Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллага каршы баручыларның уңышлары булмаячак!

Аллага каршы баручыларның уңышлары булмаячак!

Аллага каршы баручыларның уңышлары булмаячак!

«Алар сиңа каршы сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар» (ЙӘРӘМИ 1:19).

1. Йәрәми кем итеп билгеләнгән булган һәм аның хезмәт итү вакыты күпмегә сузылган?

ЙӘҺВӘ яшь Йәрәмине халыклар өчен пәйгамбәр итеп сайлаган (Йәрәми 1:5). Ул вакытта Яһүдиянең хакимчесе гадел патша Йоси булган. Йәрәми, Бабил Иерусалимны басып алыр алдыннан, тыныч булмаган вакытларда пәйгамбәрлек иткән һәм аның хезмәт итүе Алла халкы кол булганчыга кадәр дәвам иткән (Йәрәми 1:1—3).

2. Йәһвә ничек итеп Йәрәмине ныгыткан һәм бу пәйгамбәргә каршы чыгу нәрсәне аңлаткан?

2 Йәрәми Алла хөкемнәрен игълан итәргә тиеш булган, аның каршылык күрсәтүләр белән очрашуы котылгысыз булган булыр иде. Шуңа күрә Алла Йәрәмине булачак сынаулар алдыннан ныгыткан (Йәрәми 1:8—10). Мәсәлән, пәйгамбәргә: «Алар сиңа каршы сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар; мин синең белән, дип әйтә Ходай сине коткарып торыр өчен»,— дигән сүзләр көч-куәт биргән (Йәрәми 1:19). Йәрәмигә каршы сугышу, Аллага каршы сугышу белән бер булыр иде. Бүгенге көндә дә Йәһвә Алланың Йәрәми пәйгамбәре кебек, шул ук эшне башкаручы бер төркем хезмәтчеләре бар. Алар да, Йәрәми кебек, Алланың пәйгамбәрлек сүзләрен курыкмыйча игълан итәләр. Бу хәбәр һәрбер кешегә кагылган кебек барлык халыкларга да кагыла. Һәм аларның бу хәбәргә бәйләнешле мөнәсәбәтләренең нәтиҗәсе алар өчен: я уңышлы, я уңышсыз була. Йәрәми көннәрендәге кебек, бүген дә Алланың хезмәтчеләренә каршы чыгып, аларга аның йөкләмәсен үтәргә ирек бирми торган Аллага каршы сугышучы кешеләр бар.

Йәһвәнең хезмәтчеләренә һөҗүм

3. Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләре һөҗүмгә дучар ителәләр?

3 Йәһвә халкы ХХ гасырның башыннан бирле инде һөҗүмгә дучар ителә. Күпчелек илләрдәге явыз кешеләр Алла Патшалыгы турындагы хәбәрне таратырга ирек бирмәскә һәм аны капларга да тырышканнар. Алар өстеннән, әлбәттә, Иблис — безнең төп дошманыбыз — хаким итә, ул «арысландай ажгырып, кемне йотарга икәнен эзләп йөри» (1 Питер 5:8). 1914 елда «Мәҗүсиләрнең вакыты» беткәч, Йәһвә үз улына: «Үз дошманнарың арасында хакимлек ит»,— дигән әмер биреп, аны җирнең яңа Патшасы итеп куйган (Лука 21:24; Мәдхия 109:2). Мәсих үз хакимиятен кулланып, Шайтанны күктән җир чикләренә бәреп төшергән. Иблис үз вакытының аз калганын белеп, майланган мәсихчеләргә һәм алар белән бергә баручыларга үзенең ачуын белдерә (Ачыш 12:9, 17). Аллага каршы баручыларның күп тапкыр һөҗүм итүләре нәрсәгә китергән?

4. Йәһвә хезмәтчеләре беренче бөтендөнья сугышы вакытында нинди сынаулар белән очрашкан, әмма 1919 һәм 1922 елларда нәрсә булган?

4 Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, калган майланган хезмәтчеләрнең ышанычы күп тапкыр сыналган. Алардан көлгәннәр, яла якканнар, законсыз рәвештә үч алганнар һәм кыйнаганнар. Гайсә аларга алдан ук: «Сез барлык халыклар тарафыннан нәфрәт ителерсез»,— дип әйткән (Матфей 24:9). Сугыш пропагандасының югары ноктасында, Алла Патшалыгына каршы баручылар, үз вакытында Гайсә Мәсихкә каршы кулланган тактиканы кулланганнар. Алар Йәһвә Шаһитләренә хөкүмәтне җимерү эше белән шөгыльләнәләр дип яла якканнар һәм Алланың күренә торган оешмасының нәкъ йөрәгенә кадаганнар. 1918 елның маенда АКШның федераль хакимнәре тарафыннан Күзәтү Манарасы Оешмасының президентны Дж. Ф. Рутерфордны һәм аның белән бергә эшли торган иң якын җиде кардәшен кулга алу ордеры бирелгән. Шушы сигез кешене озак вакытка иректән мәхрүм итү турында хөкем чыгарганнар һәм Атлантаның (Джорджия штаты) төрмәсенә җибәргәннәр. Аларны тугыз ай үткәч азат иткәннәр. 1918 елның маенда округның аппеляция суды түбәндәге суд карарын дөрес түгел дип танып, ул карарны юкка чыгарган. Һәм бу эш буенча тагын яңа бер суд утырышы билгеләгән. Ләкин соңрак хөкүмәт ул суд утырышын тараткан, Рутерфорд кардәшкә һәм аның белән бергә эшли торган кардәшләргә хокуклары тулысынча кире кайтарылган. Алар үз эшләрен кабат башлаганнар. 1919 һәм 1922 елларда Сидар-Пойнтта (Огайо штаты) үткәрелгән конгресслар вәгазь эшенә яңа стимул булып хезмәт иткәннәр.

5. Нацистик Германиядә Йәһвә Шаһитләре нәрсә белән очрашканнар?

5 1930 елларда кайбер илләрдә диктатура режимы куелды; Германия, Италия һәм Япония, бер блокка берләшеп, керделәр. 30 нчы еллар башында Алла халкына каршы, аеруча нацист Германиясендә, мәрхәмәтсез эзәрлекләүләр һәм аның артыннан тыелулар башланды. Өйләрдә тентүләр үткәрелгәннәр, ә торучылары кулга алынганнар. Үз иманнарын калдырырга теләмәгәннәре өчен меңнәрчә кешеләр концлагерьларга ташланганнар. Аллага һәм аның халкына каршы булган көрәш, Йәһвә Шаһитләрен тоталитар илләрдән юк итәр өчен юнәлтелгән булган. Германиядәге Йәһвә Шаһитләре үзләренең хокукларын судта яклап карагач, Өченче рейхның юстиция Министрлыгы аларга үз теләгәннәренә ирешмәс өчен, зур күләмдәге документ төзегән. Документта: «Судлар юридик формальлекләр алдында тукталып калырга тиеш түгел; аннан да бигрәк, тоткарлыклар булуына карамастан, алар үзләренең югары бурычларын үтәргә мөмкинлекләр эзләргә һәм табарга тиешләр»,— дип әйтелгән. Бу гадел хөкем турында бернинди дә сүз бара алмавын аңлата иде. Нацистлар Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген дошманлык характеры йөртә һәм «национал-социализм төзергә комачаулыйлар» дип санаганнар.

6. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында безнең эшне туктатыр өчен нәрсәләр эшләнгән?

6 Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә халкы: Австралиядә, Канадада, шулай ук Британия дуслыгына керә торган башка илләрдә, Азиядә, Африкада һәм Кариб диңгезендәге һәм Тыныч океандагы утрауларда тыю һәм чикләү чаралары белән очрашкан. Кушма Штатларда абруйлы каршы баручылар һәм ялган мәгълүматлар алган кешеләр «законны кешеләр һәлакәте өчен кулланганнар» (Мәдхия 93:20, ЯТ). Ләкин Шаһитләр флагка дан бирү һәм урынлы судларның өйләр буенча вәгазьне тыю турындагы карарлары белән бәйле булган сораулар буенча судта ризасызлык белдергәннәр һәм шуннан соң АКШта чыгарылган уңышлы суд карарлары, ирекле рәвештә гыйбадәт кылу өчен нык нигез төзегәннәр. Йәһвә үз халкына ярдәм иткәнгә күрә, дошманнарының тырышлыгы уңышлы булмаган. Европада сугышлар беткәч, тыю чаралары юкка чыгарылган. Меңнәрчә Шаһитләр концлагерьлардан азат ителгәннәр, әмма моның белән генә көрәш туктамаган. Икенче бөтендөнья сугышы артыннан салкын сугыш башланган. Көнчыгыш Европа илләрендә Йәһвә халкын җәберләү дәвам иткән. Хакимнәр безнең шаһитлык эшенә каршы килергә, аны ябарга, Изге Язмалар әдәбияты белән тәэмин итүне туктатырга һәм безнең җыелышларны тыярга дип юнәлтерелгән эшчәнлекләрен башлаганнар. Шаһитләрнең күбесе төрмәләргә утыртылган яисә хезмәт белән төзәтү лагерьларына җибәрелгән.

Вәгазь эше туктарга тиеш түгел!

7. Россия, Польша һәм башка илләрдәге Йәһвә Шаһитләре соңгы елларда нәрсәләр белән очрашканнар?

7 Уннарча еллар узды һәм Патшалык хәбәре турындагы вәгазьләү эшенә ишекләр ачылды. Польшада коммунистлар режимы хакимлек итүгә карамастан, 1982 елда беркөнлек конгресслар үткәрергә рөхсәт бирелде. Һәм 1985 елда халыкара конгресслар үттеләр. Ә 1989 елда Россиядән һәм Украинадан килгән меңнәрчә делегатлар зур халыкара конгресста катнаштылар. Йәһвә Шаһитләре шул ук елны Венгриядә һәм Польшада рәсми рәвештә танылдылар. 1989 елның көзендә Берлин стенасы юк булды. Берничә ай үткәч без Көнчыгыш Германиядә хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә теркәлдек һәм озак вакыт та үтмәде, Берлинда халыкара конгресс үткәрелде. ХХ гасырның соңгы унъеллыгында Россиядәге кардәшләр белән очрашыр өчен тырышлыклар куелды. Мәскәүдәге кайбер хакимчеләр белән очрашулар булды һәм 1991 елда Йәһвә Шаһитләре хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә дини оешмаларның беренчеләре арасында теркәлделәр. Шул вакыттан бирле Россиядә һәм элеккеге Советлар Союзы белән берлектә саналган республикаларда безнең эшчәнлек киң колач алды.

8. Йәһвә халкы белән Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан соң 45 ел дәвамында нәрсәләр булган?

8 Эзәрлекләүләр дөньяның бер кисәгендә кими барган, ә икенчеләрендә киресенчә көчәйгән. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Йәһвә Шаһитләрен күп кенә илләрдә 45 ел дәвамында хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә теркәргә рөхсәт итмәгәннәр. Моннан тыш, безнең оешмага һәм эшчәнлегебезгә Азиянең 9, Африканың 23, Европаның 8, Латин Америкасының 3 илендә һәм 4 утраулы хөкүмәтләрендә тыю чаралары салынган булган.

9. Малавидагы Йәһвә хезмәтчеләре нәрсәләр кичергәннәр?

9 1967 елдан башлап Малавидагы Йәһвә Шаһитләре мәрхәмәтсез эзәрлекләүләргә дучар булганнар. Безнең Малавидагы имандашларыбыз партия билеты алудан баш тартканнар, чөнки алар, чын мәсихчеләр булып, нейтралитет карашында торганнар (Яхъя 17:16). 1972 елда Конгресс Малави исемле партия съездыннан соң, ерткычлыклар яңадан башланган. Кардәшләрне үз йортларыннан куып чыгарганнар һәм аларны эшкә алудан баш тартканнар. Меңнәре үлүдән куркып, илдән качканнар. Аллага һәм аның халкына каршы баручылар уңышка ирештеләрме соң? Әлбәттә, юк! Илнең хәле үзгәрде һәм 1999 елда Малавидагы Патшалыкны вәгазьләүчеләрнең иң югары саны — 43 767 кешегә җиткән һәм 150 000 нән артык кеше өлкә конгрессларында катнашкан. Ә Малавиның башкаласында Оешманың яңа филиалы төзелде.

Баш тартыр өчен сәбәп эзләү

10. Алла халкына каршы килүчеләр Даниелга каршы кулланган кебек, безнең көннәрдә нинди ысуллар кулланалар?

10 Йәһвәгә гыйбадәт кылуны калдырган кешеләр, руханилар һәм башкалар Алла Сүзеннән игълан ителгән хәбәрне күрәлмыйлар. Безнең дошманнар, христиан дөньясыныкыларның басымын сизеп, безгә каршы көрәшүләрен аклый торган «законлы» ысуллар эзлиләр. Алар нинди ысуллар кулланалар соң? Ә Даниел пәйгәмбәргә каршы чыгучы кешеләр нәрсә кулланганнар? Даниел 6:4, 5 тә без: «Шул вакыт мирзалар һәм түрәләр Даниелны патшалык белән идарә итү буенча хөкем итәр өчен сәбәп эзли башлаганнар; ләкин бернинди дә сәбәп һәм хата таба алмаганнар һәм анда [Даниелда] бернинди дә хата һәм гаеп булмаган, чөнки ул тугрылыклы булган. Һәм бу кешеләр әйткәннәр: Әгәр дә без Даниелга каршы сәбәпне үз Алласының кануныннан тапмасак, аңа каршы сәбәпне һич тә таба алмаячакбыз»,— дигәннәрне укыйбыз. Бүген дә дошманнар сәбәп эзлиләр. Алар «куркыныч секталар» турында тавыш күтәрәләр һәм бу исемне Йәһвә Шаһитләренә тагарга тырышалар. Алар фактларны үзгәртү, ишарә итү яисә ялган ягулар кулланып, безнең гыйбадәт кылуыбызга һәм Изге Язмаларның принципларына тугрылыклы булуыбызга каршы чыгалар.

11. Йәһвә Шаһитләренә каршы баручылар нинди ялган раслаулар китерәләр?

11 Кайбер илләрдә төрле диннәр һәм сәяси көчләр, «безнең Алла карашы буенча саф һәм гөнаһсыз диндарлыгыбыз»ны танырга теләмиләр (Якуп 1:27). Безнең мәсихчелек эшчәнлегебез 234 илдә үткәрелә һәм аңа да карамастан, каршы килүчеләр безне «танылган дин» дип санарга ярамый диләр. 1998 елның халыкара конгрессы алдыннан гына бер Афина газетасы Грек православие чиркәве вәкиленең: «[Йәһвә Шаһитләре] „танылган дин“ түгел»,— дигән сүзләрен бастырып чыгарды. Шул ук вакытта, кеше хокуклары буенча Европа Суды аңа каршы булган карар чыгарды. Берничә көн үткәч, башка Афина газетасы чиркәү вәкиленең: «[Йәһвә Шаһитләре] „мәсихчеләр җыелышы“ була алмыйлар, чөнки аларда Гайсә Мәсихкә... ышану белән бернинди дә гомуми яклары юк»,— дигән өземтәсен китерде. Бу инде чын-чынлап гәҗәеп, чөнки, Йәһвә Шаһитләреннән башка, бер дини төркем дә Гайсә эзләре буенча барырга кирәк икәнлегенә зуррак әһәмият бирми.

12. Рухи көрәш алып барганда, без нәрсә эшләргә тиеш?

12 Без Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне законлы булган ысуллар белән якларга һәм расларга тырышабыз (Филиплыларга 1:7). Аннан тыш, без үз намусыбызга каршы барырга яисә Алланың гадел нормаларында нык торудан баш тартырга теләмибез (Титка 2:10, 12). Без Йәрәми кебек «әзер торабыз» һәм Аллага каршы килүчеләргә безне куркытырга ирек бирмичә, Йәһвә безгә кушканнарның барысын да сөйлибез (Йәрәми 1:17, 18, ЯТ). Йәһвәнең Изге Сүзендә без барырга тиешле булган дөрес юл ачык билгеләнгән. Безгә көчсез булган «кеше көченә» өмет итәргә яисә «ышыклы урынны Мисыр күләгәсеннән» — бу дөньядан эзләргә кирәк түгел (2 Паралипоменон 32:8; Исай 30:3; 31:1—3). Без рухи көрәш алып барганда, үзебезнең бөтен йөрәгебез белән Йәһвәгә таянырга, аның безгә юл күрсәтүенә ирек бирергә һәм үз акылыбызга таянмаска тиешбез (Гыйбрәтле хикәя 3:5—7). Йәһвә безгә үзенең таянычын бирмәсә һәм безне якламаса, бөтен эшебез «бушка гына була» (Мәдхия 126:1).

Эзәрлекләүләргә карамастан, нык торалар

13. Шайтанның Гайсәгә карата булган һөҗүме ни өчен уңышсызлыкка дучар булды дип әйтеп була?

13 Йәһвәгә нык бирелгәнлекнең иң бөек үрнәген Гайсә күрсәткән. Аны фетнә күтәрүгә котыртуда һәм тәртип бозуда ялган рәвештә гаепләгәннәр. Пилат гаепләү эшләрен карагач, Гайсәне азат итәргә әзер булган, ләкин дин җитәкчеләре котыртуы астындагы бер төркем кешеләр, Гайсәнең гаебе булмавына карамастан, кычкырып аны баганага кадаклавын таләп иткәннәр. Ә халык Гайсә урынына, фетнә һәм үтерүе өчен төрмәгә утыртылган Бараббаны азат итүен таләп иткән! Пилат Гайсәнең акылсыз дошманнарының таләпләрен тагын бер тапкыр үзгәртергә тырышкан, ләкин алар кычкырганга күрә, ахыр чиктә ризалашкан (Лука 23:2, 5, 14, 18—25). Гайсәнең баганада үлүенә карамастан, бу кабәхәт Шайтанның һөҗүме Алланың гөнаһсыз Улына карата нәтиҗәсез тәмамланган, чөнки Йәһвә аны үлемнән терелткән һәм, үзенең уң ягына утыртып, югары күтәргән. Ә изге рух б. э. 33 елының Уңыш бәйрәме көнендә данлы Гайсә аша бирелгән һәм яңа иҗади эш — мәсихчеләр җыелышы барлыкка килгән (2 Коринфлыларга 5:17; Ап. эшләре 2:1—4).

14. Яһүди динен яклаган дошманнар Гайсә эзеннән баручыларга каршы чыккач, нәрсә булган?

14 Бу вакыйгалардан соң, дини дошманнар рәсүлләргә каршы бара башлаганнар, ләкин бу Мәсих эзеннән баручыларны күргән һәм ишеткәннәре турында сөйләүдән туктатмаган. Гайсәнең шәкертләре: «Һәм хәзер дә, Йәһвә, аларның куркытуларына игътибар ит һәм синең колларыңа синең сүзеңне бөтен кыюлык белән сөйләргә бир»,— дип дога кылганнар (Ап. эшләре 4:29, ЯД). Йәһвә аларга яхшы хәбәрне курыкмыйча игълан итсеннәр өчен, изге рух биреп һәм аларны ныгытып, догаларына җавап биргән. Озакламыйча, рәсүлләргә вәгазь эшен туктатырга тагын бер боерык бирелгән. Ләкин алар: «Кешеләргә караганда күбрәк Аллага итагать итәргә кирәк»,— дип җавап биргәннәр. Куркыту, кулга алу һәм кыйнаулар аларга вәгазь эшен киң таратырга комачаулый алмаганнар.

15. Гамалиил кем булган һәм ул Гайсә эзеннән баручыларның дошманнарына нинди киңәш биргән?

15 Дин җитәкчеләре моңа ничек караганнар? «Аларга ишетелгән сүзләр тирәнтен кагылганнар,... шуңа күрә аларны [рәсүлләрне] үтерергә теләгәннәр». Монда бөтен кеше тарафыннан хөрмәт ителгән закон укытучысы Гамалиил да булган. Ул рәсүлләрне Синедрионнан кыска вакытка чыгарып торырга боерык биреп, аларга каршы баручыларга шундый киңәш биргән: «Исраил ирләре, бу кешеләр белән нәрсә эшләргә җыенасыз, уйлап карагыз. [...] Шуңа күрә әйтәм: сез бу кешеләргә тимәгез һәм аларны тынычлыкта калдырыгыз; (чөнки бу ният яисә бу эш кешеләрдән булса, ул үзе юк булачак, ә Алладан булса, сез аны юк итә алмыйсыз) шулай да, сезгә Аллага каршы баручылар булып чыкмаска иде» (Ап. эшләре 5:33—39, ЯД).

Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмый

16. Йәһвә үз халкын нәрсәгә ышандыра? Үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез.

16 Гамалиил акыллы киңәш биргән һәм без дә, кешеләр безне яклаганда, шатланабыз. Без дә шулай ук намуслы судьялар чыгарган хөкем карарлары белән Аллага гыйбадәт кылу иркен раслаган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Әлбәттә, безнең Алла Сүзе буенча тормышыбызны алып баруыбыз: христиан дөньясы руханиларына һәм башка бөек Бабил, ялган дин дөньясы империясе, җитәкчеләренә охшамый (Ачыш 18:1—3). Алар һәм аларның тәэсире астында торучылар безгә каршы сугыш алып барсалар да, бездә: «Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмый; һәм синең белән судта көрәшкән нинди дә булса телне — син гаеплисең. Бу Ходай колларының мирасы һәм аларның гаделлекләре Миннән — дип әйтә Ходай»,— дигән вәгъдә бар (Исай 54:17).

17. Дошманнар безгә каршы булуга карамастан, ни өчен без кыюлык саклыйбыз?

17 Безгә каршы баручылар безнең белән сәбәпсез көрәшәләр, әмма без кыюлыкны югалтмыйбыз (Мәдхия 108:1—3). Без, Изге Язмалардан игълан ителә торган хәбәрне кире кагучыларга безне куркытырга һәм карашларыбызны үзгәртергә ирек бирмибез. Без рухи көрәшнең тагын да авыррак булуын беләбез, әмма безгә аның ахыры билгеле. Йәрәми кебек, без: «Алар сиңа каршы сугышачаклар, ләкин сине җиңә алмаячаклар; мин синең белән — дип әйтә Йәһвә — сине коткарып торыр өчен»,— дигән пәйгамбәрлек сүзләренең үзебездә үтәлгәнен сизәбез (Йәрәми 1:19, ЯД). Әйе, без Аллага каршы баручыларның уңышлы булмавын беләбез!

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен Йәһвә хезмәтчеләре һөҗүмгә дучар ителәләр?

• Ничек итеп дошманнар Йәһвә хезмәтчеләренә каршы чыгалар?

• Без ни өчен Аллага каршы чыгучыларның уңышлары булмавына шикләнмәскә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Йәрәмине аның белән булуына ышандырган.

[26 биттәге иллюстрация]

Концлагерьдан азат ителгән Йәһвә Шаһитләре.

[26 биттәге иллюстрация]

Кешеләр Йәһвә Шаһитләренә һөҗүм итәләр.

[26 биттәге иллюстрация]

Дж. Ф. Рутерфорд һәм аның белән бергә эшләгән кардәшләре.

[29 биттәге иллюстрация]

Гайсәгә каршы баруда Алла дошманнарының уңышлары булмаган.