәсәлән, бер тикшерү барышында картлыкка карата уңай һәм тискәре карашлар олы яшьтәгеләргә ничек тәэсир итә икәнен күзәткәннәр. Олы яшьтәгеләргә экраннарда уңай мәгънәле сүзләрне күрсәткәннәр. Бу сүзләр картлыкның зирәклек һәм тәҗрибә белән бәйле булуын күрсәткән. Андый уңай сүзләрне күрү аларны дәртләндергән, һәм хәтта аларның йөрешләре җиңеләйгән. Моның тәэсире өч айлык күнегүләрдән соң була торган файдага тиң булган!

Ни өчен уңай караш, оптимизм һәм өмет сәламәтлеккә файда китерә? Бу сорауга тулы җавап бирер өчен, галимнәр һәм табиблар кеше тәнен һәм миен тиешле дәрәҗәдә белми. Шулай да белгечләр, кайбер тәҗрибәләргә һәм тикшерүләргә нигезләнеп, фаразлар ясый ала. Мәсәлән, неврология буенча бер профессор болай ди: «Шатлыклы булу һәм өмет белән яшәү бик яхшы. Андый чакта стрессның көче кими һәм тән көч җыя. Бу сәламәтлекне яхшыртыр өчен тагын бер мөмкинлек».

Андый караш кайбер табибларга, психологларга һәм галимнәргә ачыш булып күренсә дә, Изге Язмаларны тикшерүчеләр өчен бу яңалык түгел. Якынча 3 000 ел элек Сөләйман исемле зирәк патша болай дип язган булган: «Шат йөрәк — яхшы дәва ул, ә рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22). Бу сүзләрдә акыллы караш чагыла: шат йөрәк — «бар бәладән дәва» дип түгел, ә «яхшы дәва» дип кенә әйтелә.

Өмет чыннан да бар чир-авырулардан дәва булган булса, әллә табиблар шуны гына кулланмас идеме? Шулай да өметнең сәламәтлек өчен генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә файдасы зур.

Оптимизм, пессимизм һәм тормышыгыз

Тикшерүчеләр әйтүенчә, уңай караш тормышның күп өлкәләрендә файда китерә. Оптимистлар яхшырак укый, эшли һәм спортта да зур казанышларга ирешә. Моны җиңел атлетика буенча хатын-кызлар командасы арасында үткәрелгән тикшерү раслый. Тренерларны атлетларның сәләтләрен җентекләп бәяләргә сораганнар. Шул ук вакыт спортсменнарның үзләреннән җиңүгә өметләре никадәр көчле булганын сораганнар. Шунысы гаҗәп: атлетларның уңай карашлары тренерлар биргән бәягә караганда ярышларның нәтиҗәләренә төгәлрәк туры килгән. Ни өчен өмет андый көчкә ия?

Моны аңларга пессимизмны тикшерү булышты. Узган гасырның 60 нчы елларында галимнәр, хайваннарның тотышын күзәтеп, гаҗәеп нәтиҗәгә килгән. Алар хәтта «ияләшкән ярдәмсезлек» дигән төшенчә уйлап тапканнар. Андый синдром кешеләрдә дә булырга мөмкин икән. Мәсәлән, бер тәҗрибә барышында кешеләргә йөдәткеч каты тавыш тыңлатканнар. Аларга, билгеле бер төймәләргә басып, тавышны сүндереп була дигәннәр. Бу күрсәтмәләрне үтәп, алар тавышны сүндергән.

Икенче төркемгә шундый ук күрсәтмәләр биргәннәр. Әмма бу очракта, төймәләргә басканнан соң, тавыш сүнмәгән. Шуңа күрә бу төркемнән күбесе үзләрен ярдәмсез калган итеп хис итә башлаган. Киләсе тәҗрибәләр барышында алар нәрсә дә булса эшләргә бөтенләй курыккан. Нәрсә генә эшләсәң дә, барысы да юкка гына дип уйлаганнар алар. Ләкин бу төркемдә дә оптимистлар булган. Алар өметсезлеккә бирелмәгән.

Бу тәҗрибәләрнең кайберләрен әзерләүдә катнашкан доктор Мартин Селигман үз тормышын оптимизм белән пессимизмны өйрәнүгә багышларга булган. Ул пессимистларның фикер йөртү рәвешен тикшерә башлаган. Селигман мондый фикергә килгән: пессимистик караш кешегә күп кенә өлкәләрдә уңышлы булырга комачаулый. Ахыр чиктә кеше сүлпәнәя һәм күңел төшенкелегенә бирелә. Селигман болай ди: «25 еллык тикшерүләрдән соң мин шуңа инандым: әгәр дә без һәрвакыт, пессимистларча фикер йөртеп, үзебезне булдыксыз дип санасак һәм уңышсызлыктан һич тә качып булмый дип уйласак, безнең тормышыбызда уңышсызлыклар күбәер генә».

Бу фикерләр дә күпләр өчен бүген яңа булып күренергә мөмкин. Әмма Изге Язмаларны өйрәнгән кешеләргә алар таныш. Изге Язмалардагы мондый фикергә игътибар итегез: «Кайгы-хәсрәт көнендә күңелең төшкән икән, көч-куәтең аз, димәк» (Гыйбрәтле сүзләр 24:10). Әйе, бу сүзләрдән ап-ачык күренгәнчә, тискәре уй-фикерләр һәм күңел төшенкелеге аркасында кешенең нәрсәне дә булса эшләргә көче җитмәскә мөмкин. Ул чакта, пессимизмны җиңәр өчен һәм оптимистик карашлы булыр өчен, нәрсә эшләп була?

[4, 5 нче биттәге иллюстрация]

Өмет зур көчкә ия