Төп мәгълуматка күчү

Мин тормыш мәгънәсен аңладым

Мин тормыш мәгънәсен аңладым

Патшалык вәгазьчеләре сөйли

Мин тормыш мәгънәсен аңладым

ГАЙСӘ пәйгамбәр: «Мин... үз сарыкларымны беләм»,— дип әйткән (Яхъя 10:15). Ул үз шәкертләре итеп тәкъвалыкка, тынычлыкка омтылучы, эчкерсез йөрәкле кешеләрне сайлый. Андый кешеләр тормыш мәгънәсен аңлый башлый, аларның берсе — Бельгиядә яшәүче бер хатын. Ул менә нәрсә дип сөйли:

«Йәһвә Шаһитләре ишегемне шакыганда, мин депрессиядә идем һәм үз-үземә кул салырга уйлый идем. Йәһвә Шаһитләре дөнья проблемаларының хәл ителәчәге турында сөйли иде. Бу миңа ошый иде, ләкин проблемаларны Аллаһы хәл итәчәк дигән фикер ошамый иде, чөнки сигез ел элек мин чиркәүдәге икейөзлелек аркасында аннан китәргә булдым. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең сүзләре миңа эзлекле булып күренде. Ахыр чиктә мин Аллаһыдан башка яшәү мөмкин түгел икәнен аңладым.

Кызганычка каршы, күпмедер вакыттан соң Йәһвә Шаһитләре белән элемтәм югалды. Мин үземне мескен кеше итеп хис итә башладым. Мин көненә ике пачка тәмәке тартып бетерә идем һәм хәтта наркотиклар куллана башладым. Үлгән дәү әтием белән аралашасым килгәнгә, мин спиритизм белән шөгыльләнә башладым. Нәтиҗәдә, миңа җеннәр һөҗүм итәргә тотынды, һәм төнлә мин берүзем калырга курка идем. Бу берничә ай дәвам итте.

Бер көн мин йөреп алырга чыктым, әмма гадәти юл белән түгел, ә икенче юл белән бардым. Мин зур төзелеш булган җиргә килеп җиттем һәм анда күп кешеләрне күрдем. Якынрак килгәч, мин аларның Йәһвә Шаһитләре булганын аңладым. Алар үзләренең Патшалык Залларын төзи иделәр. Шунда мин Йәһвә Шаһитләренең элек үзем янына килгәнен исемә төшердем. Мин уйлап куйдым: бөтен кешеләр алар кебек яшәсә иде.

Мин Йәһвә Шаһитләренең үзем янына кабат килүләрен теләдем. Шуңа күрә төзелештәге кешеләр белән сөйләшеп алдым. Мин дога кылдым, һәм ун көннән соң минем яныма элек килгән Йәһвә Шаһите кабат килде. Ул миңа Изге Язмалар өйрәнүебезне дәвам итәргә тәкъдим итте, мин шатланып ризалаштым. Ул шунда ук мине Патшалык Залындагы очрашуларга чакырды, һәм мин килдем. Андый нәрсәне гомеремдә күргәнем булмады! Бер-берсен яратучы һәм бәхетле кешеләрне мин шулкадәр озак эзләдем һәм ниһаять таптым!

Шуннан бирле мин бер очрашуны да калдырмадым. Якынча өч атнадан соң мин тәмәке тартуымны ташладым. Мин шулай ук астрология буенча китапларны һәм җеннәр белән бәйле музыканы ташладым һәм җеннәрнең миңа бүтән тәэсир итә алмаганын аңладым. Мин тормышымны Изге Язмалардагы нормаларга туры китердем һәм өч айдан соң яхшы хәбәрне вәгазьли башладым. Алты айдан соң суга чумдырылу үттем һәм тагын ике көннән соң ярдәмче пионер булып хезмәт итә башладым.

Мин Йәһвәгә миңа кылган бар игелеге өчен бик рәхмәтлемен. Хәзер мин мәгънәле тормыш алып барам. Чыннан да, „Йәһвәнең исеме — нык манара“. Мин анда сыеныч һәм яклау таптым (Гыйбрәтле сүзләр 18:10). Мин үземне мәдхия җырлаучы кебек хис итәм, ә ул Зәбур 84:10 да болай дигән: „Синең ишегалларыңда бер көн булу башка җирдә үткәргән мең көннән дә яхшырак! Аллаһым йорты капкасы алдында басып торуны явызлык чатырларында яшәүдән өстен күрәм“».

Бу юаш хатын тормыш мәгънәсен аңлаган. Йәһвәне эзләгән башка эчкерсез кешеләр дә мәгънәле тормыш алып бара ала.