Төп мәгълуматка күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Ничек вакытны акыллы кулланырга?

Ничек вакытны акыллы кулланырга?

Сез: «Минем вакытым күбрәк булса иде!» — дип еш әйтәсезме? Ниндидер мәгънәдә вакыт барысын тиңләштерә, чөнки бай һәм күренекле кешеләр дә, ярлы һәм гади кешеләр дә көненә 24 сәгатькә ия. Өстәвенә, бай кеше дә, ярлы кеше дә вакытны туплый алмый. Вакыт үтсә, ул мәңгегә үтә. Шуңа күрә вакытны акыллы куллану мөһим. Моны ничек эшләргә? Күпләргә вакытны акыллы кулланырга булышкан дүрт киңәшне карап чыгыйк.

1 нче киңәш: Оештырылган булыгыз

Приоритетларны куегыз. Изге Язмаларда «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» дип киңәш ителә (Филипиялеләргә 1:10). Мөһим һәм ашыгыч эшләрнең исемлеген төзегез. Онытмагыз, мөһим эш, мәсәлән ризыкны сатып алу, ашыгыч булмаска да мөмкин, ә ашыгыч эш, мәсәлән вакытында яраткан телетапшыруны карау, мөһим булмаска мөмкин *.

Алдан планлаштырыгыз. «Үтмәсләнгән балтаның йөзен кайрамасалар, аның белән эшләгәндә күп көч түгелер. Ә зирәклек белән эш итү уңышка китерә»,— дип әйтелә Вәгазьче 10:10 да. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Балтагызны үткенләгез, ягъни алдан планлаштырыгыз. Шулай итеп сез вакытыгызны уңышлырак куллана алырсыз. Вакытыгызны һәм көчегезне урлый торган, мөһим булмаган эшләрдән баш тартыгыз я аларны соңрак вакытка күчерегез. Берәр эшне иртәрәк тәмамлаганга, буш вакытыгыз булса, ник киләсе эшкә тотынмаска? Алдан планлаштырып, сез үз балтасын үткенләгән акыллы эшче кебек булырсыз һәм уңышлырак булырсыз.

Тормышыгызны гадиләштерегез. Мөһим булмаган, вакытыгызны урлый торган нәрсәләргә юк дип әйтергә өйрәнегез. Чиктән тыш күп планнар стресс өсти һәм шатлыкны урлый ала.

2 нче киңәш: Вакытны урлый торган нәрсәләрдән качыгыз

Вакытны сузу һәм икеләнеп тору. «Җилне күзәтеп торучы чәчмәс, болытларга карап торучы урмас» (Вәгазьче 11:4). Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Вакытны сузган кеше уңышка ирешмәс. Камил шартларны көткән бакчачы беркайчан чәчмәячәк һәм уңышын урмаячак. Нәкъ шулай ук тормыштагы билгесезлек аркасында без икеләнүчән булып китә алабыз, яисә без, бөтен мәгълүматны җыйганчы, карарны кабул итүне кичектерергә мөмкин. Әлбәттә, мөһим карарлар тикшерүне һәм уйлануны таләп итә. «Алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тә. Әмма шуны да танырга кирәк: без барысын да алдан күрә алмыйбыз (Вәгазьче 11:6).

Максимализм. «Акыллы булуыгыз һәркемгә билгеле булсын»,— дип язылган Филипиялеләргә 4:5 тә. Әлбәттә, бөтенесен яхшы эшләргә теләк мактауга лаек. Әмма үз-үзебезгә чиктән тыш югары таләпләр куйсак, өметебез өзелер. Мәсәлән, яңа телне өйрәнгән кеше хаталар ясарга һәм алардан өйрәнергә әзер булырга тиеш. Максималист исә берәр нәрсә дөрес әйтмәм дип курка, ә бу аңа остарырга комачаулый. Шуңа күрә тыйнак булу күпкә яхшырак. «Тыйнакларга зирәклек хас»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 11:2 дә. Өстәвенә, тыйнак һәм басынкы кеше үз-үзенә чиктән тыш җитди карамый һәм хәтта үз-үзеннән көлә ала.

«Чынлыкта без һәр нәрсә өчен акча түгел, ә вакыт түлибез» («What to do between birth and death»)

3 нче киңәш: Акыллы һәм реаль караш саклагыз

Ял турында онытмагыз. «Ике уч авыр эш белән җил кууга караганда бер уч ял яхшырак» (Вәгазьче 4:6). Еш кына эшкә артык бирелгән кешеләр авыр эшләренең җимешен татымый кала. Аларның моңа вакыты да, көче да калмый. Ялкау кешеләр исә, ике уч ял алырга теләп, кыйммәтле вакытларын туздыра. Изге Язмалар безне акыллы караш саклап, тырышып эшләргә дә, ял итәргә дә өнди. Чөнки эшнең җимешенә шатлану — «Ходайның бүләге» (Вәгазьче 5:19).

Җитәрлек йоклагыз. «Мин тынычлыкта ятып йоклармын»,— дип язган мәдхия җырлаучы (Зәбур 4:8). Физик, эмоциональ һәм акыл көчләрен җыяр өчен, балигъ кешегә төнлә якынча сигез сәгать йокларга кирәк. Җитәрлек йокы хәтерне яхшырта, игътибарны тупларга булыша һәм яхшы укырга ярдәм итә. Йокысы туймаган кеше исә аек фикер йөртә алмый, тиз ачулана, хаталар кыла һәм бәхетсез очракка эләгә ала.

Ирешерлек максатлар куегыз. «Күз күргән нәрсәләргә куану хыялларга бирелүдән яхшырак» (Вәгазьче 6:9). Моннан нәрсәгә өйрәнәбез? Зирәк кеше ирешмәслек хыялларга бирелми. Шуңа күрә ул рекламага алданмый һәм җиңел генә кредит алу мөмкинлеге аны кызыктырмый. Андый кеше «күз күргән нәрсәләргә» — чыннан да ирешеп булган нәрсәләргә канәгать.

4 нче киңәш: Дөрес принциплар буенча яшәгез

Үз нормаларыгыз турында уйлагыз. Үз нормаларыгыз сезгә яхшы, мөһим һәм файдалы нәрсәләрне билгеләргә булыша. Тормышыгызны ук белән чагыштырсак, нормаларыгыз шул укны юнәлтә дип әйтеп була. Дөрес принциплар сезгә тормышта дөрес приоритетлар куярга һәм көн саен, сәгать саен вакытны акыллы кулланырга булышыр. Дөрес принципларны кайдан табып була? Күпләр, Изге Язмаларда Аллаһының зирәклеге язылган икәнен танып, бу китапка мөрәҗәгать итә.

Мәхәббәт тормышыгызда иң мөһиме булсын. Мәхәббәт — «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» дип әйтелә Көләсәйлеләргә 3:14 тә. Тормышыбызда, аеруча гаиләбездә, мәхәббәт булмаса, без чын мәгънәдә бәхетле була алмыйбыз. Кешеләр, мәхәббәт турында онытып, байлык я карьераны беренче урынга куйганда, ахыр чиктә бәхетсез була. Изге Язмаларда мәхәббәт юкка гына йөзләгән тапкыр искә алынмый, ул бит — тормышыбызда иң мөһиме (1 Көринтлеләргә 13:1—3; 1 Яхъя 4:8).

Рухи ихтыяҗыгызны канәгатьләндерер өчен, вакыт бүлеп куегыз. Джефф исемле ир-атның яраткан хатыны, ике баласы, яхшы дуслары һәм канәгатьлек китерүче эше бар. Шулай да, медик булып эшләгәнгә, еш кына ул кешеләрнең газапларын һәм үлемен күргән. «Шулай булырга тиешме?» — дип сорый иде ул. Бервакыт ул Йәһвә Шаһитләренең Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларын укыган. Шунда ул үз сорауларына җавап тапкан.

Джефф белгәннәрен хатынына һәм балаларына уртаклашкан, бу аларга да кызык булып киткән. Бергәләп алар Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Бу аларның тормышларын баеткан, һәм алар үз вакытларын тагы да акыллырак куллана башлаган. Изге Язмалардан алар искиткеч өмет турында — газаплар булмаячак дөньяда мәңге яшәү турында белгән (Ачылыш 21:3, 4).

Джефф очрагы Гайсә Мәсихнең сүзләрен искә төшерә: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3). Ә сез, үз рухи ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерер өчен, вакыт бүлеп куярга әзерме? Шулай эшләп, сез, тормышыгызның һәр көнен мәгънәле итеп үткәрер өчен, зирәклек табарсыз.

^ 5 абз. «Уяныгыз!» (рус) 2010 ел, апрель ае «Двадцать способов высвободить время» дигән мәкаләне карагыз.