Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә безне ничек алып бара?

Йәһвә безне ничек алып бара?

Йәһвә безне ничек алып бара?

«Мине туры юл белән алып бар» (МӘДХИЯ 26:11, ПТ).

1, 2. а) Йәһвә үз халкын бүген ничек алып бара? б) Җыелышлардан тулысынча файда алыр өчен нәрсә кирәк?

МОННАН алдагы мәкаләдән белгәнебезчә, Йәһвә — яктылык һәм хакыйкать Чыганагы. Аның Сүзе безгә, туры юл белән баручыларга, юлны яктырта. Йәһвә безне үз юллары белән йөрергә өйрәтеп җитәкчелек итә (Мәдхия 118:105). Без исә, борынгы вакытлардагы мәдхия җырлаучы кебек, рәхмәтле булып, Алланың җитәкчелегенә җавап итеп: «Ходай, мине Үз юлларыңа өйрәт; һәм... мине туры юл белән алып бар»,— дип дога кылабыз (Мәдхия 26:11, ПТ).

2 Бүген Йәһвәнең үгет-нәсихәт бирә торган юлларының берсе — мәсихчеләрнең җыелышы. Безгә ярату белән бирелгәненнән, без: 1) җыелышларга даими рәвештә йөреп, 2) игътибар белән программаны тыңлап һәм 3) тыңлаучылар катнаша торган бүлекләрдә зур теләк белән катнашып, тулысынча файда алабызмы? Һәм безгә «туры юлда» калырга ярдәм итүче киңәшләрне рәхмәтләребез белән кабул итәбезме?

Сезнең җыелышларга йөрүегез ничек?

3. Йәһвә Шаһитләренең бер тулы вакытлы хезмәтчесе даими рәвештә җыелышларга йөрүенең искиткеч гадәтен ничек тәрбияләгән?

3 Патшалык вәгәзьләүчеләрнең кайберләре кечкенәдән үк җыелыш очрашуларына даими рәвештә йөриләр. «Без апалар белән бәләкәй чакта, 1930 елларда, безгә ата-аналарыбыздан җыелышка барабызмы, дип сорарга да кирәк булмаган. Әгәр дә авырмыйбыз икән, димәк, барабыз. Безнең гаилә җыелышларны калдырмый иде»,— дип исенә төшерә Йәһвә Шаһитләренең бер тулы вакытлы хезмәтчесе. Пәйгамбәр Анна кебек бу рухи апа да Йәһвәгә гыйбадәт кылу урыныннан «чыкмый» (Лука 2:36, 37).

4—6. а) Патшалыкның кайбер хәбәрчеләре җыелышларны ни өчен калдыралар? б) Җыелышларга йөрү ни өчен бик мөһим?

4 Сез мәсихчеләрнең җыелышларына даими рәвештә йөрүчеләр исәбенә керәсезме, яисә сез анда вакыты-вакыты белән генә килеп йөрисезме? Җыелышларга йөрү ягыннан аларда барысы да тәртиптә дип санаучы мәсихчеләр, үзләрен тикшереп карарга булганнар. Алар берничә атна рәттән, нинди җыелышларда булганнарын билгеләп барганнар. Билгеләгән вакытларының ахырында, алар үз язмаларын карап чыккач, җыелышның ничәсен калдыруларын күргәч, гаҗәпләнгәннәр.

5 «Моның гаҗәпләнерлек нәрсәсе бар? — дип әйтер кемдер.— Бүген кешеләрнең кайгы һәм мәшәкатьләре шулкадәр күп булганга, җыелышларга даими рәвештә йөрүе җиңел түгел». Әлбәттә, безнең авыр вакытларда яшәвебез белән беркем дә бәхәсләшми. Аннан да бигрәк бу киеренкелекнең тагын да үсәчәгенә без шикләнмибез (2 Тимәтигә 3:13). Ләкин бу, җыелышларга даими рәвештә йөрүнең тагын да мөһимлеген аңлатмыймы соң? Яхшы сыйфатлы рухи азык белән даими рәвештә тукланып тормыйбыз икән, бу системаның басымына каршылык күрсәтү кыен булачак. Ә үз арабызда даими фикер алышу булмаса, без коткыга бирелеп, «гаделләрнең юлын» калдыруыбыз мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Дөрес, авыр көннән соң өйгә кайткач, бәлки җыелышка барырга һәрвакыт теләк тә булмас. Ләкин, арган булуыбызга карамастан, барырга тырышсак, без үзебезгә дә файда алырбыз һәм Патшалык Залында булган кардәшләребезнең дә күңелен күтәрербез.

6 Еврейләргә 10:25 тә, безгә җыелышларга ни өчен даими рәвештә йөрергә кирәклегенә тагын бер мөһим сәбәп күрсәтелгән. Ул шигырьдә рәсүл Пауал мәсихче кардәшләрен «бигрәк тә теге көннең якынлашканын күреп» бергә җыелырга өнди. Әйе, без «Алла көненең» якынлашканын күздән ычкындырмыйча торырга тиеш (2 Питер 3:12). Әгәр дә без бу системаның ахырына кадәр әле бик озак дип уйласак, безнең шәхси омтылышларыбыз кирәкле рухи эшләрне, әйтик җыелышларга йөрүебезне кысрыклап чыгаруына юл бирүебез ихтимал. Һәм ул чакта, Гайсә әйткәнчә «ул көн сез көтмәгәндә килергә» мөмкин (Лука 21:34).

Игътибарлы тыңлаучы булыгыз

7. Балаларга җыелышларда игътибарлы булу ни өчен мөһим?

7 Җыелышларга йөрү генә җитми. Без анда әйтелгәннәрне игътибар белән тыңларга тиеш (Гыйбрәтле хикәя 7:24). Бу безнең балаларга да кагыла. Бала мәктәпкә барганда, аңа тема кызык булмаса да, яисә авыр булып тыелса да, аннан укытучының аңлатмаларына игътибарлы булуы таләп ителә. Әгәр бала дәрестә игътибарлы булырга тырышса, ул аннан ниндидер файда алуын укытучы белә. Шуңа күрә мәктәптә укый торган балаларга, җыелыш башлану белән йокларга ирек бирү урынына, алардан җыелышта ишеткән үгет-нәсихәтләргә, игътибарлы булуларын көтү акыллырак булмасмы? Дөрес, Изге Язмалардагы кыйммәтле хакыйкатьләрдә «аңларга кыен булган әйберләр бар» (2 Питер 3:16, ЯД). Әммә безнең, балаларда булган өйрәнү сәләтләренә бәя биреп җиткерә алмавыбыз мөмкин. Алла аның бәясен белә. Изге Язмалар язылган чорда ул үзенең яшь хезмәтчеләренә алар «тыңласыннар һәм өйрәнсеннәр, һәм Ходайдан, [үз] Алласыннан курыксыннар, һәм канунның барлык сүзләрен үтәргә тырышырга» кушкан, ә Канунда, һичшиксез, бала өчен аңларлык авыр сүзләр очраган. (Икенчезаконлык 31:12; Левит 18:1—30 чагыштыр.) Бүген Йәһвә балалардан азрак көтә, дип санарга сәбәп бармы?

8. Җыелышларда балалары игътибарлы булсын өчен, кайбер ата-аналар ничек ярдәм итәләр?

8 Мәсихче ата-аналар балаларының рухи ихтыяҗларының бер өлеше җыелышта өйрәнгәннәре белән канәгатьләнүен аңлыйлар. Шуңа күрә кайбер ата-аналар, балалары Патшалык Залына ял итеп һәм өйрәнергә әзер булып килсеннәр өчен, җыелыш алдыннан аларга йокларга вакыт бирәләр. Башка ата-аналар балаларына телевизордан тапшырулар каравын чиклиләр яисә җыелыш үткән кичләрдә телевизор караудан тыялар (Ефеслыларга 5:15, 16). Аннан тыш, андый ата-аналар, балаларының яшьләренә һәм сәләтләренә карап, тыңларга һәм өйрәнергә дәртләндереп, аларның бүленүләрен минимумга кадәр калдырырга тырышалар (Гыйбрәтле хикәя 8:32).

9. Безнең тыңлау сәләтен үстерер өчен нәрсә ярдәм итәчәк?

9 Ә өлкән кешеләргә Гайсә: «Ничек тыңлавыгызга, дикъкать итегез»,— дигән сүзләр белән мөрәҗәгать иткән (Лука 8:18). Безнең көннәрдә еш кына эшләүгә караганда, моны әйтүе җиңелрәк. Дөрес, чын игътибар белән тыңлау — ул зур хезмәт, әмма тыңлау сәләтен үстерергә була. Изге Язмалар буенча докладны яисә программа өлешен тыңлаганда, төп фикерләрне аерырга һәм докладчы үз сүзләрендә нәрсә әйткәнен алдан ук белергә тырышыгыз. Аллага хезмәт иткәндә яисә үз тормышыгызда кулланырлык фикерләрне эзләгез. Карала торган пунктларны уегызда күзәтеп барыгыз. Кыскача язмалар алып барыгыз.

10, 11. Кайбер ата-аналар балаларына яхшырак тыңларга өйрәнергә ничек ярдәм иткәннәр һәм нинди ысулларны сез файдалы дип уйлыйсыз?

10 Игътибар белән тыңлау осталыгы яшь вакытта яхшырак үсә. Кайбер ата-аналар әле укырга һәм язарга өйрәнмәгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларын да җыелышларда «язмалар» язарга кызыксындыралар. Һәрвакыт сабыйлар «Йәһвә», «Гайсә» яисә «Патшалык» дигән таныш сүзләрне ишеткәч, кәгазь битенә билгеләп барганнар. Шулай итеп, балалар сәхнәдән әйтелгәнне игътибар белән тыңларга өйрәнә алалар.

11 Зуррак булган балаларны да кайчакта игътибарлылыкка дәртләндерергә кирәк. Мәсихчеләрнең өлкә конгрессында бер гаилә башлыгы, 11 яшьлек улының хыялланып утырганын күргәч, аның кулына Изге Язмаларны биреп, докладчы әйткән шигырьләрне ачарга тәкъдим иткән. Атасы үзе язып һәм улы ачып торган Изге Язма шигырьләренә күз салып барган. Аннан соң малаена конгресс программасын тынлавы тагын да кызыграк булган.

Тавышларыгыз яңгырап торсын

12, 13. Ни өчен җыелышта булганнар белән бергә җырлауда катнашу мөһим?

12 Давыт патша: «Синең корбан чала торган урыныңны әйләнермен, и, Ходай, тантаналы рәвештә даныңны белдереп һәм Синең бөтен могҗизаларыңны хәбәр итәрмен»,— дип җырлаган (Мәдхия 25:6, 7). Йәһвә Шаһитләренең очрашулары безгә иманыбызны ишеттерергә бик яхшы мөмкинлек бирә. Моны, мәсәлән, җыр җырлаганда катнашып күрсәтеп була. Бу безнең гыйбадәт кылуыбызның мөһим ягы, ләкин аның мөһимлеген тиз онытырга да мөмкин.

13 Әле укый да белмәгән кайбер балалар һәр атнаны җыелышта башкарылырга тиеш булган Патшалык җырларының сүзләрен ятлыйлар. Олылар белән җырлау аларны сокландыра. Әмма балалар кайчак азрак үскәч, алар инде бик теләп җырламыйлар. Җыелышларда олылар да җырларга оялалар. Ләкин җырлау да, вәгазьләү кебек — Аллага хезмәт итү дип санала. (Ефеслыларга 5:19). Без Йәһвәне данлап хезмәт иткәндә көчебезне бер дә кызганмыйбыз. Ә без аны, бәлки моңлы итеп чыкмаса да, чын күңелдән мактап җырлавыбыз белән дә данлый алмабыз микән? (Еврейләргә 13:15).

14. Безгә җыелышларда өйрәнә торган материалны ни өчен алдан ук җентекләп өйрәнергә кирәк?

14 Аннан тыш, җыелышның тыңлаучылар катнаша торган бүлекләрендә башкаларны дәртләндерерлек җавап бирүебез белән дә Алланы данлыйбыз. Бу бездән әзерләнүне таләп итә. Алла Сүзенең тирән тәгълиматлары турында уйланыр өчен вакыт кирәк. Моны, Изге Язмаларны мавыгучанлык белән өйрәнгән, рәсүл Пауал аңлаган. Ул: «И, Алланың иксез-чиксез байлыклары, һәм акыллылыгы, һәм белемнәре!» — дип язган (Римлыларга 11:33). Бу бик мөһим булганга күрә, гаилә башлыклары, туганнарыгызның һәрбересенә Изге Язмаларда ачыла торган Алла акыллылыгының асылын аңларга ярдәм итегез. Гаиләнең Изге Язмалар өйрәнү вакытында авыр мизгелләрне ачыкларга һәм гаиләнең очрашуларга әзерләнүенә ярдәм итәргә вакыт калдырыгыз.

15. Җыелышларда җавап бирергә нәрсә ярдәм итә?

15 Әгәр дә сезнең җыелышларда ешрак аңлатмалар бирәсегез килә икән, ни өчен соң сезгә нәрсә әйтергә теләгәнегезне алдан ук уйлап куймаска? Монда үткенлек кирәк түгел. Ныклы ышаныч белән Изге Язмалардан укылган туры килә торган шигырь яисә чын күңелдән әйтелгән, берничә дөрес сайлап алынган сүзләр тиешенчә бәяләнер. Кайбер вәгәзьләүчеләр, үз иманнарын белдерү мөмкинлеген ычкындырмас өчен, абзацның кайсысына беренче аңлатмаларын бирергә теләгәннәрен өйрәнү җитәкчесенә әйтеп, билгеләп куюын үтенәләр.

Тәжрибәсезләр акыллырак булалар

16, 17. Җыелыш өлкәне хезмәттәш ярдәмчесенә нинди киңәш биргән һәм ни өчен ул файдалы булып чыккан?

16 Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында көн саен Алла Сүзен укырга, дип безгә еш кына искә төшерелә. Изге Язмаларны көн саен уку безгә көч бирә. Шуның өстәвенә бу акыллы карарлар кабул итәргә, үз кимчелекләреңне үзгәртергә, коткыларга каршы торырга һәм әгәр без ялгыш якка адым ясасак, рухи тигезлекне эзләп табарга ярдәм итә (Мәдхия 18:8).

17 Тәҗрибәле өлкәннәр Изге Язмалардагы үгет-нәсихәтләр белән, аны безнең ихтыяҗларыбызга җайлаштырып, бүлешергә әзер булып торалар. Безгә, алардан Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшне эзләп, аны «алырга» гына кала. Бервакыт яшь, дәртле хезмәттәш ярдәмчесе ничек аңа җыелыш өчен файдалырак булырга дип өлкәннән сораган. Бу яшь егетне яхшы белгән өлкән, Изге Язмаларның 1 Тимәтигә 3:3 ен (ЯД) ачып, җыелышның җитәкчеләре «акыллы» булырга тиеш дип әйтелгән шигырен күрсәткән. Ничек егет башкаларга карата акыллылык күрсәтә алуын, ул яхшы итеп күрсәтеп биргән. Өлкәннең туры киңәшенә яшь егет үпкәләгәнме соң? Һич тә юк! Ул: «Өлкән Изге Язмалар белән кулланганга күрә, мин киңәшнең Йәһвәдән икәнен аңладым»,— дигән. Рәхмәтле хезмәттәш ярдәмчесе үгет-нәсихәт бирелгәнчә эшләгән һәм хәзер уңышларга ирешә.

18. а) Бер яшь мәсихче кызга мәктәптә коткыга бирелмәс өчен нәрсә ярдәм иткән? б) Сез, коткылар белән очрашканда, Изге Язмаларның нинди шигырьләрен искә төшерәсез?

18 Аннан тыш, Алланың Сүзе яшь кешеләргә «яшь чакка хас булган теләкләрдән качарга» ярдәм итә (2 Тимәтигә 2:22, ЯД). Күптән түгел генә мәктәпне бетергән, бер Йәһвә Шаһите укыган чакта Изге Язмаларның кайбер шигырьләре өстеннән фикер йөртеп һәм аларны тормышта кулланганга күрә, бу аңа коткыга бирелмәскә ярдәм иткән. Ул еш кына, Гыйбрәтле хикәянең 13:20 дә язылган: «Акыллылар белән аралашкан акыллы булыр»,— дигән үгет-нәсихәте турында уйлаган. Шуңа күрә ул Изге Язмаларның принципларына тирән ихтирамлы булган кешеләр белән генә дус булган. Яшь кардәшебез: «Мин башкалардан яхшырак түгел. Әгәр мин кирәк булмаганнарга иярсәм, мин дусларыма ярарга тырышырмын, ә бу яхшылыкка алып килмәс»,— дип сөйли. Аңа 2 Тимәтигә 1:8 шигырендә язылган Пауалның киңәше дә ярдәм иткән. Пауал: «Шуңа күрә, безнең Рабби турында шаһитлыктан оялма... ләкин синең өлешеңә куанычлы хәбәр өчен төшкән явызлыкны баштан үткәр»,— дип язган. Шул киңәш буенча кыз һәрбер уңайлы очракта Изге Язмаларга нигезләнгән үз карашларын классташларына кыюлык белән уртаклашкан. Һәрчак, аңа доклад хәзерләргә бирелгәндә, ул, Алла Патшалыгы турында әдәпле, итеп шаһитлык бирергә мөмкин булган тема сайлаган.

19. Бер яшь егет дөньяның басым ясавына ни өчен каршы тора алмаган, ләкин ул яңадан рухи көчне кайдан алган?

19 Әгәр без «гаделләрнең юлыннан» читкә чыксак, безгә Алланың Сүзе яңадан дөрес юлга басарга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 4:18). Африкада яшәүче бер яшь егет бу сүзләрнең дөреслегенә үз тәҗрибәсендә инанган. Йәһвә Шаһите аның янына килгәч, ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Яшь егеткә алган белемнәре ошаган, ләкин ул озак вакыт узмастан, мәктәп дусларының начар төркеменә юлыккан. Тора-бора ул әхлаксыз тормыш алып бара башлаган. Ул: «Мине намусым газаплый башлагач, мин җыелышларга бармый башладым»,— дип ачыктан-ачык сөйләп биргән. Ләкин вакыт узгач, яшь егет тагын җыелышка йөри башлаган. Ул менә нинди белем бирә торган искәрмә ясый: «Бу вакыйгаларның төп сәбәбе: минем рухи ризык белән тукланмавым. Мин шәхси өйрәнү үткәрмәдем. Шуңа күрә коткы алдында нык тора алмадым. Соңыннан мин «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» дигән журналларны укый башладым. Акрынлап мин рухи яктан яңадан ныгый башладым һәм үз тормышымны тәртипкә китердем. Минем үзгәрүемне күргән кешеләргә, бу яхшы шаһитлык булды. Үземне Аллага багышлап, мин суга чумып алдым һәм хәзер мин бәхетле». Яшь егеткә җенси җитешсезлекне җиңеп чыгарга нәрсә мөмкинлек биргән? Ул Изге Язмаларны үз вакытында шәхси өйрәнгәнгә күрә, яңадан рухи яктан көчле булган.

20. Яшь егеткә яисә кызга Шайтанның һөҗүменә каршы торырга нәрсә ярдәм итә?

20 Син, мәсихче яшүсмер, бүген һөҗүмгә дучар ителүеңне исеңдә тот! Сезгә, егетләр һәм кызлар, Шайтанның һөҗүменә каршы торыр өчен, үз вакытында рухи азык белән тукланырга кирәк. Моны, үзе дә яшь булган мәдхия җырлаучы да аңлаган. Ул, Йәһвәгә «егетне үз юлын сафлыкта тотарга» мөмкинлек бирә торган Сүзе өчен рәхмәт белдергән (Мәдхия 118:9).

Алла безне кая гына алып бармаса да, без аның артыннан барырбыз

21, 22. Ни өчен безгә хакыйкать юлын артык авыр дип уйламаска кирәк?

21 Йәһвә Исраил халкын Мисырдан чыгарган һәм Вәгъдә Ителгән җиргә алып барган. Кеше карашы буенча Алла сайлаган юл кирәксез авыр тоелырга мөмкин булган. Урта дингезе буйлап җиңел һәм турырак булып күренгән юлны сайлау урынына, Йәһвә үз халкын чүл аркылы, шактый авыр юл белән алып барган. Ләкин Алла шулай эшләп игелеклелеген күрсәткән. Әгәр дә исраиллеләр дингез буйлап барган булсалар, юлның кыска булуына карамастан, аларга дошман филистимлылар җире аркылы үтәргә кирәк булыр иде. Бүтән юлны сайлап, Йәһвә үз халкын филистимлылар белән алдагы каршылыктан саклаган.

22 Йәһвә бүген безне алып барган юл да, кайчакта авыр булып тоелырга мөмкин. Безнең һәр атнабыз бүленеп язылып куелган: мәсихчеләр очрашуы, шәхси өйрәнү, вәгазләү хезмәтендә катнашу. Башка юллар җиңелрәк тоелырга мөмкин. Әгәр без тик Алла җитәкчелеген генә тыңлап яшибез икән, бары тик шул очракта гына барлык көчебез белән омтылган максатларыбызга ирешәчәкбез. Шуңа күрә, әйдәгез, моннан соң да Алладан булган тормыш өчен кирәкле үгет-нәсихәткә колак салыйк һәм бөтен гасырлар буена «туры юлдан» читкә тайпылмыйк! (Мәдхия 26:11, ПТ).

Сез аңлата аласызмы?

Җыелышларга даими рәвештә йөрүебез ни өчен мөһим?

Җыелышларда балаларга игътибарлы булырга ата-аналар ничек ярдәм итә алалар?

Тыңлау осталыгы нәрсәне үз эченә ала?

Безгә җыелышларда җавап бирергә нәрсә ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Җыелышларда Йәһвәне төрлечә данларга мөмкин.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Җыелышлар безгә Йәһвә көнен истә тотарга ярдәм итә.