Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тәвәккәл булыгыз

Тәвәккәл булыгыз

Тәвәккәл булыгыз

«Кешенең көчле мотивациясе булса гына, ул тәмәке тартуны ташлый ала» («Stop Smoking Now!»)

БАШКА сүзләр белән әйткәндә, тәмәке тартуны ташлар өчен, сезнең бик җитди сәбәбегез булырга тиеш. Сез тәвәккәллегегезне ничек ныгыта аласыз? Мәсәлән, бу гадәттән арынсагыз, моның сезгә нинди файда китерәчәге турында уйланыгыз.

Сез акчагызны сакларсыз. Көн саен бер пачка тәмәке тартып, ел дәвамында шактый акча туздырыла. «Минем элек тәмәкегә шулкадәр күп акча китә иде, санагач, мин хәтта гаҗәпләндем» (Гиану, Непал).

Тормышыгыз сезгә күбрәк шатлык китерер. «Тәмәке тартуны ташлагач, тормышым яңа төсләр белән балкый башлады һәм көннән көн яхшыра барды» (Регина, ЮАР). Кеше тәмәке тартудан туктагач, ул тәм белән исне яхшырак сизә башлый, аның көче өстәлә һәм төскә биткә дә матуррак булып китә.

Сез сәламәтрәк булырсыз. «Тәмәке ташлаган барысы — ирләр дә, хатыннар да, яшьләр дә, олылар да — шунда ук сәламәтлек өчен файда күрә» (Чир-авыруларның контроле һәм профилактикасы үзәкләре, АКШ).

Үз-үзегезгә карата ышанычыгыз үсәр. «Мин тәмәкене аның колы булырга теләмәгәнгә ташладым. Мин үз тәнемә үзем хуҗа булырга теләдем» (Хенинг, Дания).

Бу якыннарыгызга файда китерер. «Тәмәке тарту... якыннарыбызның сәламәтлегенә зыян китерә. ...Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пассив тарту аркасында ел саен меңләгән кеше йөрәк авыруларыннан һәм үпкә рагыннан үлә» (Америка онкология җәмгыяте).

Сез Аллаһыны сөендерерсез. «Кадерле кардәшләр, әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк» (2 Көринтлеләргә 7:1). «Үз тәннәрегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп бирегез» (Римлыларга 12:1).

«Тәмәке тарту тәнебезне нәҗесләгәнгә, Аллаһы моны хөкем итә. Моның турында белгәч, мин бу гадәттән арынырга булдым» (Сильвия, Испания).

Әмма еш кына, тәмәке тартуны ташлар өчен, теләк кенә җитми. Моның өчен без башкаларның, шул исәптән гаиләдәгеләрнең һәм дусларның ярдәменә мохтаҗ. Алар безгә ничек булыша ала?