Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярдәм эзләгез

Ярдәм эзләгез

Ярдәм эзләгез

«Берәү ялгыз кешене җиңә алса да, икәү аңа каршы тора алыр» (Вәгазьче 4:12).

БАШКАЛАРНЫҢ ярдәме белән теләсә нинди дошманны җиңү җиңелрәк. Шуңа күрә тәмәке тарту гадәтен җиңәргә теләсәгез, булышырга әзер булган һәм сабыр кешеләрдән, мәсәлән, гаиләгездән һәм дусларыгыздан ярдәм эзләгез.

Танышларыгыз арасында тәмәке тартуны ташлаган кешеләр бармы? Андый кешеләр аеруча аңлаучан була һәм гамәли киңәшләр бирә ала. Даниядән булган Торбен болай ди: «Башкалар ярдәм итмәсә, мин булдыра алмас идем». Һиндстанда яшәүче Эйбрахам болай ди: «Гаиләмнең һәм имандашларымның яратуы миңа бу гадәтне ташларга ярдәм итте». Әмма кайвакыт гаиләнең һәм дусларның ярдәме җитәрлек түгел.

Бхагвандас исемле ир-ат болай ди: «Мин 27 ел буе тәмәке тарттым. Ләкин Изге Язмаларда нәҗес гадәтләр турында нәрсә әйтелгәнен белгәч, мин бу гадәттән арынырга булдым. Мин сирәгрәк тәмәке тартырга, тарткан дусларым белән аралашмаска тырыштым, киңәшләр эзләдем, ләкин бернәрсә дә булышмады. Ахыр чиктә бер төнне мин Йәһвә Аллаһыга күңелемне бушаттым. Мин аңардан тәмәке тартуны ташларга булышсын дип ялвардым. Һәм, ниһаять, мин уңышка ирештем!»

Шунысын әйтергә кирәк: туа алган авырлыкларга әзерләнү мөһим. Нинди авырлыклар турында сүз бара? Моның турында киләсе мәкаләдән белегез.

[Рамка]

ДАРУЛАРНЫ КУЛЛАНЫРГАМЫ?

Тәмәке тартуны ташларга булышучы дарулар, мәсәлән никотин пластыре, сатучыларга миллиардлаган доллар табыш китерә. Андый ысулларны кулланыр алдыннан киләсе сораулар турында уйланыгыз:

Уңай яклары. Күп кенә дарулар тәмәке тартуны ташлаудан туа алган симптомнарны киметә ала дип санала. Ләкин кайберәүләр аларның файдалы булуына шикләнә.

Тискәре яклары. Тәмәке тартуны ташларга булышучы даруларның тискәре эффектлары бар. Мәсәлән, алар күңел болгануга, депрессия һәм үз-үзеңә кул салу турындагы фикерләргә китерә ала. Шуны да онытмагыз: андый дарулар аша никотин тәнгә барыбер керә һәм, тәмәке кебек, сәламәтлеккә зыян китерә. Чынлыкта, аларны кулланган кеше никотинга ияләшүдән арынмый.

Башка вариантлар бармы? Бер сораштыру күрсәткәнчә, тәмәке тартуны ташлый алган кешеләрнең 88 проценты моны, бернинди дарулар кулланмыйча, кискен эшләгән.