Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ананың акыллы киңәше

Ананың акыллы киңәше

Ананың акыллы киңәше

Улым, әтиеңнең үгет-нәсихәтен тыңла һәм әниеңнең васыятен кире какма» (Гыйбрәтле хикәя 1:8).

БЕЗ үзебезнең ата-аналарыбыздан кирәкле ярдәм һәм таяныч таба, шулай ук кыйммәтле киңәш ала алабыз. Изге Язмаларның Гыйбрәтле хикәя дигән китабында, әнисе «үгет-нәсихәт биргән» яшь Лемуил патша турында әйтелә. Бу сүзләр Гыйбрәтле хикәя китабының 31 нче бүлегендә язылган. Лемуил әнисенең киңәшләре безнең өчен дә кыйммәтле (Гыйбрәтле хикәя 31:1).

Патша кыйммәтле киңәш ала

Лемуилның әнисе үзенең үгет-нәсихәтен, безнең игътибарыбызны җәлеп итә торган берничә мөрәҗәгатьтән башлый: «Нәрсә булды, улым? Нәрсә булды, карынымның улы? Нәрсә булды, вәгъдәләремнең улы?» Әнисе улына өч мәртәбә мөрәҗәгать итеп, Лемуилның аның сүзләренә игътибар итүенең бик мөһим икәнлеген күрсәтә (Гыйбрәтле хикәя 31:2). Аның үз баласының рухи иминлеге турында кайгыртуы — бүгенге мәсихче ата-аналарга яхшы үрнәк.

Күңел ачу һәм эчкечелек мәҗлесләре, йомгаклап әйткәндә, шәраб, хатыннар һәм җырдан башка ана үз улының иминлегенә карата тагын нәрсәләрне зуррак куркыныч дип саный ала? Нәкъ шул турыда Лемуилның әнисе сүзен башлый да: «Үз көчеңне хатыннарга бирмә». Аның сүзләре буенча, әхлаксызлык — ул «патшаларны юкка чыгара торган» нәрсә (Гыйбрәтле хикәя 31:3, АМТ).

Эчкечелекнең куркыныч икәнен истә тотарга кирәк. Ана улын: «Патшаларга түгел, Лемуил, патшаларга түгел шәраб эчәргә»,— дип кисәткән. Әгәр дә ул һәрвакыт эчеп йөрсә, дөрес уйлауны саклый, акыллы карарлар кабул итә алыр идеме? Һәм шулай ук ул «законны онытып, бөтен җәберләнгәннәрне дөрес хөкем итә» алырмы? (Гыйбрәтле хикәя 31:4—7).

Әгәр дә патша мондый йомшаклыкларга бирелмәсә, ул «гадел хөкем» алып бара, «куылганны һәм ярлыны яклый» ала (Гыйбрәтле хикәя 31:8, 9, АМТ).

Хәзер мәсихче яшьләр арасында, мөгаен, «патшалар» булмаса да, Лемуил әнисенең акыллы киңәше алар өчен бигрәк тә урынлы. Бүген күп эчү, тәмәке тарту һәм җенси азгынлык яшьләр арасында киң җәелгәнлектән, яшь мәсихчеләргә ата-аналары биргән үгет-нәсихәтләрен кабул итүләре бик мөһим.

Яхшы хатын

Үсеп, буйга җиткән улының киләчәктәге гаилә тормышын ничек коруы турында ананың кайгырта башлавы табигый хәл. Лемуилның әнисе үрнәк хатында нинди сыйфатлар булырга тиеш икәнлегенә игътибар итә. Әлбәттә, яшь кешегә бу сорау буенча хатын-кыз фикерен тыңлау бик мөһим.

Унынчы шигырьдә «яхшы хатын» сирәк очрый торган һәм кыйммәтле энҗе белән чагыштырыла. Изге Язмалар язылган чорда аны эзләп табарга күп тырышлыклар кирәк булган. Яхшы хатын табуы да шулай ук җиңел түгел. Яшь кешегә ашыгыч рәвештә һәрбер мөмкинлеген өйләнер өчен генә эзләү урынына, үзенә туры килә торган тормыш иптәшен сайлаганда ашыкмаса яхшы булыр иде. Шул вакытта ул тапкан хәзинәсенең күбрәк кадерен беләчәк.

Яхшы хатын турында Лемуилга: «Аның иренең йөрәгендә аңа ышаныч бар»,— дип әйтелгән (11 нче шигырь). Башкача әйткәндә, ире хатынының аннан бөтен нәрсәгә дә рөхсәт соравын таләп итми. Әмма ир белән хатынга, ниндидер мөһим карарлар кабул иткәнче, мәсәлән, кыйммәтле әйберләр алу яисә балалар тәрбияләү турында, бер-берсе белән киңәшләшергә кирәк. Әгәр дә мондый сорауларны ир белән хатын бергә карыйлар икән, бу алар арасындагы бер-берсенә ышанычны ныгыта.

Әлбәттә, яхшы хатын гаилә өчен күп эшли. Һәм без кайсы гасырда гына яшәсәк тә, 13 тән 27 нче шигырьләргә кадәр язылган кыйммәтле киңәшләр һәм принциплар хатыннарга бу эшләрендә ярдәм итә ала. Мәсәлән, киемнәргә һәм йорт кирәк-яракларына бәяләр югары булганда, акыллы хатын, гаиләнең һәрбер әгъзасында кирәкле кием һәм алар чиста булсын өчен, сакчыл булырга һәм үз куллары белән эшләргә өйрәнер (13, 19, 21, 22 нче шигырьләр). Ашау-эчүгә киткән чыгымнарын киметер өчен, ул азык-төлекләрне уйлап сатып алыр, ә үстерә алганын үзе үстерер (14, 16 нчы шигырьләр).

Һичшиксез, мондый хатын «бушка ипи» ашамаячак. Ул эш сөючән һәм өлгер хуҗа (27 нчы шигырь). Мондый хатын «көч белән үз билен бәйли», ягъни, авыр эш башкарырга әзер булуын белдерә (17 нче шигырь). Иртә таңнан торып, ул өй эшләренә тотына һәм караңгы төнгә чаклы тырышып эшли. Тасвирлап әйткәндә, ул эшләгән чагында, ут яктысы беркайчан да сүнми (15, 18 нче шигырьләр).

Һәм иң мөһиме, яхшы хатын рухилыгы белән аерылып тора. Ул Алладан курка, тирән хөрмәт һәм зур ихтирам белән аңа хезмәт итә (30 нчы шигырь). Моннан тыш, ул иренә үз балаларын шуңа ук өйрәтергә ярдәм итә. 26 нчы шигырьдә ул үз балаларын «акыллылык белән» өйрәтә һәм «аның телендә сабыр үгет-нәсихәт» дип әйтелә.

Яхшы ир

Яхшы хатын булырлык кызны үзенә каратыр өчен, Лемуилга яхшы ир кебек эшләргә кирәк булган. Лемуилның әнисе моның нәрсә аңлатуын исенә төшерә.

Яхшы ир «җирдәге өлкәннәрнең» абруен казанган (Гыйбрәтле хикәя 31:23). Димәк, ул сәләтле, ялган сөйләми, намуслы һәм Алладан курка торган кеше булган (Чыгыш 18:21; Икенчезаконлык 16:18—20). «Капка янында» шәһәр эшләрен чишәр өчен җыелган, бөтенесе тарафыннан хөрмәткә лаек булган ирләр арасында, ул нәкъ шул сыйфатлары белән «танылган» булган. Алладан курка торган кеше дип «танылган» булыр өчен, аңа уйлап эш итүчәнлек күрсәтергә һәм «җирдәге» өлкәннәрнең эшләрендә ярдәм итәргә кирәк (бәлкем, бу урынның яисә өлкәнең өлкәннәре турында сүз барадыр).

Лемуилның әнисе, ул өйләнгәч, хатыны аның өчен кыйммәтле булуын күрсәтүнең ничек мөһим икәнлеген исенә төшерә. Һичшиксез, Лемуилның әнисе, моны үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән. Аның өчен хатыны җирдәге кешеләрнең иң якыны булачак. Шуңа күрә ул бөтен кешеләр алдында: «Яхшы хатыннар күп иде, ләкин син барысыннан да өстенрәк булдың»,— дип ягымлы тавыш белән әйткәнен күз алдына китереп була (Гыйбрәтле хикәя 31:29).

Күрәсең, Лемуил әнисенең акыллы киңәшен тыңлагандыр. Чөнки ул 1 нче шигырьдә, әнисенең сүзләре турында үзенең сүзләре кебек әйткән. Димәк, ул аның «үгет-нәсихәтләрен» кабул иткән һәм аның киңәшләре буенча эшләгән. Әгәр дә без бу принципларны үз тормышыбызда кулланабыз икән, алар безгә дә файда алып киләчәк.

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Яхшы хатын «бушка ипи» ашамаячак.